Архивы гомерагышы - Tatar Today - татар яңалыклары.

Гөлназ: “Табиб кереп тә китте, эчтә нидер шартлады да. Шуннан кан акты” [ярдәм кирәк]
Сөләйманның яшьтәшләре инде күптән беренче адымнарын ясап, тәпи китте – хәзер артларыннан куып тотарлык түгел. Кайберәүләре әти-әнисе һәм тирә-янындагылар белән аерым сүзләр белән аңлашса, икенчеләре инде үз фикерләрен, хис-кичерешләрен тәмам олыларча белдерә. Үсеш тизлеге төрле булса да, алар әти-әниләрен сөендереп, елмая-көлә, уйный-уйный көн дә нәрсәгәдер өйрәнә – айлап түгел, көнләп үсә. //Интертат.ру//

Сөләйманга гына шундый бәхетле балачак, аның әнисе Гөлназга улының мондый уңышларын күреп сөенүләр әлегә насыйп түгел. Бу очракта “әлегә” сүзенә күпме өмет, ышаныч салынуын белсәгез иде, эх! Дөньяга аваз салганның беренче көненнән үк сабый  башка яшьтәшләре кебек үк булу өчен тырышлык куя.  Исемен дә Сөләйман дип юкка гына кушмаганнар – ул сәламәт, исән, имин дигәнне аңлата бит.

Бер хата – тулы бер гаиләгә фаҗига

Йөкле хатын-кызга, гадәттә, исән-имин котылырга, сау-сәламәт бала табарга язсын, дип телиләр.  Гомеренең беренче мизгелләреннән үк әнисез калган үксез сабыйлар һәм авыру бала тәрбияләргә, көн саен бәгырь җимешенең газапларын күрергә  мәҗбүр әниләр бер дә булмасын иде дә шул… Әмма , кызганычка, медицинабыз алга китте, хастаханәләребез иң заманча җиһазларга баетылды  дип, горурланып сөйләсәк тә,  кайчак бер кешенең хатасы тулы бер гаиләнең тормышын астын-өскә китерә.

Гөлназ Яруллинаның бу  икенче йөклелеге була.  Уллары Кәримгә бүген инде 9 яшь. Беренче йөклелек берникадәр авырлыклар белән кичерелсә дә, бала сау-сәламәт булып туган, хәзер инде Кәрим 2 сыйныфта укый.

Гөлназның икенче балага узуы  зур сөенеч булып кабул ителә. Яруллиннар гаиләсендә бу бик тә көтелгән, карында ук яратылган сабый була.  Әмма бу юлы булачак әнинең сәламәтлегенә зарлары була. Ара-тирә кан басымы уйный, аяклары шешенә, 7 айда анализларында аксым барлыкка килә. Шунда Гөлназ табиблар күзәтүендә булуым хәерле дип, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, бала табу йортына китә. Әмма Казанның 3 бала табу йортында Гөлназны кабул итмиләр.

– Башта бала табу йорты табиблары, ашыгыч ярдәм фельдшерлары белән “Ник аны монда алып килдегез, монда китерергә тиеш түгел идегез”, дип талашты. Ашыгыч ярдәм машинасына китми торырга куштылар. Әмма табиблар мине караган арада, алары китеп барган. Табиблар янә ашыгыч ярдәмгә шалтыратып: “Ник китеп бардыгыз?” дип ачуланышырга тотынды. Мин “Дарулар, дәвалану языгыз да, өйгә генә кайтып китәм”, – дип тә карыйм. Җибәрмәделәр. Ашыгыч ярдәм машинасы яңадан әйләнеп килгәнче, тагын фәлән кадәр вакыт узды.

Гөлназны 1 санлы бала табу йортына алып китәләр. Анда “Ник монда китердегез. Бала табу йорты шыгрым тулы, урын юк”, – дип каршы алганнар.

– Мин иртәдән бирле аяк өстендә, ашамаган-эчмәгән, инде арып-талган, янә өйгә генә кайтарып җибәрегез дип ялварам. Әмма мине яңадан табиб креслосына яткырдылар. Яшь кенә табиб кыз килде яныма. Мин аңа әйтеп торам, эчкә кадәр тыгылмагыз, минем балам бик түбән ята, дим. Әмма бу кыз кереп тә китте, эчтә нидер шартлады да. Шуннан кан китте. Моннан соң табиблар инде каннны туктата алмады. Шулай, Сөләйманыбызны 7 айлык вакытта ашыгыч рәвештә ярып алырга туры килде. Бер тәҗрибәсез табиб аргасында хәзер менә улыбыз күпме тилмерә, күпме авыртулар, газаплар кичерә, – дип сыкрана Гөлназ.

Сөләйманның яшьтәшләре кебек буласы килә

7 айлык булып туган нарасыйның, билгеле, үпкәләре җитлекмәгән була. Аны аппарат аша гына сулаталар. Өстәвенә, нәни инсульт та кичерә.  Бала табу йортыннан башка әниләр балалары белән өйгә чыгарылса, Гөлназны сабые белән Казанның 1 санлы балалар хастаханәсенә күчерәләр. 1 ай дәвамында нарасыйны шунда “кеше” итәләр.

– Барысы да әйбәт бара иде кебек.  Безне 1 айдан өйгә чыгардылар. Әмма берзаман баланың баш миенә су җыелуы ачыкланды, гидроцефалия башланды. Мондый диагнозлы балаларның башы үсә. Сөенечкә, без бик яхшы невропатолог күзәтүенә эләктек. Бу процессны вакытында туктата алдык. Әмма нәниебезгә ДЦП диагнозы куелды, – дип сөйли әни.

Бүген Сөләйманга инде 1,8 ай. Әмма ул яшьтәшләре кебек утыра, йөри, сөйләшә, уйный алмый.  Алай гына түгел, хәтта борыла, каты ризык та ашар хәлдә түгел. Ә бит нәнинең бик тә башкалар кебек буласы килә.

– Улыбыз барысын да аңлый, ымсынып, төрле тавышлар чыгарып, ни теләгәнен аңлата. Кешене таный, ояла, ятсына да белә. Элек мин авыру баланы әниләре ничек аңлый икән дип уйлый идем. Үз балаңны аңламыйча мөмкин түгел икән. Ни теләгәнен барысын да белеп торасың.

Улларын тернәкләндерү, аякка бастыру өчен әти белән әниләре кулыннан килгәннең барысын да эшли – күренмәгән табиблары, алмаган дәвалары калмаган. Көн дә масаж, ЛФК, логопед белән шөгыльләнүләр, 1 ампуласы 2 меңгә якын торган уколлар. Узган ел Сөләйманны 1 айга Чехиягә дә алып барып кайтканнар. Шуннан соң бала сыек ризыкны ашарга өйрәнгән. Моңа кадәр монысы да авырлык белән бирелгән. Ике-өч ай саен Чехиягә барырга кирәк дип әйткәннәр. Әмма гаиләнең мондый мөмкинлеге юк.

Гөлназ Казанда мондый балаларны тернәкләндерү белән шөгыльләнә торган клиника тапкан. Узган ел ахырыннан Сөләйманны шунда йөртәләр. Авыру балалар белән анда Кытай белгечләре эшли икән. Моннан тыш Сөләйманны Самарага остеопатка да алып баралар.

– Бала табу йортыннан безне карында үсеш тайпылышлары булган дигән диагноз белән чыгардылар. Әмма күпме белгечкә күрендек – барысы да Сөләйманыбызның бүгенге хәлен тудырганда алынган җәрәһәтләр белән бәйли. Остеопат умыртка сөягенең муен өлешенә зыян салынган, сосудлар кысылган, ди. Шуның аркасында күзләребез дә кылыйлана башлаган иде. Остеопатка йөри башлагач, рәткә килә инде, – дип сөйли Сөләйманның әнисе.

Өметле бала кешеләр мәрхәмәтлелегенә өмет итә

Табиблар Сөләйманның тернәкләнүенә, аякка басуына өмет бар, диләр. Чөнки нәни тышкы кыяфәте белән сау-сәламәт нәниләрдән аерылмый да диярлек. Бары тик яше буенча бик кечкенә  бала кебек кенә. Акыл ягыннан да зәгыйфь түгел. Хәзерге вакытта дәвалануны туктатмаска гына кирәк, ди белгечләр.  Әмма гаиләнең көннән-көн мөмкинлекләре кими бара.

– Ирем прораб булып төзелештә эшли. Көне-төне эштә инде.  Үзем декретка кадәр балалар бакчасы мөдире идем. Әле бала өчен пособие алганда, ярыйсы иде. Хәзер инде дәвалануны дәвам итү авырга туры килә. Фатирыбыз социаль ипотека буенча алынган. Ай саен аның өчен түләүләрне каплап барасы бар.  Инвалидлык буенча пенсия билгеләнде. Әмма 13 мең акча безнең очракта нәрсәгә җитсен? Көненә генә дәвалануга 7 меңгә якын акча тотарга туры килә. Моңа кадәр бераз җыйган акчаларыбыз бар иде. Инде хәзер алар да бетте – дәвалануларга 1 миллионнан артык акча тоттык. Хәзер бөтен өметебез кешеләр мәрхәмәтлелегенә, – ди Гөлназ.

Гөлназ ярдәм сорарга кыенсынса да, чарасызлыктан бу адымга барырга мәҗбүр булган. Клиникада дәвалану өчен гаиләгә өч ай өчен 460 мең сумлык счет чыгарганнар. Аннары, җәй көне, Гөлназ улын белгечләргә күрсәтергә Мәскәүгә алып барырга җыена. Шулай ук Кырымда дәвалану узарга ниятлиләр.

Бәгырь җимешенең дәвалануын дәвам иттерү үз көчләре белән тәэмин итә алмагач, Гөлназ “Ярдәм” мәчетенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Социаль челтәрдә дә Сөләйманны тернәкләндерүгә акча җыю буенча төркем дә эшли. Әмма беренче вакытта туганнары, танышлары акча белән булышса, хәзер инде аларның да мөмкинлекләре саеккан. Әмма Яруллиннар гаиләсе республикабызда киң күңелле, кеше бәласенә битараф булмаган кешеләр барлыгына чын күңелдән ышана.

Яруллиннар гаиләсе уллары мәктәпкә үз аякларына басып барачагына чын күңелдән ышана. Кешеләр, каты бәгырьле булмыйча, ярдәм кулы сузса, билгеле…

Ярдәм итү өчен реквизитлар:

карта Сбербанк России на имя Яруллиной Гульназ 4276 6200 2607 8455

Яндекс кошелек 4100 1499 9152 594

Сөләйманның әнисе Гөлназның телефоны: 89173 952 982

Ярдәм төркеменә сылтама: https://vk.com/club140788158

Шулай ук “Ярдәм” мәчетенә дә мөрәҗәгать итәргә була.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Запись Гөлназ: “Табиб кереп тә китте, эчтә нидер шартлады да. Шуннан кан акты” [ярдәм кирәк] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Башта Гүзәлгә табиблар: “Карыныңда балаң үсеш алмый”, дигән тетрәндергеч хәбәр җиткерә…”
Язмыш ара-тирә һәрберебезгә сынаулар җибәреп тора. Берәүләрне кечкенә генә кыенлыклар да аяктан ега. Икенчеләр исә, кеше күтәрә алмас кебек тоелган авырлыклардан да сыгылмый. Гүзәл Әхмәтшина да җиңел генә бирешә торганнардан түгел. Соңгы берничә айда аның һәр көне яшәү өчен көрәштә уза. //Интертат.ру//

Әле күптән түгел Гүзәл тулыканлы бәхетле тормыш иткән. Кукмара туып-үскән кыз мәктәпне тәмамлагач, укырга Казанга килә. Һәм биредә төпләнеп тә кала. Кыз күңеленә ятышлы эш урыны таба – Татфондбанкка менеджер булып урнаша. Ниһаять, гомерлек ярымны таптым дип, кияүгә чыга. Тормыш иптәше белән балалар турында хыялланалар. Теләк-омтылышлары менә-менә тормышка ашар кебек тә тоела. Әмма бер уйламаганда, һич көтмәгәндә аның зур саклык, җылылык белән кирпечләп-кирпечләп еллар буе төзелгән кечкенә генә дөньясы чәлперәмә килә…

Башта, тиздән Әни булам дип, шатлык диңгезендә йөзгән Гүзәлгә табиблар “Карыныңда балаң үсеш алмый”, дигән тетрәндергеч хәбәр җиткерә. Бу мизгелдә нарасые белән бергә аның да йөрәге тибүдән туктый кебек. Аягы астыннан җир убылгандай тоела. Шулай да Гүзәл бирешми, күңелендәге ярасына ямау салып, бар көчен җыя да, алга таба атларга, тормышын дәвам итәргә мөмкинлек таба.

Әмма әлеге югалтудан соң, гомерлеккә дип кабызылган гаилә учагы да сүрелә башлый. Әле күптән түгел генә иң якын булган кешесе – ире белән тәмам читләшәләр. Нәтиҗәдә, аерылышу Гүзәл Әхмәтшинаның өлешенә тигән тагын бер авыр сынау була. Кызганычка, соңгысы түгел. Иң тетрәндергече әле алда икән.

Берүзе калган Гүзәл өзгәләнгән йөрәгенә бердәнбер дәваны эшендә күрә. Кыз башы белән эшкә чума. Ә берничә айдан ул эш урынында ук үзен начар хис итеп, түзә алмаслык эч авыртуы белән хастаханәгә алып кителә. Уздырылган тикшеренүләр нәтиҗәсендә, табиблар су тулган шеш (киста) ачыклый. Берничә көннән операция ясарга карар кылалар. Операция вакытында исә чирнең җитдирәк булуына шик туа. Анализларын гистологиягә җибәрәләр. Әмма ни сәбәпледер, нәтиҗәләрне Гүзәлгә бары бер айдан гына җиткерәләр.

– Табиблар гамьсезлеге, хатасы дип атыйммы инде моны. Әмма вакыт сәгатьләр белән исәпләнгән мәлдә, безгә анализлар нәтиҗәсен бер ай көтәргә туры килде. Ул очракта да әле үзебез бер ишектән икенче ишеккә йөри, таләп итә торгач кына. Күрәсең, анализлар берничә атна дәвамында каядыр югалып яткан. Әмма әлегә кемнәндер гаеп эзләргә, моның кем хатасы булуын ачыкларга вакытыбыз юк. Бүген безнең бөтен көчебез Гүзәлнең гомерен саклап калуга сарыф ителә. Анализ нәтиҗәләре тетрәндергеч хәбәр китерде бит. Аяз күктә яшьнәгән яшендәй булды бу – уйламаганда, өченче стадиядәге аналык яман шеше диагнозы куелды, – дип сөйли Гүзәл Әхмәтшинаның апасы Әлмирә Сираҗетдинова.

Яман шеш бик мәкерле чир. Башлангыч стадиядә (I яки II стадия) ачыкланган бу авыру белгечләр тарафыннан уңышлы гына дәвалана. Әмма рак күзәнәкләрен үсеш ала башлаган чорда ачыклау гына бик кыен. Чир үзен берничек тә сиздерми. Гүзәл дә сәламәтлегенә бер зарланмаган. Эш урынында да ярты ел саен тикшеренү узып торганнар. Ә котычкыч диагноз инде чир кискенләшкәч кенә куелган.

Шуннан хастаханә юлларын таптау башланган. Казанда Гүзәл ике курс химиотерапия узган. Әмма моның нәтиҗәсе булмаган. Кызның хәле кискенләшә генә барган. Белгечләр кызның гомерен саклап калуга өмет юк дип читләтеп әйтә башлаган. Гүзәлнең туганнары гына моңа ышанасы килмәгән. Аның әнисе, апасы бер-бер артлы төрле табиб ишекләрен шакырга тотынган. Мәскәүгә кадәр барып җиткәннәр. Һәм эзли торгач тапканнар бит! Күп еллар Америкада эшләгән белгеч нәкъ менә Гүзәлнеке кебек чирне дәвалауда махсуслашкан, бу юнәлештә зур тәҗрибә туплаган. Табиб кызны коткарырга алынган.

Гүзәлгә шешне һәм метастазаларны алдыру буенча операция ясалган. Инде Казандагы ике курстан тыш, Мәскәүдә тагын ике химиотерапия курсы кичелгән. Бу көннәрдә тагын бер бик мөһим этап узылган – Гүзәлгә тагын бер операция ясалган. Сынаулар моның белән генә тәмамланмый, кызганычка. Кызны яңадан өч химиотерапия курсы көтә.

Әлбәттә, боларның берсе дә бушлай түгел. Боларның барысына 2 391 119 сум акча түләнергә тиеш диписәпләп чыгарылган. Гаилә бөтен булган акчаларын инде беренче операция вакытында ук сарыф иткән. Хәтта кредитларга керергә мәҗбүр булган. Бу вакытта алар бөтен мөмкин чараларны эшкә җигеп, акчалар туплауга керешкән. Социаль челтәрләр аша игелекле кешеләргә мөрәҗәгатьләр юллаган. Акчаларның шактый гына өлеше – 1 931 898 сум киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр ярдәме белән тупланган да. Гүзәл Әхмәтшинаның әнисе һәм апасы ярдәм кулы сузган һәркемгә зур рәхмәтләр укый.

Гүзәл дә кулларын төшерми, яшәү өчен һәр көн көрәшә, савыгуына зур ышаныч баглый. Аңа бит әле нибары 30 гына яшь. Яшисе дә яшисе бит әле…

– Гүзәл – ул көрәшче. Бу котычкыч диагноз куелганнан бирле ул үз-үзен нык тота. Газапларын күрсәтмәскә тырыша, бер зар сүзе ишетмәссең аннан. Мин аның бер тапкыр гына үксеп-үксеп елаганын күрдем. Шуннан бирле аның күзләреннән бер яшь тамчысы тамганы юк. Никадәр генә авыр булса да, елмаерга тырыша. Бүген дә ул оптимизм тулы. Ул ахырга кадәр көрәшергә әзер, – дип сөйли Гүзәлнең апасы.

Хәзерге вакытта Гүзәл Әхмәтшинага билгеләнгән дәвалану өчен түләргә 459 220 сум җитми. Гүзәлнең гомерен саклап калу һәрберебезнең кулында. Тамчы тамганнан күл җыела, диләр бит. Гаилә һәр ярдәмгә рәхмәтле.

Гүзәлне дәваларга акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр аны түбәндәге реквизитларга күчерә ала.

Саклык банкы (Сбербанк) картасы 4276862024601561 (Ахметшина Гульнур (Гүзәлнең әнисе).

Яндекс-кошелек: 410015024437186

PayPal –  posweetu@gmail.com

Контакт телефоны – 89534080081 Альмира (Гүзәлнең апасы) https://vk.com/id267819449

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Запись “Башта Гүзәлгә табиблар: “Карыныңда балаң үсеш алмый”, дигән тетрәндергеч хәбәр җиткерә…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Балыкка китүдән ирем дә, улым да кире әйләнеп кайтмады, суга батып үлделәр…”
Чаллы шәһәренә чираттагы командировкама чыгып киттем. Автобуста урыным бер ханым белән янәшә туры килде. Тик кенә утырып барганчы, кешеләр белән аралашып барырга яратам мин үзем. Бу юлы да беренче булып сүз катып, янәшәдәге ханым белән сөйләшеп киттем. Зилә исемле икән. //Безнең авыл гыйбрәте//

Әлләни сөйләшәсе килми иде бугай, шуңа күрә башта үзем белән таныштырдым, “Казаннан чыгып киткәндә, миңа һәрвакыт моңсу була”, – дидем. Ул ачылып китеп: “Ә мин, киресенчә, Казанны күрә алмый башладым! Әллә кайларга качар идем…” – дип, авыр сулап куйды. Очраклы юлдашым берара дәшмичә генә барды да, аннары үзенең тормыш серләрен сөйләде.

– Мин Казан кызы үзем. Урта мәктәпне тәмамлап чыккач, институтка керә алдым. Егетләрем булмады түгел, булды, ләкин аһ иткән, үземә ошаганнары гына туры килмәде. Укып чыккач, эшли башладым. Вакыт үтә торды, шул килеш утызларны да тутырдым.

Абыйның хатыны Халисә апа минем турында борчылып, карт кыз булып калырсың, хет үзең өчен булса да бер бала тап дип котырта башлады. Аларга кайчан килсәм дә, гел шул сүзен әйтә иде. “Борчылма, менә дигән ир белән үзем таныштырам, безнең планнар турында абыеңа гына әйтмә, йә каршы төшәр”, – дип, чын-чынлап мине үгетләргә тотынды. Һәм бераздан таныштырды да. Бу адымга бару миңа никадәр авыр, җирәнгеч булуын сөйләп тормыйм инде. Ләкин ныклы карарга килгәч, кирегә чигенмәдем.

Барысы да беленә башлагач, әти белән әyи тавыш куптардылар, ирсез генә бала табарга җыенуыма кискен каршы килделәр. Ләкин мин нык тордым. Ахырда алар килештеләр инде, кая барсыннар, яшем бара бит. Ул чакта 35 яшьтә идем инде мин. Әти дә кул гына селтәде. Ә кызым Гөлшат тугач, алар бөтенләй тынычландылар, баланы шатланышып кулдан-кулга гына йөрттеләр.

Балага өч яшь тулгач, эшкә чыктым. Бер елдан ял йортына юллама бирделәр. Шунда Илгиз исемле ялгыз ир белән таныштым. Яшермим, чын-чынлап гашыйк булып яраттым мин аны. Үземне ялгыз хатын дип таныштырдым, кызым турында яшердем. Ял йортыннан кайткач та, очрашуларыбыз дәвам итте. Сөйгәнем янына барганда кызымны Халисә апа янында калдыра идем.

Бер елдан соң Илгиз кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Әмма йөрәгем тыныч түгел иде: аңа кызым барлыгы турында әйтергә үземдә ихтыяр көче таба алмадым. Шул килеш өйләнештек, сер минем белән калды. Туй алдыннан да әйтергә талпынып караган идем, ләкин бөтен эш бозылыр, Илгиз мине ялган өчен кичерә алмаячак дип курыктым. Минем дә бит ир хатыны булып, бик бәхетле яшисем килде! Бу юлы да ярдәмгә абыйның хатыны Халисә апа килде. Гөлшатымны вакытлыча алар үзләренә алдылар.

Илгиз мине күтәреп кенә йөртте. Бер елдан соң улыбыз туды, аңа Нияз дип исем куштык. Гөлшат янына яшерен генә барып йөрдем, әмма балам миннән ераклаша барды. Аның янына улым Нияз белән икәүләшеп тә бара идек. Икесе бергә уйнауларына карап, сөенеп бетә алмый идем. Ул чагында кызым Халисә апасын “әни” дип йөри башлаган иде инде. Шул чакта да бу хәлне җитдигә алмадым, өйдәгеләр белән көлешеп кенә ала идек.

Янәсе, әйтәсе килә икән, әйтсен. Аннары тиздән барыбер өйгә кайтасы, үз әнисенең кочагында йоклыйсы бар бит. Ләкин тиздән дигәнем һаман кичектерелеп килде, Илгизгә әйтергә шикләнеп, мин һаман сузып йөрдем. Шулай еллар узды. Мин инде күптән “Зилә апа”га әйләнгән идем. Халисә апага кызым “әни” дип әйтеп ияләшеп бетте. Йөрәгемнең бер чите китек иде, ләкин дөреслекне ачарга батырлыгым барыбер җитмәде.

Илгиз балык тотарга яратты. Нияз укырга кергәч, аны да үзе белән йөртә башлады, еш кына бергә китәләр иде. Ул чакны да ялларны көчкә көтеп алып, елга буена җыендылар. Ноябрь азаклары. Боз әле ныгып бетмәгән вакыт. Ләкин мин Илгизгә, аның тәҗрибәсенә ышана идем, шикләнгәнем булмады. Менә шул китүдән аларның исенең берсе дә кире әйләнеп кайтмады, суга батып үлделәр.

Ул хәсрәттән үзем дә чак исән калдым. Вакыт үтү белән күңел ярам бераз төзәлсә дә, эзе мәңгегә калды. Бөтен ышанычым кызым Гөлшатта иде, ләкин аны сорап баргач, абыйларның бу турыда ишетәселәре дә килмәде. Унөч яшьлек кызны ничек кире бирәсең, күпме гомер узган, аларны да аңлап буладыр. Гөлшат үзе дә миңа бары тик Зилә апа дип карап ияләшкән иде шул. Бу хәлләрдән соң мин тагын мең картайдым. Ләкин гаеп үземдә: күке кебек йөрдем, үземне баладан югарырак куйдым.

Менә шуңа күрә мин Казанны күрә алмыйм, кая да булса күченеп китәсем килә моннан. Бәлки бу хәлләрне онытып, йөрәк яраларын төзәтер идем. Яңа мәхәббәт очратып, тормышымны чиста биттән башлыйсым килә. Элеккесен үзем аяк астына салып таптадым бит…

Зилә сөйләгәнне Рафаэль Сальмушев язып алды.

Запись “Балыкка китүдән ирем дә, улым да кире әйләнеп кайтмады, суга батып үлделәр…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ирем белән сөю юк… Ул мине назларга тели, ә минем җирәнүдән каз тәннәрем кабара…”
14-15 яшьләремдә Фәрит исемле бер егеткә гашыйк булдым мин. Ул хисләрне сүзгә генә сыйдырырлыкмы соң? Аны күрсәм, йөзләремә ут каба, аяк астымнан җир убылып киткәндәй була иде. Фәритне уйламаган бер генә минутым да булмады. Аңа багышлап, әллә ничә көндәлек тутырдым. //Безнең авыл гыйбрәте//

Ә Фәрит сиздеме соң дисезме? Белмим. Сизгән булса да, ут янып торган, мәктәпнең иң алдынгы укучысы янына килергә кыймагандыр ул. Мин әти-әниемнең бердәнбер кызы, һәрвакыт матур киендем, бар нәрсәм җитеш иде. Ә аларның гаиләсендә биш малай, Фәрит иң олысы, әти-әнисе көне-төне эштә булганлыктан, энеләре дә, йорт, каралты-кура да аның җилкәсендә. Уртача гына киенгән, беркайчан да йокысы туймаган Фәрит үзен миңа тиң түгел дип уйлагандыр инде, күрәсең. Их, батырлыгын җыеп, яныма килгән булса шунда!..

Минем арттан Рәис исемле егет йөри башлады. Миннән ике яшькә олы Рәиснең әтисе – хуҗалык бригадиры, әнисе шунда ук бухгалтер булып эшли. Һәрвакыт фырт киенсә дә, Рәис әлләни чибәр түгел иде. Ләкин авылның иң бай егетләренең берсен мин никтер кире бормадым. Мине башка егет белән күреп, Фәрит әзрәк кыймшанмас микән дип өметләнгәнмендер инде. Тора-бара без Рәис белән егет-кыз булып йөри башладык.

Яраттыммы мин Рәисне? Юк, әлбәттә. Алай гына да түгел, мин аннан бераз җирәнә дә идем. Ул кочаклый башласа, кыбырсыйм, этеп җибәрәм, ә ул моны минем тыйнаклыгым дип кабул итә иде. Ләкин минем аның белән очрашуыма әнием, аннан бигрәк әбием бик сөенә иде. Минем аларны да борчыйсым килмәде. Яратмасам да, Рәис белән йөрүемне дәвам иттем. Клубка да бик чыкмаска тырыштым, чөнки аның белән дусларым янында күренергә хурлана идем. Юк, начар егет түгел иде ул. Ләкин аңа карата җылылык хисләре миндә туа алмады. Күңелемнән генә мин һаман да Фәритне ярата идем. Очраклы гына күзгә-күз очрашкан чакларда, кызарып китүемне үзем дә сизәм, ул да сизгән булгандыр, чөнки кайчакларда озак, моңсу итеп миңа карап торгалый иде. Тик яныма килеп сүз башлый алмады. Мин дә, кызлар горурлыгымны берничек тә җиңә алмый идем, үземнән кычкырып көлсә, башкалар янында хур итсә?

Мәктәпне тәмамлап, институтка кереп бер генә ел укып калдым, Рәис әти-әнидән килеп, минем кулымны сорады. Минекеләр, әлбәттә инде, бер-берсен сөйгән ике йөрәкнең арасына кермибез дигән булып, шунда ук ризалыкларын бирергә ашыктылар. Кайсы ата-ананың үз баласын җитеш тормышта яшәтәсе килмәсен, ди. Әни инде минем Рәискә карата ясалма җылылыгымны да сизә башлаган иде бугай. Ләкин артык төпченеп маташмады.

Без өйләнешеп яши башладык. Иремнең әти-әнисе район үзәгеннән фатир алып бирде. Яшәп китүләре бик авыр булды миңа. Рәис мине назларга тели, ә минем җирәнүдән каз тәннәрем кабара. Шулай итеп яши торгач, беренче балабыз Рәмис туды. Бала тугач, тормышым бераз җайга төште, инде бар җылылыгымны аңа бирә башладым.

Зарланмыйм, бар нәрсәм дә җитеш минем, иң затлы тун киям, иң яхшы машинада йөрим. Табыныбыз һәрчак мул, диңгезгә дә барганыбыз бар. Ләкин арада җылылык юк. Аның эштән кайтып кергәнен зарыгып көтмим, берәр хатын-кыз белән сөйләшеп торганын күрсәм дә көнләшмим. Бер өйдә ике чит кеше кебек яшәп ятабыз шулай. Ирем дә күнекте булса кирәк, ул болай да артык пошына торган кеше түгел. Ашарына әзер булса, шул җиткән. Бәлки үзем салкын булганга, ул шундыйдыр. Белмим. Ләкин безнең арада иң мөһиме – сөю юк. Кайбер гаиләләргә карыйм да, сокланып туя алмыйм. Бер-берләренә күзләреннән мәхәббәтләре тамып кына тора. Безнең арада менә шул җылылык юк шул.

Кайчандыр яшь чагымда горурлыгымны җиңә алмыйча, үзем сөймәгән кешегә кияүгә баруым өчен бик үкенәм хәзер. Егет кешедән игътибар көтеп-көтеп тә, булмый икән, кайчак беренче игътибарны үзең дә ясасаң буладыр ул дим хәзер. Егетләр! Кыз бала сиңа күзен мөлдерәтеп карап тора икән, бу тиккә түгел, шуны белсәгез иде. Бу хатны да яшьләргә гыйбрәт булсын дип яздым. Ихлас хисләрне берни алыштыра алмый икән.

Гүзәл.

Запись “Ирем белән сөю юк… Ул мине назларга тели, ә минем җирәнүдән каз тәннәрем кабара…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ир шунда хатынының тикшеренүгә нигә каршы төшүен аңлый, ул көмәнен алдырган булган…”
Әлеге хәлләрне ишеткәч, ышаныргамы-юкмы, дип, озак аптырап тордым. Хәер, бу дөньяда ни генә булмый, шаккатарга кирәкме икән?! //Безнең гәҗит//

Рәсилә Фәнис белән танышканда югары уку йортында укый торган булган. Егет аннан күпкә олырак. Дәрәҗәле урында эшли, фатиры, машинасы бар. Кыскасы, тормышта күп нәрсәгә ирешкән. Ә Рәсилә белән очрашканда аның нәкъ менә иң олы максатлары – гаилә кору, үзеннән соң дәвамчы калдыру турында уйланып йөргән чагы булган. Бер күрүдән үк кызны үзенең булачак хатыны итеп күз алдына китергән егет. Авыл кызы, бик ихлас, саф күңелле, инсафлы, тырыша-тырмаша югары уку йортын тәмамлап йөри – бер дигән хатын булачак, дип уйлаган Фәнис. Алар очраша башлаганнар.

Сигез яшь – яшь аермасы димени?! Иң мөһиме – алар бер-берсен ярата, ярты сүздән аңлашалар. Рәсилә Фәниснең игътибарыннан, бүләкләреннән, матур сүзләреннән эреп китә. Кулына диплом алганның икенче атнасында ук зурлап туй ясыйлар. Рәсиләнең авылдан килгән туганнары кияү ягының тәртипле һәм бай булуына сөенеп туя алмый.

Шулай итеп матур гына яши башлый алар. Рәсилә моңарчы егетләр белән йөрмәгән, төрле күңел ачу урыннарына бармаган, тормышның кызыгын да күрмәгән. Кулына акча кергәч, иркенләп ала ул. Укырга барасы юк, ире эшләтми – теләсәң ни эшлә. Үзен бик нык карый кыз, матур киенә, бизәнеп-ясанып йөри. Үзенә сокланып караган карашларны тоеп, рәхәтләнә. Ә Фәнисе торган саен аны ныграк ярата бара. Көн саен диярлек хатыны белән бала табу турында сөйләшәләр. Дөресрәге, бу теманы гел Фәнис күтәреп чыга. Ул балалары булуны бик нык тели. Ә Рәсилә, соңрак, дигән булып, бала табып, гәүдә төзелешен, зифалыгын югалтасы килмәүне яшерә иреннән. Үзе өчен яшисе килә аның. Елак бала карап өлгерермен әле, дип уйлый. Бала тапкач, Фәнисе аны күкләргә чөеп мактаудан, сокланудан туктар, дип уйлый.

Фәнис бик озак түзә, ялына-ялвара хатынына. Аның яше дә бара бит, сабый сөю теләге артканнан арта гына. Шуның аркасында араларында тавыш та чыга башлый. Ачуы килгән чакта Фәнис хәтта аерылу турында да сүз кузгата. Чөнки ул гаиләне баладан башка күз алдына да китерми. Эченнән, ярар, синеңчә булсын, дип уйлап, Рәсилә ризалаша.Әмма хәзер инде балага уза алмый интегә.

Фәнис моңа ышанмый, хатынын әле һаман киреләнүдә, иренең сүзен тыңламауда гаепли. Аптырагач, икесе дә табибка күренергә тиеш, дигән карарга килә ир. Ә Рәсилә моңа каршы чыга. «Мин сәламәт», – дип, ирен гаепли башлый. Фәнис, тикшерелеп, хатыны алдына табибның, сәламәт, дигән нәтиҗәсен алып кайтып сала. Һәм икенче көнне үк Рәсиләдән дә шуны таләп итә.

Хатын, елап, киреләнгәч, хастаханәгә бергә баралар. Ир шунда гына хатынының тикшеренүгә нигә шулай каршы төшүен аңлый. Бактың исә, Рәсилә бер ел элек көмәнен алдырган булган. Шуңа хәзер балага уза алмый икән. Табиблар киләчәктә дә уза алмаячак, дигән диагноз куйган. Ә Фәнис бу хакта берни дә белмичә, күпме гомер сабый авазы көтеп тилмереп яшәгән. Күпме ялган арасында тоткан аны хатыны. Фәнис бу хакта белгәч, Рәсилә әйберләрен җыеп, өйдән чыгып киткән. Кычкырышмаганнар да, талашмаганнар да – киткән дә барган…

Ике елдан Фәнис икенче кызга өйләнгән. Нәкъ тугыз айдан тупырдап торган малай алып кайтканнар. Менә акча нишләтә кешене, Рәсилә үз бәхетен үзе урлап, ярык тагарак янында калган. Хәзер бай кияү тапса да, гомерендә дә бала бәхете күрмәячәк шул инде. Ә өйне яңгыраткан сабый тавышына берни дә җитми бит!

Гүзәл ШӘРИ

Запись “Ир шунда хатынының тикшеренүгә нигә каршы төшүен аңлый, ул көмәнен алдырган булган…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Бала зәп-зәңгәр туа. Кендеккә чорналудан буылып тугач, ике күзе дә тоташ шешкән…”
Радик һәм Ләйлә Шәймөхәммәтовлар ике кыз тәрбияли. Беренче балаларына карата аеруча зур игътибар, сынмас сабырлык таләп ителә – язмыш яшь әти-әнигә зур сынау әзерләп куйган – тәүге сабыйлары Ралинәнең туганда баш мие авыр дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән… Бүгенге көндә алар Ралинәне аякка бастыру, терелтү турында хыялланып яши. //Интертат.ру//

Татарстанның Балтач районы Яңгул авылы кызы Ләйлә күрше Алан авылында яшәүче Радик белән ике ай гына очрашып йөри дә, бик яратып кияүгә чыга. Ләйлә алты балалы гаиләдә хезмәт белән тәрбияләнеп үсә, шуңа да ире белән авылда төпләнеп калудан һич курыкмый. Кайнана-кайната белән бергә яши башлыйлар. Хуҗалыклары зур: күпләп мал асрап, бакча тотып, тырышлык белән көн итеп ята алар.

Тиз генә авырга уза Ләйлә. Бу яңалыкка бөтен туганнар да бик сөенәләр, түземсезләнеп кечкенә бала тууын көтәләр. Ләйлә йөген әйбәт кенә күтәрә, үзен яхшы хис итә. Йөклелек чоры да, анализ нәтиҗәләре дә – барысы да әйбәт була.

– Бала табар вакытым якынлашканда, көмәнемне саклау өчен, хастаханәгә яткырдылар, – дип, моннан өч ел элек булган хәлләрне искә алды Ләйлә. – Авырымны да УЗИдан Балтачта гына карадылар. Тулгак башлангач, табарга алып киттеләр. УЗИда тиешенчә карамаганнардыр инде – баланың муенына кендек бавы биш мәртәбә уралган булган, юкса, шуны күреп Кесарев кисеме ясаган булырлар иде. Ә миңа үзлегемнән таптыра башладылар. Кендек чорналган булгач, бала буылды, кысылды, башына кислород кермәгәч, баш миенең күзәнәкләре дә үлгән…

Бу мизгелләр турында күз яшьләрсез сөйли алмый яшь әни. Ачы тулгак газапларын кичереп, мең газаплар белән баласын якты дөньяга тудырып та, Ләйлә кызын кулларына алып сөя дә алмый кала.

Бала зәп-зәңгәр булып туа. Кендеккә чорналудан буылып тугач, ике күзе дә тоташ шешкән…

Бер сәгатьтән Казаннан “Ашыгыч ярдәм” машинасы да килеп җитә.

– Гаеп табибларның үзләрендә булганга күрә шулай тиз чакырткан булганнардыр инде “Ашыгыч ярдәм”не. Машина килгәнче, хирурглар баланың борынына кислород тоташтырып кына исән килеш саклап тора алдылар, ә “Ашыгыч ярдәм” белән ДРКБга алып киттеләр, – ди Ләйлә.

Болай да нәрсә уйларга белмичә куркып, югалып калган Ләйләгә табиблар җанөзгеч сүз әйтәләр: “Казанга барып җитеп булмаячак, сабый юлда үләчәк”. Ләйлә өчен бик авыр минутлар, сәгатьләр була бу…

“Кызыгызны комага җибәрәбез”

Ходай Тәгалә кызчыкны исән калдыра. Күрәсең, нарасыйның гомере бетмәгән булган.

Казанда Ралинәне реанимация бүлегенә урнаштыралар. Өч тәүлек буена сабыйның сәламәтлегендә бернинди уңай үзгәреш булмый. Үзлегеннән сулый алмыйча ята бала, ә йөрәге “яшисем килә” дип типкәндер, мөгаен.

Табиблар Радикка кызларына укол ясап, өч көнлек комага җибәрергә тәкъдим итәләр. Максатлары – сабыйның организмын ял иттерү, шулай эшләгәндә яңадан “уянып китәр”, диләр.

Шәймөхәммәтовлар өчен бу көннәр газап утында януга тиң була. Нәрсәләр генә уйлап бетерми алар. Әлбәттә, көчле стресс кичерәләр, бигрәк тә Ләйлә бирешә.

– Табибларга шалтыратып кызыбызның хәлен сорашкан арада да, йөрәк табан астына төшеп китәргә әзер тора иде – үлмәдеме икән дип кот алынды. Тугыз ай буена зарыгып көттек бит, инде күзгә күренгәч ул баладан башка ничек яшәрмен дидем. Шулай да, кайчан да булса кызымны үз кулларыма тотып ашатуыма өметемне өзмәдем. Һәр төнне диярлек бер үк төрле төш күрдем: кызчыгым үз аяклары белән капкадан килеп керде, – дип сөйли яшь әни.

Комага җибәрүнең файдасы тия: Ралинәнең организмы әкренләп тернәкләнә башлый. Ике атнадан соң нарасый үзлегеннән сулый. Тик моның белән генә әле мәшәкатьләр тәмамланмый шул: сулый башласа да, тәне хәрәкәтләнми. Кайчакта кисәк-кисәк йә кулын, йә аягын тарткалап ала, ә башкача кымшанмый да.

“Балагызга күз тияр инде сезнең”

Йөкле вакытта Ләйләгә берничә кеше: “Ирең дә, үзең дә бик чибәр, балагызга күз тияр инде сезнең”, – диләр. Күз тигән, күрәсең, бу сабыйга…

– Бер айдан соң, кызымның күзендәге шешләр кими башлады, тик кылыйлыгы калды. 35 көн хастаханәдә ятканнан соң авылга кайтып киттек. Үзлегеннән йота алмагач, ашказанына зонд тоташтырдылар, шуңа шприц ялгап кына эчерттем сөтемне дә. Ул вакытларда миңа бик авыр булды… Көтеп алган беренче бала бит ул – аның шулкадәр газаплануы йөрәкне меңгә телде. Башкаларның сабыйлары сау-сәламәт, ә минеке сөтне дә көчкә йота бит… Үзе бик матур сабыем, озын керфекле, кап-кара күзле – нәкъ әтисе! Ралинә исемен дә Радикныкына охшатып куйдык, – ди Ләйлә.

Әти кешегә дә бер дә җиңел түгел, тик ул хатынын һаман яхшыга өметләндереп, Ләйләгә зур ышаныч биреп тора: “Исән калды бит – иң мөһиме шул! Нинди булса да, үзебезнеке, бик яратабыз үзен”, – ди Радик һаман.

Бераздан Ләйлә ике чәй кашыгы сөтне шешәгә салып, шуны сәгать буе ашата кызына – монысы да зур уңыш була. Шешәне авызына каптырып куйса, кызчык сөтне йотмыйча, авызында җыеп тора. Әкренләп кашыктан ашарга күнегә. Йота белмәгәч бик читен, кызчык һаман саен тончыга. Бик курка Ләйлә андый чакларда. Әмма барыбер ашатырга тырыша.

Ралинәгә өч ай тулгач, массажларга йөртә башлыйлар. Акрынлап кына булса да, алга китеш сизелә – кызның күзләре турая. Соңрак йөзе сәламәт балаларныкына охшап кала. Ике ай саен массажга йөреп торалар. Бер яше тулгач кызчыкны буыннары йомшарган арада сөяп куеп утырта башлыйлар.

Шундый мәшәкатьле көннәрдә, Ләйлә икенче тапкыр йөккә узганнан соң, баланы табаргамы-юкмы дип шикләнеп кала. Икенче бала белән дә шундый сират күперләре кичәсе булыр дип начар уйларга бирелә, табибларга ышанычы бөтенләй бетә хатынның. Кайнанасы: “Кызым, ачуланма, тик авыру бала белән калмагыз, алып кайт икенче балаңны, үзебез карашырбыз”, – ди. Радик баладан баш тарту турында уйламаска да куша. Чыннан да, йорттагы өлкәннәр уллары белән киленнәренең бик зур ярдәмчеләре. “Әле дә ярый алар бар”, – ди Ләйлә.

Ходай рәхмәте белән, Ләйлә һәм Радик икенче кызларын алып кайталар. Шөкер, бала сау-сәламәт, бөтерчек кебек, бик шаян, шук – сөбеханаллаһ! Ралинәнең иң якын дусты ул, апалы-сеңелле бер-берсен нык яраталар, Айгизә апасын бик кайгырта икән.

Бушлай сыр капкында гына була

Хәзер кая гына, кемгә генә мөрәҗәгать итсәң дә, акчасыз селкенеп тә булмый торган заман. Шәймөхәммәтовлар да  бушлай хезмәт күрсәтә торган тернәкләндерү үзәкләренә йөриләр. Акча түләмәгәч, ничек тә ярар дип кенә караучылар аз түгел. Кызга ярты сәгать массаж ясыйлар да, шуның белән шул.

Ләйлә белән Радик уйлашып, Казанда түләүле шәхси үзәк табып, шунда дәваланырга киләләр. Ралинәнең башын бер сәгать буе тикшергәннән соң, әти-әнигә сөенечле хәбәр җиткерәләр: “Баш миендә бернинди тайпылыш юк, баланың киләчәге сезнең кулларда! Кызыгызны кеше итәсегез килсә, аның белән күбрәк шөгыльләнергә кирәк”, – дип әйтәләр.

Беренче ун көнлек дәвалану 45 мең сумга төшә. Бу чыгымнарны баланың инвалидлык өчен килә торган пенсияләрен җыеп барып каплыйлар. Киләсе дәвалану курсларына акча кайдан алырга дип баш ватсалар да, балаларының савыгу мөмкинчелеге аларга дәрт өстәп җибәрә.

Икенче дәвалану курсына 100 мең сум акча кирәк була. Гаиләләрендә кечкенә кызлары Айгизәне дә тәрбияләгән Шәймөхәммәтовлар моның кадәр сумманы ялгызлары гына күтәрә алмый, билгеле. Гаиләне туендыручы – әти кеше, ә Ләйлә әлегә кечкенә кызлары белән өйдә утырырга мәҗбүр. Борчылулар аркасында Ләйлә 25 килограммага ябыккан…

Дәвалануны дәвам иттерәләр

Дөньяда мәрхәмәтле изге күңелле кешеләр күп. Ралинәнең икенче дәвалану курсына акча җыю өчен, Интернет аша мөрәҗәгать итәләр. Нәкъ менә ураза Гаете вакытына туры килеп, күпләр фитыр сәдакасын Ралинәнең картасына салалар. Шул рәвешле, тагын ике тапкыр дәвалануга җитә акча.

Иң мөһиме: уңай үзгәрешләр бар! Ралинә ныклап башын, гәүдәсен тотарга өйрәнгән. Массажларны, башка төрле күнекмәләрне бик авырттырып, елатып ясасалар да, сәламәтлегендә алга китеш хәйран сизелә. Ул хәзер рәхәтләнеп елмая да ала.

Яшь гаилә ирешелгәннәр белән генә туктап калмыйча, дәвалануларны дәвам иттерергә тырыша. Балалары савыгуга ышанычлары зур. Шушы көннәрдә Ралинә белән чираттагы дәвалануга Казанга килделәр.

– Ике ай саен 100 мең сум табып булмый шул, ә дәвалануларның күпме дәвам итәчәге әлегә билгесез. Балабызны савыктырырга ярдәм итәргә теләүчеләр булса, бик рәхмәтле булыр идек, – ди Ләйлә белән Радик.

Тамчыдан күл җыела диләр бит. Күңелендә мәрхәмәт орлыгы булып, хәленнән килгәнчә генә акча салган кешеләр өчен бу гамәл сәдакадан булса, Ләйлә белән Радикка зур ярдәмегез тияр иде.

Ралинәнең әнисе Шәймөхәммәтова Ләйлә Хәйретдин кызы исеменә ачылган карта һәм счетның номерлары:

4276 8800 8821 9732 (Сбербанк)

408 178 103 62 000 69 87 41

СБЕРКНИЖКА номеры: 42307.810.3.6200.0298015

Ләйләнең телефон номеры – 8 93 72 90 83 58

“ВКонтакте” челтәрендә Ралинәгә багышланган махсус төркем бар: https://vk.com/club124161288

Кадрия ХӘСӘНОВА

Запись “Бала зәп-зәңгәр туа. Кендеккә чорналудан буылып тугач, ике күзе дә тоташ шешкән…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Берегезне – картлар йортына, икенчегезне “дурдом”га илтеп ташлыйм дип, куды әти-әнине энем…”
Әле яңа елга кадәр үк редакциябезгә Түбән Камада яшәүче Алсинә ханым Батырова шалтыраткан иде. «Минем әни – Фәүзия Гәрәева Актаныш районының Түке авылында яши. Үзе генә түгел – әти һәм энем белән. Өйдә көн саен тавыш, энем әнине шуның кадәр җәберли – ул хәзер бүлмәсеннән дә чыкмый утыра. Нишләргә дә белмибез», – дип сөйләде ул. Алсинә ханым бу язманы укыгач, бәлки, энесе акылга килеп, тәүбә итәр дип өметләнүен белдерде. //Безнең гәҗит//

ХАТЫН ӨСТЕНӘ – ХАТЫН

Җәнҗалларның сәбәбе нидә булуын әңгәмәдәшем алдан ук аңлатып куйды: «Законлы хатыны була торып, өйгә башка хатын алып кайткан иде, әни каршы булды, сөяркәсен куып чыгарды. Шуннан бирле әнине күрә алмас дәрәҗәгә килде ул».

– Мин үткәннәрне искә алам да, сагынудан елап җибәрәселәрем килә, – дип сүзен башлады Алсинә Батырова. – Безнең әни кебек тырыш кешеләр сирәктер ул. Гомере буе өй өчен тырышып яшәде, дөньяны да ул алып барды. Әтиебез яшь чагыннан гарип, шуңа бүрәнәнең юан башы, чын мәгънәсендә, әни җилкәсендә булды. Без гаиләдә өч бала тәрбияләндек: энем һәм апам бар. Кызлар, гадәттә, апалары белән күбрәк дус була, ә мин, киресенчә, гел энем белән идем. Менә шулай дус үстек без. Гадәти балалар кебек үк, үскәндә тарткалашкан чаклар да була иде, билгеле. Тик андый чакларда әни безне бастырып куя да: «Талашмагыз! Тарткалашмагыз! Сез өч кенә бөртек!» – дия иде. Әни энебезне аеруча яратты. «Ул бит авылда каласы кеше – киләчәктә безнең караучыбыз булачак. Азат улым бит ул», – дип сөя иде.

Мәктәпне тәмамлагач, Азат Актаныштагы училищены бетереп, авылга тракторчы булып кайткан. 24 яшендә тормыш корып җибәргән, уллары туган, тик озак яши алмаганнар яшьләр – аерылышканнар. Бераздан икенче мәртәбә өйләнә, бу юлы гаиләдә бер-бер артлы ике кыз бала дөньяга килә. Азатның шәхси тормышында гына түгел, эшендә дә яңа үрләр башлана: аны колхозга инженер итеп куялар. Үзенең кибетен дә ачып җибәрә. Тракторлар сатып алып, өстәмә керем чыганагы булдыра. Тик тормыш шулай җай гына барган вакытта, ирнең үз-үзен тотышында беренче үзгәрешләр күренә башлаган. «Бәлки, акча бозгандыр», – дип фаразлый моны әңгәмәдәшем.

– Әкренләп өй тирәсендәге эшләрдән читләшә башлады. Бөтенебез бергә бакчага җир казырга чыгабыз икән, аңа кемдер шалтыратса – көрәген куя да, чыгып китә, шул рәвешле өйдәге эштән читтә кала иде. «Миннән башка да эшлиләр бит, катнашмасам да була», дигән кебегрәк карый башлады. Гаилә тормышын алып барырга теләмәде һәм аның теләмәвенә беркем бер сүз дә әйтмәде. Әни үзе дә гаепле. «Ярар, әле безнең көч тә җитә бит. Без аяк өсте йөрибез бит әле, ярар инде», – дип килде. 2012нче елларда Азат беркемне күрми, беркем белән кызыксынмый башлады. Эшләгән акчасын элек гаиләсенә алып кайтып бирсә, соңга таба «акча юк» – аның өчен гадәти сүзгә әйләнде. Эчми дә тартмый да торган энебез кибетенә кереп бикләнеп, төннәр буе сыра эчәргә гадәтләнде. Шул ук вакытта үзе кем беләндер телефоннан сөйләшә. Әнә шулай кибеттә уздырган төннәренең берсендә, безнең килен аның сөяркәсе барлыгын ачыклаган. Интернетта бер хатын белән язышып яткан булган ул.

