Түбән Кама районының Түбән Чаллы авылы янындагы Зәй елгасында бер ир-ат батып үлгән. Ул елга буена балык тотарга килгән. Моны Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Балыкчының югалуы турында кичә кичке 9 тулганда билгеле була. Беренчел мәгълүмат буенча, ул балык тотканда ярдан суга төшеп киткән.
5 июньдә иртән коткаручылар ярдан 8 метр ераклыкта балыкчының гәүдәсен тапканнар.