Архивы мәчет - Tatar Today - татар яңалыклары.

Казанда яңа төзелүче Рәхмәтулла мәчетенә тантаналы рәвештә ай куелды [видео]
// Татар тудей // Татар Бүген //

30 июль Казанның Авиатөзелеш районында Рәхмәтулла мәчетенә ай кую тантанасы уза. Анда танылган дин әһелләре, төзүчеләр, иганәчеләр, билгеле татар җырчылары катнаша.

Рәхмәтулла мәчете Казанда авиастрой урамында урнашкан.

Кайбер кешеләр мәчет мәктәп янында булганга, төзелүгә каршы булсалар да, күп кеше мәчет салуны хуплады һәм суд мәчет төзергә рөхсәт бирде.

Видео Марсель Вәгыйзов, Рифат Зарипов инстаграмыннан

Запись Казанда яңа төзелүче Рәхмәтулла мәчетенә тантаналы рәвештә ай куелды [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мәчетләрдә җомга намазын укуны ун минутка калдырдылар
Мәчетләрдә җомга намазын ун минутта укып буламы? Коронавирус таралу ихтималы янаганда мөмкин икән. Татарстан Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы тәкъдим иткәнчә, бүген мәчетләрдә җомга намазының вакыты шактый кыскартылды, ун минуттан да артмады.

Һәрхәлдә мондый хәлне Россия Ислам университеты янәшәсендәге “Әниләр” мәчетендә күрергә туры килде. Җомга намазына чакырып азан әйтелгәч, имам хөтбә укыды да, ике рәкагать фарыз намазы кылынды. Шуннан соң җомгага җыелган халык таралышты да. Күп кенә гарәп илләрендә, Төркиядә дин әһелләре җомга намазларын өйдә генә укырга тәкъдим итсә, безнекеләр әлегә мәчеттә күрешеп савап алырга ашыгучыларны туктатырга ашыкмый.

Намаздан соң, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшиннан коронавирус таралу шартларында уку йортының ничек эшләве турында сораштык.

– Көндезге, кичке бүлектә, читтән торып укучылар – барысы да 18 марттан дистанцион уку формасына күчте. Ерак төбәкләрдән, чит илләрдән килеп көндезге бүлектә укучы ике дистәләп шәкерттән тыш калганнарын өйләренә кайтарып җибәрдек (өйләренә кайта алмаганнар карантин вакытында тулай торакта яшәячәк, аларга көндез ике генә сәгатькә урамга чыгып керү мөмкинлеге бирелә). Теология факультетында читтән торып укучыларны дистанцион укыту тәҗрибәсе бар. Шуңа күрә теологларны яңа төр укыту алымына күчерүнең бернинди кыенлыгы булмады. Студентларга бөтен төр өй эшләрен бирә алабыз. Хәзерге вакытта һәр студентның үз электрон почтасы бар, ул электрон мәгариф мохите дип атала. Һәр мөгаллимнең шунда чыгу мөмкинлеге бар. Шушы электрон элемтә аша студентларга өй эше җибәрелә, алар, шуны үтәп, укытучыларына юллый. Әлегә өйдә ничек шөгыльләнүләрен тикшерү мөмкинлеге юк.

Билгеле, карантин беткәч, студентлар җаваплылык хисен югалтмасын, анда-монда селкенеп йөрмәсен өчен, ничек укыганнарын тикшереп укытучылар зачет алыр дип сөйләштек. Укучыларыбызны 5 апрельгә хәтле өйләренә җибәрдек. Бәлкем бу вәзгыять озайтылыр, 15 апрельгә хәтле сузылыр. Дүшәмбе көнне читтән торып укучы бишенче курслар сессиягә килгән иде. Аларны шундук кайтарып җибәрергә яхшысынмадык. Сессия вакытын яртылаш кыскарттык, иртәгә алар да өйләренә кайтып китәчәк, – дип сөйләде ул безгә.

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись Мәчетләрдә җомга намазын укуны ун минутка калдырдылар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда яңа төзелүче мәчет кемнәрнең ачуын китерә? Эш судка кадәр барып җиткән [видео]
Казанда “Рәхмәтулла” мәчете төзелешен туктатуны таләп итүчеләр шикаяте нигезендә мәхкәмә утырышы үтте. Ике якның да фикерләрен тыңлаган хөкемдар киләсе утырышны февральгә билгеләде. Булып үткән утырыштан Азатлык репортажы.

22 гыйнвар Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсендә Симонов һәм Годовиков урамнары чатында салынучы “Рәхмәтулла” мәчете төзелешен туктатуны таләп иткән бер төркем казанлының шикаяте тикшерелә башлады.

