Архивы белем - Tatar Today - татар яңалыклары.

Татарстанда ата-аналар да бердәм дәүләт имтиханын бирәчәк
7-нче февраль көнне Татарстанда «Ата-аналарның бердәм дәүләт имтиханын тапшыру көне» Бөтенроссия чарасы үтә. Казанда акция 116-нчы номерлы лицейда үткәрелә, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте //Татар-информ//.

Бу көнне ата-аналар балаларның имтихан бирү мөмкинлекләрен үзләрендә сынап карый алачаклар. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов та рус теленнән дәүләт имтиханын тапшырачак. Имтихан 30 минут дәвам итә.

Акциянең максаты – ата-аналарга бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның барлык процедураларын ачыктан-ачык күрсәтү. Чара 11.00 сәгатьтә башлана.

Запись Татарстанда ата-аналар да бердәм дәүләт имтиханын бирәчәк впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Баламны мәктәптән алдым, ул аңа начар тәэсир итә…” [фикер-караш]
Бала мәктәптә укырга тиешме, әллә өй шартларында да белем ала аламы? Кайбер ата-ананың балаларын үзләре укыту дөресме? Мондый формада белем алу укучының киләчәгенә ничек тәэсир итә? Әлеге язмада шул сорауларга җавап эзләргә булдык //Татар тудей//

Иртән иртүк торып, балаларыңны уятасың да, ашыктыра-ашыктыра балалар бакчасына, мәктәпкә җыя башлыйсың. Шул арада ашатып өлгерергә дә кирәк, киемнәрен дә әзерләп бирәсе бар… Ә бала көйсезләнергә, ялкауланырга да мөмкин бит, әни кеше барысын  җайлап тормаса, соңга калуың да бар. Бар да тамагын туйдырган, киенгән, хәзер инде тиз-тиз белем йортына таба чабасың. Балаларыңны калдыргач, тагын да зуррак тизлектә эшкә ашыгасың. Эш сәгате беткәч, кабат өйгә. Монда сине тагын да күбрәк хезмәт көтә: ашарга пешерәсе, өйне җыештырасы, балаларның өй эшләрен тикшерәсе, кабат киемнәрен әзерләп куясы, әле төрле түгәрәкләргә дә алып барырга кирәк.  Балаң чирләп китте икән – тагын бер һафа. Эштән сорап, больничный аласың, справкалар артыннан йөрисең. Мондый тормыш сценариясе күпләргә таныштыр. Безнең хатын-кызлар моңа инде күптәннән ияләшкән, гаҗәпләнәсе  юк.

Әммә,башкача да булырга мөмкин бит. Баланы иртән уятып мәктәпкә озатасы юк. Үзең дә, балаң да өйдә. Дәресләрне дә үзең теләгән вакытта бирәсең, каникулларны да теләгән вакытта оештырасың. Эш дип тә борчылмыйсың. Мәктәп режимына да җайлашмыйсың. Хатын кызның вазыйфасы: гаиләне кайгырту, балаларга белем бирү, олы тормышка әзерләү. Менә икенче вариантны сайлаучылар республикабызда елдан-ел арта икән. Аеруча да Казан белән Чаллы шәһәрендә, шулай итеп,  Чаллыда 23, Казанда 148 бала өйдә белем ала. Кемдер моны читтән кергән мода дип саный, кайберәүләр дин белән бәйләргә тырышы. Чынлыкта да шулай: өй шартларында укуны күбрәк дини кешеләр сайлый. Алар арасында мөселманнар, христианнар да байтак. Шундый әниләрнең берсе 5 бала тәрбияләүче Айшә ханым.

-Без ирем белән 5 бала тәрбиялибез. Олылары 14, 13, 9, 7 яшьләрдә. Төпчек кызыбызга 5 яшь. Беренче балаларыбыз беренче сыйныфтан ук өйдә белем алды. Без мәктәпнең балаларыбызга начар тәэсир итүен, малай белән кызларның бергә укуын теләмәдек, шуңа да шундый карарга килдек. Мин укытучы вазыйфасын үз өстемә алдым, мәктәпкә һәр чирек саен контроль эшләр язырга гына йөрдек. Казанга күченгәч, мәктәпкә кереп карарга уйладык. Әммә беренче чиректән үк ялгышканыбызны аңлап, балаларыбызны кабат өйдә укырга күчердек.

– Мондый карарга килү куркытмадымы? Безнең җәмгыять өчен мондый формада белем алу яңалык бит әле?

–  Әлбәттә, беренче вакытта бик курктым һәм борчылдым, чөнки миңа 4 баламны да укытырга кирәк иде. Шуңа да күбрәк информация җыя  башладым, төрле семинарларга, очрашуларга йөрдем, әлеге сорауның юридик ягын да яхшылап өйрәндем. Әлеге очрашуларда мин бик күп фикердәшләр таптым. Шул исәптән проваслав диндә булучыларны да, алар да безнең кебек балаларын бозасы килми. Минем фикеремчә, хәзер мәктәптә укытмыйлар, ә бары тик тиешле информация генә бирәләр Укучылар белем алам дип түгел, бары тик билгеләр өчен генә йөри. Әле бик күп мисаллар китереп булыр иде. Кыскасы, мәктәп балаларга начар тәэсир итә.

– Туганнарыгыз, танышларыгыз бу сайлауны хупладымы?

– Төрле фикердә булучылар бар. Мин үз чиратымда кешеләрнең сүзләренә игътибар итмәскә тырышам. Иң мөһиме, минем балаларыма шулай яхшырак. Алар гаилә тормышында актив катнашып яши.

– Укыту процессын ничек оештырдыгыз? Сез бит әле укытучы гына түгел, хатын да, әни дә, барысына да җитешәсе бар.

– Дөрестән дә, балалар өйдә булгач, барысына да өлгерергә кирәк. Ашарга пешерү дә, өйне тәртиптә тоту да, укыту да – барысы да минем өстә. Бер яктан, бу бик авыр булып күренсә дә, вакытны дөрес итеп куллансаң барсына да җитешәсең. Балаларым башлангыч сыйныфларда укыганда, үзем укыттым. Дәресләргә аерым вакыт бүлеп бирә идем. Хәзер инде олы балалар кечкенәләренә үзләре аңлата, миңа ярдәм итә. Олы балаларыма аерым фәннәрдән укытучылар яуладык. Алар билге куймый, ә бары тик кирәкле темаларны өйрәтә.

– Өйдә укыган бала җәмгыятькә авыр яраклаша дигән фикер бар. Сез моның белән килешәсезме?

– Бу бары тик миф. Минем балалар төрле түгәрәкләргә йөри, урамда да балалар белән аралаша. Алар терле яшьтәге кешеләр белән уртак тел табарга өйрәнә. Әниләргә мин мондый киңәш бирер идем. Балагыз белән бергә булырга тырышыгыз. Һәр хатын-кыз үзен гаиләсенә багышлап, балаларга белем, тәрбия бирергә тиеш дип саныйм. Аеруча да хәзерге заманда, балаңны начарлыктан, бозыклыктан саклап калу кирәк. Әлеге вазыйфаны мәктәпләргә, бала бакчаларына тапшыру бер дә дөрес түгел.

“Никадәр кеше булса, фикерләр дә шуның хәтле” диләр халыкта. Чыннан да, кемдер баланы бозыклыктан саклыйм дип мәктәпкә бирмәсә, башкалары, киресенчә, тормышта җиңелрәк булсын дип, бакча, мәктәп яклы. 7 яшьлек улын тәрбиялүче Раилә ханым:

“Балаларны өйдә бикләп тотучы ата-аналарны бер дә аңламыйм.  Баланы начарлыктан саклап калам дип, ата-ана болай итеп бары тик зыян гына сала дип уйлыйм. Чөнки бала җәмгыятькә яраклашмаган булып үсә. Кыз бала булсынмы, ир баламы, кайчан булса да алар  гаиләдән аерылып чыгачак, аларга  да җәмгыятьтә үз урынын табасы, эшкә урнашасы бар. Ә кешеләр төрле холыклы, төрле карашлы, аларның һәр берсенә дә яраклаша белү кирәк. Өйдә генә укыган бала әнисе барлыкка китергә  дөньядә яши, “дөрес” кешеләр белән генә аралаша. Ә бит әни һаман да янәшәдә булмыячак. Соңыннан, дөньяның чын барлыгы белән танышкач, бала югалып калмасмы?”

Һәр сүздә дә хаклык бар сыман. Белгечләр нинди фикердә икән соң? Бу урында укытучы фикере белән  танышып китсәк дөрес булыр. Әлеге темага математика укытучысы Рания Мингазова белән сөйләшергә уйладык.

– Рания ханым, балаларның өй шартларында белем алуларына сез нинди карашта?

– Әле сорауга мин нейтраль карашта. Ләкин укытучы буларак, күбрәк бала мәктәптә белем алырга тиеш дип уйлыйм. Мондый формада белем алу барлык гаиләләргә дә туры килеп бетмидер, чөнки бу очракта әти-әни һәр яктан да гыйлемле булырга тиеш. Ләкин, күпме теләсәң дә, барлык фәннәрне  яхшы белеп бетереп булмый. Бала өчен барыбер аерым фәннәр буенча укытучылар ялларга туры киләчәк, әле бит имтиханнарга да әзерләнәсе бар. Укытучы үз фәнен яхшы белеп төрле методлар куллана ала, ана кешегә һәр яктан да алдынгы булу бик авыр булачак. Ата-ана мондый фикергә килгәнче, яхшылап уйларга тиештер. Балалар төрле, кемгәдер мәктәптә укырга җиңеллерәк, икенчеләр өйдә дә барсына да өйрәнә ала.

Үземә килгәндә, мин балаларымны бары тик мәктәптә укытыр идем. Әмма мәктәпне игътибар белән сайлар идем. Шәхсән үзем татар телендә белем бирүче гимназияләр яклы. Мәктәп – белем бирү йорты, гаиләдә бала төп тәрбия ала, ата-ана назын, мәхәббәтен тоеп яши. Нәкъ менә туганнар янында ул үзенең кирәклеген тоя, киләчәк турында хыяллана һәм тормыш итәр өчен канатларын ныгыта. Менә шуның турында онытмасак иде.

Өйдә белем алуны күпләр яңалык, чит илләрдән кергән мода дип кабул итә, әмма тарихка күз салсак, бай, зыялы кешеләр элек-электән балаларны өйдә укыткан. Алар махсус укытучылар яллаган. Шуны да әйтергә кирәк, укытучы аерым фәннән информация генә биреп калмыйча, баланы әдәбкә дә өйрәткән, дин турында да сөйләшкән, кыскасы, дөньяга карашын формашларштырган. Димәк, хәзер ата-аналар әлеге вазыйфаларны үз өстенә ала. Әйе, баласын өйдә укытырга теләгән әти-әниләр материаль яктан да тотрыклы булырга тиеш, чөнки мондый гаиләләрдә бары ата кеше генә хезмәт куячак. Ана өйдә, балалары янында. Төрле түгәрәкләр, репититорлар өчен түләү дә кирәк. Бер фәннән укытучы яллау  сәгатенә 500-1000 сумга төшәчәк. Айлыкка күпме чыкканын санап чыгару авыр түгел. Ә мондый укытучылар берничә фәннән кирәк булса? Әмма икенче яктан баларга форма алу өчен, ашау, төрле чараларда катнашыр өчен, мәктәпнең кирәк-яракларына акча түлисе юк.

Фикерләр белән таныштык, инде өйдә укуның нәрсә икәнен яхшырак белик. Ата-ана баласын өй шартларында укытырга тели икән, иң беренче чиратта ул моның турында мәктәп җитәкчесенә хәбәр итеп, гариза язырга тиеш. Мәктәп мондый гаиләне кирәкле китаплар, программалар белән тәэмин итә. Ата-ана укыту процессы өчен җаваплы булып кала. Укучы бала мәктәпкә бары тик контроль эшләр, имтиханнар бирер өчен килә. Шул ук вакытта ул мәктәп оештырган чараларда, бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашырга хаклы. Бала, ата-ана теләге белән янә мәктәпкә кайту мөмкинлеге дә бар.

Психологлар фикере әлеге сорауга карата төрле. Берәүләре катгый рәвештә балалар мәктәптә белем алырга тиеш дигән фикердә. Беренчедән, мәктәптә махсус белем алган укытучылар укыта, алар материалны дөрес итеп җиткерә белә, икенчедән, бала яшьтәшләре белән аралаша, кеше буларак формалаша. Ата-ана баласы өчен куркып, аны мәктәпкә бирми икән – бу ата-ананың үзендә дә психологик проблемалар булуы турында сөйли ала. Икенче белгечләр әлеге сорауга индивидуаль карарга киңәш итә: ата-ана гыйлемле икән, ул белем бирү процессын баласына яраклаштыра ала икән, өйдә уку файдага гына булачак.  Хәзер укытучылар рейтинг артыннан куып, баланың аерым шәхес булуын оныта, шуңа да өйдә ул тиешле игътибар алачак. һәр нәрсәнең ике ягы бар. Шуңа да әти-әни әлеге сорауга җидти карашта булырга тиеш. Һәр ата-ана да укытучы була алмый. Ләкин һәр ата-ана баласы өчен үрнәк, мәхәбәт чыганагы булырга, яхшы тәрбия бирергә тиеш.

Шуны да онытмыйк, өйдә белем алучы балалар арасында физик мөмкинлекләре чикле булган, төрле сырхау-авырулар белән очраганнары да бар. Алар күпме генә теләсә дә яшьтәшләре белән теләгәнчә аралаша алмый. Шуңа да, язмамны барлык балаларга саулык-сәламәтлек теләп тәмамлыйсым килә. Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә физик һәм рухи сәламәтлек насыйп итсен!

Ләйсән Миназова

Запись “Баламны мәктәптән алдым, ул аңа начар тәэсир итә…” [фикер-караш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казан мәктәбенең директоры Айдар Шәмсетдинов Бөтенрусия бәйгесендә призер була
Мәскәүдә узган «Мәктәп директоры-2016» Бөтенрусия конкурсы йомгаклары билгеле булды. Бәйге нәтиҗәләре буенча Казандагы инглиз теле тирәнтен өйрәтүче 165нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов икенче урынны яулады.

Призерларны бүләкләү тантанасы кичә Мәскәүнең «На Страстном» театр үзәгендә үткән. Краснодар шәһәре 98нче мәктәп директоры Андрей Шевченко җиңүче дип табылган.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан шулай ук әлеге бәйгегә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 146нчы мәктәп директоры Диләрә Кәримованы да тәкъдим иткән иде. Айдар Шәмсетдинов белән ул Русиянең иң яхшы мәктәп директорлары унлыгына керде.

Бөтенрусия конкурсы уку йортлары җитәкчеләре өчен нәшер ителүче «Мәктәп директоры» журналы тарафыннан Русия Иҗтимагый палатасы, Русия Дәүләт Думасы Федерация Советы, Югары икътисад мәктәбе, Русия мәгариф академиясе ярдәмендә үткәрелә. Быелгысы елдан Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы бәйгенең гамәлгә куючысы булды.

Татар-информ

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр

Запись Казан мәктәбенең директоры Айдар Шәмсетдинов Бөтенрусия бәйгесендә призер була впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“11 сыйныфта укучыларны бөтен фәннәр буенча тикшерәчәкләр”, дип фән министрлыгы балаларны куркуга сала
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 11 сыйныфта укучыларны бөтен фәннәр буенча да тикшерү турында сүз алып барыла, дип яза “ТАСС”.

РЕН-ТВ телеканалына интервью биргәндә министр Ольга Васильева җәмәгатьчелеккә бу яңа чарадан курыкмаска кушты, “чөнки контроль эшләрне укучылар мәктәптә болай да ел саен яза, ә бу очракта бердәм көндә бердәм биремнәр булачак”, -дип аңлата министр. Аны Бөтенроссия тикшерү эшләре дип атаячаклар.

2016-2017 уку елында 11 сыйныфларда БДИга өстәп, тагын аерым тикшерү эшләрен үткәрү турында сүзләр күптән бара. Ул мәктәпне тәмамлаучы яшьләрнең гомуми белемен ачыкларга ярдәм итәчәк.

Татар-информ

Запись “11 сыйныфта укучыларны бөтен фәннәр буенча тикшерәчәкләр”, дип фән министрлыгы балаларны куркуга сала впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мөгаллимнәрне БДИ тапшырырга мәҗбүр итү – аларны мыскыллау, кимсетү”, ди укытучылар
Татарстан укытучылары республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының мөгаллимнәрне БДИ тапшырырга мәҗбүр итүенә каршы чыкты. Хәзерге вакытта петициягә имза җыю бара. Укытучылар үзләрен БДИ тапшырырга мәҗбүр итүне хокук бозу дип бәяли. Түрәләр аларны ишетмәмешкә салыша. //Азатлык радиосы//

Икенче ел рәттән Татарстан укытучылары мәҗбүри рәвештә Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Мәгариф өлкәсендәге даими экспериментларга, яңалыкларга, үзгәрешләргә укытучылар күнегеп тә бетте шикелле. Әмма бу чара күпчелек мөгаллимнәрне “дошманга” каршы берләштерде – интернет челтәрендә укытучыларның БДИ тапшыруларына каршы петиция 2,5 меңгә якын тавыш җыйды.

Укытучылар да БДИны үз җилкәсендә татып карасын!

Мәгариф министрлыгы укытучылар өчен оештырылачак БДИның максатларын, сәбәпләрен дә аңлатырга тырышты кебек. Моңа карап укытучылар арасында ризасызлык, каршылыклар тынмады. Беришеләре моны укытучыны кимсетү дип кабул итте. Ата-аналар да үз чиратында: “Балалар ел да яза, укытучылар да БДИның ни икәнен үз җилкәләрендә татып карасын әле!” дигән фикерләр ычкындыра. Әйтерсең, балаларга имтихан тапшырту укытучының теләгенә бәйле!

Кискен фикер белдерүчеләр дә бар: “Бу – укытучыларны тагын бер кат мыскыллау. Тагын бер кат укытучыларны кимсетү өчен оештырылган чара”. Билгеле, дәлилсез мондый фикерләр еш кына үзеңнең көчеңә ышанмаудан килеп туа. Аның каравы, битараф калучылар да бар бит, алары – күбрәк сәләтле балалар белән эшләп, яхшы күрсәткечләргә ирешкән мөгаллимнәр. Андыйлар еш кына: “Бу көн минем өчен бушка уздырылган булачак, чөнки әлеге вакытка укучыларым белән олимпиадага әзерлек курслары билгеләнгән иде”, дип әйтә.

Бу – укытучы өчен өстәмә стресс

Укытучыларның күбесе үзләренең белемнәренә ышанып карый кебек, имтиханны яхшы күрсәткечләр белән тапшырачакларына да инана. Тик күңелләрендә туган ризасызлык әлеге чараның формасы, тәртибе, укытучыларга карата булган шикле мөнәсәбәте белән бәйле. Нигә без БДИны ел да, ә кайвакыт елына берничә тапкыр тапшырабыз? Аңларга кирәк: бу укытучы өчен өстәмә стресс кына. Югыйсә, булган белемнәр кыска вакыт эчендә генә әлләни үзгәрми дә. Бәлки тестны узган ел күрсәткечләре түбән булганнарга яки мәктәпкә яңа килгән укытучыларга гына яздырыргадыр?

Бер таныш укытучым белән язышабыз. Ул: “Мин 9 еллык мәктәптә математика укытам. БДИ белән соңгы тапкыр 2006 елда, үзем 11 сыйныфта укыганда очраштым. 9нчы сыйныфтан соң тапшырыла торган ОГЭ (ТДИ – төп дәүләт имтиханы) белән БДИ – ике төрле нәрсә. Мәсәлән, стереометрия кебек бүлекләрне укытмагач, онытыла бит ул. Кайбер районнарда 9 еллык мәктәпләрдә укытучылар тапшырмый дип ишеттек”, ди. Ә мондый очракларда укытучы нишләргә тиеш?

Мәктәптә эшләргә түбән белемле укытучылар кабул ителә

Яшерен-батырын түгел, укытучылар арасында белемнәре түбән булганнары бар, аларның күпчелекне тәшкил итмәвенә ышанасы килә. Китап укуны сөймәгән әдәбият укытучыларын, инглизчә җөмлә төзеп әйтә алмаган инглиз теле укытучыларын, математик булып та укытучы җитмәгәннән тарих укытып йөрүчеләрне үземә дә очратырга туры килде. Үз балаларыбызга укытучы сайлаганда, яхшы белгечкә эләгүләрен теләп торабыз бит! Шуңа күрә мөгаллимнәрнең белемнәрен тикшерү комачау итми. Тик БДИ гына һөнәри әзерлек дәрәҗәсен ачыклап бетерә алырмы?

Мәктәптә эшләргә түбән белемле укытучылар кабул ителә. Хәзер төрле тикшерүләр ярдәмендә укытучылар кыскартуларга дучар була. Мондый кешеләр мәктәпкә, гомумән, ничек килеп эләккәннәр соң? Бу инде системның дөрес эшләмәве хакында сөйли.

Түрәләр вәгъдә итте, әмма сүзендә тормады

“Белем бирү сыйфатын бәяләү максатыннан уздырыла торган тест БДИ материалларына нигезләнәчәк. Министрлык тарафыннан тест нәтиҗәләре тикшерелмәячәк, аларны бары тик Мәгарифне үстерү институтына юнәлтәчәкләр. Шул рәвешле биредә укытучыларның квалификациясен арттыру курсларынының темаларын, юнәлешләрен билгелиләр. Шул ук нәтиҗәләрне муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәсенә дә тапшыралар, урта һәм түбән күрсәткечле мөгаллимнәр белән методик утырышлар, курслар оештырылачак дип көтелә. Моны Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы ышандыра. Ягъни шар ярып укытучыларның белемнәре турында урамга чыгарып селкү булмаячак дип кат-кат аңлатылды.

Әмма узган елгы нәтиҗәләр нигезендә бернинди курслар да, белемне арттыру чаралары уздырылмады. Вәгъдә иттеләр, әмма сүзләрендә тормадылар. Ә кайбер районнарда укытучыларны белем ягыннан төркемнәргә бүлеп караулар булды, кайберәүләрен уртача күрсәткечләре өчен шелтәләгәннәр дә…

Билгеле, үз фәнеңне яхшы белү – һәр укытучының бурычы. Димәк БДИны тапшыруга да ул җиңел генә карарга тиеш. Әмма министрлык БДИ ярдәмендә укытучыларның белем тикшереп максатларына ирешә алмаячак. Имтихан бирдертеп кенә укытучының белемен дә, аның оста педагог булуын да ачыклап булмаячак. Бу бушны бушка аудару гына булып күренә.

Эльза Нәбиуллина, укытучы, Казан

Запись “Мөгаллимнәрне БДИ тапшырырга мәҗбүр итү – аларны мыскыллау, кимсетү”, ди укытучылар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мәктәпләрдә укучылар атнага 5 көн генә укыячак
Мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларны шимбә көнгә укулардан азат итәргә телиләр. Депутатлар Дәүләт Думасына шундый тәкъдим белән чыккан.

Дөрес, укулар булмау – ул әле мәктәпкә килмәү дигән сүз түгел. Депутатлар башлангыч сыйныф укучылары өчен шимбә төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөрү көне, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булырга тиеш дип саный.

Ш имбә көннәрендә мәктәптә әти-­әниләр катнашында чаралар уздыру да файдалы булыр иде ди әлеге тәкъдим авторлары. Белем бирү системасында ата-аналарның катнашуы мөһим. Аеруча әтиләрне бала тәрбияләүгә тартырга кирәк. Башлангыч сыйныфлар өчен шимбәне укымый торган көн итү турында закон кабул ителсә, һәр мәктәп бу көнне нишләргә икәнне үзе хәл итәчәк, ди.

Ә сез балагызның шимбә ял итүен телисезме?

Марина Ханжина, кибетче, улы икенче сыйныфта укый:

– Минемчә, шимбә укулар булмаса, балалар мәктәпкә бөтенләй килеп тормаслар иде, болай да укыйсылары бик килми бит инде. Без укыган вакытта, авылда «бишле»гә укучы балаларны шимбә көннәрендә укудан азат итәләр иде. Бәлки әнә шундый формада укучыларны кызыктыру отышлырак булыр иде. Икенче яктан караганда, олылар да эшләмәгән көнне кечкенә балаларның мәктәпкә китүләре кызганыч, әлбәттә. Укудан тыш төрле секцияләр, түгәрәкләргә йөри бит әле күбесе, талчыгалар, аралар. Ял кирәк инде сабыйларга, шимбә укымасалар да була.

Фәридә Сафина, укытучы, кызы беренче сыйныф укучысы:

– Беренче сыйныфта укучылар болай да шимбә ял итә. Әти-әниләр арасында балалар ял вакытларын компьютер, телевизор янында уздыра дип зарланучылар күп. Хәзерге балалар китап та сирәк укый бит. Мәктәпкә барсалар, дуслары белән аралаша, дәресләр тыңлыйлар. Айга бер тапкыр шимбәне спорт белән шөгыльләнү, экскурсияләргә, музейларга бару көне итәргә буладыр бәлки. Гомумән, шимбә уку көне булырга тиеш дип саныйм.

http://www.shahrikazan.com/

Запись Мәктәпләрдә укучылар атнага 5 көн генә укыячак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әти, әни миңа “өчле” куйды [фото]
Мәктәбең өеңдә булса, ничек шәп! Иртән торып, авылның икенче башына чабасы да, автобуска ашыгасы да юк. Укытучы әниеңнән, “2ле” куйма әле, дип тә сорап буладыр. Өй эшен эшләмәсәң дә, артык тиргәмәячәк. Андый мәктәп чынбарлыкта да бар. Әтнә районының Бахтачы авылында яшәүче Рәмзия Хөсәенова үз балаларына өйләрендә белем бирә. Кызык, ә таләпләр нинди икән?

Быел алар икәү булачак

Хөсәеновларның өе “Укытучы йорты” дип үзгәртелгәнгә быелгы уку елында ун ел була. Авылда башлангыч мәктәп ябылганнан соң ачылган ул. Шушы вакыт эчен­дә Рәмзия ханым башта Рәниләне, аннан кызы Илүзәне укыткан, быел улы Ислам икенче сыйныфка бара. “Бездә сөенечле яңалык бар әле. Ике укучы булдык. 1 нче сыйныфка Казан шәһәреннән кайткан Йосыф килде. Ул татарча да, русча да яхшы белә”, ди Рәм­зия ханым.

11 хуҗалыклы авылда 1 нче сыйныфка баручы башка сабый юк. 4 нче сыйныфны тәмамлагач, балалар Күлле Киме мәктәбенә укырга китә. Әлеге мәктәп “Укытучы йорты”нда белем алучыларга да яхшы таныш. 1 сентябрь, “Соңгы кыңгырау”ны алар шунда бәйрәм итә. Инглиз телен дә, Күлле Киме­дән килеп, Ирина Хәмидуллина укыта икән. Медицина тикшерүе үтәргә дә зур мәктәпкә баралар. Балалар 4 нче сыйныфта биш фәннән сынау тапшыра. Бу вакытта балаларны Рәмзия ханымның ире Ирек үз машинасында илтә. “Иптәшем бервакытта да каршы килми, вакытын таба. Хезмәтемне аңлый, хәлемә керә”,  ди укытучы.

Минуслар, плюслар…

“Укытучы йорты”, бер караганда, мәктәптән аерылмый да кебек. Яшел парта, укытучы өстәле… Уку бүлмәсе әнә шуннан гыйбарәт. Физкультура һәм информатика дәресләре башка бүлмәдә үтә. Яңа уку елына мәктәпләрнең әзер­леген тикшергәндә, әлеге “өй-мәктәп” барлык таләпләргә җавап бирә дип табылган. Ә балалар, сыйныф бүлмәсенең ишеген ачканда, үзләрен мәктәпкә барган кебек хис итә. Дәресләр тәмам­лангач, анда кереп йөр­миләр.

“Укытучы йорты”ның нинди уңай һәм тискәре яклары бар? Үз өеңдә үз балаларыңа белем бирү кыенмы?

– Уңай ягы бар: анда һәрвакыт җылы һәм якты. Элеккеге мәктәп бинасы утын ягып җылытылды. Кыш көне дәресләр беткәнче суына башлый иде. Балалар аякларына киез итек киеп утырырга мәҗ­бүр иде. Хәзер бар да уңайлы: җылы суы, бәдрәфе өйдә, ашау бүлмәсе аерым. Мәктәптә болар­ның берсе дә юк иде. Барысына да кечкенә генә бер сыйныф бүлмәсе. Компьютеры, телевизоры дисең­ме? Кимчелекле ягы – балалар аз. Һич югы 3-4 бала җыелса, күңел­лерәк булыр иде. Тикшерү кил­гәндә дә читен. Укытучы да, пешекче дә, җыештыручы да – үзем. Барысына да өлгерергә кирәк,  дип сөйли Рәмзия Хөсәенова.

Укытучы үз балаларына белем бирүне кыен дип санамый. Әмма аңа көн буе диярлек шулар янында бөтерелергә туры килә. Башта ярты көн буе укыта, аннан дәрес хәзерләтә. “Кайвакыт арып та бетәм. Бигрәк тә 1 сыйныфта авыррак”, ди укытучы-әни.

Әниме, апамы?

Алар аңа дәрестә “әни” дип эндәшсә дә, үзен укытучы буларак кабул итәләр икән. Үзе дә беренче көннән үк, дәрес вакытында син – укучы, ә мин – укытучы апа, ә дә­рес­тән соң – “әни”гә әйләнәм, дип искәртеп куйган. Үзегезне өйдә дип түгел, мәктәптә итеп хис итегез дип аңлаткан. 2 нче сыйныфта инглиз теле укытучысы Ирина Васильевна килеп укыта башлагач, кызы Илүзә әнисенә башта “апа” дисә, аннан тиз генә “әни” дип төзәтеп куя торган булган. Ә улы Ислам 6 яшьтән укырга кергән. Шуңа күрә былтыр беренче сыйныфта укыганда әнисен укытучы кебек кабул итә алмаган әле.

Үз өйләрендә булгач, балалар тәмам иреккә чыгып бетмиме? Балалар “укытучы-әни”дән ташламалар көтәме? Безнең өчен шунысы да кызык.

– Озак йоклап ятмыйлар. Ир­тәнге сәгать сигездә дәресләр баш­­лана, алар шуңа күнегәләр. Дәресләрне кичектереп, әйтик, кичен укытканым булмады. Дә­ресләр бергә кадәр дәвам итә. Бу вакытта өйдә эш бар дип бүленү юк. Аннан түгәрәкләр башлана. Кызым кул эшләре белән шөгыль­ләнә иде. Кәгазьдән бик матур әй­берләр ясап, аны танышларына, туганнарга бүләк итте. Быел ул 6 нчы сыйныфта укый,  ди укытучы.

Физкультура дәресләрен кыш көне чаңгыда шуып үткәрәләр икән. Яз-көз айларында җылы көнне урамда, ә һава торышы начар булганда дәресне өйдәге махсус бүлмәдә уздыралар. Хезмәт дәресләре уку программасы буенча оештырыла. Ә дәрестә балаларга тактасын да сөртергә, уку бүлмәсен дә тәртипкә китерергә туры килә.

Кырыс та, таләпчән дә

“Укытучы-әни”нең балалары мәктәпкә барганда ук укый белгән инде. Быел беренче сыйныфка керүче Йосыф та хәрефләрне таный. Гомумән, Күлле Киме укытучылары Рәмзия Хөсәенова укыткан балаларның белеменнән зарланмый. Илүзә – уку алдынгысы, Ислам да тырышса, апасыннан калышмас, ди Хөсәеновлар. Яшь­тәшләре аз булса да, балалар бик тә аралашучан икән.

– Балаларыгызга “2ле” куйган чаклар да буламы? Алар моны ничек кабул итә? – дип сорыйм укытучыдан.

– Илүзә “2ле”ләр алмады. Ара-тирә “3ле”ләре булгалый иде. Ул аны җиңел генә үткәреп җибәрә. Кич белән әтисенә: “Миңа бүген әни “3ле” куйды”, – дип җиткерә. Аннан әтисеннән үзенә шелтә элә­гә. Башка укытучы укытса, бәлки ул аны әйтмәгән дә булыр иде. Исламга билге быел гына куела башлаячак. Мин үземне йомшак дип әйтмәс идем. Кырыс та, таләпчән дә. Үзеңнең балаңа кырысрак та буласың икән ул. Дәрестә белми утырса, орышып та куям. Сорауга җавап алырга кирәк, аның урынына башка бала юк бит,  ди педагог.

Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан

Запись Әти, әни миңа “өчле” куйды [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кайбыч районы мәктәпләрендә укытучылар да форма кия [фото]
Кайбыч районында Хуҗа Хәсән, Чүти, Олы Подберезье, Колаңгы, Кошман, Федоровское укытучылары мәктәпкә форма киеп килде. Олы Кайбыч мәктәбе укытучылары өченче ел инде бер төрле киемдә йөри. Мәгариф идарәсе хезмәткәрләренең дә формасы бар. //Азатлык радиосы//

Кайбыч районында Хуҗа Хәсән, Чүти, Олы Подберезье, Колаңгы, Кошман, Федоровское авылы укытучылары 1 сентябрь – Белем көне бәйрәменә мәктәп формасы киеп килде.

Кошман тугыз еллык мәктәбендә 13 укытучы эшли, 65 бала белем ала. Яңа уку елын монда укучылар гына түгел, ә укытучылар да барсы да бер төсле форма киеп башлаган.

27нче елын башлангыч сыйныфларны укытучы Резедә Сайранова сүзләренчә, хатын-кызларның барсының да өстендә кучкыл кызыл костюм-итәкләр.

“Бу киемнәрне Казанда тектеләр. Безгә килеп үлчәмнәрне алдылар, киеп карарга да, әзер костюмнарны алырга да Казанга бардык”, дип белдерде Резедә ханым Азатлыкка. Кошман мәктәбе укытучыларының формасы уртача 6 мең сумга чыккан. “Алай кыйммәт дип әйтмәс идем. Бөтен кешегә ошый. Элек август киңәшмәләрен “укытучыларның күлмәк бәйрәме” дип сөйләшә иделәр. Бүген дә ул чакларны, базарларга барып кием эзләп йөргән вакытларны искә алдык”, ди Сайранова.

Аның сүзләренчә, мәктәп директоры форма белән йөрик әле дигән тәкъдим белән чыккан. Укытучылар барсы да хуплаган.

Азатлыкның, барыгыз да бер төрле киемдә булгач, читтән төссезрәк күренмисезме соң, дигән соравына Резедә ханым: “Балалардан аерылып торабыз бит барыбер. Бу кием безне кимсетеп күрсәтми. Укытучы классик стильдә киенә бит инде ул. Элегрәк яшьрәк укытучылар арасында кыска итәк, чалбар киюләр дә булгалый иде. Укытучы барыбер бер кысада булырга тиеш”, диде.

Кошманнар районга август киңәшмәсенә әлеге формаларын киеп барган булган. Башка мәктәпләр аларның киемнәренең төсләренә сокланган. “Сез янып торасыз, без ник соры төсне сайладык икән дип үкенгән мәктәпләр дә булды”, ди Сайранова.

Кошман укытучылары көн дә бу формада мәктәпкә килегез дип кисәтелмәгән. “Башка киемнәрне кию мөмкинлеге бардыр дип саныйм. Бөтен коллектив белән кая да булса барганда һәм бәйрәмнәрдә бу бер төсле киемне киярбез дип торабыз”, ди укытучы. Быел Кошман мәктәбе укытучылары бөтенесенә спорт чараларында кию өчен бер төсле футболкалар тектергән. Аркасына мәктәп логотибы төшерелгән. “Бу киемнәр мәҗбүри кертелмәде, үзебез киңәшеп әнә шундый карарга килдек”, ди Резедә ханым.

Олы Кайбыч мәктәбендә 1 сентябрь бердәм футболка да тәкъдим ителде. Аңа русча гына язылган

Районда укытучыларның форма киюнең башында мәгариф идарәсе тора. Нәкъ идарә хезмәткәрләре башта бөтенесенә бер төрле форма тектерә. Бу хакта Азатлыкка идарә җитәкчесенең урынбасары Светлана Петрова белдерде.

“Без бер генә мәктәпкә дә мәҗбүри форма белән йөрисез дигән таләп куймадык. Безгә карап мәктәпләр кушылды хәзер. Директор укытучыларның ризалыгын ала һәм аннан соң тегәләр. Бик матур күренә бит. Мәгариф идарәсе хезмәткәрләренең форма киюенә килсәк, без башка районнардан аерылып торырга теләдек. Акча ягыннан да форма отышлырак”, ди Петрова. Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре куе көрән төстәге форма тектергән.

Әлегә кадәр укытучылардан бу киемнәр безгә ошамый дигән сүзне ишетмәүләрен дә әйтә ул. Шул ук вакытта районда әлегә бу башлангычка кушылмаган мәктәпләр булуны да кире какмый. “Бәлки, формада түгел, ә үз киемендә укытучы үзенчәлеклерәк һәм зәвыклырак тә күренә торгандыр. Бөтенесе бер төсле киенүне кайберәүләр җеназа вакытындагы кебек, бөтенесе дә бер төсле дип тә әйтә торганнардыр. Минемчә, форма кию балаларга да ошый. Яшь укытучының джинс киеп мәктәпкә килүе күңелле хәл түгел бит”, ди Петрова.

Ул көндәлек тормышта өлкән сыйныфларда укучы кайберәүләрнең укытучыларга караганда яхшырак киенүен дә әйтә. “Нәкъ менә бу хәл укытучыларны формага күчәргә кирәк дигән адымга этәрмәде. Бездә укучылар күптән формада йөри”, ди Петрова.

Олы Кайбыч урта мәктәбе укытучылары мәктәпләр арасында беренчеләрдән булып моннан өч ел элек формага күчә. Петрова сүзләренчә, быел алар тагын бөтенесенә бер төстәге яңа кием тектергән.

Олы Кайбыч мәктәбе укытучылары

Запись Кайбыч районы мәктәпләрендә укытучылар да форма кия [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мәктәп, университетларга тынычлык бетә, Русиянең яңа мәгариф министрыннан нәрсә көтәргә? [видео]
Урыс православ чиркәве белән тыгыз бәйләнештә булган, Сталин чорын аклаган Ольга Васильеваның Русиянең мәгариф министры итеп билгеләнүе күп бәхәс тудырды. Болай да аякта авыр басып торган милли мәгарифкә каршы яңа һөҗүм башланмасмы? //Азатлык радиосы//

Русиядә яңа мәгариф министры билгеләнде – Дмитрий Ливановны Ольга Васильева алыштырды. Бу – хәлиткеч вазифа, аеруча милли төбәкләр өчен. Соңгы елларда милли мәгариф үсеше туктап калуы да федераль үзәктән искән җилләргә, андагы реформаларга бәйле. Русиянең мәгариф министры итеп Ольга Васильеваның да билгеләнүе милли мәгариф өлкәсендә эш итүчеләрне сагайтты.

Урыс православ чиркәве белгече булган, фәнни хезмәтләрен дәүләт һәм чиркәү бәйләнешләренә багышлаган, Сталин чорын аклаган һәм ватанпәрвәрлек идеясе ул – “Урыс җирләре өчен!”дип белдергән кеше Русиянең мәгариф министры була аламы? Аның дөньяга карашлары милли республикаларның, аерым алганда, Татарстанда ана телендә белем бирү, миллилекне саклауга киртә булып тормасмы?

“Мәнфәгатьләребезне яклаячакбыз”

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов Татарстан милли мәгариф өлкәсендәге позициясеннән артка чигенмәячәк дип белдерде. Әмма яңа министрга бәяләмә бирү иртәрәк, диде ул.

“Әле бәя бирергә иртәрәк. Ольга Васильеваның Русиянең мәгариф министры итеп билгеләнүенә бер атна вакыт та узмады. Бу – без куя торган да, без ала торган министр түгел. Васильева билгеләнгән икән, ул эшли. Карап карарбыз, тормыш үзе күрсәтер. Аның белән бер уртак фикергә килергә туры килер, әмма барыбер республика җитәкчелеге дә, без дә милли мәгариф өлкәсендәге мәнфәгатебезне беркемгә дә бирү яклы түгел”, диде Энгел Фәттахов.

“Яңа министр күп сораулар тудыра”

Татарстанның Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев министр вазифасына Ольга Васильеваның билгеләнүен борчылып кабул иттек дип белдерде.

“Соңгы 20-30 елда телне салкап калуда күп эш башкарырга тырыштык. Кануннар, дәүләт програмнары кабул ителде. Әмма бу хәрәкәттә киртәләр туып кына торды. Аларның күбесе федераль үзәктән, Русия Дәүләт думасы тарафыннан, Русиянең Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнде.

Мәгариф өлкәсенең башында кемнең торуына күп нәрсә бәйле. Дмитрий Ливанов булган чакта безгә кулай булмаган карарлар шактый булды. Аңа кадәр Фурсенко булды, БДИны ана телендә бирүне тыйдылар. Федераль үзәк түрәләре белән күп бәхәсләштек, таләпләр куйдык, аңлаттык, бурычларны билгеләдек. Балалар бакчалары, мәктәпләрдә тәрбия, белем бирү урыс телендә бирелергә тиеш дигән концепция булдырылды. Татарстан аны кабул итмәде, без аңа үзгәрешләр керттек. Теләккә ирештек тә кебек, әмма бөтен җирдә дә нәкъ безнеңчә булды дигән сүз түгел. БДИны туган телдә тапшыру таләбен күпме куйсак та, безне ишетүче юк. Моңа беренче чиратта кем каршы килә? Русиянең мәгариф минстрлыгы каршы чыга.

Яңа министрны борчылып кабул иттек. Биографиясен өйрәндек, аның мәктәпләргә, милли мәгарифкә нинди мөнәсәбәттә булуын ачыкладык, милләтләрнең тарихын, гореф-гадәтләрен ничек кабул итүе белән кызыксындык. Яңа министр православ дине белән кызыксынуы, аның урыс православ чиркәве белән бәйле булуы ачыкланды. Бу бик сагайта. Татарстанга күптән түгел Русия патриархы Кирилл килеп китте, аңа кадәр республикада митрополит алышынды. Аларның алга сөргән фикерләре һич тә милли мәгариф файдасына түгел. Ниятләре – мәгариф системына православ дине дәресләрен кертү. Без моңа каршы. Татарстан – күпмилләтле республика. Һәр сыйныфта диярлек төрле милләт, дин балалары белем ала. Без православ яки ислам динен дәресләрен кертә башлыйбыз икән, каршылыклар булырга мөмкин. Бу ризасызлык тудырачак. Шуңа күрә министр вазифасына яңа кешенең билгеләнүен борчылып кабул иттек”, дип сөйләде Разил әфәнде.

“Министрга бәя бирә алмыйм”

Русия Дәүләт шурасы депутаты Илдар Гыйлметдинов яңа министр Русия Конституциясе, кануннар нигезендә эшләячәгенә ышана.

“Президентның кадрлар мәсьәләсенә анализ ясый алмыйм. Бу – аның эше. Бүген мәгариф системы федераль кануннар нигезендә бара. Ана телендә белем бирү федераль кануннар, Русия Конституциясе нигезендә бара. Төп кануннамәне беркем дә бозарга җыенмый, аңа юл да куймаячакбыз. БДИның бер имтиханын булса да туган телдә тапшыру мөмкинлеген тудыру хакында фикерләр бар. Канун нигезендә бу әлегә мөмкин түгел. Бу хакта Русиянең мәгариф министрлыгы белән берничә тапкыр очраштым, тикшердек бу мәсьәләне. Аны җиңел генә кертеп җибәреп булмый. Шундый канун кабул ителә икән, анда бик күп процедуралар үтәсе бар. Татар теленнән БДИ була икән, бөтен телләрдән дә критерийлар ясалырга тиеш. Бу эш нинди бәягә төшәчәк? Төбәкләр моңа әзерме? Әле уйланып бетелмәгән. Чыгымнар саналгач, бу эшкә тотына алачакбыз”, дип сөйләде Илдар Гыйлметдинов.

“Ана телендә белем бирү кысрыкланмас”

Дөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, яңа министрның килүе белән ана телендә белем бирү кысрыкланмас дип саный.

“Андый кеше министр булырга тиешме-юкмы дигән сорауга җавапны киләчәк күрсәтер. Әле ниндидер нәтиҗә ясау иртәрәк. Кеше яңа гына билгеләнгән бит. Дин мәсьәләсенә килгәндә Татарстанның үз позициясе нык. Диннәр дәресен укыту мәсьәләсе нинди генә дәрәҗәдә куелмасын, Татарстан президеты әйткән сүзеннән тайпылмасбыз. Татарстан мәктәпләрендә Диннәр тарихы гына укытылачак. Татарстан өчен борчылмыйбыз, әмма чит төбәкләргә җиңел булмаячак. Төрле җирдәге җитәкчеләрнең бу мәсьәләне аңлау дәрәҗәсе төрле.

Тормыш үзгә бит ул. Министрлар, түрәләр бер килә, бер китә. Бик авыр заманда да халкыбыз туган телебезне саклый алган. Моны узганбыз икән, бүгенге чор ул кадәр катлаулы түгел. Баланы үзеңчә тәрбияләр өчен мөмкинлек бар.

Яңа министрның килүе белән ана телендә белем бирү кысрыкланмас. Илдә бит кануннар эшли, федераль стандартларга аерым шәхеснең үзгәрешләр кертергә мөмкинлеге юк. Кем генә килмәсен, безгә үз мәнфәгатьне яклап эш итәргә кирәк. Министр да колак салыр. Алай булмый икән, андый шәхесләр мәгариф өлкәсе белән идарә итә алмаячак”, дип белдерде Дөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров.

Яһүдләр аңлатма сорый, татарлар тел яшерә

Татарлар мәгариф министрлыгы эш күрсәтсен әле, карарбыз, күз күрер дигәндә Русиянең яһүд җәмгыятьләре федерациясе министр Ольга Васильевадан аның Иосиф Сталин, ул оештырган дәүләт террорына карата мөнәсәбәтен аңлатуын сорады. Яһүдләр Васильеваның аңлатма бирүе мәгариф системына гына түгел, бөтен Русия өчен дә мөһим, дип әйтте. Татарлар исә әлегә дәшми генә күзәтүне хуп күрә.

Дөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров  хатлар, мөрәҗәгатьләр язу иртәрәк дип белдерде.

“Тора-бара карарбыз, министрның гамәлләрен карарга кирәк. Башта күзәтик. Беренче сүз ишетүдән үк күтәрелеп бәрелмәс өчен без аның карашын өйрәнергә тиеш. Бер фикергә килгәннән соң үзебезнең позицияне әйтәчәкбез. Әлегә хатлар язарлык бер сәбәп күрмим. Өйрәнергә кирәк”, диде Ринат Закиров.

Запись Мәктәп, университетларга тынычлык бетә, Русиянең яңа мәгариф министрыннан нәрсә көтәргә? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зөлфәт Зиннуров укырга керергә дип, имтиханнар тапшыра [фото-видео]
Җырчы һәм “Башваткыч” тапшыруның алып баручысы Зөлфәт Зиннуров, үзе кебек үк танылган дуслары белән, имтиханнар биреп йөри.

Укырга керергә нияте барлыгын ул инстаграм бите аша хәбәр итте. 12 августның иртәсендә, имтиханга керер алдыннан: “Аллага тапшырдык!” дип фотосын урнаштырды.

Аллага тапшырдык! #имтихан

Фото опубликовано Зульфат Зиннуров (@zulfat_zinnurov) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2016-08-12T06:48:37+00:00">Авг 11 2016 в 11:48 PDT</time>

Әлбәттә, күпләрнең “укырга кая керәсез?” дигән сорау туды. Зөлфәтнең җавабы да озак көттермәде. Алып баручы Авыл хуҗалыгы университетына укырга керергә дип, имтиханнар биреп йөри икән.

Зөлфәт урнаштырган видеодан бик күпләр үзләре укыган аудторияне танып алдылар һәм барысына да уңышлар теләделәр.

Без әзер! Бугай… #имтихан

Видео опубликовано Зульфат Зиннуров (@zulfat_zinnurov) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2016-08-12T07:09:31+00:00">Авг 12 2016 в 12:09 PDT</time>

Запись Зөлфәт Зиннуров укырга керергә дип, имтиханнар тапшыра [фото-видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..