Архивы Кино - Tatar Today - татар яңалыклары.

Джеки Чан исән калган
Күренекле актер, режиссер, продюсер, трюклар куючы Джеки Чан исән-имин генә 65 яшенә барып җиткән. Аның биографиясенә күз салсаң, чыннан да болай дип әйтергә нигез бар, дип яза Өмет.

Үзенең “гади малай” түгеллеген ул анасының карынында ук сиздергән. 11 ай йөкле булып йөргән хатын аптырап, табибларга мөрәҗәгать иткән һәм аңа кесарево сечение ясаганнар. Юкса, 5400 килограмм авырлыгындагы малай туарга әллә ни ашкынмаган.

Документлар буенча актерның чын исеме Чан Кон Сан. Әмма әтисе шпион булганлыктан, анысы да нәселдән килгән исем түгел, ә үзгәртелгән. Ә иң чын исеме Фон Си Лунг.

Туганнан соң әти-әнисе малайны акушерга 26 долларга сатмакчы булган.

Аңа 7 яшь булганда, әти-әнисе Австралиягә күчеп китә. Ә Джекины Гонконгтагы мәктәп-интернатка бирәләр. Нәкъ шунда ул акробатикага, актерлык осталыгына, көрәшкә һәм җырга өйрәнә. Анда дәресләр иртәнге 5тә башланып, ярты төнгә кадәр дәвам иткән. Һәр хата яки ялгышлык өчен тән җәзасы каралган. Соңрак Джеки “Мине көн саен кыйныйлар иде” дип исенә төшерә.

Чанның балачак кушаматы – Олы борын. Ярсыган укытучысы аның танавын таяк белән сугып сындырганнан соң шушы кушамат тагыла.

“Джеки” исемен Чан Австралиядә төзелештә эшләгән вакытта ала.

Чан зур кинога Брюс Линең спарринг-партнеры буларак килә. Ли үлгәч, продюсер Вилли Чаннан яңа Брюс Ли ясамакчы була. Әмма Джеки кинода үзенең кабатланмас образын тудырырга хыяллана һәм шуңа ирешә.

1976 елда Джеки күзен зурайту буенча операция ясата. Чөнки съемкалар вакытында егылып төшеп, күзен җәрәхәтли. Төзәлгәч, бер күзе икенчесеннән зуррак булып кала. Табиблар косметик операция ясарга киңәш итә.

Джеки Чан бары тик үзенең каскадер командасы белән генә эшли. Ул аны 1985 елда ук туплый.

Джеки бөртекләп эшли торган кеше. Бервакыт 10 минутлык сәхнә күренешен ул 2900 тапкыр төшерә.

Чанның фильмнарында канга батышып сугышулар, эротик сәхнәләр һәм сүгенүләр юк. Актер моның белән бик горурлана. “Мин төшергән киноларны балалар һәм хатын-кызлар да карый. Артык күренешләргә юл куя алмыйм”, – ди ул.

Джеки трюклар эшләүдән түгел, дәваханә, табиб һәм уколлардан ныграк курка. Кулын я аягын сындыру аркасында дәваханәгә эләгеп, укол ясаячакларын уйласа, коты оча.

Чанның баш сөяге тишелгән булган. Бүген аны пластик пластина каплап тора. Ә уң колагы ишетми диярлек.

Ул кадәр трюклар ясавы аркасында бер страховка компаниясе дә аның сәламәтлеген страховкаларга алынмый.

1984 елдан алып Джеки үзенең җырларыннан тупланган 20 альбом чыгарган.Үзенең киноларында да үзе җырлый.

Рекордлар китабына иң күп трюклар (1000нән артык) башкаручы ТЕРЕ каскадер буларак кергән ул.

Джеки 130 миллионлык байлыгыннан улы Джейсига бер доллар да бирми. “Әгәр кулыннан килә икән, ул үзе эшләп табачак. Әгәр кулыннан килми икән, минем акчаларны да туздырып кына бетерәчәк,” – ди ул.

Автор: Эльмира Ибраһимова

Фото: Ачык чыганак

Запись Джеки Чан исән калган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казан мэры Илсур Ментшинның улы кызларны кастингка дәшә. Җиңүче аның “сөйгән кызы” була
Казан мэры улы Таһир Метшин Инстаграмында бәйге турында язып чыккан. «Хыяллар командасы» фильмында аның сөйгән кызы ролен башкару өчен кастинг узачак. Хәтерләсәгез, Илсур Метшинның улы үзе әлеге фильмда Артур исемле ат чабышчысы ролен уйный.

Бәйгедә катнашырга теләүче туташлар купальниклар киеп төшкән фотоларын 7 гыйнварга кадәр #агатаизкомандымечты хештегы белән юлларга тиеш, дип яза kazancat.ru.

Нәтиҗәләр 9 гыйнварда игълан ителәчәк.

“Бу эпизодик роль булачак, әмма бик матур”, ди фильм турында режиссерларының берсе Филипп Абрютин.

Фото: Бизнес онлайн

Запись Казан мэры Илсур Ментшинның улы кызларны кастингка дәшә. Җиңүче аның “сөйгән кызы” була впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

ТНВ 2000 серияле “Санта-Барбара” төшерә
“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе киләсе елда озак еллар күрсәтүне планлаштырган татарча сериал төшерә башлый. Бу хакта “Татар-информ”га интервьюсында каналның генераль директоры Илшат Әминов әйтте.

“Бу сериалны, Алла бирсә, Яңа елдан башларга иде инде. Менә хәзер эшлибез”, – диде Илшат Әминов. Аның фикеренчә, сериал чит илләрдәгечә бер серия – бер вакыйга, теләсә кайсы сериясеннән каралырга мөмкин булырга тиеш. Шулай ук сериалның татар менталитетын күз алдында тотып төшерелергә тиешлеген әйтте.

“Сериалның геройлары – күп милләтле гаилә булырга тиеш, безнең Татарстанда шулай бит инде. Килен, ир, әти-әниләре, балалар – берничә мәдәният җыела, шулар үзара кайнап яшәсен. Акчасын да табарга кирәк. Анда мәгариф, ике мәдәният проблемалары һәм, әлбәттә, юмор булырга тиеш. Бер милләтне дә рәнҗетмәс өчен чиге булсын”, – диде Илшат Әминов.

Илшат Әминов мең, ике мең серияле сериал кирәклеген әйтте. Ә аның никадәр дәвамлы булуын сериалның популярлыгыннан чыгып хәл итәчәкләр. “Мин хыялланганча булса, аның геройлары синең белән бергә үсәләр. Шундый сериал эшләсәк, шәп булыр иде”, – диде ул.

“Яңа Гасыр” каналы директоры сериал төшерергә теләүчеләрдән күп тәкъдимнәр булуын әйтте. Илшат Әминов әйтүенчә, сценарий авторлары, режиссерлар алтмышынчы еллар турында картина төшерергә тәкъдим итә. Ул мондый сериалларның чыгымлы һәм төшерергә авыр булуын әйтте. Илшат Әминов фикеренчә, ул хәзерге заман турында булырга тиеш.

“Яңа Гасыр” каналы җитәкчесе Татарстандагы киноиндустриянең сериаллар төшерүгә алынмавын кимчелек дип атады. “Зур кино төшердең. Ике сәгать. Ул ике сәгать үтте-китте, акчасы да күп кирәк аңа, ул бик авыр эш. Ә миңа гади сериаллар кирәк, татар телендә булсын, татар проблемасын да күтәрсен”, – ди ул.

Фото: Реальное время

Запись ТНВ 2000 серияле “Санта-Барбара” төшерә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Танылган актер исерек килеш кеше үтерә
Хәмер талантлы кино йолдызларын яшьли гүргә кертте һәм кертүен дәвам итә. Кызганычка каршы, алкоголь бик күп иҗат кешеләренең ышанычлы “юлдашы” булган һәм булып кала. Ләкин моның өчен түләнгән бәя нык югары, аракы сәламәтлекне генә түгел, кайчакта гомерне дә алып китә. Алкоголь бик күп күренекле кешеләрнең үлеменә сәбәпче. “Яшел елан” “кабып йоткан” берничә совет һәм Русия артистын гына исебезгә төшерик.

“Офицеры”, “Адмирал Ушаков”, “Они был первыми” һәм башка бик күп фильмнар йолдызы Георгий Юматов аракыны чамадан тыш кулланырга яраткан. Хәтта бервакыт исерек килеш кеше дә үтергән. 1995 елда ул авыр операция кичерә һәм ике елдан шуннан мантый алмыйча үлә. Бу вакытта ул эчүен бер көнгә дә туктатып тормый.

Юрий Богатыревка “Свой среди чужих, чужой среди своих” фильмы чыкканнан соң танылу килә. Бик йомшак күңелле, ярдәмчел, акча туздырырга яратучы бу актер соңгы елларда алкоголь белән дуслаша, формасын югалта һәм аны кинога төшәргә чакырмый башлыйлар. Актер үзенең гомосексуальлеге уңаеннан да нык борчылган, диләр. Таләп ителмәгәнлеген һәм иҗади канәгатьсезлеген ул аракы белән “юарга” гадәтләнгән. Боларны күтәрә алмаган йөрәге 41 яшендә тибүдән туктаган.

Олег Даль да 39 яшендә йөрәк өянәгеннән вафат булган. Ул тәүдә артык күп эчүе сәбәпле МХАТтан куыла, аннары аны кино режиссерлары, эчүе аркасында эш процессын өзәр, дип, чакырмый башлый. Дальның йөрәге тумыштан авыру булган. Ә бу кадәр эчүне сәламәт йөрәк тә күтәрә алмый… Аны эчүдән арындыру максатында тәненә алкогольгә каршы капсула тегеп куялар. Ләкин артистны бу да туктата алмаган…

Күп кенә иҗади шәхес­ләргә алкоголь иҗат итәргә һәм коллегаларын илһамлан­дырырга ярдәм иткән. Ләкин шуның белән бергә гомерен дә кыскарткан. Илнең иң сәләтле аристларының берсе Олег Ефремов күп тапкырлар шушы яман гадәтеннән котылырга омтылган, ләкин булдыра алмаган.

Талантлы совет актеры Георгий Бурков 57 яшендә дөньядан киткән. Үлеменең сәбәбе — тромб өзелү. Бу вакытка инде аның организмы нык кына таушалган була. Табиблар гәүдәсен ярып караганнан соң: “Мондый кан тамырлары белән ул бу кадәр ничек яши алган?!” дип аптыраган.

Гомеренең соңгы елларында эчкечелек һәм наркотикка бәйлелек Владимир Высоцкийның иҗатына нык комачаулый башлый. Үләренә аз гына вакыт кала ул наркотиклар куллануын бөтенләй ташларга карар итә, ләкин өлгерми кала — 42 яшендә инфаркттан үлә.

Николай Еременко 52 яшендә вафат була. Совет һәм Русия киносының иң чибәр, егәрле, пәһлеван артисты була ул. Хатын-кызлар аның алдына егылырга гына торган. Ләкин миллион­нарның кумирын да алкоголь харап итә. Табибларның рәсми диагнозы — инсульт. Ләкин берничә ел элек Николайның туганнары аның үлеменең серен ачты: ул чираттагы “запой”дан чыга алмаган…

49 яшендә алкоголь китереп чыгарган инфаркттан гомере өзелгән Андрей Краско чирле бала булып үсә. Улын карау өчен әнисенә хәтта эштән китәргә туры килә. Үскәч исә Краско алкогольгә һәм никотинга авыр формадагы бәйлелектән интегә. Шул ук вакытта аны бума чире дә җәфалый…

2010 елда 38 яшьлек Вла­дислав Галкинның үлеме бөтен илне тетрән­дергән иде. Ул безнең кү­ңелләрдә иң элек “Дальнобойщики” һәм “Диверсант” сериалларындагы роль­ләре белән истә калды. Үле­менең рәсми сәбәбе — йөрәк авыруы. Гәүдәсен ярган табиблар аның организмының нерв киеренкелеге һәм алкогольне артык күп куллану нәтиҗәсендә нык таушалуын белдерә.

Иң талантлы һәм чибәр акт­рисаларның берсе Елена Майо­рованың нык әни буласы килә, ләкин хыялы тормышка ашмый һәм ул җанын кая куярга белмәгән вакытларда хәмердән җи­ңеллек эзли. Күп вакытын күңелле ком­пания­ләрдә үткәрә, ә аннары шешә белән ялгызы кала. Бераздан аңа үлем турында уйлар килә башлый. Көннәрдән беркөнне ул исерек килеш, үзенә керосин сибеп, шырпы кабыза… Майоровага нибары 39 яшь була.

Бу әле “яшел елан” корбанына әйләнгән артистларыбызның бик азы гына. Кызганычка каршы, алкоголь белән мавыгу күп кенә талантлы кешеләрнең үлемендә хәлиткеч роль уйный һәм, ни аяныч, уйнавын дәвам итә. Безнең җәмгыятьтә артистлар башка һөнәр ияләреннән күбрәк эчә, дигән тотрыклы фикер яшәп килүе очраклы түгел. Бу хакта бик сөйләп бармасалар да, моны болай да барысы да белә…

Кызыл Таң

Запись Танылган актер исерек килеш кеше үтерә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яңа татар фильмында уйнаучы актерлар үзләре костюм да тегә, балык та тота
Яңа сезонда “Яңа Гасыр” телеканалында дөнья күрәчәк “Көтелмәгән кунак” сериалының соңгы күренешләре төшерелә башлады.

“Фильмны төшерү процессы ахырына якынлашып килә. Фильмда төп рольләрне Г.Камал театры артистлары башкара. Минемчә, шәп команда җыелды, биредә – иң яхшылары! Төшерү мизгелләре тиз бара, актерлар – пунктуаль, вакытында һәм әзерләнеп киләләр. Мәсәлән, Илдус Әхмәтҗанов (Бәкер бабай) балыкчы костюмын, образын үзе уйлап тапты. Аның кебек җаваплы артистлар белән эшләве бик рәхәт”, – дип белдерде сериалның режиссеры Нурания Җамали.

“Бүген без балык тоттык. Гомумән, миңа табигатьтә төшерелгән күренешләр ошый. Сценарий буенча, мин “Көтелмәгән кунак” фильмының төп герое – Бәкер бабайның улын уйныйм. Исемем – Әмир. Бик акыллы һәм җитди егет. Минем герой белән аерым күренеш тә булачак. Анда мин сөеклемә багышлап җыр башкарам. Режиссерыбызга зур рәхмәт. Тамашачы фильмны яратып кабул итәр дип өметләнәбез”, – дип сөйләде Ришат Әхмәдуллин.

Фильмдагы күренешләр безнең көннәрдә затлы йортлар урнашкан бистәдә бара. Барлыгы өч гаилә сурәтләнә, һәркайсының үз тормышы, үз проблемалары. Әлеге гаиләләр биек коймалар артында яшәү аркасында бер-берсен бөтенләй белми. Ләкин бистәгә зирәк, акыллы һәм шаян Бәкер бабай кайту белән барысының да тормышы үзгәрә.

Фильмның режиссеры Нурания Җамали пенсиядән соң тормыш мәгънәсе турындагы бу фильмны инде күптәннән төшерергә хыялланган. “Лаеклы ялга чыккач, безнең тормыш үзебез ничек телибез, шулай дәвам итәчәк, дигән фикердә мин. Бу яки озак еллар буе эшләп, канәгатьлек хисе белән яшәү, яки тормыш мәгънәсен югалтып, ялгызлыкта гомер кичерү булырга мөмкин. Пенсиядән соң тормыш тышкы шартларга гына түгел, ә кешенең картлыкка булган шәхси мөнәсәбәтенә дә бәйле”, – ди режиссер.

Төп рольләрне Г.Камал театрының талантлы артистлары башкара. Алар арасында Илдус Әхмәтҗанов, Дания Нуруллина, Фирая Әкбәрова, Фәнис Җиһаншин, Люция Хәмитова, Рамил Вәҗиев, Алсу Каюмова, Ришат Әхмәдуллин һәм башкалар бар.

Запись Яңа татар фильмында уйнаучы актерлар үзләре костюм да тегә, балык та тота впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

ТНВ пенсиядән соң тормыш мәгънәсе турында өр-яңа телесериал төшерә
“Яңа Гасыр” телеканалы татар телендә “Көтелмәгән кунак” дип аталган күп серияле фильм төшерә башлады. Традиция буенча, ТНВ каналы һәр яңа сезонны яңа проект белән ача. Быел исә сезон әлеге фильм белән ачылыр дип көтелә. Шулай итеп, тамашачы телесериалны көз көне күрә алачак. Сценарий авторлары – Халисә Ширмән һәм Нурания Җамали.

Фильмның режиссеры Нурания Җамали пенсиядән соң тормыш мәгънәсе турындагы бу фильмны инде күптәннән төшерергә хыялланган. “Лаеклы ялга чыккач, безнең тормыш үзебез ничек телибез, шулай дәвам итәчәк, дигән фикердә мин. Бу яки озак еллар буе эшләп, канәгатьлек хисе белән яшәү, яки тормыш мәгънәсен югалтып, ялгызлыкта гомер кичерү булырга мөмкин. Пенсиядән соң тормыш тышкы шартларга гына түгел, ә кешенең картлыкка булган шәхси мөнәсәбәтенә дә бәйле”, – ди режиссер.

Фильмдагы күренешләр безнең көннәрдә затлы йортлар урнашкан бистәдә бара. Барлыгы өч гаилә сурәтләнә, һәркайсының үз тормышы, үз проблемалары. Әлеге гаиләләр биек коймалар артында яшәү аркасында бер-берсен бөтенләй белми. Ләкин бистәгә зирәк, акыллы һәм шаян Бәкер бабай кайту белән барысының да тормышы үзгәрә.

Төп рольләрне Г.Камал театрының талантлы артистлары башкара. Алар арасында Илдус Әхмәтҗанов, Дания Нуруллина, Фирая Әкбәрова, Фәнис Җиһаншин, Люция Хәмитова, Рамил Вәҗиев, Алсу Каюмова һәм башкалар бар.

Нурания Җамали фильм зур уңышка ирешер дип өметләнә, чөнки сценарий нигезендәге тарих һәркемгә таныш һәм якын. “Көтелмәгән кунак” – матур җырлар белән үрелеп барачак тормышчан һәм музыкаль фильм. Үткен мәзәкләргә, милли төсмерләргә бай һәм эчендә аз гына сагыш булган әлеге фильмны тамашачы яратыр дип ышанам”, – диде “Көтелмәгән кунак”ның режисеры һәм сценаристы Нурания Җамали.

Исегезгә төшерәбез, “Көтелмәгән кунак” татар телесериалы сентябрь аенда “Яңа Гасыр” телеканалында эфирга чыгачак.

Запись ТНВ пенсиядән соң тормыш мәгънәсе турында өр-яңа телесериал төшерә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Миләүшә Айтуганова Бәшәров турында әйткән сүзен журналист дөрес аңламаган ди
Танылган кинопродюсер Миләүшә Айтуганова Марат Башаровны “Мулла” фильмына төшергә чакыруына үкенми һәм танылган актерның катнашуы проектка игьтибарны арттырды, дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Баулы район газетасында язылган мәкаләне шәрехләп әйтте.

Язмада мондый сүзләр бар: “Фильмда Татарстан артистлары гына түгел, танылган актёр Марат Башаров та катнашкан. Дөрес, кечкенә генә рольдә. Әмма баулылар белән очрашуга килгән фильм продюсеры, “Татаркино” оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова, әллә шаярып, әллә чынлап, Марат Башаровны чакыруына үкенеп тә алуы хакында белдерде. Мәсәлән, актёрның бер эш көне 300 мең сумга төшкән”.

Татарстан Республикасының “Татаркино” Дәүләт бюджет мәдәният учрежденисе директоры Миләүшә Айтуганова әлеге язма белән ризасызлыгын белдерде. “Сүзләремне дөрес аңламаганнар, билгеле. Фактларны үзгәртеп утырырга кирәкми, – диде ул. – Әйтергә теләгән фикерем шул иде: Марат Башаров кебек популяр актерның “Мулла”да катнашуы фильмга игътибарны арттырды гына. Дөрес, андый дәрәҗәдәге актерлар бәяләрен яхшы белә.

Ләкин чыгышы белән татар булган Маратның карьерасында бу беренче Татарстан фильмы булды, ул алга таба да безнең проектларда катнашу теләген белдерде. Мәскәүдә генә түгел, бездә да бар оста актерлар, теге яки бу рольгә туры китерергә кирәк бит әле аларны. “Мулла” фильмының иҗат төркеме Марат Башаровның эшен югары бәяләде: үз эшенә актер җитди карый, төшерү вакытында текстын ятлап өлгергән иде, кадрда эшләү тәҗрибәсе зур, аның катнашындагы сәхнәләрне бик тиз төшердек, диделәр”.

“Мулла” фильмы 2017 елның августында төшерелә башлады. 2018 елның апрелендә аның презентациясе тәкъдим ителде. Рамазан аенда ул Татарстан районнарында күрсәтелде һәм иҗат төркеме белән очрашулар оештырылды.

Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы нигезендә эшләнгән фильм Әтнә татар дәүләт театры базасында төшерелде. Әсфәндияр ролендә – театрның баш оежиссеры Рамил Фазлыев. Кино сценариена кертелгән яңа образда – Әсфәндиярның дусты ролендә Марат Башаров төште.

“Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова

Запись Миләүшә Айтуганова Бәшәров турында әйткән сүзен журналист дөрес аңламаган ди впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Миләүшә Айтуганова Марат Бәшәровны “Мулла” фильмына чакыруына үкенә
Кичә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында татар телендә “Мулла” кинофильмы күрсәтелде, төшерү төркеме вәкилләре белән очрашу узды. Ә асылда бу безне әйләндереп алган чынбарлык, хәттә ки имансызлык белән күзгә-күз очрашу булды.

Фильм күрсәтеләчәк залга килеп керү белән эчкә җылы йөгерде. Тулы ук булмаса да, залда кеше ярыйсы гына иде. Күпчелекне яулыклы апалар, түбәтәйле абыйлар, авыллардан килгән имамнар тәшкил итте сыман. Ара-тирә яшьләр дә күренде, кечкенә балаларын ияртеп килүчеләр дә бар иде. Әлеге фильм драматург Туфан Миңнуллинның берничә театр тарафыннан куелган, танылу тапкан “Мулла” пьесасына нигезләнеп төшерелгән. Шул ук вакытта сюжетка яңа образлар, эчтәлекне тагын да тирәнәйткән яңа күренешләр дә өстәлгән. Фильм төрмәдәге вәхшилекне күрсәтү белән башланып китә: тоткыннар арасында аяусыз сугыш бара. Мондый җирдән бары көчле рухлы кеше генә кешелеген югалтмыйча, сынмыйча, күңелен пычратмыйча чыга ала. Фильм авторлары шул рәвешле тамашачыны төп герой – Әсфәндияр белән таныштыра. Әлеге рольне Әтнә дәүләт театры баш режиссёры Рамил Фазлыев башкарган, ул шулай ук фильмны куючы режиссёр да. Һәм әйтергә кирәк, аның бу образына чын-чынлап ышанып карап утырдым.

Төрмәдән чыккач Әсфәндияр туганы, эре бизнесмен Самат Закирович белән очраша. Әлеге каршылыклы образны танылган артист Наил Дунаев башкарган. Кайчандыр бабасы авыл мәчете манарасын кискән Самат Закирович хәйрия белән актив шөгыльләнә, туган авылында мәчет төзеткән.

“Мәчет бар – кешесе юк” дип кабатлады ул берничә тапкыр. Чыннан да, кайчандыр зур булган татар авыл тарала, бетү алдында тора, аңа имансызлык куркынычы да яный. Һәм бу очракта ул авыл татар халкының үзен гәүдәләндерүе аңлашыла.

Фильмда Татарстан артистлары гына түгел, танылган актёр Марат Башаров та катнашкан. Дөрес, кечкенә генә рольдә. Әмма баулылар белән очрашуга килгән фильм продюсеры, “Татаркино” оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова Марат Бәшәровны чакыруына үкенеп тә алуы хакында белдерде. Мәсәлән, актёрның бер эш көне 300 мең сумга төшкән.

