Булачак пенсияне ничек арттырырга?

Аны күпкә арттырырга мөмкин, түбәндәге киңәшләргә колак кына салырга кирәк.

Русия Президенты Владимир Путин озак вакытлы Саклык программасы турында законга кул куйды. Ул илебез территориясендә киләсе елның 1 гыйнварыннан кертелә. Мәгълүмат Русия хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Программада катнашу өчен дәүләтнеке булмаган бер яки берничә пенсия фонды белән 15 елдан артык вакытка килешү төзергә кирәк. Озак вакытлы саклык взнослар пенсия тупланмалары хисабына формалаштырылачак. Алар банк кертемнәре кебек страховкаланачак. Страховка суммасы 2,8 миллион сум тәшкил итәчәк. Программада катнашу башланганнан соң 15 ел узгач, яки хатын-кызлар — 55 яшькә, ир-атлар 60 яшькә җиткәч, гражданнар үзләре хәл иткәнчә, 10 елдан да ким булмаган вакытка яки гомерлеккә даими түләү хокукы алачак.

Акчаларны махсус очракларда, мәсәлән, кыйммәтле дәвалану өчен түләү һәм туендыручысын югалтканда, вакытыннан алда алырга мөмкин булачак.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/ekonomika/2023-07-12/bulachak-pensiyane-nichek-arttyryrga-3337012

Бәйле