Террорчылыкка каршы комитет: “Кырым күперенә Украинаның пилотсыз көймәсе һөҗүм иткән”

Россия Тикшерү комитеты Кырым күперендәге гадәттән тыш хәлдән соң террорчылык акты турында җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 16 сыннан 17нче июльгә каршы төндә Украина махсус хезмәтләренең террорчылык гамәле аркасында Кырым күперенең бер секциясенә зыян килгән. Күпер аша машинада чыгып барганда, бер ир белән хатын үлгән. Кызлары җәрәхәтләнгән.

Җинаять эше кысасында кирәкле экспертизалар билгеләнгән. Тикшерүчеләр Украина махсус хезмәтләре, кораллы формированиеләреннән әлеге җинаятьне оештыру һәм кылуда катнашы булган кешеләрне ачыклый.
Илнең террорчылыкка каршы комитеты (НАК) мәгълүматларына караганда, дүшәмбе 3:05 сәгатьтә Украинаның су өсте пилотсыз көймәсе күпергә һөҗүм иткән. Моңа кадәр Россия Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, терәкләргә зыян килү турында мәгълүматны кире кагып, бары тик юл түшәмәсенә генә зыян салынган, дип белдергән иде.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117802/

Бәйле