Блогер, параспортчы Рөстәм Нәбиев сәламәтлегенә тагын зыян килгән. Аның кабыргасы сынган. Рөстәм табибта ясаткан узи нәтиҗәсен күрсәтте. Блогер әйтүенчә, әлеге вакыйгада аны иң гаҗәпләндергәне — ул кабыргасының сынуын сизми дә калган. Табиб янына ул эче авыртып мөрәҗәгать иткән.
– Ничек кабыра хәтле кабырга сынуын белмәскә була ул?! Мин егылмадым, бәрелмәдем, мине кыйнамадылар! Кулым сынгач, мин әле бөтен җирдә саклык белән генә эш итәм. Әллә Әминә кызым белән уйнаганда сынды микән? Ул өстә сикергән иде… – дигән фикергә килгән блогер.