«Баланың авыру икәнен белгәч, ирем ташлап чыгып китте…»

«Мин ярга ташлаган балык шикелле төрлечә бәргәләндем. Үзем эшләмим, ирем чыгып китте, кулымда авыру бала…»

«Улыбызга 3 яшь булганда балалар бакчасындагы тәрбияче чакырып алды да, баланың үсешендә тоткарлык барлыгын әйтте. Ул сөйләшүдә дә үз яшьтәшләреннән бераз калыша иде. Туганда бернинди проблемалар булмаганлыктан, мин моны вакытлыча булган кыенлыклар, дип кабул иттем. Шулай да медицина тикшеренүе үтәргә булдык. Улымда авыр генетик авыру барлыгы ачыкланды… Әлеге хәбәрне белгәч, ирем белән бу авырлыкларны җиңеп чыгарбыз төсле иде. Әмма ул, киресенчә, көннән-көн бездән ерагайды. Мин көн саен бер реабилитациядән икенчесенә, төрле анализлар бирергә йөрдем. Иремә нәрсәдер сөйли башласам, «акча шунда бар, кирәк булса — ал», дип кенә әйтә иде. Иремнең кечкенә булса да үз бизнесы булганлыктан, интегеп яшәмәдек. Шул вакытта коронавирус авыруы тарала башлады. Иремнең бизнесе да «янды». Ул безнең белән аралашмый да иде кебек инде. Иртән чыгып китә дә, төнлә генә кайта. Ә эше беткәч, башка шәһәргә эш эзләп китәчәген дә әйтте… Мин ярга ташланган балык шикелле, төрлечә бәргәләндем. Үзем эшләмим, ирем чыгып китте, кулымда авыру бала… Иремнең әти-әнисе дә оныкларының авыру булганын белгәч, читләште. Әле ярый янәшәмдә апам булды. Әти-әни авылда яшәгәнлектән, алардан да ярдәм әз иде. Ә кирәк чакта апа баланы һәрвакыт алып кала башлады.

Без фатирны ипотекага сатып алган идек. Бәхеткә, ирем безнең белән яшәмәсә дә ай саен аның өчен түләп бара. Балага акча сорасам да, җибәрә. Әмма безнең янга ярты елга бер генә килеп китә. Мин инвалид балага акча ала башладым. Авыру бала белән никадәр арыганлыгымны үзем генә беләм. Бервакыт дөнья бөтенләй туктап калган кебек иде. Ярый әле апам һәрвакыт янымда булды. Төннәр буе мендәр кочаклап, көндез баламны кочаклап елаган чаклар да аз булмады.

Күптән түгел бер ир-егет белән таныштым. Озак вакыт Интернет аша гына аралаштык. Мин аңа шунда ук үз тормышым турында сөйләдем. Ул ялгыз. Хатынының үлгәнен беләм, балалары булмаган бугай. Бу темага сөйләшергә яратмый ул. Танышуның беренче көнендә үк бер-беребезне ошаттык. Авыру балам да аны куркытмады. Машина йөртергә таныклык алу өчен укырга керергә үгетләде. Әле шунда укып йөрим. Хуҗалык эшләрендә һәрвакыт ярдәм итә. Без бер-беребезгә бик ияләштек. Бәлки, хатыны үлгәч, без аның бушап калган дөньясын тулыландырабыздыр. Әйтүемчә, авыру бала белән мәшәкатьләр бик күп. Ә бәлки, чыннан да, гашыйк булгандыр… Күптән түгел ул миңа бергә яшәргә тәкъдим итте. Бу сүзләр мине бик куркытты, чөнки күңелемнән авыру балалы хатынның беркемгә дә кирәк түгеллеген аңлыйм. Инде ризалашырга уйлагач, иремә аерылышырга теләвемне әйттем. Ә ул кире кайтырга теләвен әйтте…

Иремне яратмыйм да кебек инде. Әмма аны кичерә алмыйм. Шул ук вакытта, балага үз әтисе якынрак булуын аңлыйм. Ни өчен бу сынаулар миңа бирелгән икән?»

Социаль челтрәләргә килгән хатларның берсе булды бу. Эх, кеше иңнәренә мондый авырлыклар ни өчен салынганын белсәң иде ул…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-04-26/balany-avyru-ik-nen-belg-ch-irem-tashlap-chygyp-kitte-3235138

Бәйле