Им-том дәвалаучылар: «Явыз сихер тигән кешенең исе үк үзгә була»

-- Лейла

Бу гасырдагы дәвачылар төрле. Шунлыктан алар куллана торган дәвалау алымнары да берничә дистә. Минем әңгәмәдәшләрем,дәвачылар Зөлфәт ЗАРИПОВ һәм Ринат ИСЛАМОВ үз дәвалау алымнары арасыннан эретелгән суга мөселман догаларын укый. (Руслар мондый суны “талая вода” дип йөртә). Аның файдасы хакында күпләребезнең укыганы да, ишеткәне дә бар. Шулай да бу хакта мөселман динен тотучы әлеге ир-атлар аңлатмасын да тыңлап үтик. 

 Ринат, сез, аңлавымча, үзегез дә эретелгәнсуны һәр көн кулланасыз..

 Әйе. Эретелгән суның биниһая файдасын беренче чиратта үзебездә дә сизәбез. Кеше организмы 50-70 процентка кадәр судан тәшкил булганга күрә, организмның халәте, тән сәламәтлеге кешенең нинди су куллануына бәйле. Дәвалау өчен без үз игътибарыбызны нәкъ менә шушындый суга юнәлттек. Эретелгән суны эчкәндә, аны җылыту, кайнату ялгышлык булыр иде, чөнки мондый суда үзенчәлекле структура барлыкка килә, суыткычка куеп суыткан су – ул камил кристаллардан гына тора башлый, ягъни үзенең беренчел структурасына, мәгълүмати һәм энергетик халәтенә әйләнеп кайта. Структуралы су молекулалары гадәти су молекулаларына караганда, водород молекулалары арасы 4 градуска аерылу сәбәпле, күзәнәкләргә тизрәк үтеп керәләр һәм организмдагы суның 30-40 процентын алыштырырга булышлык итәләр. Галимнәрнең нәтиҗәле күзәтүләре буенча эретелгән суны озак кулланганнарның организмы хроник чирләрдән, шлаклардан, агулы матдәләрдән һ.б. арына, бар эчке әгъзаларының функцияләре нормага кайта, кеше яшәрә башлый дисәк тә дөрес булыр, әгәр дә инде операция кичергән булса, тизрәк тернәкләнә. Мондый су тән тиресе белән, аллергия белән бәйле чирләрдән арынуга да китерә ала, таза кеше ябыга, үз энергетик балансын камилләштерә, хроник арудан котыла, аның баш мие эшчәнлеге активлаша, каны чистара… Ул төрле зарарлы вирусларга да азрак бирешә башлый. Без мондый суны үзебез ясыйбыз. Һәм аңа догалар укып өшкереп бирәбез.

 Ринат, дәвалауга алынуга сезгә нәрсә йогынты ясады?

– Мин әле яшь кеше, авыруларга бирешкәнем юк. Сәламәт булуыма биш вакыт намаз укуым да булышлык итә. Шулай килеп чыкты, эш буенча Зөлфәт Зарипов белән таныштым. Аннары, бераздан, ул дәвалау сеансы буларак башка массаж ясарга ниятләп, гомуми игълан бирде. Һәм мин дә шундый массаж ясатып карарга риза булдым. Без дуслашып киттек һәм бүгенге көндә әлеге эшчәнлегебезне бергәләп алып барабыз. Безнең әле башка игелекле проектыбыз да бар. 

 Ринат, күпләр эчкечелектән интегә. Андыйларны дәвалауда эретелгән су кулланганыгыз булдымы? 

– Әйе. Мәсәлән, бер эчкече шушындый өшкерелгән суны утыз көн дәвамында эчте. Эчүеннән туктады. Ләкин шунсы бар: ул әлеге уңай нәтиҗәгә килер өчен үз ихтыяр көченә дә таянды.

– Бик күпләр социаль челтәрләрдәге битләргә фотоларын тезә, андый фотолар астына һәрдаим: “Менә минем оныгым, улым, кызым, менә кая бардык” һ.б. дип языла бара. Мондый фотолар аша әлеге кешеләр көнчеләр зарарына тара ала дип саныйсызмы? 

– Безнеңчә, әлеге фотолар аша кырык дүрт көн дәвамында көнче күзләр зарары үтеп керерлек энергетик юл ачыла, әлбәттә.    

– Зөлфәт, ә менә сез үзегез белән таныштырганда мин – психолог дип таныштырасыз. Моннан кала сез бит әле сәләтегез нәсел буенча күчүче дәвачы да. Дәвалауга тумыштан сәләтегез булуын кайчан аңладыгыз? 

  – Мин үземдә ниндидер үзгә энергия барлыгын кечкенә чакта ук сиздем. Төрле эш урыннарында уңышлы эшләсәм дә, күңелемдә ниндидер канәгатьсезлек хисе туа барды, миңа үз-үземне кирәкмәгән эшчәнлектәге эштә булырга мәҗбүр итәм сыман тоела иде, ниндидер аңлатма-билгеләрне сиздем, әйтерсең, мин әлегәчә үземә йөкләнгән вазыйфаларымны башкармыйм…Нәселләрендә моңа кадәр дә дәвачылар булганнар белән мондый хәлләр еш була.

Моннан сигез ел элек мин дә башкаларны дәвалый башладым. Бүгенге көндә биш вакыт намаздамын. Һәм шушы гамәлләрем сәбәпле үземдәге дәвалау көченең артуын сизәм. Без кешеләрне дә дәвалыйбыз, видеоэлемтә буенча да кабул итәбез, тискәре энергия арту сәбәпле энергетик яктан пычранган өйләрне чистартабыз. 

– Кешенең нинди авыру белән авырганын ничек билгелисез? 

– Моның өчен миңа кешенең фотосурәтенә бер тапкыр карап алу да җитә. Шул мизгелдә үк аның нинди чирләр белән чирләвен әйтеп бирәм.

Әлбәттә, шушы елларда күпләрне дәваларга туры килде. Мине таныш-белешләр, дәваланып терелгәннәр аша табалар. Чит дәүләтләрдән дә мөрәҗәгать итәләр. Дәвалаганда шифалы үләннәрне дә кулланабыз. Әмма аларны “кайнар су салып төнәтмәгез”, – димибез, киптерелгән үләннәрне биш яисә алты сәгатькә салкын суга салып тотарга кушабыз. Шул очракта гына үләннәрдәге бар шифа суга чыга дип саныйбыз.Мондый төнәтмәләрне ясауны бер без генә тәкъдим итмибез. Интернет кырында да бу хакта язмалар бар.

Аннары бит әле төрле чын минералларның, табигый ташларның куәтле энергияләрен дә ачып, аларны да дәвалауда кулланып була. Ләкин бу ташлар дәвалау энергиясе булган инсан тарафыннан ачылсалар гына шифалы дулкыннарга көйләнә алалар. Кибеттән таш имитациясе җыючыларга сатучылар: “Бу ташлар дәвалый”, – дияргә дә мөмкин, тик ташларның чын таш булуларына да бары тик махсус сертификат инандырырга тиеш. Андый сертификат булу зарур.

Авыр чирләр белән авыручылар да килә, без аларга әүвәл бер-берсенә бәйле булмаган өч медицина учреждениесына барып, куелган диагнозлары буенча медицина анализлары тапшырырга киңәш итәбез… Аннары тормыштан зарланып, гел сукранып йөрүчеләр була. Алар инде үз уйларында авыру булулары белән күптән килешкәннәр, тыңлагач, андыйларга да үз киңәшләремне биреп, дәвалыйм. Кешенең мәшәкате бар икән, ул гел сукрануда гына булырга тиеш түгел, ул үз чиреннән арыну мөмкинлекләрен дә эзләргә тиеш. Күп кенә очракта андыйлар консультациягә юнәлгәндә: “Менә дәвачыга барам да, ул мине бар чирдән арындырачак”, – дип уйлый. Ләкин күп нәрсә кешенең үзеннән, үз тырышлыгыннан да тора. Авыру үз-үзенә булышырга тиеш. Каты хасталарга: “Сез инде үләсез”, – дип әйтергә ярамый, аларга да булышлык итерәрлек киңәшләр бирергә кирәк. Дөньяда Аллаһы Тәгалә булышлыгы белән яман шешне җиңгән кешеләр дә бар бит…

Һәр чирнең башлангычы, төп, җитди сәбәбе була. Аны ачыкларга теләүчеләр аңлатмамны ахыргача тыңлый. Кешеләрне дин кануннарын үтәргә, яшәү ревешен үзгәртергә, дөрес тукланыргаөндим. Кешеләрне үз холыкларын уңай якка үзгәртергә чакырам. Күңел төшенкелегендәге инсан ул бит бездә кояшлы көннәр аз булу аркасында гына чирләми. Ул үз уйларын гел төшенкелеккә көйләгән була инде. Күп чирләрнең килеп чыгуы холыкның тискәре яклары белән бәйле. Кешенең һәрбер уе аның һәр күзәнәгендә, һәр әгъзасында чагылыш таба. Әйтик, бу фикер белән килешүчеләр дә, килешмәүчеләр дә булыр, әмма кеше бик тә еш үпкәли икән, анда яман шеш барлыкка килергә мөмкин, яки берәрсе үз тормышы белән һәрчак канәгать түгел икән, аның эчәкләре авырта башларга мөмкин. Тәкәбберләрнең дә үз чир башлангычлары бар. Кеше үз-үзен дөрес кабул итергә, үзенең башкалардан өстен булмавын аңларга, барсы өчен дә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булырга тиеш. Яисә кеше еллар буе үзе ошатмаган эшендә эшли һәм аның анда барасы да килми икән, тора-бара бу инсанның аяклары җитди авырта башларга бик мөмкин.

Минем янга тәҗрибәле табибләр дә килә. Тормыш ул шундый катлаулы, кайчак дөрес диагноз куелмаска да мөмкин… Сихер дә, күз тию дә, җен кагылу да, тәнгә җен-шайтан кереп утыру да бар бит. Явыз сихер тигән кешенең исе үк үзгә була. Мәсәлән, аннан җир исе яки күгәрек исе килә башлый. Моны дәвачы буларак сизәм. Сихерне төрле ысул белән кертәләр, ризык, су, үлек суы белән һ.б. Алар арасыннан ризык белән кергәнен кире чыгару читенрәк. Сихер, күз тигәнкешеләрнең баш өсләрендә кара төтен барлыкка килә. Андыйлар үзләрен нормаль халәттә тотмый, агрессиягә дә бирелә алалар, исерткеч эчемлекләр эчә дә башларга мөмкиннәр. Гомумән, битарафлык күрсәтмичә, аларны да бу халәттән чыгару зарур.

– Зөлфәт, бала таба алмаган ханымнар мөрәҗәгать итәме? 

– Әйе, дәвалаганнан соң бала тапканнар бар. Андыйлар хәйран күп инде. Менә бу арада 47яшьлек бер ханым бала көтә башлавы хакында әйтеп куандырды. Балага узмауның да – үз сәбәпләре, мәсәлән, ананың кызының ирен ягъни киявен берничек тә кабул итмәве дә шундый сәбәпләрнең берсе булып тора.    

 Сезнең янга килгән кеше янәшәсендә аның нәселендә яшәп киткән берәрсенең рухы да була аламы? Кешенең фәрештәләрен күрәсезме?

– Әйе. Кешенең уң як һәм сул як фәрештәсен һәм бер саклап йөрүче фәрештәсен күрәм. Алар кеше кыяфәтле түгелләр, билгеле. Кеше янәшәсендә, аңа булышлык итүче берәр рух була ала. Ләкин нәселдә яшәп киткән ул рух Җирдәге бу кешене үз итүче рух булса гына аның янына килә. Мәсәлән, әнисе яисә әтисе ягыннан берәр әбисе янәшәдә булуы күренә. Димәк, бу рух, үз оныгына нинди дә булса очракта булышлык итергә тели.

 Зөлфәт, әңгәмәбез ахрында, шундый сораулар бирергә дә рөхсәт итегез: Ни өчен мин башка, ни өчен гадәти кеше түгелмен?!” – дип уйланганыгыз бармы? Һәм башкаларга иң әүвәл нинди киңәш бирер идегез?  

– Җир шарында бар нәрсә дә Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән башлана.

   Мин иң әүвәл кешеләргә өйләрендә һәр көнсаен көчле тавыш белән “Азан” әйтүләрен телим. Бу бик тә мөһим! Чөнки шулчак бу өйдә бер тәүлек буена тынычлык хөкем сөрәчәк.

 Ринат, ә сез башкаларга нәрсә киңәш итер идегез?

– Тәнкыйтьлисең икән, мәсьәләнең чишелешен дә тәкъдим ит.

Дәвачыларның телефоннары телеграм каналда: https://t.me/tatartoday/49156

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Татар Тудей | Татар Бүген

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле