Архивы интервью - Tatar Today - татар яңалыклары.

Рәфинә Ганиуллина: Чынлап бәхетле булыр өчен аз да җитә
Татар эстрадасында халык мәхәббәтен яулаган, әмма атказанмаган моңлы җырчы  Рәфинә Ганиуллина да бар. Халык көйләрен башкарса – моңы, заманча җырга алынса, креативлыгы белән аерылып тора ул. Хәер, гаиләләре белән дә үзенчәлекле алар. Бер ана үстергән биш кызның олысы, иң көчлеседер, командиры да улдыр, мөгаен. Аның белән татар эстрадасы хәлләре, җырга хокук, тәрбия мәсьәләләре хакында сөйләштек.

– Рәфинә, эстрадада гаилә белән эшләүчеләр булса да, алай ук күп түгел. Андый гаиләләрне тамашачы үзенә өлге, үрнәк итеп кабул итә. Үзегездә шундый җаваплылык тоясызмы?

– Соңгы елларда татар эстрадасында гаилә дуэтлары күбәйде. Без дә шулар исәбенә керәбез. Гәрчә мин моңа кайчандыр каршы да төшкән идем. Ул чакта миңа ир белән хатынның парлап җырлавы бик баналь тоелган иде. Тора-бара фикерем үзгәрде, чөнки чыгышларыбызга тамашачыдан аеруча бер җылылык тойдык. Шуңа күрә бүген без дуэт белән башкарыла торган җырларга өстенлек бирәбез. Әлбәттә, интернет заманында һәр кешенең тормышы күз уңында. Бигрәк тә сәхнә кешеләре кайда барганын, ниләр эшләгәнен, ниләр ашаганын күрсәтеп бара. Чыннан да, халыкны иҗат белән генә түгел, тормышыңның ачык булуы белән дә ымсындырып була. Менә шушындый болганчык заманда да үз-үзеңне югалтмаска, үзенчәлекле булып калырга, кабатланмаска иде. Яхшыдан гына үрнәк алырга кирәк. Миңа калса, тамашачыга бөтенләй үк яраклашырга ярамый. Ул бүген сине күтәрә, ә икенче көнне тәгәрәп төшәргә бер ялгыш адымың җитә. Тискәре мәгълүмат бик тиз «данлыклы» итә. Шуңа күрә алдыңны-артыңны карап йөрергә, чама хисен югалтмаска кирәк.

– Татар эстрадасын заманча дип әйтеп буламы? Аның уңышы һәм уңышсызлыклары нәрсәдә?

– Татар эстрадасы һәрвакыт заманча булды. Без үскәндә дә, хәзер бигрәк тә. Җырчылар образларын җентекләп уйлый, сәхнә бизәлеше, аранжировкаларның сыйфатын кайгырта, матур җырлар туа. Һәр заманның үз җыры бар. Кемнәрдер ретро җырларны сагына, алардагы моң кабатланмас, ди. Килешәм. Ләкин хәзерге заманның үз яңгырашы, үз җыры. Без халык җырларын да онытмыйбыз, яңаларын да өйрәнәбез. Аралаштырып барганда, җыр да, тел дә онытылмас дип уйлыйм.

– Соңгы араларда җырны сату—алу, башкару тирәсендә бәхәсләр чыгып алды. Ретро җырларны сату дөресме? Сүз уңаеннан, һәрбер җырчы бу өлкәдә үз хокукларын беләме?

– Кайчандыр бик популяр булган җырны башкарыр алдыннан аның авторларыннан, беренче башкаручысыннан рөхсәт алырга кирәк. Бәлки бу җырны сиңа бүләк итәрләр, бәлки сатып бирерләр. Анысы – җырчы һәм авторлар арасындагы эш. Үз һөнәренә җитди караган кеше хокукларын белә һәм һәр адымының хокукый якларын да уйлый. Нинди генә очракта да «мин белмәгәнмен, уйламаганмын» дигән сүзләр җаваплылыктан азат итми. Һәрбер җырың, чыгышың рәсмиләштерелергә тиеш. Шул очракта гына бәхәскә урын калмый.

– Репертуар туплаганда нәрсәгә игътибар итәсез: музыкасынамы, эчтәлегенәме?

– Репертуарга килгәндә, эчтәлегенә дә, көенә дә игътибар итәбез, җиңелчә, биетә торган жырлар сайлаганда да, мәгънәле булсын, дибез. Аранжировкадан, җырның бирелешеннән күп нәрсә тора. Җыр башкаручының образына туры килмәсә, тамашачының күңеленә үтеп керә алмый.

– Рәфинә, сезнең «Кызлы йорт» концерт программасы бар иде. Ул ни хәлдә? Сеңелләрегез белән җыелып, яңадан концерт куярга ниятләмисезме?

– «Кызлы йорт»ны уникаль проект дип саныйм һәм ул берничә сезон уңышлы эшли алыр иде. Биш бертуган кызның сәхнәгә чыгуы тамашачыга бик кызыклы булды. Бу биш талантлы кызны берүзе тәрбияләп үстергән Ана соклану уятты. Әниебез Зөлфия безнең сәләтебезне кечкенәдән тоемлап, аны шомартуда, үстерүдә зур көч куйды. Ул сәхнә киемнәрен дә юнәтте, аранжировкаларны да кайгыртты, фортепиано да сатып алды. Көндәлек мәшәкатьләренә безне төрле конкурсларга йөртүләр өстәлсә дә, беркайчан да зарланмады. Барыбызның да югары белемле булуын кайгыртты, безнең танылуыбызга ышанды. Кем белә, бәлки әле кабат җыелырбыз, әниебез хакына программа эшләрбез!

– Биш туган – биш холык, сезнең арада кем «командир»?

– Безнең арабызда командир булырга омтылучы мин булганмындыр, мөгаен.  Өлкән апа да бит әле мин. Яшермим, кайчандыр барысын да контрольдә тотарга тырышкан вакытлар булды, үземчә барыбызны туплап торырга тырыштым. Бер-беребездән аерыласы килмәү теләге дә көчле булгандыр. Без, биш кыз, бер йодрык булып үстек бит. Һаман да бергә булып булмаганын яши-яши генә аңлыйсың икән ул. Бу тормышта һәркемнең үз юлы.

– «Инстаграм»дагы сәхифәгезгә, сеңелләре белән фотога төшми, дигән комментарий да язалар. Моның җитди сәбәпләре бармы?

– «Инстаграм»да кайбер сеңелләрем аккаунтларын бетерделәр, сәбәпләрен беләм, ләкин әйтәсем килми. Мин барлык сеңелләремне дә бик яратам, аларны ничек бар – шулай кабул итәм.

– Рәфинә, әниегез Зөлфия апаны бала карагандай карыйсыз. Аның хәлләре ничек?

– Әниебез биш ел элек бик авыр инсульт кичерде. Ярты елга якын урын өстендә ятканнан соң, әкренләп аякка басты. Мондый могҗизаны беркем дә өмет итмәде, баш миенә кан савып операция ясагач, табиблар өч ай гомер юраган иде. Әни – көчле рухлы кеше, уң кулы эшләмәгәч, сул кулы белән ашарга, таякка таянып йөрергә өйрәнде. Дөрес, ачык итеп сөйләшә алмый, ләкин үзара аңлашып була. Тик ул мондый халәте белән бер дә килешә алмый, чөнки бик актив, оптимист кеше. Нишләп әниебезгә бераз гына булса да рәхәт, тыныч картлык насыйп булмады икән, дигән сорауга үзебез дә җавап эзлибез… Бик тә лаек иде бит югыйсә, инде бөтен авырлыкларны җинеп чыккач кына…

– Шундый мөмкинлек бирелсә, тормышыгызда нәрсәне үзгәртер идегез?

– Бер үкенеч бар, әни минем театр факультетына укырга керүемне теләгән иде. Нишләп шул вакытта аны тынламадым икән, дим. Спектакльләр караганда, мин менә шушы образны ничегрәк уйнар идем икән, дип хыялланып бетәм.

– Өч ир бала әнисе булу җиңел түгелдер?

– Рәзил белән балаларыбызның барлыгына сөенеп, тормышның бөтен тәмен, ямен тоеп яшибез. Бу дөньяда бар нәрсә дә чагыштырмача икәнен төгәл беләм, чынлап бәхетле булыр өчен аз да җитә, әмма аның өчен күп хезмәт куярга кирәк.

– Рәзил нинди әти?

– Рәзил – игътибарлы, балаларны тәрбияләүдә актив катнаша торган яхшы әти. Кирәк икән, ботка да пешереп ашата, арт ягын да юа, дәресен дә әзерләшә, каешның кайда икәнен дә күрсәтә белә. Монысы – ир-ат эше, монысы – хатын-кыз эше, дип бүлешеп тору юк бездә, бер-беребезгә һәрвакыт ярдәм итәбез.

– Авыр чакта таянычыгыз кем?

– Авыр чакта таянычым – гаиләм. Гел шулай булсын иде.

– «Дөнья мине үзгәртте, еламаска өйрәтте», – дигән шагыйрь. Ә сезне дөнья нәрсәгә өйрәтте?

– Дөнья мине көрәшергә өйрәтте. Миннән булмый, мин кемгә кирәк инде, дип үзеңнән шикләнергә ярамый, һәркемнең үзе теләгәнчә, бәхетле тормышта яшәргә хакы бар.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/01/72319/

Запись Рәфинә Ганиуллина: Чынлап бәхетле булыр өчен аз да җитә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мингазов” кавер-төркеме: “Артистлардан рөхсәт сорамыйбыз”
“Мингазов” төркеме эстрада дөньясында 2018 елда барлыкка килде. Бу – Россиянең беренче татар кавер-төркеме. Егетләр татар халкының легендар ретро-җырларына, хитларына яңа сулыш өреп, аларга авторлы аранҗировка ясап чыгыш ясыйлар.

Команда юкка гына төркем солисты фамилиясе белән аталмаган. Яшь башкаручыга проектны оештыручылар зур өметләр баглый. Төркемнең солисты Ильяс Минһаҗев Әлмәт шәһәрендә туган. И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен тәмамлаган.

– Ильяс, төркемгә ничек эләктең?

– Проектның продюсеры Роман Тушев шалтыратып: “Ильяс, сине бер проектка вокалист итеп чакырам. Әгәр кызык дип тапсаң, студиябезгә кил. Үзең белән бик яхшы баянчыны да ал”, – диде. Мин бер дә уйламыйча ризалаштым. Студиягә баянчы дустым Рүзәлне белән икәү бардык. Шулай итеп, матур гына эшләп киттек. Беренче зур чыгышыбыз Татарстанның атказанган артисты Илназ Сафиуллинның туенда булды.

– Төркем составында кемнәр бар?

– “Мингазов” төркеме – бер зур гаилә. Безнең продюсер – Роман Тушев. Саунд-продюсер – Юрий Фёдоров. Тавыш режиссёры – Александр Шаров. Барабанда Тимур Сапаров уйный. Гитарист – Денис Кузьмин. Баянда – Рүзәл Зиатдинов.

– Бу төркемгә танылу өчен килдеңме?

– Танылу өчен генә дип әйтсәм, бер дә дөрес булмас. Хәзерге вакытта безнең буын татар җырларын тыңламый башлады. Минемчә, бу – зур проблема һәм аны хәл итәргә кирәк. Шуңа күрә без барлык иске һәм яңа җырларга яңа сулыш биреп, аларны яңача тамашачыларга тәкъдим итәбез.

– Ильяс, ни өчен “кеше” җырларын җырлыйсыз?

– Без – коммерцияле проект. Ягъни максатыбыз – төрле бәйрәмнәрдә акча эшләү. Илһам Шакиров заманыннан алып, бүгенге көнгә кадәр иҗат ителгән һәм халык күңелендә уеылып калган хит җырларга яңа аранжировкалар ясыйбыз. Хәзерге вакытта репертуарыбызда 60тан артык җыр бар. Безне Татарстан районнарына гына түгел, Россиянең төрле төбәкләренә дә чакыралар.

– Артистлардан рөхсәт сорыйсызмы?

– Бер артисттан да рөхсәт сорамыйбыз, чөнки без – кавер-төркем. Кавер – теге яки бу артистның җырын яңартып җырлау дигәнне аңлата.

– Кавер җырлаганда, нинди кыенлыклар белән очрашасыз?

– Тулаем алганда, бернинди кыенлыклар да юк. Төп бурычыбыз – җырга кызыклы, заманча, яңа аранжировка ясау, идея уйлап табу. Без бик күп җырлар тыңлыйбыз, зур игътибар белән сайлыйбыз. Ә инде репетиция вакытында барысын да уртага салып сөйләшәбез, фикерләшәбез. Яңа авазлар өстибез, нидер үзгәртәбез, темпны киметәбез яки көчәйтәбез һәм башкалар.

– Чибәр егеткә кызыгучылар күптер. Сөйгән ярың бармы?

– Әйе, кызыгучылар күп, бу сер түгел. Ләкин хәзер минем төп теләгем – карьерамны үстерү, гаиләмне аякка бастыру. Шуңа күрә кызлар белән йөрү мәсьәләсен әлегә читкә куеп торам.

Ильяс Минһаҗев яшь булуына карамастан, төрле республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңүләр яулаган. 2020 елда ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән “Барс Медиа Груп” компаниясе оештырган “Яңа йолдыз” телевизион-вокаль проектының суперфиналисты булды. Үзенең табигый сәләтен оста куллана егет. Моңлы тавышы, харизмасы, ташып торган эчке энергиясе һәм ихласлыгы белән җәлеп итә ул. Көн саен үзенең хыялын тормышка ашыру өстендә эшли, куйган максатларына ирешә.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/mingazov-kaver-trkeme-artistlardan-rkhst-soramyybyz

Запись “Мингазов” кавер-төркеме: “Артистлардан рөхсәт сорамыйбыз” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Акчаң булмаса, дусларың арасында гына җырлап йөриячәксең…”
Эстрадада аны “Бәйрәм абый” диләр. Ул җырлый да, бии дә, уйната да, көлдерә дә. Әле өстәвенә – спорт остасы да. Сүзебез Раян Садриев турында.

– Раян, син кайсы як егете?

– Апас районы Иске Йомрал авылыннан. 5 яшьтән спорт гимнастикасы белән шөгыльләнәм. 17 яшемдә Россия буенча спорт остасы дигән исем алдым. Әтисез үстем. Алсу исемле бертуган апам бар. Безне әни аякка бастырды. Әти белән әни миңа 2 яшь булганда аерылышкан.

– Әниең һөнәре буенча кем?

– Татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

– Сине Салават Фәтхетдинов төркемендә биюче булган, диләр…

– 17 яшемдә Салават Фәтхетдинов төркеменә эләктем. Салават абый мине биюче итеп эшкә чакырды. Мин анда 14нче һәм 15нче сезоннарда эшләдем. Бию түгәрәгенә йөрмәдем, биергә әни өйрәтте. Татарча бию көен ишетсәм, шунда ук бии башлыйм.

– Армиядә дә хезмәт иткәнсең икән?

– 22 яшемдә 2006 елда армиягә киттем. Ике ел Ватаныбызны сакладым. 2008 елда армиядән кайткач, эш эзләдем. Төзелештә дә эшләдем, йөкче дә, шофёр да булдым. Бер эштән дә курыкмыйм. Армиядән соң ТДПУның физкультура факультетын тәмамладым. Аннары укытучы-тренер булып эшли башладым. 2013 елда мине Мамадышка спорт гимнастикасы тренеры булып эшләргә чакырдылар. Бүген дә матур гына эшлибез, 4-5 яшьлек балаларны спорт гимнастикасына өйрәтәбез. Казан белән Мамадыш арасында йөрим.

– Эстрадага кайчан аяк бастың?

– 2014 елда “Рәхмәт яусын, бабайга” дигән җыр яздым. Зур сәхнәгә шушы җыр белән чыктым. Шул елдан бирле җырлыйм. Тиздән Чаллыда “Тукта, вакыт” исемле концертым көтелә. Сигез ел рәттән концерт куям. Бүген репертуарымда 45 җыр бар. Нигездә Гөлфия Шакирова, Динар Хәйруллин, Дамир Муллаәхмәтов шигырьләренә язылган җырлар башкарам.

– Ни өчен үзеңне “Бәйрәм абый” дип атыйсың?

– Ул исемне үзем түгел, кеше кушты. Каян килеп чыккандыр, белмим. Мине күргәч, күпләр “ооо, Бәйрәм абый килгән” ди. “Раян” дип эндәшүче сирәк хәзер. Шуңа күрә “Бәйрәм абый” дигән исемне үстерергә булдык, төркемебез дә “Бәйрәм абый” исемен йөртә.

– Бүгенге эстрада турында нинди фикерләрең бар?

– Һәр җырчы үз эше белән шөгыльләнә. Үз җырын җырлый. Әмма хәзерге заманда акчаң булмаса, радиога да, телевидениегә дә чыгып булмый. Тавышың ничек кенә матур булмасын, ул гына җитми. Дусларың арасында гына җырлап йөриячәксең. Элек җырчыларны халык үзе күтәргән. Матур тавышлы җырчыларны радио-телевидениегә шалтыратып сораганнар. Эстрадада идеяләр, темалар аз. Рус эстрадасында темалар бик күп. Ә бездә авыл, кызлар, егетләр, мәхәббәт темасы күп. Мин үзем позитив җырлар язарга тырышам. Репертуардагы “Тукта, вакыт” җыры бик уңышлы килеп чыкты дип уйлыйм. Сүзләрен Гөлфия Шакирова язды, көен үзем иҗат иттем.

– Сәхнәдән тыш, тагын нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Туйлар һәм юбилейлар үткәрәбез.

– Гаиләң белән дә танышыйк инде.

– Хатыным һөнәре буенча теш табибы. Ике бала үстерәбез. 11 яшьлек Ралина исемле кызыбыз, 2,8 яшьлек Аслан исемле улыбыз бар. Хәзерге вакытта Казанда үз йортыбыз белән яшибез. Гаиләм матур, тату, Аллаһка шөкер.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rayan-sadriev-akcha-bulmasa-duslary-arasynda-gyna-yrlap-yriyachkse

Запись “Акчаң булмаса, дусларың арасында гына җырлап йөриячәксең…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гөлназ Сәфәрова: «Гаиләдә бөтенләй башка мин»
Кайчандыр аны кабул итмиләр иде, хәзер, киресенчә, аңа охшарга тырышалар. Рәхмәтен дә, тәнкыйтен дә еш ишетергә туры килә аңа. Эшләмәгән кешене генә күрмиләр, ә тик тормаска күнеккән Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрованың һәр адымы күз уңында. Без аның белән юбилей концерты, уңыш серләре, хатын-кыз бәхете һәм эстрада хәлләре турында сөйләштек.

«Тиеш» һәм «кирәк» турында

– Гөлназ Сәфәрова – кем ул бүген?

– Тормышта үз позициясен, үз урынын тапкан кеше. Бүген миңа – 35 яшь, һәм мин теләгән әйберемә ирешеп, үз урынымны булдыра алдым. Бу – сәхнә генә түгел. «Үз урыным» дигәндә мин күңелемә ятышлы эштә эшләвемне дә, үз гаиләмне төзүемне дә, әни һәм кыз булуымны да кертәм – бүгенге образым менә шулардан җыелды.

– Кечкенә яки үсмер чакта, менә шушы яшемдә шундый уңышларга ирешәчәкмен, дип уйлый идегезме?

– Алдан ук әйтәм: бу минем хыялым түгел иде. Кайчан да булса иң шәп алып баручы булачакмын, танылачакмын, сәхнәдән төшмәячәкмен, дип уйланып, хыялланып утырганым булмады. Бу – эш, минем һөнәрем, һәм мин аңа тыныч карыйм. «Карагыз, мин менә моңа ирештем», – дип тә йөргәнем юк.

Мәктәптә укыган чакта, алдыма шундый максат куйган идем: тормышта дәрәҗәле, тотрыклы позициямне булдырачакмын. Сәхнәдәме ул, юриспруденцияме, медицина өлкәсендәме – мөһим түгел. Иң мөһиме – үз урыныңны табу, шәхес буларак формалашу, профессионал булу. Нинди генә һөнәр иясе булсаң да, үз өстеңдә эшләүдән туктамаска кирәк дигән фикердә мин.

– Танылган журналист һәм укытучы баласы булу җаваплылыгы белән бәйлеме бу, әллә үзегезгә нидер раслыйсыгыз килдеме?

– Үземә. Мин һәрвакыт алдыма билгеле бер планка куя идем. Аңа ирешкәч, тагын да югарыракны. Кеше өчен эшләгәнем булмады. Билгеле, әти-әнинең дә: «Син моны булдыра алмыйсыңмы әллә?» – дигән чаклары шактый булды. Мәсәлән, бу концерт күбрәк әни теләге белән оештырылды. «Үз эшеңә нәтиҗә ясый белергә кирәк», – диде ул миңа. Сүзен тыңладым, әлбәттә. Ләкин күп очракта «кирәк» һәм «тиеш»не үземә үзем әйтә идем. Мәктәптә «бишле» билгеләренә генә укырга кирәк – укыдым, университетны яхшы тәмамларга тиешмен – тәмамладым. Болар минем өчен мөһим иде. «Синдром отличницы» дип әйтәләр бит әле – менә шул булгандыр инде миндә дә.

Бу бит хәзер дә үзгәрми. Көненә икешәр чара алам, тегендә чабам, монда барам. «Нишләп үз өстеңә шулкадәр күп аласың?» – дип еш сорыйлар. Кайвакыт үзем дә, чыннан да, авыр бит бу, дип уйлап куям. Тик тормыш рәвешенә әйләнеп беткәч, киресенчә, шушы максатлардан, үземне һәрвакыт стресста тотудан башка яшәү кыенрак икән ул. Авырлыкларны кичеп чыгу ошый миңа. Табигатем, холкым шундый, күрәсең. Нәтиҗәсен күргәч, шундый рәхәт бит.

«Сәхнәгә чәчне пеләшкә алдыртып чыгарга кушсалар, ризалашкан булыр идем…»

– Күбрәк һәм нәтиҗәлерәк эшләгән саен, тәнкыйтьләүчеләр дә арта. Бер әңгәмәдә «аларга исем китми» дигән идегез, әле дә шул фикердәме?

– Әлбәттә. Кеше сүзенә үз-үзеңә ышанмаган вакытта игътибар итәсең бит. Ул сиңа нидер әйткәннән күңелеңә авыр була икән, димәк, бу шик синдә моңа кадәр дә яшәгән. Менә мондый шикләрдән, үз-үзеңә ышанмаудан арыныр өчен эшләргә кирәк. 100 процентка!

Иң зур һәм иң кырыс тәнкыйтьчем – мин үзем. Бөтен йомшак якларымны, җитешсезлекләремне дә беләм, күрәм, шуңа күрә үземне мактаганым да юк. Профессионаллар тәнкыйтьләсә, сүзләренә колак салам. Алар мине өйрәтә бит. «Гөлназ, менә болай түгел, башкача кирәк», – дип аңлаталар. Үзем елап, үзем шулай кирәклеген эчтән генә уйлап торган чакларым да булды. Ә кемнеңдер «Син ямьсез!», «Син юләр!» кебек комментарийларына исем дә китми. Хәмдүнә апа элек: «Безне атом бомбасы да алмый инде», – дия иде. Аныкы кадәр тәҗрибәне әле тупламасам да, моның ише сүзләргә «тфү» генә дим дә эшемне дәвам итәм.

– Элегрәк, Сәфәрова кебек сөйләмә, дигәнне ишетергә туры килә иде. Сер  түгел, сезне башта кабул итмәделәр. Хәзер, киресенчә, ди-джейлар сезгә охшарга, сезне кабатларга тырыша. Моңа ничек карыйсыз?

– Тыныч карыйм. Бу турыда уйлаганым булды. 16 ел элек «Татар радиосы»на эшкә килгәндә, мин яңалык алып килдем бит. Моңа кадәр татар телле радиостанцияләрдә укымыйча сөйләүче юк иде. Алларында – кәгазь, һәм тапшыру буе шуннан укыйлар. Әлбәттә, алар хатасыз сөйли иде. Ләкин импровизация дә, эмоцияләр дә юк бит. Миңа да «язасың да сөйлисең» диделәр. Ә миңа бу ошамый иде. Менә шулай, үзлектән сөйләп карыйм әле, дидем. Әле дә «БарсМедиа» группасына килеп эләгүемә сөенеп туя алмыйм, чөнки ул вакытта бу яңалыгымны кабул иттеләр, мине аңладылар. Аннан тагын үзгәрешләр кертә башладым – каршы килмәделәр. Ә бу бит шундый зур мөмкинлек! Ниндидер яңалык керткәндә, ялгышларсыз булмый, әлбәттә. Мин дә хаталандым. Сүккән кешеләр дә булды – эшләгән кешене кем генә сүкми соң? Ләкин нәтиҗәсе яхшы булды бит.

Минем кебек сөйләргә тырышалар икән – сөйләсеннәр. Бәлки алар мине кабатларга теләмидер. Бу бит үзенә күрә бер стиль – яшьләр стиле. Тавышларын минекенә охшаталар икән инде – ярар. Әнә бит Салават Фәтхетдинов булып җырлаучылар ничек күп булды, соңыннан барыбер үз юлларын таптылар. Берсендә миңа: «Җырчылар Салават булып җырлый, ә алып баручылар сиңа охшарга тырыша», – диделәр. Оялып куйдым шунда, әмма рәхәт булып китте.

– Баштагы мәлләрдә сөйләм буенча укытучыгыз кем иде?

– Беренчедән, әти-әнием. Фоат Галимуллинның, Фирдүс Гыймалтдинов, Васыйл Гарифуллин, Айрат Арсланов, Инсаф Абдулланың киңәшләре бик ярдәм итте. Кыскасы, чын профессионаллар.

– Ә сәхнә образын тудырырга кем ярдәм итте?

– Яшерен-батырын түгел, Аллага шөкер, стиль, зәвык дигән әйбер үземдә дә бар. Ә ул бит бар нәрсәдә чагыла! Әбигә, әнигә карыйм да, ана сөте белән керә икән ул, дигән нәтиҗәгә киләм.

Ләкин һәр өлкәнең үз остасы булган кебек, сәхнә образын тудырганда да миңа стилистлар ярдәм итте. Алар бит күбрәк белә. Әле эшли генә башлаган мәлләрдә мин Надежда Әюпова белән таныштым. Ул үз яңалыкларын минем аша кертте, дисәм дә, арттыру булмас. Ә мин нәрсә? Чәчеңне сарыга буйыйбыз йә кисәбез, дисәләр, ризалаштым. Бер аягыңны тулысынча ача торган күлмәк киясең, дисәләр, каршы килмәдем. Әле дә хәтерлим: озын чәчле чагым иде, бер сарыга, бер карага буйый-буйый, асылынды да төште ул. Кычкырып еладым шунда! Ләкин икенче көнне үк, «Татар җыры»н пеләш баш белән алып барырга кирәк, дисәләр, берсүзсез ризалашкан булыр идем. Хәзер генә алдан ук үз сүземне әйтеп куям.

«Хатын-кызның көче – аның көчсезлегендә»

– Сез – лидер. Бу сыйфатның ирегезгә дә хас булуын әйткән идегез. Тәлинкәләр дә ваткалагансыз. Хәзер ничек? Җәмгыятьтә дәрәҗә арткан саен, гаиләдә юл кую авыррак түгелме?

– Юк, хәзер бар да киресенчә. 18 яшьтә үзеңне танк дип уйлыйсың. Әти-әнигә әйткәнем булды: ирем белән аерыласым килә икән, уйлап та тормыйм, имеш. Үзем генә булдыра алам, янәсе. Хәзер бит инде башка акыл да керә башлады, Ленардан, гаиләмнән башка күп нәрсәне булдыра алмавымны бик яхшы аңлыйм. Ленар – миңа да, безнең гаиләбезгә дә зур терәк. Минемчә, хатын-кыз менә шулай ир-ат артында булырга тиештер дә инде. Билгеле, салмыш ирләрнеке түгел, ә үз дәрәҗәсен раслый һәм аклый алган кешенең генә җилкәсе саклый ала.

– «Хатын-кызның көче – гаиләдә», – дигәнегез бар. Элегрәк, өйдә вакытны аз үткәрәм, дип, үзегезне бик тирги идегез, ахры. Хәзер бераз үзгәрдегезме?

– Әйе, хәзер гаиләм янында булырга мөмкинлек табам. Элегрәк үз исемем өстендә эшләсәм, бүген вакытымны күбрәк якыннарыма багышларга тырышам. Кайбер чаралардан баш тартам, чит шәһәрләргә бик йөрмим. Приоритетларым үзгәрде. Әби әйтмешли, өйдә һәрвакыт яңа пешкән ризык исе һәм чисталык булырга тиеш. Ә хатын-кыз бер-ике көн генә булса да өйдә тормый икән, өйнең шыгы, яме калмый. Ни генә дисәләр дә, гаилә җылысын без саклыйбыз.

– Ә хатын-кызның бәхете нәрсәдә?

– Аның гомуми формуласы юктыр инде. Кем өчендер ул – бер-бер артлы биш бала табып, пешеренеп, шул турыда блог алып бару. Кемнеңдер гаиләсе юк, үз бизнесы бар. Ни өчен ул бәхетсез булырга тиеш? Яраткан эше, үз көче белән ирешкән дәрәҗәсе бар икән, ул да бәхетле. Өченче тапкыр кияүгә чыккан хатын-кызны бәхетле диләр. Нигә? Ул да бит үз бәхетен тапкан!

Ә минем өчен бәхет ул – гаиләм, яраткан эшем һәм якыннарымның янымда булуы.

– Бүген хатын-кызга бәхетле булу өчен нәрсә җитми?

– Дөресен генә әйткәндә, шундый зур проблема бу. Көчле ир-атлар турында әйттем, ләкин алар бик сирәк бит бүген. Ире эчсә яки шикле кешеләр белән чуалса, мондый хатын-кыз берничек тә бәхетле була алмый. Яки акча җиткерә алмыйча бәргәләнеп, иртәнге биштән төнгә кадәр заводта эшли икән, ул да бәхетсез. Саный китсәң, бик күп бит, чөнки бу – дөнья күләмендә таралган проблема. Хатын-кыз бәхетенә сәясәт тә, икътисад та, хәтта менә бу коронавирус та йогынты ясый. Без үз балаларыбыз, аларның киләчәге өчен тыныч түгел икән, бәхетебез тулы була алмый. Мондый чакта шушы факторлардан читләшергә тырышып, ул бәхетне гаилә эчендә төзергә кирәктер, миңа калса.

– Монда хатын-кызның көче роль уйныймы?

– Мин элек уйный дип уйлый идем, ләкин алай түгел икән ул. Кемгә ничек язган бит. Безнең гаиләне генә алыйк: сеңлем Айсылуны миңа капма-каршы итеп куярлык. Ул тыйнак, сабыр, беркайчан да каршы килми, «ярар» дип кенә тора. Һәм мине карагыз. Сеңлем – нәкъ принцесса кебек. Мәсәлән, менә бу ипи кисәген мин тир түгеп тапсам, сеңлемә Ходай аны китерә дә куя.

Хәзер мин хатын-кызның көче – аның көчсезлегендә, дип уйлыйм. Йомшаграк булган саен, аны кадерлисе, саклыйсы килә. Шуңа да кайбер очракларда үземне туктатып калам, гаиләдә бөтенләй башка мин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/10/65014/

Запись Гөлназ Сәфәрова: «Гаиләдә бөтенләй башка мин» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мунча ташы”ндагы үзгәрешләр, Ульяна Князева китүен театр җитәкчесе Гамил Әсхәдулла ничек аңлата [видео]
// Татар Тудей // Татар Бүген // Рөстәм Исхакый / 2020 елда төшерелгән әңгәмә/

2020 нче елның 1 апреле – “Мунча Ташы”на 40 яшь тулган көн. Бу үңайдан без сезгә театрның җитәкчесе Гамил Әсхәдулла белән интервью тәкъдим итәбез. Ул “Мунча Ташы”ның тарихы, театырда нинди үзгәрешләр булачагын һәм күп кенә башка кызыклы моментлар турында сөйләп үтте. Шулай ук Ульяна Князева нигә китә, татар җырчылары талашы Мунча Ташында буламы дигән сорауларга җавап бирде.

Запись “Мунча ташы”ндагы үзгәрешләр, Ульяна Князева китүен театр җитәкчесе Гамил Әсхәдулла ничек аңлата [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Салават Фәтхетдинов зур концертлар кайчан башланачагын әйтә [видео]
//  Татар Тудей //  Татар Бүген  //

13 август халык артисты Салават Фәтхетдинов сәхнәгә менмәгәнгә 156 көн булган! Аның фикеренчә, зур концертлар февраль аенда гына башланачак.

-Минем ишеткәннәрем буенча, бу гайбәт булып яңгырамасын инде, безнең кебек 500-1000 урыны зур залларда чыгыш ясаучы артистлар, февраль аеннан да иртәрәк чыга алмыячаклар, ди Салават абый.

Пандемия вакытында Салават Фәтхетдинов үзең инстаграм битен бик актив алып бара башлады, ләкин “Комментарийларны укымыйм” , ди ул. Аның сүзләре буенча, бар кешегә дә ошап булмый, ул үзен яраткан, аның белән кызыксынган кешеләр өчен генә тормышында булган вакыйгалар белән бүлешеп бара.

Чыганак: ТНВ каналы

Запись Салават Фәтхетдинов зур концертлар кайчан башланачагын әйтә [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Камал театры артисты Илдар Хәйруллин: “Яшь чакта күп эчелде…” [видео]
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Камал театры артисты Илдар Хәйруллин журналист кыз Нәзилә Хуҗинага яшь чакта ник күп эчкәне турында сөйләде.

“Уйлап утырдым да, ник яшь чакта эчелде икән, атистлар гына эчмәде бит, бөтен җәмгыять эчте. Завод бар иде, анда бөтен эшчеләр эчә иде.

Чөнки максат юк иде! Кешеләрне бер калыпка җыялар, куштаннанырга, бер-берсен сатырга өйрәтләр иде… Менә шуны күреп, шуны аңлаган кешеләрнең җаны әрнеп, эчүгә салышалар иде…”- ди Илдар Хәйруллин

Видео Нәзилә Хуҗина инстаграм битеннән

Запись Камал театры артисты Илдар Хәйруллин: “Яшь чакта күп эчелде…” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зәйнәб Фәрхетдинова сәясәтче булмагае. Беләсезме кем була алам ди? Әллә президент?
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова “Интертат” журналисты Алинә Айдаровага депутат була алуын белдерә.

-Дөреслек өчен көрәшкән депутат була алыр идем. Иҗтимагый эшләрдә дә катнашып, хатын-кызның хокукларын якларга теләр идем. Ниндидер бер эштә катнашып, кемнең хаклы булуын, ә кемнең ялган сөйләвен ачыклар идем, ди танылган җырчы әңгәмә барышында.

Чыганак: Интертат сайты

Запись Зәйнәб Фәрхетдинова сәясәтче булмагае. Беләсезме кем була алам ди? Әллә президент? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Сенатор Елена Грешнякова Хабаровск халкы, Фургало турында фикерен җиткереп күпләрне сокландырды [видео]
// Татар Тудей // Татар Бүген //

“Жизнь” телеканалында  Русиянең Федерация шурасында Хабаровск вәкиле Елена Грешнякова кыю фикерләрен җиткерә.

-Һәр кеше үз фикерен әйтергә хокуклы, дип белдерә сенатор Елена ханым.

Видео астына комментарий язып, аны күп кеше хуплады, аның фикерләре белән килештеләр.

Чыганак: Новости России инстаграмы

Запись Сенатор Елена Грешнякова Хабаровск халкы, Фургало турында фикерен җиткереп күпләрне сокландырды [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әсхәт Хисмәт: театр уйда да юк иде…
Камал театры артисты Әсхәт Хисмәт балачактан җырчы булырга хыяллана. Илһам Шакиров иҗатына гашыйк булып үсә. Аның бөтен репертуарын өйрәнеп, җырлап йөри. Әмма балачак хыялын тормышка ашырганчы, шактый юллар узарга туры килә. Аны башта колхозда эшкә калдырырга ниятлиләр. Шул чакта әнисе каршы төшә.

— Әсхәт абый, театр юлына кереп киткәнче, кайларда гына хезмәт куярга өлгермәгәнсез…

— Мәктәпне тәмамлагач, 1969 елда Казанга киттем. Җизни РТИга урнаштырды. Бераз эшләгәч, туганнар ярдәме белән, төзелешкә монтажчы булып күчтем. Монда килеп җигелгәч: “Их, җырчы булу теләгем хыялда гына калды…” — дим. Ә театр бөтенләй уйда да юк. Аннары армиягә алдылар. Чик буенда хезмәт итеп кайткач та, кабат төзелешкә урнаштым. Эшләргә кирәк бит. Тулай торакта яши башладым. Эшем белән параллель рә-вештә үзешчән сәнгать осталары клубына вокал һәм драма түгәрәгенә йөрдем. Тулай торакка Казан дәүләт мәдәният институтыннан кызлар килә иде. Алар диплом спектакльләрендә уйнарга чакырды. Шуларга ияреп, хәзер “Сәйдәш” дип атала торган төзүчеләр мәдәният сараена киттем. Шәп итеп спектакль куйдык. Декорация ясатып, шул чорда ук гастрольләргә дә йөрдек. Күңелле вакытлар иде.

— “Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”, — дип әйткән идегез.

— Төзүчеләр драма түгәрәгендә композитор Мәсгут ага Имашевның хатыны Фатыйма эшли иде. Мәсгут абый үзе дә килеп йөри. Ул күзәткән икән, җырлавымны ошаткан. Шулай бервакыт: “Театрда эшлисең килмиме?” — дип сорады. “Мине кем алсын?” — дим. Үзе белән ияртеп, Марсель Хәким улы Сәлимҗановка алып китте. Әмма Марсель абыйның ул чакта койрыгын тотканчы, берничә тапкыр барырга туры килде. Берсендә әтисе Хәким абый белән күрешү насыйп булды. Ике җөмлә әйтүемә: “У-у, мишәр малае!” — дип кушамат такты. Өченче баруыбызда гына Марсель абый белән кү-рештек. Ул вакытта училищеда курс җыелып беткән иде. Мине җырлатып, мәсәл сөйләтеп карады һәм: “Көзен килерсең”, — дип җибәрде. Шулай эшләдем дә. Мәсгут абыйның мине күреп алуы, вакытында Марсель абый белән очраштыруы тормышымда зур роль уйнады. Шуңа очраклы күреп алу киләчәгемне хәл итте, дим. Күмәк сәхнәләрдә катнаша башлаганнан санасам, 45 елга якын театрда хезмәт итәм.

— Беренче баш ролегез кайсы спектакльдә булды?

— 1979 елда Хәй Вахитның “Талак, талак” спектаклендә баш роль — Мирсәетне уйнарга бирделәр.

— “Мишәр малае” дигәннән, телегезне ничек шомарттыгыз?

— Башта җиңел булмады. “Бу егетнең телен шомартырга кирәк. Мишәрлек акцентын бетерергә иде”, — дип мине училищеда тел дәресе буенча остазым Асия апага тапшырдылар. Ул бик тырышты. Урыны оҗмахта булсын!

— Сез киноларда да бик популяр.

— Студент елларында ук киноларда төшкәләдем. Беренче тапкыр Эдмас Үтәгәнов чакырды. “Яшьнәп үткән яшьлек”тә катнаштым. Аннан соң Әхтәм Зарипов тәкъдиме белән “Габбас хәзрәт”тә төштем. Соңгы елларда “ТНВ” каналы әзерләгән киноларда еш катнаштым. Режиссер Нурания Җамали чакыруы белән “Яланаяклы кыз”, “Кияү балакай”, “Ерактагы якын йолдызым” һәм башкаларда уйнадым. “Рольгә җиңел керәсең, әйдә, катнаш”, — диләр. Баш тартмадым. Сүзләрне тиз отам.

— Дискларыгыз да чыкты. Сатуда әле дә бармы?

— Беренчесе бетте. Икенчесе театрда сатуда бар.

— Хәзер гаилә белән берләшеп, концерт оештыручылар күп. Сез җырлыйсыз, улыгыз Булат уйный… Гастроль турына чыгарга ният юкмы?

— Театрда шундый концерт оештырдык. Үзем биредә эшләгәч, җайлырак булды. Бу хакта әйтүчеләр, чакыручылар бар. Әмма гастрольләргә чыксаң, шәп продюсер кирәк. Алдан оештырмыйча бара алмыйсың. Оешмалар белән эш итүгә калсаң, халыктан мәҗбүри билет алдырталар. Нигә кирәк ул?! Аннан, улымның да, үземнең дә төп эш бар. Аларына зыян китереп булмый. Җәйге ялларда күңел өчен генә оештырып алырга мөм-кин.

— Инде ике айдан артык театрлар эшләми. Вакытны ничек уздырасыз?

— Март азагыннан бирле эшләмибез, бакчада ятабыз. 1 июньнән отпускка чыктык. Казанга бер-ике тапкыр гына кайтып килдем: Ураза гаетенә һәм Чик буе хезмәткәрләре көнен билгеләргә. Анысын үткәрми калганым юк.

Сәхнәсез читен, сагындыра. Онлайн башка инде ул. Улым Булат белән “Инстаграм”да чыгышлар ясадык. Мин җырладым, улым баянда уйнады. Әмма тамашачы каршында чыгыш ясауны бернәрсә дә алыштырмый. Тизрәк барысы да җайлансын иде.

Бакчабыз матур урында — Югары Ослан районының Студенец бистәсендә урнашкан. Идел елгасы якын. Монда агач өй төзегән идек, мунча бар. Күршемдә рәттән хезмәттәшләрем, театр артистлары: Равил Шәрәфи, Рушания Юкачева, Фирая Әкбәрова, Фоат Әбүбәкеров, драматург Юныс Сафиуллин…. Бер-беребезнең хәл-әхвәлен белешәбез.

Бакчада вакыт тиз уза. Җирдә казыну ошый. Бәрәңге, кишер, суган чөгендер, помидор, кыяр — бөтенесен утырттык. Чәчәк үстерәм: роза, гладиолус күп. Тәҗрибә ясарга яратам. Ике төрле алмагач ботагын алып, бергә ялгап утырттым. Үсеп китте. Миләш белән грушаны да шулай ялгадым.

Өйдә кеше булмаса, ашарга пешерәм. Бу эш тә ошый. Әни безгә кечкенәдән бөтен хезмәтне өйрәтеп үстерде. Аш яратам. Бигрәк тә өй токмачыннан әзерләнсә шәп. Өстәлдә аш белән ит булса, башка берни кирәкми.

— Рәшидә апа лаеклы ялга чыкмадымы әле?

— Юк. Хатыным да Камал театрында хезмәт куя. Ул сәхнә артында артистларны әзерли — чәч ясый, сакал-мыек куя, бизәндерә… Эше җаваплы. Һәркайсыбызны рольгә туры килерлек итеп ясап чыгарырга кирәк бит. Моны яратып башкара. Спектакльләр куелмагач, аның да эше тукталды. Бергә бакчада ятабыз.

— Сез — Әлкидән. Ул кайсы яктан?

— Питрәч районының Шәле авылы кызы. 30 елдан артык бергә яшибез. Улыбыз Булат Казан дәүләт консерваториясендә укыды. “Казан нуры” ансамблендә эшли. Кызыбыз Илсөяр КФУның политология кафедрасы карамагындагы социаль-фәлсәфи фәннәр бүлегендә белем алды, магистратура тәмамлады. Татарстанның мәдәният министрлыгында эшли.

Әле Булат та, Илсөяр дә гаиләле түгел.

Әсхәт абыйга тормышта авырлыкларны шактый күрергә туры килә. Беренче ха-тыны Нурания апа, кызганыч, вакытсыз арадан китә. Уртак ике кызлары була.

— Мин — дүрт бала әтисе. Беренче никахтан кызларым Гүзәлия белән Гөлшат бар. Нурания үлгәндә, зурлар иде инде. Икесе дә кияүдә. Казанда торалар, — ди Әсхәт абый. — Аллага шөкер, яхшы яшиләр. Үткән ел 28 декабрьдә туган көнемә олы кызым зур бүләк ясады — малай алып кайтты. Русланыбыз бар. Хәзер миндә оныклар дүртәү! Аралашып, күрешеп торабыз, кунакка йөрешәбез. Сәламәт кенә булсыннар!

Лилия ЙОСЫПОВА.

Чыганак: Ирек мәйданы сайты

Запись Әсхәт Хисмәт: театр уйда да юк иде… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..