Баулылар төшерү төркеменә биргән сораулар, фильм хакында тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасында укырга мөмкин.

Фарида Зиярова, bavly-tat.ru

Запись Миләүшә Айтуганова Марат Бәшәровны “Мулла” фильмына чакыруына үкенә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Эмиль Талипов, Әбри Хәбриев катнашындагы фильм Интернетка чыкты [“КиноМәүлид” фильмы]
Узган елның 6 декабреннән “Казан Ривьерасы”нда “КиноМәүлид-2017” мөселман чарасы узды. Анда күрсәтелгән фильм мөселман гаиләсе һәм аның кыйммәтләренең әһәмиятен чагылдыра. //Tatar today//

“Чарага күп кеше килә алмаска да мөмкин, шуңа күрә фильм киләчәктә Интернет челтәренә дә куелачак”, дигән иде оештыручылар. Сүзләрендә тордылар. “КиноМәүлид”нең беренче кыска метрлы фильмы интернетка эленде. Сезгә дә тәкъдим итәбез.

Төп рольләрне Эмиль Талипов һәм Әбри Хәбриев башкара.

Запись Эмиль Талипов, Әбри Хәбриев катнашындагы фильм Интернетка чыкты [“КиноМәүлид” фильмы] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татар Золушкасы «Айсылу»ның тормышы – зур экраннарда [трейлер]
“Айсылу. Фильм” – мелодрама жанрындагы татар Золушкасы турындагы бәян. Фильмның төп героинясы – Айсылу исемле яшь кыз. Айсылу балачагында юл һәлакәтенә эләгеп, култык таяклары ярдәмендә генә йөри торган булып кала. Кыз әнисе белән каладан еракта урнашкан авылда тора һәм искитмәле итеп җырлый белә. //Ялкын//

Бервакыт шәһәрдән килгән продюссер Айсылуны чын сәхнә йолдызы ясыйм дип сүз бирә. Героинябез зур сәхнәгә менә алырмы? Чын мәхәббәтен таба алырмы? Бу сорауларга җавапны фильмны карагач таба алачаксыз.

Фильм татар тамашачысына инде таныш. Проектның пилот төре тамашачыга 2015 елда күрсәтелде һәм “Мир” кинотеатрында зур шау-шу уятты. “Айсылу”ны бик күп карарга теләүчеләр булу сәбәпле, фильм берничә тапкыр күрсәтеледе. Фильм барышында тамашачы җырларны бергәләп җырлап, елап утырды.

Төп рольне Гөлназ Галимуллина башкара. Шулай ук фильмда татар эстрадасаның күренекле шәхесләре Венера Ганиева белән Римма Ибраһимова да катнаша. Актерлар составында гади халык та булган. Фильмның бер эпизоды “Татар моңы” бәйгесенең гала-концерты вакытында төшерелгән. Съемкада концерттагы тамашачылар да катнашкан.

“Айсылу. Фильм” татар телендә төшерелгән һәм русча субтитрлар белән озатылып бара. Прокат ГБУК РТ “Татаркино” ярдәмендә үтәлә. “Айсылу”ның тулы метрлы төре 2017 елда татар телле тамашачы арасында иң көтелгән проект дип танылган. Проектның сценарий авторы һәм башкарма продюссеры Россиянең киноведлар һәм кино тәнкыйтьчеләре Гильдиясенең призеры – Алексей Барыкин. Яшь кинематографистлар Рөстәм Рәшитов белән Солтан Сөнгатуллин фильмның режиссерлары.

2016 елда Яшел Үзәннең спорт һәм яшьләр үсешенә ярдәм итүче “Ника” фонды милли фильм тудыру өчен Татарстан Республикасының сәнгать Министрлыгыннан грантка ия булган иде. Шул рәвешле “Айсылу” фильмы барлыкка килде.

“Айсылу” 17 августта прокатка чыга. Фильмны Казанның күпчелек зур кинотеатрларныда карап булачак. Шулай ук “Айсылу”ны Татарстанның төрле районнарында да күрсәтәчәкләр.

Запись Татар Золушкасы «Айсылу»ның тормышы – зур экраннарда [трейлер] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..