Бүген, 22 майда, Татарстанда чираттагы антициклон килү сәбәпле салкын һәм коры һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак.
Көннең якты вакытында төньяк-көнчыгыш һәм төньяк җилнең көче секундына 6-11 метр булачак.
Көндезге сәгатьләрдә температура Татарстанда 16…21 градус, Казанда 18…20 градус җылы булуы көтелә.
чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-tagyn-salkynaitacak-5887982
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday