Архивы мобилизация - Tatar Today - татар яңалыклары.

Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнгән егетләрнең хәлен белеште
Татарстан Президенты танк училищесы полигонында булды. Биредә ул мобилизацияләнүчеләрнең яшәү шартлары, хәрби хезмәткәрләр ашханәсе, палаткалы лагерь белән танышты. Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәрби хезмәткә өйрәнүләрне күзәтте, ату полигонында булды.

Шуннан соң Президент “Казан Экспо” мәйданчыгына килде. Анда да кайбер павильоннарда өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган ир-егетләр урнаштырылган. Рөстәм Миңнеханов хәрби хезмәткәрләрнең яшәү шартлары белән танышканнан соң полигонда булып, аларның сугыш тактикасына, ату күнекмәләренә корал белән эш итүгә өйрәтелүләрен күзәтте.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/96228/

Запись Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнгән егетләрнең хәлен белеште впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев үз ихтыяры белән махсус хәрби операциягә киткән
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев үз ихтыяры белән махсус хәрби операциягә киткән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдәге аккаунтында хәбәр иткән.

“Махсус хәрби операция зонасындагы ихтыярилар батальоны белән кыска вакытлы контракт төзергә карар иттем. Моңа кадәр Донбасска гуманитар миссияләр белән берничә тапкыр барган идем. Инде хәзер хәрбиләребезгә сугышчан ярдәм күрсәтергә вакыт! Хәзер, илебезнең мәнфәгатьләрен иңгә-иң торып яклау өчен, кайчандагыга караганда да бердәмрәк булуыбыз кирәк! Моннан тыш мин хәрби операция шартларында егетләребезнең чынбарлыктагы ихтыяҗын аңларга ниятлим. Алга таба аларга адреслы матди-техник һәм гуманитар ярдәм күрсәтү өчен кирәк бу”.
Эдурад Шәрәфиев контракт буенча хезмәт иткәннән соң махсус хәрби операция зонасына тагын да тырышыбрак гуманитар экспедицияләр оештыру эшенә әйләнеп кайтуына өметләнүен белдергән.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/96172/

Запись Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев үз ихтыяры белән махсус хәрби операциягә киткән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанда 13 депутат мобилизацияләнгән
«Татар-информ»га билгеле булганча, Татарстанда өлешчә мобилизация кысаларында Казан, Әлмәт, Менделеевск, Кама Тамагы, Чистай, Актаныш, Саба, Теләче, Баулы, Әгерҗе, Буа, Балык Бистәсе һәм Алексеевск районнарыннан 13 депутат чакырылган.

Шул ук вакытта аларның берсе хәзерге вакытта махсус операция зонасында, тагын җидесе — махсус хәрби операция зонасыннан ерак түгел урнашкан хәрби частьләрдә, биш кеше Казан танк училищесында әзерлек уза.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/96150/

Запись Татарстанда 13 депутат мобилизацияләнгән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Алабугада яшәүче 51 яшьлек ир-ат махсус операциягә үз теләге белән барырга булган
28 октябрьдә Алабугадан өч ир-ат Казанга җыелу пунктына китте. Мобилизацияләнүчеләр арасында үз теләге белән баручы 51 яшьлек ир-ат Алексей Моряшов та бар.

Ир-ат армиядә хезмәт итмәгән, әмма аның Ватанын сакларга бару теләге көчле булган. Ул үзе өч тапкыр хәрби комиссариатка килгән. Аны өченче тапкыр барганнан соң гына чакыртканнар. Бу турыда «Новая Кама» хәбәр итә.

«Башымны югары күтәреп барам, Ватан алдында бурычны үтәргә кирәк. Бары тик җиңүгә өметләнәм», – ди ир-ат.

Бу көздә аларның гаиләсендә өченче озату. Алексейның улы, шулай ук хатынының абыйсы да өлешчә мобилизацияләүгә эләккән.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/alabugada-yasauce-51-yaslek-ir-at-maxsus-operaciyaga-uz-telage-belan-baryrga-bulgan-5862208

Запись Алабугада яшәүче 51 яшьлек ир-ат махсус операциягә үз теләге белән барырга булган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Россиядә өлешчә мобилизация тәмамланды!
Россия Президенты Владимир Путин илнең оборона министры Сергей Шойгу белән очрашты. Министр дәүләт башлыгына өлешчә мобилизация турында хисап тотты.

Сергей Шойгу сүзләренчә, Россиядә өлешчә мобилизация төгәлләнгән. План буенча каралган 300 мең кешене мобилизацияләгәннәр. Өстәмә задание күздә тотылмый. Владимир Путин өстәп әйткәнчә, иң мөһиме хәзер – аларны әзерләү. 218 меңләп кеше әзерлек этабын уза инде.

Оборона министры Сергей Шойгу әйтүенчә, хәзер инде хәрбиләр сафына килешү буенча хезмәт итүчеләрне һәм теләге булганнарны кабул итәчәкләр. Өлешчә мобилизация кысасында, башкарма хакимият органнарыннан да 1300 кеше хәрби хезмәткә алынган. 27 меңнән артык эшмәкәргә чакыру килгән Мобилизацияләнгәннәрнең уртача яше – 35. Үз теләкләре белән китүчеләрнең саны 13 меңгә җиткән. Махсус хәрби операция зонасына 82 мең кешене җибәргәннәр.

Форсаттан файдаланып, Владимир Путин хәрбиләр сафына кушылганнарга рәхмәтен белдерде.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/95531/

Запись Россиядә өлешчә мобилизация тәмамланды! впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Өлешчә мобилизация бу атнада бетәме?
Россиядә өлешчә мобилизация киләсе атнага кадәр тәмамланырга мөмкин, дип хәбәр итә «Ведомости » парламент һәм Президент администрациясе чыганакларына сылтама белән.

«Россиядә кирәкле резервистларны җыю бу атнада тәмамланырга тиеш. Бу турыда Президент Указы булмаска да мөмкин.

„Мобилизация һәм мобилизацион әзерлек турында“ гы законда өлешчә мобилизацияне тәмамлау турында Указ каралмаган», — диелә материалда.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/95451/

Запись Өлешчә мобилизация бу атнада бетәме? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ике балалы ир-егетләр өлешчә мобилизациядән азат ителә: тик бер шарт белән
Хатыннары өченче йөкле булган ике балалы ир-егетләр өлешчә мобилизациядән азат ителә. Дәүләт Думасының Гаилә мәсьәләләре буенча комитеты башлыгы Нина Останина шулай дип белдергән.

“Генераль штаб директивасына хатыннары өченчегә йөкле булган (көмән кимендә 22 атналык булырга тиеш) ир-атларны өлешчә мобилизациядән азат итүгә кагылышлы үзгәрешләребез кабул ителгән, – дип язган депутат үзенең телеграм-каналында.
Моннан тыш, Останина аныклап үткәнчә, инвалид балалы аталар да, гаиләдә балалар санына бәйсез рәвештә, өлешчә мобилизациягә эләкми.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/95333/

Запись Ике балалы ир-егетләр өлешчә мобилизациядән азат ителә: тик бер шарт белән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мобилизацияләнүчеләрнең икенче төркемен Казаннан Ростов өлкәсенә озаттылар
Бүген Казанда Танк полигонында мобилизацияләнгәннәр белән саубуллашу митингы булды. «Сугышта иптәшең өчен җаныңны бирү гөнаһ түгел», – диде митингта Казан югары хәрби команда училищесы командиры Кирилл Кулаков.

Кирилл Кулаков әйтүенчә, мобилизацияләнгәннәр полкы Ростов өлкәсенең Миллерово торак пунктына җибәрелә.

«Кичә без полкның әзерлеген карадык. Полк оештырылган, әзер. Хәрби состав, корал, күзәтү, разведка, элемтә чаралары буенча да әзер. Сез бердәм булырга тиеш. Сезнең яныгызда – хәрби туганыгыз. Кайдан чакырылуы, кайсы шәһәрдән булуы мөһим түгел. Сез хәзер иңне-иңгә терәп торасыз. Хәрби туганыгызга һәрвакыт ярдәм итәргә тиешсез», – диде ул.

Мобилизацияләнгәннәргә училище җитәкчесенең дин тотучы хәрбиләр белән эшләү буенча ярдәмчесе, рухани Сергий атакай фатыйхасын бирде. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары, «Гаилә» мәчете-имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин китүче ир-атлар өчен дога кылды.

Митингтан соң мобилизацияләнгәннәр өчен Элвин Грей чыгыш ясады, аннары китүчеләр туганнары белән саубуллашты.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/mobilizaciyalangannarnen-ikence-torkeme-kazannan-kitte-5862007

Запись Мобилизацияләнүчеләрнең икенче төркемен Казаннан Ростов өлкәсенә озаттылар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанда мобилизацияләнгән 721 кешене озаттылар…
Исән-сау әйләнеп кайтыгыз! Узган ял көнендә «Казан Экспо» мәйданчыгында бертавыштан әнә шундый теләк яңгырады. Бу көнне биредә мобилизацияләнгән егетләрнең 721 кешедән торган беренче эшелонын хәрби әзерлекнең киләсе этабына озаттылар. Егетләр Россиянең Үзәк хәрби округы территориясендә урнашкан хәрби частька юл тотты. Алар анда корал, техника алачак һәм хәрби әзерлекнең чираттагы этабын узачак. Татарстан Хөкүмәте егетләрнең гаиләләренә ярдәм итү өчен яңа карар чыгарды.

Егетләрне озаткан көнне «Казан Экспо» тирәсендә алма төшәрлек тә урын юк иде. Якыннары, туганнары, газизләре белән күрешеп, олы юлга хәер-догада озатып калырга җыелды. Сәхнәдән аларның рухын ныгытырлык, көч-куәт өстәрлек сүзләр шактый яңгырады. Казанда яшәүче Мәрьям ханым да улына сүз белән дә, наз белән дә көч-куәт өстәргә тырыша.

– Бик борчылам инде. Улым заводта токарь булып эшләде. Повестка килгәч, гаҗәпләнмәдек. Чакыралар икән, димәк, барырга кирәк, дидек. Улым да каршы килмәде. Качып йөрү турында уйламады да. Күңел бары яхшыга гына өметләнә. Балаларыбыз, ир-атларыбыз исән-сау әйләнеп кайта күрсен, – ди ул.

Гаиләләрен дә ташламыйлар

Җылы сүз генә түгел, ярдәм дә булачак. Җомга көнне Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә республикада мобилизациягә эләккән  кешеләрнең гаиләләренә ярдәм итү чаралары турында сөйләштеләр. Президент үз чыгышында мобилизациягә эләккән кешеләрнең гаиләләренә ярдәм итүнең өстәмә чараларын билгеләүче Татарстан Хөкүмәте карарына кул куелуын билгеләп үтте.

– Өстәмә ярдәм чаралары һәр балигъ булмаган балага 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү, балалар лагерьларына бушлай юлламалар, урта һәм урта махсус уку йортлары укучылары һәм студентлары өчен бушлай кайнар туклану, балалар бакчасына түләүдән азат итүдән гыйбарәт. Алга таба без мобилизацияләнгән кешеләрне транспорт салымын түләүдән азат итүне дә күздә тотабыз. Дәүләт Советы бу мәсьәләне карады, без законга кул куячакбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Эш җайга салынсын өчен, район башлыкларын хәрби комиссариатлар белән берлектә кыска вакыт эчендә үз зонасында булган, мобилизацияләнгән, сугыш хәрәкәтләре зонасыннан кайткан хәрби хезмәткәрләрнең, югарыда телгә алынган барлык категориядәге гаиләләрнең, әлбәттә, һәлак булганнарның гаиләләрен дә кертеп, реестрларын төзүләрен үтенәм.

Президент һәр гаиләгә барырга, аларга нинди ярдәм кирәклеген ачыкларга, волонтерлык штаблары эшен оештырырга, адреслы ярдәм чаралары күрергә кирәклеген дә искәртте.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзаланган документтан аңлашылганча, мобилизациягә эләккән егетләрнең яңа туган балаларына кирәк-яраклардан торган бүләк комплекты тапшырылачак. Аларның гаиләләрендәге лаеклы ялда булган 60 яшьлек ир-ат һәм 55 яшьлек хатын-кызлар ял йортына юлламаны беренчеләрдән булып алырга хокуклы.

Хәрби бурычын үтәргә алынган ир-атның гаиләсендәге өлкәннәр, шулай ук I һәм II төркем инвалидларга йорт шартларында бушлай социаль хезмәт күрсәтелергә тиеш. Моннан тыш әлеге төркемгә керүчеләр картлар яки инвалидлар йортына, психик тайпылышлы кешеләр өчен интернатка, балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләренә урнашканда өстенлеккә ия булачак.

Дәүләт һөнәри белем бирү оешмаларында урта звеноны әзерләү программасы буенча көндезге бүлектә укучы студентлар уку йортында бер тапкыр бушка ашый алачак. Мобилизациягә эләгүчеләрнең мәктәптә укучы балалары исә ике тапкыр (иртәнге һәм көндезге аш. – Ред.) бушлай ашаячак. Моннан тыш мобилизацияләнүчеләрнең 7–17 яшьлек балалары ял оешмаларына юллама алганда да өстенлеккә ия булачак.

Эшсез дип табылган гаилә әгъзаларының бизнес планнары да өстенлекле рәвештә каралачак.

Әни җылысы кергән

Халык та битараф түгел. Өлешчә мобилизация игълан ителгән беренче көннәрдән үк Татарстанда егетләргә ярдәм җыю эше оештырылды. Бу изге эшкә һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Кемдер җылы оекбаш-бияләйләр бәйли, кемдер егетләргә көндәлек кирәк-ярак юллап җибәрергә тырыша. Аларны гуманитар ярдәм җыю пунктларына илтеп тапшырырга мөмкин. Мондый махсус урыннарның адресы һәм эш графигы белән «ярдәм.рф» сайтында танышырга мөмкин.

Егетләрнең тамак ягын да кайгырталар. Әле бу көннәрдә генә мобилизациягә эләккән егетләргә 2 меңнән артык пирог тапшырганнар. Казанның танк училищесында хәрби әзерлек узучы егетләр бу тәм-томнардан авыз итәргә дә өлгергән. Аларны «Әнием пироглары» дип исемләнгән акция кысасында Татарстанның 30 районында пешергәннәр. Казан, Яшел Үзән, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама һәм Алабугада яшәүче гүзәл затлар егетләргә пироглар пешерсә, Арча, Тәтеш, Сарман, Кукмара, Мамадыш уңганнары чәкчәк, бавырсак ише тәм-том әзерләгән. Моннан тыш егетләргә җылы оекбаш, пирчәткә, дарулар да юллаганнар.

Чараны «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы оештырган. Акциягә «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, коммерцияле булмаган, иҗтимагый оешмалар, китапханәчеләр, балалар бакчаларында эшләүчеләр дә кушылган. «Әлеге ризыкларның һәркайсы күңел җылысы биреп, иң изге теләкләр белән әзерләнгән», – ди «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева.

Һәркем булыша ала

Донецк Халык Республикасының Волноваха шәһәре халкына ярдәмгә ашыккан Чаллы егете Илдар Гайсин берничә көн элек туган шәһәренә әйләнеп кайтты. Биредә җирле халыкның җимерелгән йортларын төзекләндерүдә катнашкан ул. Кушканга да, боерганга да түгел, йөрәк кушканга алынган Илдар бу эшкә.

– Әтием 17 яшендә Бөек Ватан сугышына киткән. Әнием ягыннан Гыйльмегаян бабам да сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган. Шул рәвешле сугыш безнең гаиләдә тирән эз калдырды. Телевизордан Донецкидагы җимерелгән йортларны, чарасызлыктан күз яше түккән әби-бабайларны күрдем дә, ялым вакытында шунда китеп, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә карар кылдым, – ди Илдар Гайсин.

Волноваха шәһәрендә 20 көн яшәп, хәрби бәрелешләр вакытында җимерелгән 20 йортны төзекләндерергә ярдәм иткән ул. Донецк Халык Республикасы администрациясе башлыгы Денис Пушилиннан егетнең изге ниятен хуплаулары турында хәбәр алгач, үзенең «Нива» машинасына барлык кирәкле коралларны туплап, юлга кузгалган ул.

– Волноваха шәһәрендә җимерелгән кафеда яшәдем. Анда ут, су, ятып йокларга раскладушка бар иде. Авыр булачагын белдем. Әмма бу эшне башкарып чыгуыма бик сөенәм. Донецкида йорт төзүчеләргә, газ төзекләндерүчеләргә кытлык. Мин килгәндә анда Сургут, Төмән, Чиләбе, Краснодар шәһәрләреннән килгән  оешмалар эш башлады. Җирле халыкка үзең генә яки бригада белән килсәң дә була, – дип сөйләде Илдар Гайсин.

чыганак:https://vatantat.ru/2022/10/95143/

Запись Татарстанда мобилизацияләнгән 721 кешене озаттылар… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Мобилизацияләнүчеләргә түләнә торган акча күләме аена 195 мең сумнан да ким булмаска тиеш»
Россия Хөкүмәте хәрби хезмәткәрләрне әзерләү чорын да кертеп, мобилизацияләнгән кешеләргә аена 195 мең сумнан да ким булмаган күләмдә акча белән тәэмин итәргә тиеш, дип белдерде Путин чәршәмбе көнне Куркынычсызлык Советы утырышында.

«Соңгы вакытта өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган хәрби хезмәткәрләргә акчалата ярдәм күрсәтү буенча проблемалар турында билгеле. Бүген минем тарафтан билгеләнгән вакыт һәм түләү күләмнәрен тайпылышсыз үтәү турындагы йөкләмәгә кул куелды, алар аена 195 мең сумнан да ким булмаска тиеш. Шәхси составны әзерләү һәм укыту чорын да кертеп икәнлеген ассызыклыйм», — диде ул.

Россия Ватанны саклау бурычын үтәгәннәр белән горурлана, һәр хәрби хезмәткәр кирәкле әйберләр белән тәэмин ителергә тиеш, дип белдерде Путин. «Без бүген хәрби хезмәткә кергән, Ватанны яклау буенча үз бурычын үтәгән һәркем белән горурланабыз. Безнең барлык сугышчыларыбыз, нинди генә бурычлар үтәсәләр дә, кирәкле бөтен нәрсә белән тәэмин ителергә тиеш», — диде Путин.

Путин сүзләренчә, бу казарма җиһазларына һәм урнашу урыннарына, көнкүреш шартларына, экипировка һәм кирәк-яраклар, туклану һәм медицина хезмәте күрсәтүгә кагыла. «Монда туган барлык мәсьәләләрне хәл итү өчен барлык мөмкинлекләребез дә бар», — дип ассызыклады Президент.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/94757/

Запись «Мобилизацияләнүчеләргә түләнә торган акча күләме аена 195 мең сумнан да ким булмаска тиеш» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..