Жириновскийның тагын бер фаразы билгеле

Хәзер скептиклар да аның искиткеч акыллы кеше булганлыгына шикләнми.

Кичә Дәүләт думасы вице-спикеры Борис Чернышов социаль челтәрдәге үз битендә ЛДПРның беренче лидеры Владимир Жириновскийның Русиянең киләчәге турында фаразлары хакында сөйләде.

Владимир Жириновский язмаларында, 2025 елда урыс дөньясы СССР чикләрендә берләшәчәк, ә 2040 елда славян дөньясы чикләрендә берләшү булачак, дип әйтелә.

Борис Чернышов хәзер хәтта иң җитди скептикларның да ЛДПРның беренче лидерының искиткеч акыллы һәм белемле кеше булганлыгына шик калмавына игътибар итә, ул берничә бик мөһим вакыйганы алдан ук әйткән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-05-17/zhirinovskiyny-tagyn-ber-farazy-bilgele-3260901

Бәйле