Архивы дөнья - Tatar Today - татар яңалыклары.

Табиблар видео аша егетне теге дөньядан кире кайтаралар
Сарманда яшәүче 30 яшьлек Иванны (исеме үзгәртелде) район үзәк хастаханәсе табиблары теге дөньядан кире кайтарган.

Иван бик озак вакыт дәвамында үпкә вентиляциясе системасына тоташтырылган булган. Ләкин Иванның трахеясында җөйләр барлыкка килгән. Сулыш алу юлына зыян килеп, ир-егетнең тыны кысыла, суларга һава җитми башлый. Иван аңын югалта башлагач, шундук “ашыгыч ярдәм” чакырткан. Егеткә вакытында ярдәм күрсәтелмәгән очракта, аның трахеясы җөйле тукыма белән капланып, әлеге хәл фаҗигале тәмамланырга мөмкин булган.

Сарман районы үзәк хастаханәсенә егет үлем хәлендә китерелгән. Табиблар ничек ярдәм итәргә белмәгәч, видео аша Республика клиника хастаханәсендәге коллегаларына мөрәҗәгать иткән.

Мөрәҗәгать 7:30 сәгатьтә кабул ителгән, Казан табибы 8:15 сәгатьтә вертолет белән районга юл тоткан. Табиб килгәндә, Иван аңсыз яткан. Трахеядагы яктылыкның диаметры нибары 2 миллиметр булган, һава кермәгән диярлек.

Республика клиника хастаханәсенең торакаль хирургия бүлеге (күкрәк читлеге органнары хирургиясе) мөдире Евгений Тришин трахеяны киңәйтү буенча операция ясаган. Гадәттә, мондый операцияне Россиянең алдынгы клиникаларында гына ясыйлар.

Бу операция – Иванны коткару, яшәтү өчен бердәнбер чара булган. Шулай итеп, егет Казан һәм Сарман табиблары ярдәме белән исән калган.

Чыганак: Шәһри Казан сайты

Запись Табиблар видео аша егетне теге дөньядан кире кайтаралар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Башкортстанда активистлар урман кисүчеләр белән көрәшә [видео]
Башкортстандагы Куштауны яклаучы активистлар 3 августта җыелып тауга менде һәм анда урманны кисү эшләрен туктатты.

Башкорт сода ширкәтенә сода җитештерү өчен чимал алу урыны буларак бирелгән бу шиханда урманны кисү хәбәре узган атна ахырында, Корбан бәйрәме көннәрендә үк таралган иде. Әмма ул чакта киселгән урманны күрүчеләр урман кисүчеләрне очрата алмаган. Тауны чималга бирүгә каршылар эшнең дүшәмбе ныклап башланачагын сизеп алып 3 августта урман кисүчеләр янына барган.

Активистлар урман кисүчеләрнең нинди ширкәттән һәм кемнәр булуын ачыкларга теләгән, урманны кисү өчен рөхсәт кәгазьләрен күрсәтүне таләп иткән. Нәтиҗәдә активистлар полиция чакырган һәм урман кисүчеләр эшләрен ташлап китеп барырга мәҗбүр булган.

Азатлык шиханны яклаучылар белән анда булган хәлләр турында сөйләште. “Башкорт” төркеме җитәкчеләренең берсе Фаил Алчынов без шалтыратканда Куштау түбәсендә иде.

Фаил Алчынов Куштауны яклаучы активистлар белән

Алчынов Азатлыкка белдерүенчә, дүшәмбе тау башына шиханны яклаучы 30лап активист күтәрелгән һәм урманны кисүчеләр өчен тау башыннан аска таба юл ачу эше башланганлыгын ачыклаган. Моның өчен 30 метрлап киңлектә агачларны кисеп аска таба төшә башлаганнар. Алчынов әйтүенчә, гадәттә таудагы урманны астан өскә таба кисеп менәләр, әмма бу юлы эшне оештыручылар астан кисә башлау халыкта зур шау-шу кубарыр дип куркып эшкә тау башыннан керешкән. Алчынов урманның тоташ түгел, ә урыны-урыны белән киселгәнлеген күрүләрен әйтә. Урман кисүчеләр шул рәвешле ике тау кушылган урында Үрнәк авылына якын бер җиргә төшеп юл ачарга тели, ди ул.

Куштауда киселгән агачлар

Активистларның шактые тау итәгендәге Үрнәк авылында яшәүчеләр. Элек Стәрлетамакта яшәгән, пенсиягә чыгып әлеге авылган күченгән Рим Абдулнасыров тыныч тормыш эзләп шәһәрдән авылга күченгән идем, язмаган ахыры ди.

Рим Абдулнасыров

“Алар һәрвакыттагыча бу юлы да халык бәйрәм иткәндә тыныч һәм астыртын рәвештә эш итте, кешеләр бәйрәм итүдән файдаланып урманны кисүгә кереште. Әмма дүшәмбе инде без аларга эшләү мөмкинлеге бирмәдек. Без алардан бу урманны кисү өчен рөхсәт кәгазен таләп иттек. Ә Куштаудагы урман тыюлык санала, аны кисәргә рөхсәт ителгән урманнар рәтенә бары Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы карары нигезендә генә күчереп була. Әмма әлегә андый карар юк. Тәмам оятсызларча эш итәләр. Моны бандитизм дип атарга була һәм без дүшәмбе бандитларны туктаттык дип әйтер идем”, ди Абдулнасыров.

Аның әйтүенчә, урман кисүне туктату өчен әлегә 30 кешенең җыелуы җиткән, әмма кешеләр социаль челтәрләр аша аралашып тора, кирәк булса мең кеше дә җыела ала.

Куштауда урманның киселгән өлеше

Урманны юк итәргә теләсәләр, моңа безнең җәсәдләребез аша гына ирешә алачаклар, монда җыелганнарның күбесе өлкән яшьтәге кешеләр ди Абдунасыров. Аңа хәзер 64 яшь. Шулай ук Үрнәк авылында яшәүче икенче бер активист Рәис Мусаваровка 70 яшь.

Рим Абдулнасыровның күршесе, Куштауны яклаучы өлкән яшьтәге тагын бер активист Любовь Ануфриевага 81 яшь. Июль уртасында Любовь Ануфриева өенә экстремизмга каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре килгән. Бу хәлдән соң Абдулнасыров Ануфриева белән полиция бүлегенә барган һәм ахыр чиктә полиция хезмәткәрләре гафу үтенергә мәҗбүр булган.

Ануфриева 40 еллап гомерен Башкорт сода ширкәтендә эшләп уздырган. Хәзер исә ул Куштауны яклап көрәшүче иң өлкән активистларның берсе.

“31 июльдә Куштау итәгендә башкортлар белән татарлар пылау пешереп Корбан бәйрәме уздырды. Монда яшәүчеләр дә катнашты, Уфадан да 15ләп машина белән кешеләр килде. Анда җәядән ук ату, шашка уеннары һәм башка шундый ярышлар узды. Аннан соң шунда ук мөселманнар намаз укыды. Намаздан соң ашарга утырдык, ә кайберәүләр тауга менеп китте. Тауга менсәләр, йөзләп агач киселгән. Ягъни тауның бер ягында намаз укып Аллаһтан шиханны саклауны сорыйлар, ә шул ук вакытта шундый ук башкортлар тауның икенче ягында кыргыйларча кыйммәтле агачларны кискән. Моның ни кадәр кызганыч хәл булуын һич аңлатып бетерерлек түгел. Мин анда бердәнбер урыс кешесе идем, мин бернинди милләткә карамыйча бөтен кеше белән дус. Безнең өчен бу биредә тиздән эш кайный башлаячагы турында беренче ишарә булды”, ди Ануфриева.

Куштау итәгендә активистларның Корбан бәйрәме

Өлкән яшьтә булу сәбәпле дүшәмбе ул шиханга менә алмаган. “Мин тау итәгендә калган идем, тауга менүче урман кисүчеләрне туктатып тирә якка күз салуларын сорадым, Башкорт сода ширкәтенең Стәрлетамак тирәсен ничек агулап бетергәне һавадан да күренә дип аңлаттым, чыннан да суларлык түгел иде һава”, ди ул.

12 июльдә Куштауны яклау флешмобында 500ләп кеше катнашты

12 июльдәге флэшмобтан соң экстремизмда гаепләргә маташуга бик нык рәнҗүен әйтә Ануфриева.

“Экстремистлар дигән тамганы безгә Радий Хәбиров такты. Ул безнең белән очрашмый да, сөйләшми дә, без аның өчен берни түгел. Ул безне акча өчен эшләүчеләр, экстремистлар һәм маргиналлар дип атый. Мин — Ленинград блокадасын кичергән кеше, өч сугышны узган, Берлинга барып җиткән солдат кызы. Мин үземне экстремист дип атарга рөхсәт итмәячәкмен.

Минем өйгә подполковник, майор һәм өлкән лейтенант килде. Мин андый кунакларны каршыларга әзер түгел идем. Безнең флэшмоб 12 июльдә узды, ә ике-өч көн узуга алар килеп төште. Мине уратып алып хакимият белән килештерелмәгән ул чараның төп оештыручысы булуда гаепли башладылар. Көн бик кызу иде, шулай итеп кояшта мине 40 минутлап кыздырдылар, яшем зур булса да, бик кыздырып бетерә алмадылар. Гәрчә артымдагы койманың кояшта ничек кызуыннан тиздән инде тормышның чиге якынлашуын сизә башлаган идем. Алар ниндидер протокол тутыра башлады, мин ул протоколны тутырудан баш тарттым”, ди Любовь Ануфриева.

Активистлар әйтүенчә, 4 август иртәсендә урман кисүчеләр тагын тау башына менәргә теләгән, әмма төне буе сакта торган активистлар аларның машиналарын туктаткан һәм юл буенда озак кына кайнар, әмма көч кулланусыз сөйләшүләр булган.

Куштау – Башкортстандагы известь яткылыгына бай иң зур тау-шихан. 2017 елда анда геологик эзләнүләр уздыруга рөхсәт бирелгән иде. Узган елның августында аны эшкәртү өчен дә рөхсәт бирелде. Ул рөхсәт 2039 елга кадәр бирелгән.

Җәмәгатьчелек Йөрәктау һәм Торатауга табигать һәйкәле буларак саклау статусы бирелгән кебек, Куштауны да саклап калу өчен көрәшә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Куштауның эшкәртеләчәге турында күп тапкыр кабатлап, “Мин меңнәрчә кешене эшсез калдыра алмыйм. Ул ил өчен стратегик тармак. Мине сындыру, журналистларны, милләтчеләрне сатып алу файдасыз”, дигән иде.

Чыганак: Азатлык Радиосы сайты

Запись Башкортстанда активистлар урман кисүчеләр белән көрәшә [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Бер белмәгән читләр ярдәм кулы суза. Ә үзең эшкә өйрәтеп үстергән балала­рыңнан хәбәр дә юк”
Казан метросының Җиңү Проспекты станциясендә белмәгән кеше юк Фәрит абыйны. Көн саен бирегә килеп, җәяүлеләр кичүе янында утыра ул. Кешедән әйбер сорамый. Аны кызганып, ризык бирүчеләр дә, кием алып килүчеләр дә бар. Тормышыннан зарланмаса да, мич җылысы турында хыяллана үзе.

Өем дә, туганнарым да, гаиләм дә бар

– Моннан алты ел элек авылдан чыгып киттем. Хатыным Гөлнур исемле. Аның белән өч малай үстердек. Алар тракторда эшлиләр дип беләм. Күрмәгәнемә дә биш ел булды инде. Үзләре әти кайда икән дип борчылып йөрмиләр. Менә шулай беркемгә дә кирәгем калмас дип уйламаган идем, – дип сөйли 68 яшьлек Фәрит абый. – Туганнарым күп. Ике апам, энем бар. Бер апам Казанда яши. Әмма анда барган да юк, ишекләре минем өчен ябык. Икенче апам белән энем Әтнәдәге бер авылда яшиләр. Аларга да сыймыйм.

Ялгыз калган ир бөтен вакытын метро станциясендә уздыра. “Шө­кер, каты авырганым юк. Бераз салкын тиеп тә алды.  Әле ярый ке­шеләр әйбәт. Сөт сатучылар, сөт биреп, шуны кайнатып эчерттеләр. Кешеләр бик әйбәт, сеңлем. Үзем эчмим, тартмыйм. Тавышланмыйм. Беркемгә дә зыян китермим, – дип сөйли Фәрит абый. – Көндезләрен җир асты юлында утырып торам. Газета-журналлар укырга яратам. Ярдәм итүчеләр бар. Әле бер ир-ат җылы аяк киеме китерде. Рәхәт­ләнеп киеп йөрим. Бернишләмәгән ул. Адәм балалары бигрәк ми­һербанлы. Берәү җылы куртка, чалбар бирде. Каршыдагы кибеттә татар кызлары эшли. Фәрит абый, дип кенә торалар. Мин соранып утырмыйм. Хәер сорап кулымны да сузмыйм. Монда йөргәнемне белгәч, кешеләр үзләре танып булыша. Документларымны югалткач, яңа пас­порт алыр өчен 3 мең сум кирәк икән. Акчам булмагач, кешедән сорап тордым. Ә ул бер айлык пенсиямне бирүне һәм өч меңне кайтаруны шарт итеп куйды. Мөмкинлегем булмагач, ризалаштым”.

Бабай, йокла, диләр

Пенсиясе 10 мең сум чамасы икән. “Көннәр җылынуга, авылга кайтам. Тик кышны анда чыгып булмый. Утыным җитәрлек, миче юк. Җылыту торбаларын кисеп алып киткәннәр, – дип сөйли ул. – Көндез монда утырсам, төнлә подъездга кереп йоклыйм. Шөкер, сүз әйт­миләр. Берәү килде дә, ачкычын бирде. Подъездга кереп ятарсың, туңа күрмә, диде. Мин идәндә йок­лыйм. Төнлә керәм, иртәнге биштә чыгып китәм. Үземне тәртипле тотам, пычратып йөрмим. Кешеләр, бабай, йокла, дип торалар. Кайчак исләрем китә инде. Бер белмәгән читләр ярдәм кулы суза. Ә үзең эшкә өйрәтеп үстергән балала­рыңнан хәбәр дә юк. Мин улларымны тракторга да өйрәттем. Ни кызганыч, араларыбыз өзелде. Бик тә өйдә яшисем килә. Яшь тә бара бит. Ятып торасы килгән чаклар да бар.  Җылы яратам мин. Морҗа буенда йоклауга ни җитә?”

Булышасы килә!

Фәрит абыйны ничек тә йортлы итәсе килә. Газета укучылар арасында ялгызлыктан тилмергән, үзенә иптәш эзләгән 60-65 яшьлек ханымнар булмасмы, дигән уй да килде башка. Авылдагы йортына мич чыгаручы табылмасмы, дигән өмет тә бар. Ә бит  Фәрит абый  бер дә начар кешегә охшамаган. Кием­нәре чиста. Пенсиясен үзе ала. Тиешенчә генә тотам, ди. “Исе­рекләр яныннан урап йөрим, акча бүлешер кешем юк. Ашыйсы килгәндә, ашханәгә керәм. Акчам булса, җылы ризык ашыйм, кайчак бер булка белән чәй дә эчеп чыгам. Атнага бер мунчага йөрим әле. Сакалым җитте. Бүген кырынгыч алдым. Матурланып куясым бар. Алайса, таныш-белешләр танымас та үземне”, – ди ул.

Хатыны белән ни өчен аерылышканын, өч улының әниләре белән башка җиргә ник күченгәнен әйтмәде ул. Гаиләсе турында сораша башлагач, дәшми. “Бер көнне мин эштән кайтышка бер тулай торак бүлмәсенә күченеп куйганнар. Өйдә бер әйбер дә калмаган. Хәтта ятып йокларга урын-җир дә юк.  Мендәргә кадәр алып киткәннәр. Шуннан соң артларыннан бармадым. Аралар өзелде. Малайлар кирәксенмәде. Казанга чыгып киттем. Монда эшкә кердем. Чәчәк тә саттым әле. Ул чакта фатир яллап тора идем. Хәзер аңа акчам җитми, – ди ул. – Олы улым, өй­ләнеп, үз тормышы белән яши дип беләм. Калган ике балам әниләре белән бергә яши­ләр. Хатыным кияүдә түгел бугай. Туган­нарың, шалтыратып, хәл­не беләме, дисеңме? Юк шул, сеңлем. Телефоным да юк минем. Әллә бу пенсия килгәч, бер арзанлыны аласы инде? Алсам, кем белән сөйләшим?”

Имәндәме чикләвек?

Таптык без Фәрит абыйның гаиләсен. Казан янәшәсендәге бер районда яши алар. Вакыйгалар Фәрит абый сөйләгәнчә булып чыкмады. Исемен үзгәртеп бирүнең дә сәбәбе шул. “Гомерем буе сабыр булдым. Без аның белән яхшы тормадык. Әмма мин әти-әниемә дә, туганнарыма да бу хакта сиздер­мәдем. Авыр хәлемне үзем  һәм улларым белә. Фәрит безгә рәхәт күрсәтмәде, – ди Гөлнур апа. – Исереп кайтып тавыш чыгарулар, өйдә йокламыйча урамда йөрүләр – аларны искә алсам, нервым кузгала. Бик озак түздем. Авырып китеп, операция ясатырга туры килде. Шул чакта ул миңа нинди генә пычрак сүз әйтмәде. Хәлем начар иде. Казанда яңадан ике операция ясадылар. Шуннан кайткач та, Фәрит кул күтәрде. Кыйнап ташлады. Ярый, олы улым армиядән кайтып, мине бу мәхшәрдән коткарды. Шөкер, юкка чыкмадык. Балаларым буй җитте, икесе өйләнде. Менә кечесе дә озакламый гаилә корачак. Мин аны гафу итә алмыйм. Юньле кеше булса, туганнары ташламас иде”.

Гөлгенә Шиһапова Ватаным Татарстан

Запись “Бер белмәгән читләр ярдәм кулы суза. Ә үзең эшкә өйрәтеп үстергән балала­рыңнан хәбәр дә юк” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Үзебезнең авыл егете алдалап, Үзбәкстанга алып китте, мине бер үзбәккә коллыкка сатты” [язмыш]
Сер түгел: кайчагында булганыннан канә­гать­лек алып, шөкер итеп яшәргә дә оныткалап җибәрәбез. Менә шундый вакытта бө­ек көч­ләр, сабак булсын әле бу бәндәгә дип, гый­брәт­ле язмышлы кешеләр бе­лән очраштыра, күрәсең. Поездда кайтып барышыбыз. Кайчак очраклы гына юлдашларга әллә ниләр сөйләп ташлыйсың. Саҗидә апа сөйләде дә сөйләде.

Бәхет ул – сөйгән кешеңне очратып, гаилә кору, дип уйлый Саҗидә. Насыйп яры оч­рар дип, күңеле белән көтеп йөргән бер мәл­дә, авылда хәбәр тарала. Гаяз өйләнергә кайткан икән. Саҗидә кичкә кадәр әллә ниләр уйлап бе­те­рә. Кичке уенда, бәлки, Гаязны күрермен, дип алгысыта ул күңелен. Алар 10-11 сыйныфларда бергә укыйлар. Мәктәп елларында күңеллә­рендә мәхәббәт очкыннары кабынса да, ничектер, башлап сүз әйтергә кыймыйлар. Укып бетергәч, күре­шергә дә туры килми. Гаяз турында авылда төрле хәбәрләр йөри. Кайбер кеше аны, карта уйный икән, икенчеләре бик бай кешегә әйләнгән икән, дип тә сөйләшә. Кичке уенда Гаяз Саҗидәне озата кайта. Әмма ул кыз күзаллаган партадашы булмый инде. Ыспай киенгән, өс-баш яхшы, кулында – чит ил сәгате. Теле телгә йокмый. Нәрсә­ләр генә сөйләми ул. Имеш, читтә аның ике катлы өе бар. Машинасы, дачасы. Кыс­касы, авыл кызын кызыктырырлык байлыгы җи­тәрлек була егет­нең. “Мин бит, Саҗидә, өй­ләнергә кайттым, синең ши­кел­ле саф кыз кирәк, чык ми­ңа кияүгә. Өч көн вакыт сиңа, җавап бирерсең”, – ди егет, кызның күзләренә карап.

Саҗидәнең генә әти-әнисе каршы килә. “Нинди белмәгән урынга китү ул? – ди алар. – Авыл кешесе булса да, син аның андагы тормышын белмисең бит”.

Ләкин Саҗидәнең йө­рәге урыныннан куба, ризалык бирегез, китәм, ди. Бәхе­тен­нән, очып, җиде кат күкләрдә йөргән кызларын күреп, никах укыталар. Никахтан соң Гаяз Саҗидәгә якын да килми. Бергә мунчага да керми­ләр. “Үзбәкстанга кайткач, бер­гә булырбыз, – ди ир кеше. – Өс-башыңа күп алма, ан­да синең бар нәрсәң дә бар”.

Саҗидәнең тормышы өч көндә үзгәрә дә куя. Арба артындагы дегет чиләге шикелле, шома Гаязга ияреп, күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә чыгып китә ул. Гаяз поездда барганда бик борчыла, әледән-әле тәмәке тарта. Мин сине коллыкка алып барам дип, Саҗидәгә ничек әйтсен инде ул? Поезддан аларны бер машина каршы ала. Гаяз, Саҗидәнең күзенә туры карамаска тырышып, тиздән барып җитәчәклә­рен әйтә. Менә алар бер кечкенә өй янына килеп җитәләр. Өй эче бик матур, гел келәмнән генә тора. Өстәл дә, урындык та күренми. Саҗидә өй эчен күзәтә. Идәндә 60 яшьләр тирәсендәге бер карт утыра. Карт алар белән сәлам би­ре­шә. Гаяздан, алып кил­деңме, дип сорыйлар. Әйе, сез телә­гәнчә булды, дигән җавап ишетелә. Карт әкрен генә урыныннан тора да Саҗидәгә утырырга куша. Шунда гына Саҗидә түрдә ятак сыман урынны күрә. Карт, Гаязны ияртеп, тышка чыгып китә. Алардан соң өйгә озын күлмәк кигән карчык керә. Саҗидә янына килеп, и бәхетсез бала, дип пышылдый. “Мә, өстеңне алыштыр, башыңа яп”, – дип Саҗи­дәгә кием суза. “Хәзер сиңа никах укырга керәләр”, – ди.

Шулвакыт ишектә карт белән өч ир-ат күренә. Карт бик озак итеп догалар укый. Саҗидә­нең куркудан тән­нәре калтырый башлый. Карчык Саҗи­дәгә чәй бирә. Шуннан соң карт белән карчык һәм башкалар чыгып ки­тә­ләр. Саҗи­дә чит кеше белән берүзе генә кала. Менә син минем хатыным булдың хәзер дип, Саҗидәне чишен­дерә башлый ул. Кыз көрәшә, елый, ләкин аның бу симез бәндәгә көче җитми. Зур сөюләр өмет иткән кыз баланы мыскыл итә ул. Саҗидә чәчләрен йол­кый-йолкый елый, аңа ярдәм итүче генә булмый. Өч көн узгач кына, аның янына карт белән карчык керә. Саҗидәгә эшләргә кушалар. Саҗидә аларның бер сүзен дә аңла­мый. Әйтерсең, башы үзенеке булмый аның. “Хәзер нишләргә инде, кая барырга?” Саҗидә Гаязга бик рән­җи. Үз авылың кешесе шундый хәлгә калдырсын әле?! Аның башында бер генә уй: ничек булса да, бу үзбәктән качарга кирәк. Әнисе биреп җибәргән акчасын барлый. Үзбәк эшкә киткәч, өйдән чыгып китә. Юлда очраган машиналарга утырып, тимер юл вокзалына барып җитә. Сораша торгач, Казанга кайтучыларны таба. Бик озак кайта ул. Өйләренә кайтып кер­гән­дә үлем хә­лендә була.

Әтисе белән әнисе кызларын бик озак тәрбиялиләр, артык берни сорашмыйлар. Туганнары да бик булыша. Саҗидә әкрен генә булса да терелә, өйдәге эшләргә дә катнаша башлый. Узган хәлләрне искә алмаска тырыша. Әтисе үлеп киткәч, әнисе белән икесе генә калалар. Саҗидә хәзер үзе әнисен карый. Әнисе дә бик картая, күзләре сукырая. Ул, Саҗи­дәнең аркасыннан сөеп: “И кызым, алдагы көннәреңдә бәхетләрең бул­сын”, – ди. “Әни, һәр кешенең бәхетле буласы килә. Ләкин тормыш, язмыш сынауларыннан узып булмый икән шул”, – дип җавап бирә Саҗидә мондый вакытта. Бүген ул әнисе янында булуы белән дә бәхетле.

Рәсимә Галиева, Ватаным Татарстан

Запись “Үзебезнең авыл егете алдалап, Үзбәкстанга алып китте, мине бер үзбәккә коллыкка сатты” [язмыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Уф, кадалсын иде шунда! Сукыр әниле булганчы үлүең артыктыр!” [гыйбрәт өчен]
Минем әниемнең бер күзе юк. Нинди вакыйга аны күзсез калдыргандыр, төпченгәнем булмады. Тик бу факттан качу мөмкинлеге дә юк, шуңа мин күзсез әниле булуыма оялудан тилмереп яшим.

Кимчелеге зур шул: кеше алдында әнидән бик оялам. Ничек шундый әни белән җитәкләшеп мәктәпкә барырга кирәк?! Әтием дә юк ичмаса… Әни әби һәм миннән торган гаиләбезне берүзе тарта. Күзсез булу гаебен юу өчен минем белән һәрчак ягымлы сөйләшә, һәрчак яңа уенчык, кыйммәтле телефон кесәмдә, ялларда һәрвакыт кызыклы шөгыльләр уйлап таба, бөтен теләгән җиремә бара, миңа берни дә кызанмый. Үз өстенә генә берни алып кими, бизәнә дә белми бугай ул. Әнә, Рамилнең айфоны булмаса да, әнисе гел матур: өстендә чәшке тун, биек үкчәле туфлиләр, кып-кызыл помада… Андый әнием булсамы соң!

Күзсез әнием мин укый торган мәктәпкә эшкә урнашкан бит, әй. Адәм көлкесе! Ашханәгә барырлыгымны калдырмады! «Улым, сиңа җәйгә вилсәпид алырга тырышам бит, үзең сорадың лабаса!»- ди бит әле, кызармый да. Сораса ни! Беткәнмени эшләр җир?! Классташларым күзсез әниле икәнемне белсә, оятыма ничек чыдармын!

Бәла үзен озак көттермәде. Дөресрәге, наданрак әнием сыйныф бүлмәсенә миңа бутерброд кертте. Имеш, ач йөрмә, улым. Имеш, ашханәгә дә килмәдең, улым. Кәнишне, килмәдем, анда бит күзсез әни! Чәнечкеле сораулар озак көттермәде.

— Бу одноглазая синең әниең что ли? — дип, боксчы Рәмис күзен акайтты.

Уф, кадалсын иде шунда! Мондый әниле булганчы үлүең артыктыр!

Кич кайтып әнигә ни эшләргә яраганын, ни ярамаганын аңалтырга туры килде. Йөрмәсен монда кирәкмәгән җиргә борынын тыгып!

Мәктәпне тәмамлагач бу мәхшәрдән котылу өчен бүтән шәһәргә укырга киттем. Әллә башлы булуым, әллә әнинең түләүле репититорларга йөртүе ярдәм итте шунда, бер каршылыксыз юридик факультетка укырга да кереп куйдым. Әнидән баш тартып китсәм дә, атна саен акча сала башлады. Борчылып шалтыратуларына җавап бирмәдем. Нигә кирәк ул элемтә? Ә менә акчасы бик урынлы, зур шәһәрдә авыргарак туры килә.

Инде икенче курста адвокат конторасына эшкә урнаштым, үзем акча эшли башладым. Әни җибәргән акчаны да кушкач тормышым күзгә-күренеп җиңеләйде. Күзсез әни үзе генә ничек яшәп яткандыр, анысын белмим. Әби үлеп киткән дип ишеткән идем ишетүен.

Әзрәк тәҗрибә туплап үземнең шәхси адвокат конторамны ачып җибәрдем, өйләндем, квартира алдым. Озак та үтмәде улым туды. Тормыш тыныч кына бер җайга ага башлады.

Соңгы арада әни төшемә кереп йөдәтә башлады. Имеш, минем күзем юк, әни кытыршы кулы белән сыйпагач кына күзем пәйда була икән. Шушы күз күпме җанымны талкыр инде тагын!

Иртән балаларны бакчага илтергә чыкканда ишекне ачып җибәрсәм әни тора. Ник килгән ул? Тагын мине оятка калдырыргамы исәбе?

— Улым…

— Ник килдең? Бу куркыныч кыяфәтең белән белән балаларымны куркытмакчы буласыңмы?

— Сәламәтлегем какшый бара, сине, улларыңны күреп калыйм дидем, улым…

— Нәрсәгә алар сиңа?! Тагын эшкә килеп анда адәм көлкесенә калдыр! Синең аркада күргәннәрем болай да җитәрлек! Ычкын моннан, югал! Шул бер күзең белән юлны табарсың дип өметләнәм.

— Улым, зинһар, кичерә күр, теләгем изгедә иде. Улларыңа күчтәнәч булса да калдырыйм…

— Ычкын дим!

Менә ник төшемә кереп азаплаган икән…

Көннәрдән беркөнне кластташларымнан хәбәр килеп төште: очрашу планлаштыралар икән. Барып үземне күрсәтеп кайтмый ярамас. Белсеннәр кем белән укыганнарын, күрсеннәр ирешкән дәрәҗәләремне!

Хатынга дөресен әйтеп тормадым, аның кәнәгатьсезлекләрен тыңлаганчы, әзрәк хәйләләвең кулайрак. Командировкага дигән сылтама белән туган шәһәремә юл тоттым.

Очрашу алдыннан үзем яшәгән әни өенә барып килергә иде. Ишек ачучы булмады. Күршегә шакыгач, әнинең вафатын хәбәр иттеләр, үзе калдырган өйнең ачкычын бирделәр.

Бусаганы атлауга балачак елларыма кайттым. Стенага теге юлы әни мәктәп ашханәсендә эшләп алган велосипедым сөялгән. Шкаф киштәсендә минем 3 яшьлек чагымдагы фоторамка тора. Дәрес әзерли торган өстәлемдәге китап-дәфтәрләр дә мин калдырганча. Ә менә бу минем сәгатем, әни аны продленканың күпме калганын карап торсын дип алып биргән иде.

Беренче тапкыр күңелемне әнине кызгану хисе биләп алды…

Шул өстәл өстеннән «Улыма» дигән бөкләнгән хат табып алдым.

«Балам! Ничек кенә миннән читләшсәң дә, картлык көнемдә ташлап еракларга китсәң дә, гомерем буе сине уйлап, изге теләктә яшәдем, догамнан калдырмадым.

Теге вакытта өеңә килеп баларыңны куркытканым өчен, зинһар, гафу ит, бердәнберем! Теләгем сиңа, гаиләңә бер күз салу гына иде. Гомер буе минем аркада оялу хисе кичереп яшәгәнең өчен дә кичер.

Тик шуны бел: 3 яшьлек чагыңда, туп артыннан йөгергәндә егылып тимерчыбыкка кадалдың. 1 күзең агып чыккан иде, табиблар тора-бара бөтенләй сукыр калуыңны фаразлады. Гомерең караңгылыкта, сукырлыкта узмасын өчен шул көнне үк табибларга 1 күземне сиңа күчереп утыртуга рөхсәт кәгазе яздым. Минем күзем аша дөнья каравың белән горурланам! Шул вакытта гомерең кирәк дип сорасалар, анысы да жәл булмас иде, балам!

Тормышыңны бәхеттә, сәламәтлектә үткәрергә язсын. Оныкларыма әйбәт әти, киленемә үрнәк ир бул. Барысына да сәлам җиткер.

Бәхил бул.

Сине гомере буе көтүче, Әниең»

Чыганак: Сабантуй

Запись “Уф, кадалсын иде шунда! Сукыр  әниле булганчы үлүең артыктыр!” [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Таныш булмаган ир-ат 8 яшьлек баланы көрәк белән кыйный
Калининградта 8 яшьлек ир балага һөҗүм иткән кешене тоткарлаганнар. Бу ир-ат баланың башына көрәк белән берничә тапкыр суккан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Россия Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Ирина Волк хәбәр иткәнчә, яраланган баланы Калининградның «Чайка» бакчачылык ширкәтендә 27 сентябрьдә тапканнар. Баланы хастаханәгә илткәннәр. Таныш булмаган ир-ат бу балага көрәк белән берничә тапкыр суккан. Малай үзе шул хакта сөйләгән.

Калининград буенча Тикшерү комитеты баланы үтерергә маташу факты буенча җинаять эше ачкан. Полиция хезмәткәрләре шикләнелүче ир-атны бакчачылык ширкәтендәге йортларның берсендә тапкан. Волк сүзләренчә, бу кеше моңа кадәр дә хөкем ителгән булган. 1969 елда туган әлеге ир-атның торыр урыны булмаган, ул сукбай булып чыккан. Бу кеше промзонадагы ташландык биналарның берсендә гомер иткән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир-ат психик яктан сәламәт түгел, ул психиатрда хисапта тора.

Чыганак: Интертат электрон газетасы

Запись Таныш булмаган ир-ат 8 яшьлек баланы көрәк белән кыйный впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кызыбызның акылга зәгыйфь икәнен белгәч, ирем безне ташлап, бүтән гаиләгә китте”
Узган җәй көннәренең берсендә авыр сумкаларымны асып, көч-хәл белән кибеттән чыгып бара идем (хәзер бит супер-гипермаркетлар ясап бетерделәр, керсәң, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә тутырып чыгасың), шулчак артымнан кемдер килеп кагылды.

“Әллә Айгөл инде? Ни хәлләрең бар, дустым? Алланың рәхмәте, карале, күрештек бит!” – диде ханым. Мин ни әйтергә белми терәлеп каттым. Кем соң әле бу дип, йөзеннән таныш чалымнар эзләп, танырга азапланганымны күреп, ул:

– Әллә танымый да инде? Мин бит бу – Диләрә (исемнәрне үзгәрттем), яшьлек дустың. Балалар да бер тирә иде бит, –дип аңлатырга тырышты.

– И-и, әйе бит әле, кара инде тишек хәтер! Диләрә шул, – дип, дустымны кочаклап алдым.

Әмма тулырак гәүдәле, елмайганда бит урталары батып, күзләре уттай янып торучы, бер урында биш әйләнүче чая Диләрәм түгел иде бу. Каршымда – вакытыннан иртә картайган, битен җыерчык сарган, чандыр гәүдәле, күзләре төпсез күлне хәтерләткән, миннән күпкә олы чырайлы хатын-кыз басып тора. Өс-башының да әлләни рәте юк: юа-юа төсе беткән футболка белән күптән модасы чыккан итәк, аягында таушалып беткән резин итекләр… Киемнәре иске булса да, ару, дустым чисталыгын югалтмаган.

Сынаган язмыш дустымны! Аның минем белән бик тә сөйләшәсе, серләшәсе килә иде кебек.

– Вакытың бармы? Әйдә, әнә тегендә эскәмия бар, ял итеп алырсың, – дип, ул мине үзе белән ияртте. Вакытым бар иде, чөнки поселогыбызга кайтучы автобус китте, ә чираттагысын тагын бер сәгать көтәсе.

– Син үзгәрмәгәнсең, һаман да элеккеге Айгөл! Тормышың яхшы, ахрысы, – диде Диләрә.

– Әйе, Аллага шөкер, гаиләм, балаларым бар. Сөбеһаналла, үсеп киләләр. Үзең ничек соң? Син бит монда яшәми идең? Кайчан кайттың?

Күптән күрешкән юк икән шул, чутлап чыгардык – 18 ел!

– Сорама да инде минем хәлләрне, – дип, көрсенде дустым, шуннан үткәннәрен сөйли башлады. – Син минем бүтән милләт кешесенә кияүгә чыкканны белә идеңме әле? Әти белән әни, дини кешеләр үк булмасалар да: «Берүк нәселебезне бутамагыз! Татарны алыгыз, татарга барыгыз!» – дип тукып торалар иде. Ә мин нәрсә?! Тыңламадым, әти-әниемнең хәер-фатыйхасын алмыйча, рус кешесенә кияүгә чыктым. Авырлы идем шул. Ирем Вадим еракта эшли иде, шунда китеп урнаштык.

Улыбыз туды, ләкин, алты айлык була дигәндә, үпкәсенә салкын тиеп, бәбкәчебез үлеп китте. Икенче балабызны кадерләп-сөеп үстергән идек, анысы да гомерле булмады. Иремнең туган авылына кайткач, су коенганда батып үлде. Өч көн эзләгәч кенә таптылар. Улыбызга уналты яшь иде… Аннан кызыбыз туды. Ләкин ул акылга зәгыйфьрәк…

Дустымны тәннәрем чемердәп, эсселе-суыклы булып тыңладым.

– Ә монда кайда, кем белән яшисең? – дип сорадым, бераз зиһенем туплагач.

– Әнием исән-сау, Аллага шөкер. Әтием күптән үлде инде. Гафу итмәделәр алар мине: “Гомердә булмаган хәлне күрсәттең, нәселебезне пычраттың”, – диделәр. Яннарына сирәк кайттык. Хәзер әниемнең аяклары йөрми, урын өстендә ята, аны карарга кайттым. Хәер-фатыйхасын алып каласым килә. Әй, дустым, минем күргәннәр инде…

– Ә ирең кайда соң?

– Кызыбызның акылга зәгыйфь икәнен белгәч, безне ташлап, бүтән гаиләгә китте. Ирләрнең күбесе авырлыкны күтәрә алмый бит. Мин аңа рәнҗемим. Кайчандыр шул ир дип, әти-әниемнең хәер-фатыйхасын алмыйча, аларны язмыш кочагына ташлаган идем. Алар рәнҗешедер…

Кайгы-хәсрәттән Диләрәнең күзләрендәге нур, битләренең алсулыгы юылып беткән. Дустымның җанын биләгән сагыш аның гәүдәсен бөрештереп китергән, ябыктырып, кечерәйтеп калдырган. Нервыдан, авыр эштәнме – кул бармаклары да кәкрәйгән. Шулчак минем: “Их, усал язмыш, нишләттең син бу баланы?!” – дип кычкырасым килде. Диләрә соңгы сүзләрен сөйләгәндә мин язмыш белән «талашып» утыра идем.

– Ярый, дустым, кызым белән әнине күршегә генә калдырып, ипигә генә чыккан идем бит мин. Сине күргәч онытылдым, – диде ул.

Телефондагы сәгатькә карасам, минем автобус килергә дә ун гына минут калган. Диләрә белән кочаклашып, тагын күрешергә сүзләр куешып саубуллаштык.

Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА. Азнакай.Татарстан яшьләре

Запись “Кызыбызның акылга зәгыйфь икәнен белгәч, ирем безне ташлап, бүтән гаиләгә китте” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Тиздән мин булмам, хатымны бер кеше укыса, миңа куркыныч булмас»
Өч ел элек 24 яшьлек бер егет Интернетта саубуллашу посты яза. Үзенә барлы-юклы бер-ике ай яшәргә калганлыгын белгәннән соң ул үзе төшенгән нәрсәләр турында башкалар белән дә бүлешергә була. //Ялкын//

Аның хаты әле дә актуальлеген югалтмый. Син дә укы әле, ул тормышка башкача карарга ярдәм итәр.

“Тиздән мин булмам инде, әгәр бу хатымны бер генә булса да кеше укыса, миңа алай ук куркыныч булмас”, – дип башлый ул сүзен, – миңа нибары 24 яшь, тик мин әле генә гомеремдәге соңгы галстугымны сатып алдым. Үз җеназам көнне тагармын ахры аны, мөгаен.

Миңа диагноз куйганда инде бик соң, савыгуга бер өмет тә калмаган иде. Шуннан соң мин тормышта нәрсәнең иң мөһим булуын аңладым: син киткәннән соң дөнья аз гына булса да яхшырак булып калсын.

Ә менә мин үземнән соң кала алырдай бер генә яхшы гамәл дә кыла алмадым.

Элек мин юк-бар өчен борчылып йөри идем, тик үземә күпме яшәргә калганын белгәннән соң, ул борчуларның юк нәрсә булуына төшендем. Үземнең шушы кыска гомеремә нинди нәтиҗәләр ясавым турында сөйләп, соң булса да үз тормышыма мәгънә кертергә телим.

Эш турында

Әгәр эшләгән эшеңнән рәхәтлек алмыйсың икән, эшләмә. Үзеңә ошамаган өлкәдә хезмәт куеп, син беркайчан да уңышка ирешә алмаячаксың.

Башкалар фикере турында

Әйләнә-тирәңдәге кешеләр фикереннән курку – юләрлек. Курку сине көчсез итә. Әгәр аның белән көрәшмәсәң, синнән бары тышкы кабык кына калуы бар. Күңелеңне тыңла: берәүләр сине акылдан язганлыкта гаепләсә, икенчеләр синдә бөек шәхес күрер.

Җаваплылык турында

Үз тормышыңны контрольгә ал. Синең белән булган барлык вакыйгаларга үзеңнең җаваплы булуыңны исеңдә тот. Начар гадәтләрне булдыра алган кадәр бетер һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыш. Күңелеңә якын спорт төрен сайла. Иң мөһиме – бер генә нәрсәне дә “аннан соң”га калдырма.

Якыннарың турында

Кешеләрнең кадерен белергә өйрән. Дуслар һәм туганнар – мәхәббәт, көч, ышаныч чыганыгы. Аларның сиңа берни дә тиеш түгеллеген аңлау да бик кирәк.

Сәламәтлек турында

Без гомер буе сәламәтлегебез өчен борчылабыз. Тән ул – нибары кабык. Эчендә яхшы кеше утырмаса, аның кирәге юк.

Әлеге ачышларның сезгә дә барып җитүе минем өчен бик мөһим. Вакытның кадерен бик соң аңлаган кешенең сүзләренә аз булса да колак салсагыз иде.

Шулай да артык борчылмыйм: гомеремнең соңгы көннәрен мин аңлап һәм кадерен белеп уздырам. Киләчәктә дөньяны күпме яңа ачышлар көтә, ә мин боларны күрә алмаячакмын – мин шуның өчен генә бераз авырсынам. Ә тагын мин чын күңелдән Сүрия һәм Украинада сугыш тиздән бетәр, дип ышанам.

Һәр кеше сәләтле, аны ачу өчен кайберәүләргә нибары кыюлык кына җитеп бетми.

Әйе, агымга эләккән бер йомычка кебек ул кая акса, шунда агып та яшәп була. Ә сез үз тормышыгызны үзегез язып карагыз!

Үзеңнән соң эз калдыр. Дөнья – мөмкинлекләр мәйданы, тик без монда мәңгелеккә дип килмәдек. Бу гүзәл дөньяда үткәргән вакытыңның кадерен бел, тормышыңны кызыклы һәм файдалы итеп үткәр.

Рәхмәт!”

Запись «Тиздән мин булмам, хатымны бер кеше укыса, миңа куркыныч булмас» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Корт ашый башлагач муенымдагы шеш юкка чыкты»
Актаныш районында корт ашап дәваланучы яши дип ишеткәнебез бар иде. Юлыбыз төшеп, Чишмәбаш авылында яшәүче Дания Габидуллинаның үзе белән күрешеп сөйләштек. Баштан ук кисәтеп куябыз: бу язманы без киңәш итеп эшләмәдек. Әлеге алымны кулланырга теләүчеләр булса, алдан табиб белән киңәшләшсен иде. //Шәһри Казан//

Дания Габидуллина – Актанышта иң беренче булып кортлар ашый башлаган кеше. Аларны читтән кайтарта.

– Муенымда тавык йомыркасы зурлыгында шеш сыман нәрсә бар иде. Табиблар, калкансыман биз, диделәр. Анализларым да начар иде. Казандагы белгечләргә барып күренергә куштылар. Чаллыдагы туганым «жук знахарь» дигән кортлар алып кайтып бирде. Татарча аларны имче кортлар, кара коңгызлар дип тә йөртәләр. Башыңа төшсә, корт ашарга да риза буласың икән. Файдасы бар дип ишеткәч, мин дә тәвәккәлләргә булдым, – дип сөйли.

Дәвалану курсын ул былтыр ноябрь аенда башлый. Бердән башлап, һәр көнне берәрне арттырып, 45 көн буе корт ашый. Аннары, киресенчә, 45тән көн саен берне киметеп бара. Ял итеп алганнан соң, икенче курсны башлый. Монысында кортлар санын 85кә кадәр арттыра.

– Дәвалана башлауга, хәлем җиңеләйде. Тын алуым иркенәйде. Муенымдагы шеш тә күзгә күренеп бетте. Анализларым да яхшырды. Могҗиза инде. Таныш-белешләрем дә, яшәреп киткәнсең, диләр. Хәзер кортларны авыруларны кисәтү өчен ашыйм, – ди әңгәмәдәшем.

Без килгән көнне дә 25 кортны кабып куйган иде Дания апа.

Кара коңгызлар белән дәвалануның үз тәртибе бар икән. Дөрес, бу хакта төгәл генә киңәш бирүчеләр, аңлатучылар юк. Дания апа үзе дә барысын да интернеттан гына укып белгән.

– Авыруларны кисәтү өчен, кортларны бердән 30га кадәр башта арту, аннары 30дан бергә кимү схемасы буенча көн саен бер тапкыр ач карынга ашарга кирәк. Ашар алдыннан бер стакан су эчеп куйсаң яхшы. Кортлар белән дәваланганда, табиб язып биргән даруларны да туктатырга ярамый. Авыруның катлаулылыгына карап, 100 корт ашаучылар да бар. Дәвалану курслары арасында ике атна ял итү дә кирәк, – диде ул.

Кара коңгызлар күрем циклын нормальләштерде, баш авыртуын басты, астма, зобтан дәвалады, кан басымын рәтләде, диючеләр күп. «Күп кеше аны онкологиядән дәвалану өчен файдалана», – ди Дания апа. Аңардан корт сораучылар шактый.

Сөйләшкән арада, ул банкасы белән кортларны алдыма китереп куйды. Дүрт банкада кап-кара вак кына бөҗәкләр. Исләре юк. «Тәме дә сизелми», – ди үзе. Бөҗәкләрне нәкъ менә тере килеш йоту мөһим икән. Ашказанында алар үлә һәм дәвалый торган матдә бүлеп чыгара, ди. Организмда кайсы җирне дәваларга кирәклеген дә үзләре белә, имеш. Мин, бу кортларны тере килеш ничек йотарга кирәк, дип уйлап та бетермәдем, Дания апа, уйларымны укыгандай, әйтеп куйды:

– Кайберәүләр аны ипигә кушып ашый. Даруханәдән махсус капсула алып, кортны шуның эченә кертеп ашаучылар да бар. Мин үзем кирәк кадәр санап алам да кашык белән катык, кефирга болгатып эчәм.

Коңгызлар чагыштырмача тиз үрчи. Бер ай дигәндә, личинкалар бөҗәккә әйләнә. Кортлар талымсыз. Айга бер җиләк-җимеш кабыгы, ипи бирсәң, шул җитә. Аеруча «Бородинский», солы ипиен яраталар икән. Ә менә тәмәке, спирт исен яратмыйлар ди. Компьютер, телефон янында да үзләрен начар хис итәләр.

Интернетта кортларны сатып акча эшләүчеләр дә җитәрлек. Берсен – 2 сумнан, 100ен 300 сумнан сатучылар да бар.

Любовь Занина, Россельхознадзор идарәсенең баш агрономы:

– Бу бөҗәкләр чернотелка кортлар семьялыгына керә. Аларны Аргентинада барлыкка килгән дип тә әйтәләр. Россиядә аларның 200дән артык төре бар. Сез күрсәткән имче коңгызларның нәкъ менә кайсы төр икәнен әйтүе авыр, чөнки каян кайтартылганын белмибез. Шулай да чернотелка семьялыгына кергән бөҗәкләрнең уртак билгеләре хакында сөйләргә була. Алар корткыч бөҗәкләр булып санала. Җирдә яши, кайбер төрләре он, бөртекле культураларны ашый, яшелчәләргә зыян китерә торганнары да бар. Дөрес, безнең республикада алардан зыян күрүчеләр юк. Хәер, бәрәңгедә очрый торган проволочник шул чернотелка личинкасының туганы сыман. Биологиядә чернотелканың кеше сәламәтлегенә файдасын раслаган фәнни эшләр юк. Дөрес, интернетта бу хакта мәгълүмат күп. Төрле кайтавазлар бар. Онкология белән көрәшкән кешенең соңгы саламга ябышуын да аңларга була. Әгәр файдасын күрә икән, нәрсә дисең инде… Һәркем үзе хәл итә. Шул ук вакытта кешене алдалау түгелме дип тә шикләнеп куясың.

Розалия Хайрова, Россельхознадзор идарәсенең энтомофитопатологы:

– Бу бөҗәкләр хитозан дигән матдә белән капланган. Чернотелкалар аксым кебек матдәләргә бай. Ләкин кортны тере килеш йотканда, аның каты канатлары бугазны, ашказанын җәрәхәтләргә, бөҗәк үлгәннән соң бүленеп чыккан ферментлар төрле организмга төрлечә тәэсир итәргә мөмкин. Кортлар ашказанында үлми калмый анысы, ләкин шулай да фән ягыннан караганда, берьюлы күпләп тере корт ашау файдага түгел дип уйлыйбыз. Кырмыска кислотасының, бал кортларының файдалы үзенчәлекләре турында хезмәтләр бар, ә бу кара кортларның файдасы хакында дәлилләнгән басмаларны белмибез. Шуңа да һәркем үзенә карата сакчыл булсын иде.

Фирая Захарова, халык медицинасы белән дәвалаучы:

– Имче коңгызлар, халык медицинасында бик кулланылмаса да, ят нәрсә түгел, тарихтан да ишетеп беләбез. Әйтик, Камбоджа дәүләтендә сугышлар вакытында кешеләр нәкъ менә бөҗәкләр ашап исән калган. Скандинавия илләрендә ипи онына өй чикерткәсен киптереп кушарга телиләр дип ишеттем. Бу бөҗәк аксымга бай икән. Таракан, черки, бака ашау гадәти хәл булган илләр җитәрлек. Шуңа да бу әкият түгел. Үзебездә бозаубаш (медведка) белән дәваланучылар турында ишеткәнем бар. Балавыз көясе (восковая моль), бал кортларын да кулланабыз. Иммунитетны ныгытуда алар бик нәтиҗәле. Шунысы гына бар, үзебездә бөҗәкләр җитәрлек булганда, бәлки читтән кайтартылганы белән дәвалану кирәк тә түгелдер? Башка табигый шартларда яралган кортларның безнең организмга туры килмәве дә бар. Аннары, дәваланган очракта да, табиб белән киңәшләшергә йә бу өлкәдә тәҗрибәсе булган белгеч күзәтүе астында гына кортларны кулланырга киңәш итәм.

Ирина Сайдукова, «Наран» тибет медицинасы клиникасы табибы:

– XXI гасырда корт ашап дәвалану – гаҗәп, әлбәттә. Бөҗәкләр кеше организмына зыян салырга, агулану китереп чыгарырга мөмкин. Өстәвенә алар инфекция таратучы булып та тора. Кайдан кайтартылганнарын, ничек барлыкка килгәннәрен кем белгән бит. Ничек кенә булмасын, беренче чиратта, табибка күренергә, киңәшергә кирәк.

Чернотелка яки жук-знахарь, татарчага тәрҗемә итсәң, имче коңгызларның чернотелкалар семьялыгына керә. Гадәттә, 5 миллиметр озынлыктагы кара бөҗәкләр. Аларның кеше сәламәтлегенә файдасы турында дәлилләнгән хезмәтләр безнең Татарстан фәнни хезмәткәрләренә таныш түгел. Шулай да интернетта бу хакта мәгълүмат җитәрлек. Бу бөҗәкләр Аргентинада килеп чыккан, диләр. Аргентинада яшәүче фермер Арнольдо Рослер үз тәҗрибәсеннән чыгып, беренче тапкыр имче коңгызларның яман шешне дәвалый алуы турында әйтә.

Статистика буенча, кеше үзе дә белмичә, елына ярты килога кадәр корт, бөҗәк ашый икән. Алар яшелчә, җиләк-җимештә, ярмаларда, онда булырга мөмкин. Көнчыгыш илләрендә яшәүче халык өчен бөҗәкләр ашау – гадәти хәл. Бездә исә моңа гайре табигый хәл дип карыйлар. Ничек кенә булмасын, табиблар имче кортларны кулланырга киңәш итми. Халык дәвачылары исә шулай ук бу мәсьәләдә белгеч белән киңәшләшергә куша.

Эльвира Мозаффарова

Актаныш, Чишмәбаш

Запись «Корт ашый башлагач муенымдагы  шеш юкка чыкты» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Хәсрәтемне юарга дип шушы сыра шешәсен күтәреп кайткан идем, кызым куып чыгарды» [гыйбрәт өчен]
Көндез шәһәр транспортында халыкның азрак йөрүеннән файдаланып, сырхауханәдән яңарак кына чыккан дус хатыным Рәсимә янына барып, хәлен белеп кайтырга уйладым. Дәрвишләр бистәсенә юл тотучы кызыл автобуска кереп урнашуга, юан ботларын ямьcез итеп як-якка аерып, каршы як утыргычтагы ике урынны бер итеп җәелгән хатынны күреп алдым. Шактый зур гәүдәле, мул күкрәкле, кабактай зур башлы, кырык биш яшьләр чамасындагы хатын, сәдәфләре коелган соры курткасының керле чабуларын җилбәгәй җибәргән. Кесәсеннән яртылаш эчелгән сыра шешәсе тырпаеп тора, күзләре сәер елтырый, үзе черек тешле зур авызында әвәләп, лач-лоч китереп, чертләтә-чертләтә сагыз чәйнәп бара. //Татарстан яшьләре//

Салонда кеше юк диярлек. Ике-өч тукталышны сүзсез генә узгач, комач йөзле хатын чәерен авызыннан алып тәрәзә рамына ябыштырды да, бераз карлыкканрак, әмма көчле тавыш белән кычкырып җырлап җибәрде:

Тала, тала, тала, тала,

Тала ике беләгем,

Талмас иде лә беләгем,

Яна минем йөрәгем….

Миңа аның матур тембрлы, бормалы-бизәкле тавышы үтә дә таныш кебек тоелды. “Кайда ишеткән идем соң әле?” – дип баш ваткан арада, бераз салмыш хатын, җырлаудан туктап, елауга күчте. Елап туйгач, элекке танышын очраткан сыман, яшьле күзләрен мөлдерәтеп миңа күтәрелеп карады. Аның хисләрен кем белән дә булса бүлешеп, эч серен бушатасы килүе йөзенә чыккан иде. “Мин Эльза исемле”, – диде дә, җавап бирүемне дә көтмәстән, моңсу тавыш белән сөйли башлады.

– Апа, миннән дә бәхетсезрәк кеше бармы икән бу дөньяда? – диде ул, көрсенеп. – Ятимлектә үстем. Ирләремнән уңмадым. Беренчесе көнләшеп үзәк-бәгыремә төште, кыйнады. Аерылдым. Икенчесе үтә чыккан саран иде, ияртеп килгән кызымны күралмады. Шуннан ризык кызганды. Аннан да китәргә мәҗбүр булдым. Өченчесе – төрек иде, Хуҗабәк исемле төзүче. Бер дә начар кеше түгел иде дә, ашказанына чыккан яман шештән бик иртә китеп барды. Ул үлгәч, төрекләр мине аның Киров районындагы фатирыннан пыр туздырып куып чыгардылар. Хәтта телевизор белән киң караватыбызны, кер юу машинасын, савыт-сабамны, кышкы киемнәремне дә алып чыгарга өлгермәдем. Мин Хуҗабәкне җирләү мәшәкате белән Төркиягә киткән арада, йозакны алыштырып куеп, безне уртак торагыбызга кертмәделәр. Ирем безнең ил кешесе түгел иде шул, аның белән законлы рәвештә язылышып яшәмәгәч, уртак балабыз булмагач, үз хокукларымны яклый алмадым. Эшчеләр тулай торагында 13 квадрат метрлы бүлмәм бар иде. Төрекләр фатирдан куып чыгаргач, кызым белән янәдән шунда әйләнеп кайтырга мәҗбүр булдык. Ул чакта мәктәптә (!) эшли идем әле мин. Урыс балаларына татар теле укытып азапландым. Алар безнең телне өйрәнергә атлыгып тормый шул. Кирәксенмиләр. Чирек ахыры саен ата-аналарның мәктәпкә килеп, мине эт итеп сүгеп китүеннән туйгач, башымны юләргә салып, укучыларымның барысына да уңай билге тезәргә тотындым. Болай кылануымны завучыбыз сизеп алып, директорга әләкләде. Җитәкчелек белән борчак пешми башлагач, эшемне алыштырып, базарга сату итәргә чыктым. Кышкы салкында ката-туңа көнозын урамда басып торганда үпкәмә суык тимәсен өчен, башкалардан күрмәкче, аз-маз гына аракы йоткаларга керештем. Кайвакыт арттырыбрак җибәргәләдем ахрысы. Исереп кайтып авуларым ешайгач, инде буй җиткән кызым белән арабыз бозылды. Аңа үпкәләрлегем юк: исерек ананы кем хөрмәт итсен? Былтыр мине айнытмакчы булып, мәҗбүриләп табибка алып барды. Кодлаштырды. Эчмәгәч, яшәүдән бөтенләй кызык тапмый башладым. Сүлпәнләндем. Эшем артка тәгәрәде. Сатуда җитмәүчелек килеп чыккач, хуҗам гафу итмәде. Дүрт ягың кыйбла дип, эш урынымнын өреп кенә очырды. Кайтып кызыма зарланган идем, хәлемә кермәде. Хәсрәтемне юарга дип, иртән менә шушы сыра шешәсен күтәреп кайткан идем, бердәнбер кызым бүлмәбездән куып чыгарды. “Шайтаныма олак, исерек пәри, бүтән күземә күренәсе булма! Бүгеннән син миңа әни түгел!” – дип артымнан кычкырып калды.

– Йа Аллам, инде кая барырсың икән, сеңелем? – дип соравыма, Эльза ирен чите белән елмаеп кына куйды:

– Кайгырмасана, апа, илдә чыпчык үлми. Клыки авылында балачак дустым бар. Хатыны күптән вафат, бала-чагасы юк, ялгыз яши. Йортына ничек тә сыйдырыр әле.

Автобустан төшкәч, үргә каршы җәяү тәпиләгәндә, Эльза турында уйланып бардым, җаныма тынычлык иңмәде. Әрәм булган бичара. Яралы язмыш колы. “Кыз чагында бар да матур, каян килә ямьсез хатын?” дигән йөремсәк гыйбарә исемә төште. Эльза да, баш ташлап эчә башлаганчы, болай ук шөкәтсез, нурсыз хатын булмагандыр. Ә тавышы ничек матур!

Йөрәк чиреннән яңа тернәкләнеп килүче Рәсимәнең фатирына килеп кергәч, эчке халәтемнең киеренкелеген сиздерергә теләмәсәм дә, хисләремне яшереп кала алмадым, күрәсең.

– Сиңа ни булды? Төсең киткән. Авырыйсыңмы әллә? – дип каршылады ул мине.

Юлда ишеткән-күргәннәрем турында тәфсилләп сөйләп бирдем. Берәүнең дә сандыгы буш түгел шул. Бүгенге көндә зур заводта технолог булып эшләүче Рәсимә ахирәткәем дә чиксез борчулы. Зур тетрәнү кичерүе урынга еккан иде аны. Ярый, табиблар ярдәме тигән. Яшьли яратып кавышкан, утыз ике ел бергә гомер кичергән ире, өч кызының атасы, чәчләренә чал кергәч, Рәсимәне зар елатып, яшь хатынга чыгып китте. Дустымның фикеренчә, гаиләнең таркалуына, иреннән бигрәк, ул үзе гаепле.

– Иң зур ялгышым: ирем мине яратып өйләнде, шунлыктан беркайчан да хыянәт итмәячәк, балаларым белән мине ташлап, беркая да китмәячәк, дип сансызланып, үз-үземне карамавымда, аңа тиешле җылылыкны биреп бетерә алмавымда, – ди Рәсимә. – Үзең беләсең, күп вакытым командировкаларда, юлда узды. Төшемле, гаиләгә файдасы зур дип, эшемне юкка алыштырмаганмын. Бөтен көчемне эшемә һәм балаларыма гына биреп, дөрес яшәмәгәнлегемне хәзер генә аңладым. Үз-үзен хөрмәт итмәгән эш колын, хезмәтчене кем яратсын соң? Очрашып йөргәндә, һәркайсыбыз сөйгәненә матуррак күренергә тырыша. Бергә яши башлаган мәлдә, үз кимчелекләреңне эчкәрәк яшерәсең. Ә тормыш арбасын җигелеп тартканда, үзара мөнәсәбәтләрдә ихласлык артса да, үз-үзеңә игътибар кими, иркәләнү-назланулар икенче планга күчә шул. Ә ир-атлар чибәрләргә тартыла. Табигатьләре шундый. Алларында дәртләнеп биеп, күз, бил уйнатып, елмаеп торучы җилбәзәкләргә күз аталар. Минеке дә үз кулы астында эшләүче, утыз яшен яңа тутырган ялгыз чибәркәйгә капланды…

Көн иткәндә ирдә дә, хатында да мин-минлек баш калкыта бит ул, үз сүзем сүз булсын дип, бер-береңә юл куймаган, теләсә-нәрсә әйтеп ташлап, җанны биздергән чаклар да булгалап куя. Эштән күңел кителеп кайткач, бөтен ачуымны иремнән, балаларымнан алган вакытларымны яшермим. Әйтерсең, кәефем төшкәнгә, эшем уңмаганга алар гаепле… Сайлаган парыңның сиңа игътибары, күңел җылысы җитми башладымы, яныңнан юкка чыгасын көт тә тор икән. Хаталануымны авыз пешкәч кенә аңладым…

Зур, зәңгәр күзләреннән бәреп чыккан ачы яшьләре дустымның сула төшкән яңаклары буйлап тәгәрәште. Ихластан кызгандым мин аны. Тынычландырырга өметләнеп, берсеннән-берсе саллырак дәлилләр тездем:

– Борчылма әле шулкадәр. Тормышың җитеш, торырга йортың, ашарга ризыгың, юанырга эшең бар. Иң мөһиме – терелеп, аягыңа баскансың. Йөрәгеңне сакла! Син ялгыз түгел бит. Бер дигән кызларың, оныкларың өзелеп тора үзең өчен. Кеше алдында абруең зур. Эшеңдә хөрмәт итәләр. Тәлгатеңнең дә башына тай типмәгәндер. Җете кызыл тиз уңа, диләр. Күрерсең, башын иеп әйләнеп кайтачак ул яныңа.

– Ахирәткәем, иреңнең кадерен бел. Җылы сүзләреңне, йөрәк назыңны кызганма, берүк. Янәшәдәге кешеңне Ходай бүләге дип сана. Олыгаеп килгән мәлеңдә язмыш сезне юкка гына очраштырмаган, шуны онытма! – дип озатып калды мине Рәсимә.

Бер көн эчендә гыйбрәтле ике язмышның шаһиты булдым. Хаталардан беребез дә хали түгел. Адәм баласы, егылса да, янәдән торып баса, язмышыңа ни язылган булса, шуны күрми хәлең юк.

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.

Запись «Хәсрәтемне юарга дип шушы сыра шешәсен күтәреп кайткан идем,  кызым куып чыгарды» [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..