Ташкабак өлгерде!

Иртәнге чәйгә — тәмле сый.

Моның өчен сезгә зур булмаган ташкабак, 2 йомырка, 100-150 грамм сыр, он, укроп яки яшел суган, тәменчә тоз һәм кара борыч, кыздырыр өчен көнбагыш мае кирәк була.
1. Ташкабакны юабыз, чистартабыз һәм угычның эрерәк ягыннан үткәрәбез. Тәменчә тоз салып, суты чыксын өчен беразга калдырабыз.
2. Ташкабак “ял иткән” вакытта укроп яки яшел суганны вак кына турыйбыз. Угычтан сырны үткәрәбез.
3. Ташкабакның сутын сыгабыз, югыйсә, коймаклар артык чи, сусыл булачак. Аннары йомырка, борыч, туралган укроп яки суган, сыр кушабыз да яхшылап бутыйбыз, он салабыз. Килеп чыккан камыр куе каймак сыман булырга тиеш.
5. Май салып кыздырылган табада коймакларны пешерәбез.
Пешеп чыккан коймакларны каймак белән табынга бирергә мөмкин. Ашларыгыз тәмле булсын!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-07-20/s-enche-tashkabak-lgerde-3855852

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле