Өч игезәк бала әнисе: «Тормышны яратып, сабыйларны сөеп яшәгез»

Мин бүген әни булдым, әни! Беренче тапкыр әни булучылар әнә шулай дип сөенә. Әгәр инде берьюлы өч бәби алып кайтсаң, күңелдә нинди хисләр булганын күз алдына да китереп булмый. Шушы көннәрдә РКБда өч игезәк малай дөньяга аваз салды. 2023 елда Татарстанда беренче очрак бу. Биредә 5 игезәк тә өйләренә кайтуны көтеп ята.

Әниләре рөхсәт итмәгәч, өч игезәк малайлар турында ныклап белешә алмадык. Шунысы билгеле: малайлар 2500, 2370, 2230 грамм авырлыкта туган. Әлегә аларны ныгысыннар дип реанимация бүлегенә күчергәннәр. Әниләре исә кесерев кисеменнән соң хәл җыя. Малайлар өйләренә бераз соңрак кайтачак.

Өч бала үстерү җиңелме? Без бу сорауларны берьюлы өчәр малай һәм өчәр кыз тапкан әниләргә бирдек. Алар сабыйлары турында бик шатланып, горурланып сөйли.

Балтач районының Куныр авылында яшәүче Гөлназ Шакирҗанованың улларына 4 яшь инде. Кызлары Нәзилә, уллары Ильяс янына тагын бер бала алып кайтырга ниятли алар. Аллаһы Тәгалә исә өч ул белән сөендерә.

– УЗИга баргач, табиб монда өч бала, диде. Телсез калдым. Ул,  тагын юкмы икән, карыйк әле, ди. Шушылары җитәр, дигәнем генә истә. Табиб яныннан чыккач, иремә бу хәбәрне авыз ачып әйтә алмый интектем. Өч бармагымны күрсәтеп тик торам. Аңламый гына бит, ул да телсез калды. Хәзер менә уйлап куям: бигрәк каушаганбыз инде. Бәхет бит ул – сабыйлар, – дип сөйли Гөлназ. – Хәзер мин шулкадәр сөенәм. Бу балалар бөтенләй башка төрле. Белмим, миңа гына шулай тоеладырмы,  олы сабыйларым белән чагыштырып карыйм да алар бердәмрәк булып күренәләр. Шул бердәмлекнең көчен белсәгез иде. Берсе авырып, калган икесен бакчага илтәм икән, өйдә калганы тегеләрне юксына башлый. Аерым тора алмыйлар. Бер-берсен яклыйлар. Сүз дә әйтеп булмый. Бик тә туган җанлы булып үсәләр.

Табиб беренче УЗИ узганда малайларның нык  ябышып, әниләренең карынында берегеп ятуларына игътибар итә. Әле 4 кенә яшь булса да, эш ярата икән алар.

– Каенатам гына исән түгел. Шушы малайларга карыйм да, их, әти исән булса, нишләп бетәр иделәр икән, дим. Мәш килерләр иде. Бабалары гына иртә китте шул. Шөкер, әниебез бар. Улларыбыз барыбызны да ярата. Аларның сөйләшүләре дә башка инде. Әтием, әнием, абыем, апам, дип кенә торалар. Кечкенәдән ныклы тәрбия дә кирәк. Әни ничек өйрәтсә, балалар шундый була дип уйлым. Улларым болыннан чәчәк җыеп, йөгереп яныма кайтуга, гөлләмәне икегә аерам да, әбиләренә бүләк иттерәм. Белеп үссеннәр, – ди Гөлназ. – Өч бала үстерү өчен, сабырлык, янәшәңдәгеләрнең аңлый белүе кирәк. Өч баланы тар фатирда үстереп булмас иде. Алар өчен йорт яхшы. Ул сабыйларга иркенлек кирәк. Мин өч бәби тапкач, өзлектем, дип әйтә алмыйм. Киресенчә, шушы малайлардан соң яшәреп киткәндәй булдым. Чәчләрем кабат үсте, тырнакларым ныгыды. Үземне бик яхшы хис иттем. Бала карауны авыр эш итеп кабул итмик. Алар яратуны аңлый. Әнә, үскәннәре сизелми дә. Инде киләчәктә үзебезгә игелекле сабыйлар үстерсәк иде. Аллаһы Тәгалә биш баламның да гомерен, сәламәтлеген бирсен!

Узган ел Баулы районында яшәүче Алинә һәм Радик Таҗетдиновлар гаиләсендә берьюлы өч кыз дөньяга килде. Олы уллары Шамилгә тиздән биш яшь тула инде. Ә менә сеңелләренең бер айдан туган көннәрен уздырырга әзерләнә.

– Шамилнең үскәнен белми дә калдык. Үзебез дә бала идек әле ул чакта. Бергә үстек, – ди 24 яшьлек Алинә. – Ралинә белән Әминә бер-берсенә бик охшаган. Камиләбез исә арада иң зурысы. Өчесе дә бик шук. Ятып торган чакларында миңа тынычрак иде. Хәзер тотынып торып басалар, йөриләр дә. Эш арта инде аннары. Карап кына өлгер.

Алинә белән Радик кызларын үзләре карыйлар. Ире эштән кайткач, булыша икән. Әти-әниләрен бик борчырга тырышмыйлар. Барасы җир булганда гына сабыйларны калдырып торабыз, диләр.

– Балаларыбызны үзебез өчен таптык, үзебез үстерәбез. Хәтта дәүләттән ниндидер ярдәм дә сорамадык. Балалар тугач, район хакимиятеннән 3 мең сумлык сертификат биргәннәр иде. Шуны да куллана алмадык, мәшәкатьләр белән югалттык без аны. Балаларга бердәм пособие алып булмасмы дип барган идек, анысы да чыкмады. Дәүләттән өч балага ай саен берәр мең сум акча түлиләр. Ирем эшләп тора. Шул акчага яшибез, – ди Алинә. – Ирем белән  тагын бер малай алып кайтырбыз дип торабыз әле. Кем белә, бәлки, игезәкләр дә булыр. Өчәү булса да яхшы. Бала – бәхетнең иң зурысы.

Алинә өч бала тапкан әниләргә киңәшен дә бирә.

– Тормышны яратып, сабыйларны сөеп яшәгез. Вакыт шулкадәр тиз уза. Әле яңа гына бәби алып кайткан идем. Инде тупырдап торган, шапылдатып сөярлек кызларым үсеп килә. Яратуыңны кызганмаска кирәк. Балалар бит аны сизә, – ди Алинә. – Кайберәүләр бәбидән соң стресс кичерәбез, депрессия безнең, диләр. Минем алай үземне уйлап, чирләрне барлап утырырга вакытым булмады. Нинди депрессия булсын инде ул бала табу?! Хатын-кыз үзен үзгәртергә, ана вазыйфасына күчәргә тиеш. Менә шуннан соң бар да җайлана.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117307/

Бәйле