Яшел тәмләткечләрне кышка ничек тозларга?

Укроп, петрушканы, сельдерейның яфракларын һәм тамырларын аерым тозларга кирәк. Болай алар үзенчәлекле тәмен һәм исен саклар.

Тамырларны юарга, чистартырга һәм турарга кирәк. Яшел тәмләткечләрне вак итеп турарга. Аны пыяла банкага тоз белән аралаштырып, тыгыз итеп тутырырга.

1 кг яшелчәгә 200-250 грамм тоз кирәк. 2-3 көннән банкадагы масса басыла. Аны тагын тутырырга кирәк. Болай банкада һавага урын калмый, тәмләткечләр әчеми. Өстенә күп итеп тоз сибәргә һәм суыткычка алып куярга.

Банкадагы яшел тәмләткечләрне салып пешергәндә ашамлыкка тозны иң азактан, тәменә карап кына сибәргә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-09-17/yashel-t-ml-tkechl-rne-kyshka-nichek-tozlarga-3931965

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле