Салават Фәтхетдинов социаль челтәрләрендә «Казахстанның Карагандасын карарга киттек. Эшләр бар» дип видео керткән. Моңа өстәп бу сәяхәткә аның берүзе булмавы да күренә, ул үзе дә «Компания шәп — киявем — Фердинант, алып баручы Айрат Ильясов» дип язган.
Танылган алып баручы Айрат Ильясов Салават Фәтхетдинов белән кыска гына сораштырулар эшләгән. Аның Мәскәүне яратасызмы, ошыймы сезгә Мәскәү?» дигән соравына Салават әфәнде: «Күрәсем дә килми Мәскәүне! Казаннан да матур шәһәр дөнья йөзендә юк. Мин Мәскәүдә яшәмәвем белән бәхетле» дип җавап кайтарган.