Ул көнне гаиләдә зур тавыш чыга. Авылга кунакка кайткан чагы булганга, Алсинә ханымга да катнашырга туры килгән анда. «Оятсыз, син ниндидер хатыннар белән йөреп ятасыңмыни?» – дигән сүзенә энесе битараф кына: «Сөйләмә әле җүләр сүзеңне, беркемем дә юк минем», – дип җавап биргән. Шулай да Азатның гаиләсе, таркалмыйча, бер еллап яши әле. Тик 2015нче елда якыннарына: «Мин никах укыттым», – дигән хәбәрен җиткерә ул. Үзеннән бер яшькә өлкәнрәк булган Казан кызын сайлаган икән.

– Энемнең гаиләсе генә түгел, бизнесы да таркалды. Кибетләре ябылды, шуннан соң килен башка шәһәргә күченеп китеп, эшкә урнашты. Бу гаилә инде саклап калырлык дәрәҗәдә түгел иде. Энебезнең авызында гел бер сүз булды: «Сезгә яңа килен алып кайтам». Хатын өстенә хатын алып кайтып буламыни соң ул, дип бик аптырадык, ачуландык үзен. Тик оялтырга тырышуларыбыз бушка булды. «Мин кеше акылы белән яшәмим, нәрсә эшләгәнмен соң шул кадәр!» – дип җавап бирә иде. Август аенда сөяркәсен алып кайтты. «Төкле аягың белән, килен!» – дип каршы алмадык, билгеле. Әле законлы килеш аерылышмаган өстенә яңа хатын алып кайтуына риза булып торырга идеме? Менә шулай сөяркәсе белән авылда яши башлады. Төшкә кадәр йоклыйлар, аерым ашыйлар, ничек теләделәр – шулай яшәделәр. Бөтен хуҗалык эше, гадәттәгечә, әни җилкәсендә булды. «Өй минеке, чыгып китегез!» – дип, әти белән әнине өйдән куа башлады Азат. «Берегезне – картлар йортына, икенчегезне «дурдом»га илтеп ташлыйм, бу дөнья бөтенесе минеке, монда сезнең бер әйберегез юк, мин төзедем боларны!» – дип акырганын үземнең дә ишеткәнем булды. Бервакыт кунакка кайткач, энем белән бөтенесен уртага салып сөйләштем. «Ник әнине кыерсытасыз? Оялмыйсызмы, ник булышмыйсыз аңа әзрәк?» – дидем. «Кайткансың бит – эшлә!» – диде дә, китереп сукты миңа. Егылдым шунда. Азатның холкындагы үзгәрешләр ахыргы ноктасына җитүен аңладым. Моны болай гына калдырырга ярамый иде – участковый чакырдык, суд юлларында йөрдек.

Бу гаугалар вакытында, элеккеге дуслыкларын исенә төшереп, дуслашырга нияте булган Алсинә апаның. Энесен кочаклап, «Нишлисең син, без мондый түгел идек бит», – дигән ул. Тик җавап яңгырамаган. Апасының кулларын җилкәсеннән алып аткан Азат. Өйдәгеләрнең яңа киленне кабул итә алмавына төшенепме, ахыр чиктә Чаллы шәһәренә күченеп китәргә карар кыла ир. Шәһәрдә генә рәхәт ул: күршеңдә кем яшәгәнен дә, нәрсә белән шөгыльләнгәнен дә белмәскә мөмкин. Тик авыл җирендә бер нәрсәне дә яшереп калып булмый. Гәрәевләр гаиләсендәге бу гадәттән тыш хәл дә Түке халкына үзара сөйләргә шактый азык биргәндер. Әмма бу соңгысы булмый, Азатның яңа хатынын туган нигезенә алып кайту теләге дә сүрелми.

Азат Гәрәев икенче хатыны һәм балалары белән

«КАРТЛАР ЙОРТЫНА БАР!»

Узган елның июнендә Түке авыл халкы Сабантуй бәйрәм итсә, ул көнне язмабыз геройларының гаиләсендә бәйрәм кайгысы булмаган. Чөнки бәйрәм карарга дип, Чаллыдан Азат та кайткан. Үзе генә түгел – яңа хатыны белән.

– Әни ул хатынны өйгә кертмәде. «Аягыңны да атлыйсы булма, тары ярмасы кадәр дә оятың юк икән, ир аерып килгәннән соң да ничек оялмыйча кайттың монда», – дип ачуланган ул аны.

Кешеләр Сабантуй карарга барганда, безнең ишек алдында үзенә бер төрле «сабантуй» булган. Шуннан соң болар, җыенып, кире Чаллыга киттеләр дә, башка күренмәделәр. Энем әнигә үпкәләп, аның белән бөтенләй сөйләшми башлады. Болай да булышмый иде, инде хәзер эш эшләгәндә бөтенләй күренми. Утырткан бәрәңгеләрне дә 80гә җитеп килгән әни белән икәү казып бетердек. Энем исә авылга атнага бер кайткан вакытында да «тәрәзәне алып китәм, тегене алып китәм, моны калдырмыйм, бу өй минеке» кебек сүзләре белән әнинең җанына тиде. Өстәл төя-төя: «Нинди байлык калдырдың син миңа, синең нинди байлыгың бар соң?» – дип, әнине талады, – ди әңгәмәдәшем.

Яңа хатыны белән озак яшәми Азат Гәрәев. Узган елның октябрендә авылга кайтып тора башлаган ул. Тик сөйгәнен өйгә кертмәгәне өчен, әнисен гафу итә алмаган. Шул сәбәпле, көн саен талаш һәм кычкырыш, дип аңлата Алсинә ханым.

– Өстәл икегә бүленгән – аерым ашыйлар. Әни сөйли инде: «Кулыннан килсә, мине тереләй күмәр иде», – ди. Елый, бичара. «Шушындый бала үстердем микәнни соң?» – дип, үзен гаепли. Бер өйдә яшәсәләр дә, энем, элеккегечә, берничек тә ярдәм итми. Әле менә авырткан аяклары белән әни мунча түбәсендәге карны төшереп йөргән. Ә энем эшләми – өйдә утыра. Беребезгә дә тыныч тормыш күрсәтми. Хәзер участковыйлар да еш кунак була бездә – чөнки энемнең кыланышларына башкача чик куярга мөмкин түгел, – ди ул.

Кеше сөйләгәннәргә генә ышанып, ниндидер нәтиҗә ясау авыр. Һич югы үз күзең белән күреп, колагың белән ишетергә кирәктер. Шуңа күрә дә бу язманы язуга алынганчы шактый икеләнгән идек. Тик көннәрнең берендә: «40 яшьлек «баһадир»ның 80 яшьлек анасына ничек акырганын үзегез тыңлагыз», – дип, видеоязма җибәрделәр. Язмада Азатның әнисе белән ничек сөйләшүе күренә.

– Мәгънәсез син! – дип кычкыра ул әнисе Фәүзия апага.

– Мин мәгънәсез булгач, ник соң син минем янга кайтып торасың?

– Минем йорт бу! Син картлар йортына барам дигән идең бит – бар картлар йортына! Нәрсә кирәк соң монда сиңа? Командовать итмә монда һаман да әби-патша булып, яме? Үзеңнекен сөйләмә миңа, «хватит»!

– Тагын күпме кычкыра аласың әле?

– Кычкыра алам, әле тагын да кычкыра алам, «имею право». Әзрәк акылыңа кил!

Шушы язманы карагач, икенче якка да сүз бирдек. Азат әфәнде Гәрәев бу видеоязманы «монтаж» дип атады һәм әнисенә картлар йортына җибәрәм дигән сүзләрне беркайчан да әйтмәвен белдерде. Низагларның башлану сәбәпләрен дә үзенчә аңлатты ул: «Яңа хатынымны өйгә кертмәгәнгә түгел, Алсинә апа бөтен җиргә тыкшынып йөргәнгә күрә башланды мондый җәнҗаллар» – диде ул.

– Әйе, без хатыным белән законлы аерылышмаган идек, ул үз әниләренә яшәргә күченеп китте башта. Шуннан соң мин, әнинең рөхсәте белән, яңа хатын алып кайттым. Ул каршы килмәде. Яңа хатыным башта дүрт көн бездә яшәп карады да, аннары әйберләре белән бергә алып кайттым. Шәһәрнеке булса да, сәгать өчтә торып, сыер саварга өйрәнде. Әйбәт кенә тора башлаган идек, Алсинә кайтып, әнине котырта башлады. Тормышыбыз бозылды, әни үзен дөрес тотмый башлады. Аннан без Чаллыга китәргә мәҗбүр булдык. Әни минем белән сөйләшми ул хәзер. Картлар йортына җибәрәм дигән сүзләр әйтмим мин аңа. Өй минеке, дип тә кычкырып йөрмим. Дөрес, өйгә янкорманы мин төзеттердем, анысын әйткәнем булды. Алсинә апаның безнең гаиләгә катнашуы, кысылуының сәбәбе бер генә – аңа өй кирәк. Әле күптән түгел өй документларын урлап киткән. Моның буенча полициягә дә мөрәҗәгать иттем. Әле дә өй документлары табылмады, югалттым, дип әйтә ди.

– Әниегезнең бүлмәдән чыгарга да куркып утыруы дөрес сүзме?

– Әнине кем тотып ашый – бүлмәсеннән ник чыкмасын ул. Аңа бер сүз дә әйткән кеше юк. Әнине рәнҗетмим мин, монысы әкият. Мин аңа янап йөрмим. Алсинә бөтен инстанцияләргә минем өстән жалоба биреп йөри, шул гына. Ул сөйләгән сүзләрнең берсе дә дөрес түгел!

«КҮҢЕЛЕМ РӘНҖИ»

Азат әфәнде әнә шундый аңлатма бирде. Ә менә низаглы хәлләрдә төп зыян күрүче ана кеше исә бөтенләй киресен сөйли. Аның белән әңгәмәбез авыр барды. Күз яшьләре белән әйтте ул һәр сүзен. Кайчандыр кулларында күтәреп үстергән улының бүгенге көндә үзенә карата булган мөнәсәбәтен мәрхәмәтсезлек дип саный ана.

– Октябрь башыннан миңа әни дип эндәшми иде, беренче март көнне, ни сәбәпледер: «Әни, әйдә ашыйбыз», – дип чакырып чыгарды. «Әһә, миңа эндәшә башлый микәнни?» – дип сөенеп, аш бүлмәсенә чыктым. Кыздырылган бер кисәк итне тәлинкәгә салып, мин утырып ашый торган җиргә куйган. Бисмилламны әйтеп ашадым да, рәхмәтемне әйтеп киттем. Мөгаен, хәзер миңа «әни» дип эндәшә башлар инде дип уйлаган идем – юк… Берегезне – картлар, икенчегезне исәрләр йортына җибәрәм, ди. Картлар йортына китәрмен димен инде, түзәрлек түгел. Мин бүлмәмнән чыгарга куркып утырам хәзер. Улым белән ялгыш кына аш бүлмәсендә йөргәндә очрашкач, вакытында икенче якка тайпылмасам, өстемнән таптап китә. Өченче хатынын алып кайтканчы һәрвакыт минем белән киңәшләште, ә хәзер сөйләшми дә.

Рәнҗи күңелем. Яшерми әйтим, бу елауларымның очы-кырые күренми. Мин елаган чаклы еласа ярар иде, ахирәткә калмасын, дөньялыкта еласын, димен. Урамга чыгарга да оялам, – дип елый Фәүзия апа.

«Гаиләдәге җәнҗалларга бер нокта куелырмы? Дуслашырсызмы?» – дигән сорау биргән идем Азатка. «Алсинә белән дуслашасым юк, ә әни белән болай да сөйләшеп торабыз», – дигән җавап алдым. Бу очракта кемнедер гаепле дип әйтергә без хөкемдар түгел, укучыларыбыз үзе нәтиҗә ясар. Тик шундый ук нәтиҗәне Фәүзия апаның балалары да ясасын иде. Ни генә дисәң дә, ана кешенең рәнҗешен алу яхшыга китерми, шуңа күрә, бөтенесе өчен дә гафу үтенеп, бер утырып сөйләшергәдер, бәлки? Картлык көнендә Фәүзия апаның да күз яшьләренә чыланып түгел, балалар бәхетенә куанып яшисе киләдер бит югыйсә…

Айгөл ЗАКИРОВА

Запись “Берегезне – картлар йортына, икенчегезне “дурдом”га илтеп ташлыйм дип, куды әти-әнине энем…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Урын өстендә яткан Нуриәхмәт абый елап: “Хатыным көчле булганга, без исән”
Татарстанның Теләче районы Олы Мәтәскә авылында яшәүче Хәмидә апа Вәлиәхмәтова менә инде биш елдан бирле инсульт кичереп, аяксыз-кулсыз диярлек калган газизләрен карый. Аның ярдәменә бүген ире Нуриәхмәт абый һәм бертуган апасы Мәхтүмә апа мохтаҗ. //Интертат.ру//

Дөрес, үҗәтлеге, тырышлыгы аркасында инде ул ирен аякка бастырган. Нуриәхмәт абый авырлык белән генә булса да, тотынып йөри. Ә менә Мәхдүмә апа диван һәм коляскага кадакланган. Анда күчереп утыртыр өчен дә, хәтта яткан җирдән торгызу өчен дә Хәмидә апа кирәк.

Хәмидә апа тумышы белән Балык Бистәсе районының Биектау авылыннан. Авылда калудан курыккан кыз Казанга барып урнаша. Тик язмыштыр күрәсең, шушы авылга кунакка кайтып йөргәннән соң гомерлеккә килен дә булып кала.

– Бергә яши башлавыбызга 37 ел була инде, – ди ул. – Ике ул, бер кыз тәрбияләп үстердек. Алар барысы да тормышлы. Кайтып йөриләр. Өй сакчылары без өчебез хәзер: ирем, апа, мин.

Нуриәхмәт абый без килгәндә өй алдына тәмәке пыскытырга чыгып бара иде. Аны киендереп озату, каршы алу да хатыны өстендә. Чөнки сул кулы хәрәкәтсез асылынып торудан башканы белми. Ул кергәнче Хәмидә апа белән үткәннәргә кайтып килдек.

– Иремә 2012 елның 2 маенда инсульт булды. Язгы чәчү вакыты, кырда иде. Кинәт хәле начарайган да, тракторы белән ауган. Бәхеткә, трактор авуын берләшмә җитәкчесе күреп калган. Тиз арада трактор тәрәзәсен ватып, кабинадан алганнар. Башта Теләчегә, аннан Арчага илттеләр. Дөресен генә әйткәндә, исерек дип аны карамадылар да. Янәсе, исереккә ни булсын? Сынган җирләре юк микән дип тә әвәләделәр.  Ә инсульт булгач, вакыт күп үтәргә тиеш түгел икән. Җитәкче килеп: “Ул исерек түгел, эчми ул абый”, – дигәч кенә игътибар булды үзенә.

Нуриәхмәт абый алдынгы тракторчы була. 42 ел стажы бар.

– Практикага кайткач, утырган идем тракторга. Шуннан бирле менә. Мин пенсиягә чыкканчы колхоз таралмасын дип борчыла идем. Миннән соң да калды, – ди үзе. Пенсиягә өч ел калгач, шушы хәл килеп чыга.

Аның сүзләрен хатыны күтәреп ала:

– Инсульт булганчы берничә көн алдан югары кан басымы белән кайтты инде ул. 160ка җитә иде. Язгы чәчү чоры. Иртәнге сәгать 3-4тә чыгып китә. Төнге 11-12дә кайта. Кан басымын үлчәп, дару каптырам. Һәр иртәне: “Төшке вакытта медпункта төш, укол кадат”, дип тукый идем. “Бу кызу эш өстендә нинди укол?” – дип кенә әйтә иде.

Бер ай буе хәрәкәтсез ята ир. Үҗәт хатыны шуннан соң аны бер шифаханәдән икенчесенә йөртә башлый.

– 8 баш мал бар иде ул вакытта. Күршеләргә калдырдык та, чыгып киттек. Алар булмаса, бу дәрәҗәгә ирешә дә алмас идек, – ди Хәмидә апа.

Күршеләр дигәннән, чыннан да алардан бик уңа Вәлиәхмәтовлар.

– Мин монда кияүгә килгәннең беренче көнендә үк күрше әби: “Кызым, син агач ботагыннан өзелеп төшкән ялгыз яфрак. Дөньяның яхшысыннан яман ягы күбрәк. Шундый вакытларда безгә кер, улым да, киленем дә бик әйбәтләр” , – диде.  Ул әби дә, улы да мәрхүм инде. Шуның оныклары төп таянычыбыз. Каядыр барасы булсам, шул Әхвәтвәлиевларда бар өмет. Гөлнур исемле күршем дә бик әйбәт.  Керәләр, икесен дә утыртып торалар, ашаталар, карыйлар.

– Шифаханәдән кайткач та, иремә ялкауланырга юл куймадым, – ди үҗәт ханым. – Идәнгә яткыра идем дә, гимнастика ясата идем. Ялкаулана, билгеле, теләми. Әмма үз сүземдә нык тордым. Әрли-әрли, елый-елый хәрәкәтләр ясата идем. Йөреп китәчәгенә өметләндем.  Бер генә адым атласа да, “Атладың бит, бәгърем, тагын берне атла инде”, дип каршысында елап тора идем. “Миңа караганда син күбрәк сөенәсең”, – дия иде Нуриәхмәт абыең.

Шөкер, тырышлыклар бушка китмәгән. Бүген Нуриәхмәт абый әз генә булса да хәрәкәтләнә, уң кулына кашык тотып үзе ашый. Киенү-чишенү генә Хәмидә апа өстендә менә. Мунчага да үз аягы белән керә.

Ире белән килеп чыккан бәхетсезлектән соң, нәкъ бер ел узгач, бертуган апасына инсульт суга Хәмидә апаның.

– Моны да Ходайның бер сынавы дип кабул иттек, – ди ул. – Чистайда яшәде апа. Гомер буе тегүче булып эшләде. Бер ел элек җиңелчә генә инсульт бәргән иде инде. Анысыннан соң тернәкләнде. 2013 елда монысы менә. Бер ай Чистай хастаханәсендә ятты. Үз балалары юк апаның. Үги кызы Актанышка алып китмәкче иде. Мин исә, анда китсә, башка апаны күрә алмый дип, көне-төне еладым. Шул вакытта ирем: “Нәрсә елап ятасың, өй зур, алып кайт”, – диде. Рәхмәт аңа, ул каршы килгән булса, мин нишли алам? Апа янымда булгач, үземә  дә бик рәхәт.

Бер елдан соң апасын да аякка бастыра Хәмидә апа. Җитәкләшеп, кочаклашып, зал буйлап йөри генә башлагач, Мәхтүмә апа егылып бот сөяген сындыра. Менә шуннан соң инде ул кеше ярдәменнән башка яткан җиреннән тора да алмый.

– Кайбер төндә унар тапкыр чакыра апа.  Көне-көне белән икешәр тапкыр гына да  торам. Сызлана, апаның бик сызлый аягы. Төне буе кизүдә мин шулай, – ди батыр ханым.

Якыннарын бер минут игътибарсыз калдырмыйча, дүрт-биш елдан бирле ике инвалид караса да, тормышыннан мең тапкыр шөкер итә ул. Ә бит үзеннән ике тапкыр авыррак апасын терәп куюлары, диваннан алып коляскага утыртулары ай-һай!

– Бисмиллаңны әйтәсең дә, Ходай үзе булыша, – ди ул.  – Шушы тормыштан мең-мең шөкер. Икесе дә үз акылларында, үз аңнарында. Берсе гомер иткән ирем, икенчесе газиз апам. Моннан да катырак авыручылар бар, безнең хәлләр “отлично”.

Мунчага керүне дә үзләренчә көйләгән алар. Бая телгә алган күршеләре тәрәзәне кисеп, ишек ясаган да, ике арага идән түшәгән. Бик җайлы ди хәзер: өй ишегеннән чыгып, мунчаныкына керәсең. Хәмидә апа апасын мунчага коляска белән алып керә.

Бу өйдә үзенә күрә бер тормыш кайный: яшь тулы дүрт күз Хәмидә апага төбәлгән. Язмыш тарафыннан кыерсытылган бу икәүнең бар өмете, бар таянычы бөтерчек кебек кенә хатын.

– Хатынымның кадерен тагын да ныграк аңладым. Ул көчле булганга гына без исән, – дигәндә, Нуриәхмәт абый күз яшьләрен тыя алмады, сабыйларча рәхәтләнеп елады.

Чулпан ШАКИРОВА

Запись Урын өстендә яткан Нуриәхмәт абый елап: “Хатыным көчле булганга, без исән” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Балага ник узмый йөрдем икән? Операция ясап, шеш белән бергә, аналыгымны да алдылар…”
…. Кайбер картрак кызлар ялгыз калганчы дип, үзләре өчен бала таба. Теләсә кемнән түгел билгеле, үзен, баласын тәэмин итәрдәй кешедән. Бу адымга барган кызларны элегрәк бик хупламыйлар иде. Хәзер бернигә дә гаҗәпләнә торган замана түгел. Ишеткәч, бер тын сөйләп алалар да, аннан танышлары, дуслары арасында икенче “куерак” вакыйгалар килеп чыга, бу кыз турында оныталар. //Безнең авыл гыйбрәте//

Мин үзем – ялгыз, олыгаеп килгән ханым. Яшь чагымда артымнан егетләр күп йөрде. Өс-башым матур, төс-битем хурларлык түгел. Билгә төшеп торган озын, калын чәч. Берсендә хәтта концерттан соң бер артист егет тә озата кайтты. Алар бездән ерак түгел күрше әбигә фатирга кергәннәр иде. Аннан соң, башка районнарга чыгып киткәч тә, килеп йөрде әле. Сине үзем белән алып китәм. Мин әни белән генә яшим. Миңа чыксаң, үзебезнең Дүртөйле районына кайтабыз, анда мине мәдәният йортына биш куллап эшкә алалар, диде. Һаман да шул: кеше ни әйтер, дип уйладым.

“Артистыңа ияреп китсәң, кабат кайтып керәсе булма!”- дип, әни шунда ук кисәтеп куйды. Ул бәләкәйдән мине кырыс шартларда тәрбияләде. Бар курыкканы – минем “итәгемдә” бала алып кайту булды. “Ир-ат үз йомышын үти дә китә. Ашыкма, егет бетми ул. Алдыңны-артыңны уйлап йөр”,- дип кат-кат әйтә килде.

Абыйлар да миңа каты булдылар. Кызларның да көнчелеге килде, ахырысы, алар да бу башкорт ягы егете ошаган иде. Мине китмәскә үгетләделәр, артист халкы чуар була ул, әзрәк яшәр дә, ташлар, диделәр.

Утыз яшенә кадәр бер тапкыр да өйләнмәгән Рифат җавабымны көтте. Миңа ул чакта 22 яшь иде. Их, дип уйлыйм хәзер, чыгып китәсем калган шул егет белән! Бу минем – беренче ялгышуым булды. Яшь идем шул, ялгыз әнине дә ташлап китәсем килмәде.

Абыйлар өйләнеп, чыгып киткәч, әни белән генә калган идек. Рифат соңгы очрашуда кыңгырау чәчәкләре алып килде. Аның бер җыры кыңгыраулар турында иде. “Җырлаганда, гел сине исемә төшерәм. Кыңгырау тавышы сыман бит синең көлүләрең, колагымда яңгырап тора”,- дип, күзләремә карады.

Шул чагында әни чыгып, мине ачулана-ачулана, кулымнан йолкып диярлек, алып кереп китте. Капка төбендә калган Рифатка: “Бүтән килеп йөрмә! Артистка бирергә дип үстермәдем мин аны!” – дип кычкырды. Мин җебегән бер нәрсә, егетемә сау бул, дип тә әйтә алмадым. Ул вакытта әле телефоннар юк, Рифат миңа берничә тапкыр хат та язды. Мин дә җавап бирдем. Ике елдан соң микән, аннан кыска гына хат килеп төште. Рифат өйләнүе турында язган иде.

Бераздан башкортлар тагын гастрольгә килделәр. Концертларына чыктым, арткы рәттә генә утырдым. Рифатның моңлы тавышы күңелемне айкады. Соңыннан, концерт беткәч, башка берәр кыз булса, түзмәс, янына кереп, кылчыкланыр, хәлләрен сорашкан булыр иде. Ә мин, янган йөрәгемне учым белән кысып дигәндәй, чыгып киттем.

Шулай еллар узды. Бер кеше белән торып карадым. Гаяз безгә йортка кереп яшәде. Ләкин салырга ярата торган бер ялкау булды. Милиция белән диярлек куып чыгардык. Картая-картая нык көйләтә башлаган әни мине тора-бара үзенә гел ябыштырып куйды. Аңа кайсы көннәрдә эштән соңгарак калып кайтулар да ошамый башлады. Югыйсә, ашарына пешкән, кер юылган, урын-җир чиста.

Ә яшем бара. Инде минем арттан йөргән егетләрнең, бергә капка төбендә утырган кызларның, гаилә корып, күптән балалары бар.

Беркөнне нигәдер эчем авыртып, шифаханәгә төштем. УЗИның яңа кайткан чагы иде. Гинеколог мине карагач, шаккатырлык хәбәр әйтте. Аналыгымда шактый зур шеш бар икән. Табибәнең тәҗрибәсе җитәрлек, шулай да мине, диагноз ышанычлырак булсын дип, Казанга, таныш белгеченә җибәрде. Бардым. Ул мине тикшереп, район үзәгендәге врачка записка язды. “Бу ханымга йөккә узарга киңәш итегез. Бала тапкач, аннан операция ясарсыз”.- диелгән иде анда.

Мин ярты еллап уйланып йөрдем. Яратып йөргән кешем бар, ул безнең белән эшли. Тик хатынлы. Әллә бәбине шуннан алып кайтыргамы? Бу юлы әни дә пошаманга калды. Тик бу адымны ясарга батырлыгым җитмәде. Кеше сүзеннән курыктым. Бер

Инде әни күптән гүр иясе. Мин дә олыгаеп барам. Эштә әле көн үтә иде, өйдә тора башлагач, читен. Теге вакытта бәбәй тапкан булсам, инде үсеп беткән улым, йә кызым булыр, “әни” дип янымда йөрер иде. Хәзер мин кемгә кирәк?

Мамадыш районы. “Гыйбрәтханә” газетасыннан.

Запись “Балага ник узмый йөрдем икән? Операция ясап, шеш белән бергә, аналыгымны да алдылар…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Авылда канәгать булып, бергә тормыш итә торган хатын эзлим” [язмыш]
Кайсы хатын белән генә танышма – машина кирәк, байлык кирәк. Мин авылда яши торган бер гади кеше, бер байлыгым да юк, авылдан китә дә алмыйм. Үземә 51 яшь, әни белән яшим. //Безнең авыл гыйбрәте//

Әни үзе генә яши алмый, 90га җитте. Сәгать саен кан басымын үлчәп, даруын каптырып торырга кирәк. Башка бертуганарыма кунакка баргач та, озак тормый, шундук әйдә кайтып киттек дияргә тотына. Дөрес, үзем генә булсам, авылда ятмаган да булыр идем дә бәлки, ләкин ияләнгән җирдән чыгып та китәсе килми шул.

Казаннан бер хатын белән танышкан идем. Ул хәтта авылга кунака кайтырга, күрешергә ризалашты. Мин әзерләнеп, яхшылап каршыладым үзен. Яшәп калыр дигән әлләни зур өметтә тормадым инде, ләкин шулай да…

Үзем төскә-биткә ямьсез түгел, холкым да начар булмагач, кем белә бит. Авылдан Сабага кадәр туганым белән машинага утырып төшеп, ул хатынны автобустан каршы алдык. Без көткән автобус та килеп җитте, теге хатын төште. Әле авылга да кайтасы бар бит, юлдагы кешенең тамагы кипкәндер дип, берәр кафега кереп, чәй эчеп алырга тәкъдим иттем моңа. Туганым безне икебезне генә калдырып китеп барды, кайтырга чыкканда шалтыратырмын дидем.

Шуннан соң без бу хатын белән якындагы кафега кереп киттек. Утыргач, уенын-чынын кушып: “Очрашу хөрмәтенә берәр кызыл нәрсәме, әллә коньяк алыйммы соң?” – дидем. Ул шундук җанланып китте дә: “О, юк, мин кызылны эчмим, алсаң акны гына ал”, – диде. Үземә дә, аңа да ак аракы салдырып килдем. Хәйран озак утырдык без анда, сүз иярә сүз чыга бит ул.

Аракыны тагын алып килдем, аннары тагын бер, ике арада йөреп кенә тордым. Үземнең аяклар бутала башлады инде, ә бу хатынга берни юк! Җибәрә дә, җибәрә. Авылга кайтып җиткәндә шактый исереп беткән идек инде, анда кич тә җитте. Бездә бер-ике кичне кунды да ул, кайтып китте.

Шактый сөйләштек без аның белән, ул да тормышны күп күргән, иреннән уңамаган. Үзе һаман эшләп йөри, балаларга ярдәм итәм дип каядыр заводта интегә. Бурычларын каплаша, туй үткәргән кредитлары да шактый зур ди әле.

Ул хатын артык юан да иде, шуңа күрә озатканда мин аңа берни дә әйтмәдем, кешенең йөзенә бәреп: “Син миңа ошамадың”, – дип әйтеп булмый бит инде. Ул да миңа бер сүз дә әйтмәде. Авылда яшисе килмәде инде аның. Югыйсә, авылда да хәзер шәһәрдә кебек яшибез: мал асраучылар сирәк, бәрәңге дә утыртмыйлар хәтта. Мин үзем эш булганда төрле шабашкаларга йөрим, әле түбәләр яба идек, бу арада эше дә юк. Тиз генә эшләп кайта торган эшләрдә йөрим, әнине ташлап китеп булмый.

Ихатада тавык ише вак-төяк кош-корттан башка нәрсә тотмыйм. Бакчага дүрт чиләк бәрәңге утыртсаң да, 25 чиләкне алам. Шул җитә безгә, артып та кала әле. Калганы барып үреп-череп кенә бетә аның. Монда безнең юллар асфальт, Тимершык юллары өр-яңа. Районы үзәгеннән 15 минутлык юл инде безнең авылга. Тормышны бергә алып барырдай хатын эзлим. Иренмәгәннәр шалтыратсыннар.

телефон редакция дэ: т. 8-9178557152 (Лилия), 8-9377717608 (Алсу).

Запись “Авылда канәгать булып, бергә тормыш итә торган хатын эзлим” [язмыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..