Резеда Гарипова: «Тозлыйсыңмы әллә ул чәчәкләреңне дип көләләр иде» [видео]

-- Лейла

Балтач районының Кили авылында яшәүче Гариповлар тирә-ягын чәчәкләргә күмгән.

Чәчәкләрен карау өчен элегрәк иртәнге сәгать 4тә торырга туры килгән Резеда ханымга. Райондагы сөт-май заводына эшкә киткәнче, бакчага чыгып, чүбен утаган, суын сипкән. Өйдәгесен дә тәртиплисе бар дип, быел 18 ел хезмәт куйган эшеннән киткән икән. «Арып китсәң, чәчәкләр янында ярты сәгать кайнашу да барысын да оныттыра», – ди.

– Чәчәк яратмаган хатын-кыз бармы икән ул? Аны һәрберебез ярата бит. Элек бакчада гына үстерә идем. Петунияләр күрдем дә чүлмәкләргә утырта башладым. Ишегалдын матурайтасым килде. Аннан калибрахоа, эустома, бальзамин, гортензия һәм башкаларын сатып алдым. Башка елларны чәчәкләрем шаулап үсә иде. Быел әллә эссе булгангамы, бик күпереп утырмыйлар. Махсус урында яшь үсентеләр тотам. Картаеп китсәләр, ямьсезләнә башласалар, искеләрен яңага алыштырам. Шулай итеп төрләндереп торам, – дип белдерә «Ватаным Татарстан» газетасына.

Бәйле