Архивы кома - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Мөстәкыйль рәвештә берни эшли алмый” – җырчы Рината Тей комага киткән ире турында
Җырчы Рината Тейның ире 2019 елның 25 октябрендә авариягә эләгү нәтиҗәсендә, комага китә. Бүгенге көндә җырчы һәм аның гаиләсе ничек яши, ире ни хәлдә дигән сорауларга Рината үзе җавап бирде.

– Рината, ирең комадан чыга алдымы? Хәле ничек?

– Бүгенге көндә ирем авыр пациент булып санала. Мөстәкыйль рәвештә берни эшли алмый. Утырткан очракта да ярдәм кирәк. Шунысы сөендерә: безне ишетә һәм аңлый. “Безне аңлыйсыңмы?” – дип сорасам, күз карашлары белән күрсәтә. Хәзерге вакытта икенче реабилитацияне үтәбез. 3 атнага сузылган беренче реабилитацияне үттек. Икенчесе дә 3 атнага сузылачак. 3 атнадан да артык тотмыйлар икән. Кире үз хәленә кайту озак булачак. Хәзер без аны креслога утырта башладык. Аллага шөкер, башын, аркасын туры тотарга өйрәнде. Авыр, әлбәттә. Әмма тырыша. Табиблар аякка басуына ышандыралар. Алла боерса, бер ел эчендә аякка бастырырга тырышачакбыз. Ирем үзе дә бирешми. Сөйләшәсе килә, әмма булдыра гына алмый. Торырга тели дә бит. Тик сул ягы тулаем җәрәхәтләнгән. Сул кулына ике тапкыр операция ясатырга туры киләчәк. Аягы штифтка җыелды. Бик нык ябыкты. Махсус трубка аша ашатабыз. Йотарга аңа бик кыен. Ай ярым комада ятты. Авызына нинди генә трубкалар тыкмаганнар. Артыгы белән… Бозылган… Анализлары әйбәт. Минем максат – иремне аякка бастыру, аны элеккеге тормышына кайтару. Алла боерса, кулымнан килгәнчә барысын да эшлиячәкмен.

– Син бер постыңда Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бер сынау дидең бу авыр вакытың турында. Син чыннан да кыю кыз. Яныңда терәк булырдай кешеләрең бармы? Бигрәк тә улың бу сынауны ничек кабул итә?

– Аллаһы Тәгалә кеше җиңеп чыга алмаслык сынаулар бирми. Авырлыкларны җиңеп чыгарга насыйп итсен. Ике яктан да әти-әниләребез килеп торалар. Улыбызны карарга да ярдәм итәләр. Мин инде иртәдән кичкә кадәр ирем янында. Иремнең абыйсы белән чиратлашып карыйбыз. Андагы персоналга калдыра алмыйбыз инде. Алар чит кеше. Ышаныч юк. Шуңа абыйсы белән ничек тә булса, чиратлашып карыйбыз. Әлегә улыбызны әтисе янына алып бармадык. Бик авыр кичерә, бик сагына. Ул тышкы кыяфәте белән әтисенә охшаган. Әтисе белән бик бәйләнгәннәр. Аның юл һәлакәтенә очрап, аягы-кулы сынганын белә. Тиздән тереләчәгенә ышана.

https://www.instagram.com/p/B8Lv4Dih3Dq/

Мәгълүмат Эльза Газизова Инстагарм битеннән

Запись “Мөстәкыйль рәвештә берни эшли алмый” – җырчы Рината Тей комага киткән ире турында впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда корпоратив вакытында булган низагтан соң, бер ир-ат комага китә
Казанда бер ир-ат корпоративта булган низагтан соң комага киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Росгвариянең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

« 25 декабрь төнге сәгать икедә шәһәрнең ведомстводан тыш сак идарәсенең үзәкләштерелгән күзәтү пунктына Казанның Яңа Савин урамындагы бер күңел ачу бинасыннан сигнал килгән. Урынга шунда ук Росгвардиянең ведомстводан тыш сак экипажы юл тоткан», – диделәр идарәнең матбугат хезмәтендә.

Ресторан хезмәткәре росгвардиячеләргә сөйләгәнчә, төрле компанияләрдә ял иткән ике ир-ат урамга тәмәке тартырга чыккан. Клиентлар арасында низаг килеп чыккан һәм аларның берсе икенчесен этеп җибәргән.

Егылган ир-ат башын бордюрга бәргән һәм аңын югалткан.Имгәнгән ир-атны 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Хәзер ул комада ята.Росгвардия хезмәткәрләре низагта гаепле ир-атны тоткарлап, полицейскийларга тапшырган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

tatar-inform

Запись Казанда корпоратив вакытында булган низагтан соң, бер ир-ат комага китә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Табиблар комага киткән хатынның гомерен саклап кала алмый
25 октябрь Чаллыда зур юл һәлакәте булган. Тынычлык проспектында кичке сигез тирәсендә «Ваз» машинасы белән иномарка бәрелешкән, дип яза «Челнинские известия».

«Ваз» белән идарә итүче 57 яшьлек ир-ат туктап торган «Тойота» машинасына килеп бәрелгән. Бәрелешү нәтиҗәсендә, «Ваз»да утырган 67 яшьлек хатын-кыз пассажир комага китә. «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән аны кичекмәстән хастаханәгә озаталар. Ләкин табиблар аның гомерен саклап кала алмый.

Фото: https://pixabay.com

Запись Табиблар комага киткән хатынның гомерен саклап кала алмый впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Чаллыда табиблар алма белән тончыккан баланың гомере өчен көрәшә
Чаллыда табиблар алма белән тончыккан бер яшьлек бала гомере өчен көрәшә, дип хәбәр иттеләр мәгълүмат агентлыгына шәһәр сәламәтлек саклау идарәсеннән //Татар информ//.

Баланы баштан Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә (БСМП)китергәннәр, анда аңа ашыгыч рәвештә фибробронхоскопия ясалган. Йоткылыктан зур алма кисәге алынган.

Идарә вәкиле хәбәр итүенчә, алманы балага әбисе чистартып биргән, үзе янында утырган.

«Бала алма кисәгенә тончыккач әбисе ярдәм итәргә тырышкан, кулы белән алмакчы булган. Нәтиҗәсе булмагач, ашыгыч ярдәм чакырган. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, табиблар аныКама балалар медицина үзәгенә озаткан», диде Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе вәкиле.

Бала анестезиология һәм реанимация бүлегенә госпитализацияләнгән. Ул гипоксия кичергәннән соң комада. Сабый табиблар күзәтүендә, тиешле диагностик чаралар күрелә.

Табиблар, әти-әниләрне балаларны ашатканда, бигрәк тә җиләк-җимеш белән, сак һәм игътибарлы булырга чакыра.

Запись Чаллыда табиблар алма белән тончыккан баланың гомере өчен көрәшә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..