- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Казанда Җиңү проспекты һәм Дубравная урамы киселешендә трамвай юлларында юл-транспорт һәлакәте булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, «ГАЗель» тукталышта торган кешеләр өстенә менгән. Бер кеше һәлак булган, зыян күрүчеләр дә бар.
Бу сәбәпле 5, 5а, 7 трамвайлар хәрәкәте туктатыла. Бу хакта «Метроэлектротранс» хәбәр итә.
Юлларда бөкеләр барлыкка килгән. Урында ашыгыч хезмәтләр эшли.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/114166/