Кара җимешле тәмле торт рецепты

Аш-су блогеры Мәрьям Миннегуловадан тәмле торт рецептын тәкъдим итәбез.

Өй температурасындагы 72 процентлы 75 грамм атланмайны 1 стакан тулар-тулмас шикәр комы белән күпертеп алырга, шуңа 2 күпертелгән йомырка кушарга һәм болгатырга. Аннары 50 грамм каймак, 1 стаканнан артык он, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч өстәргә. Яраткан кеше йөзем куша ала.

Пешеп чыккач, суынгач, кырыен кисеп алып, духовкада киселгән кырыйларны уалап, табага салып кыздырып алырга кирәк. Аннары бисквитны икегә бүләргә. Крем ягарга, өстенә дә крем сылап, коржның валчыкларын сибәргә.

Крем өчен 200 грамм кара җимешне иттарткычтан чыгарырга, 250 грамм каймак, ярты стакан шикәр комы кушарга.

чыганак: https://intertat.tatar/news/kara-imesle-tamle-tort-recepty-5868562

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле