Мунчада берәү чабына…

Төн иде. Без бит кичә мунча якмадык…

Төнлә мунчага барырга ярамый, бигрәк тә пәнҗешәмбедә, ул көнне җеннәр мунча керә дигәнне ишеткәнем бар иде. Әле күптән түгел, бер ничә ел элек җәй көне (безнең җәйге өй белән мунчаны бер стена гына бүлеп тора) 30 яшьлек малай шунда йоклап йөри иде. Бер төнне сәгать дүртенчедә юрганын, мендәрен кутәреп өйгә килеп керде. Мин уяндым да, нишләп йөрисен дим. Ул әйтә: «Мунчада рәхәтләнеп чабынып кемдер мунча керә, дөбер-шатыр таска су сала, ишетелеп тора», ди. Ә бит кичтән мунча ягылмаган да иде, менә хикмәт.
Шуннан соң малай җәйге өйдә кунмый башлады, мунчаны да пәнҗешәмбе якмыйбыз. Шулай. Ышансан — ышан, ышанмасаң юк.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-02-14/munchada-ber-chabyna-3643290

Бәйле