Хөкемдар Лилия Сафина иң элек мәчет төзелешенә каршы булучыларның адвокаты Александр Черновка сүз бирде. Чернов сүзләренчә, “Рәхмәтулла” мәчете тирә-як йортларда яшәүчеләрнең мәнфәгатенә зыян китерә, шуңа күрә ул зыян күрүчеләрнең төгәл санын белү кирәклеген сәбәп итеп ул мәхкәмә утырышын башка көнгә күчерүне сорады.

Мәчет төзү яклы тарафны вәкиллек иткән адвокат Руслан Нәгыев бу таләпкә каршы чыкты. Хөкемдар да бу гозерне урынлы дип тапмыйча утырышны дәвам итте.

Чернов мәхкәмә тарафыннан кабул ителмәгән бу гозереннән соң үзләрендә мәчет белән Казан шәһәр башкарма комитеты арасында төзелгән 10 еллык аренда килешүенең булмавын һәм бу документның аларга һәм мәхкәмәгә тапшырылуын сорады.

Адвокат Чернов шулай ук мәчет тирәсенең эскиз проектын, машина кую урыны проектын, мәчет кишәрлегенең Казан генпланындагы төзелеш проекты өлешен дә мәхкәмә эшендә мөһим документ булуын һәм боларның барысының да мәхкәмәгә китерелүен таләп итте.

Адвокат Нәгыев каршы якның барлык бу таләпләре аша төзелеп килүче мәчет янындагы йортларда яшәүчеләрнең нинди хокуклары бозылуын, мәчетнең кемнәргә ничек итеп зыян китерүен аңлый алмауларын һәм моны мәчеткә каршы чыгучыларның инде икенче мәхкәмә утырышында да аңлата алмаячакларын җиткерде.

Хөкемдар Сафина бер сәгатьтән артык барган утырышта тарафларның адвокатларын тыңлаганнан соң, Казан башкарма комитетыннан мәчет төзелешенең генпланда урын алган проект документын, мәчет янындагы машина кую һәм яшелләндерү эскиз проектын, башкарма комитет белән мәчет арасында төзелгән 945нче санлы аренда килешүен киләсе утырышка китерү турында карар чыгарды.

Киләсе мәхкәмә утырышы 12 февральгә билгеләнде.

Утырыштан соң соң Азатлык мәхкәмә утырышында катнашкан һәм мәчет төзелешенә каршы чыгучы Нина Евдокимовадан ни өчен бу мәчет төзелешенә каршы булуын сорады.

“Без мәчет төзелешенә каршы түгел, без бу территориянең электән булганы кебек балаларныкы булуын телибез. Заманында бу җир мәктәпнеке иде. Заманалар үзгәргәч бу җир кишәрлегенең бер өлеше ташландык хәлгә килде. Хәзер шуны мәчет төзелешенә бирделәр. Балаларның уйнарга урыны калмады. Бу урында мәчет түгел, ә синагога яисә чиркәү төзелсә, аның төзелешенә дә каршы чыккан булыр идек. Менә мәхкәмә бинасы нинди зур мәйданда урнашкан, шундый киң урында төзергә кирәк мәчетне”, диде ул.

Адвокат Нәгыев Азатлыкка бүгенге мәхкәмә утырышын бәяләп, каршы якның нәрсә таләп иткәнен төгәл генә аңлый алмавын әйтте.

“Алар, беренчедән, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү тәртибен бозалар. Шикаять административ мәхкәмә процессында каралырга тиеш. Икенчедән, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү вакыты узган. Шулай ук кемнәрнең һәм нинди хокуклары бозылганы да аңлашылмый. Шикаять итүчеләр мәчетнең үзләренең нинди хокукларын бозганын нигезле итеп аңлатып бирә алмый.

Безнең дәүләт оешмаларыннан мәчет төзелеше өчен барлык кирәкле документлар да бар. Тиешле вакытта иҗтимагый тыңлаулар узды, җирле халык мәчет төзелеше өчен уңай тавыш бирде. Без каршы якның бары тик вакыт сузарга теләвен һәм процесска игътибар җәлеп иттерергә тырышуын күрәбез”, диде Нәгыев.

Мәчет төзелеше әлегә дәвам итә. Аның беренче каты күтәрелгән. “Рәхмәтулла мәчетенең булачак имамы Рөстәм Ясәвиев төзелешне 2020 ел ахырына тәмамларга өметләнүләрен белдерде.

Узган елның 24 октябрендә “Рәхмәтулла” мәчете янындагы йортларда яшәүче 40 кеше мәчет төзелешен канунсыз дип тануны, аны туктатуны һәм әлеге җирне элекке шәһәр төзелеше идарәсенә кайтаруны таләп итеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде.

Мәчет тирәсендә низаг 2019 елны май аенда төзелеш башланганда чыкты.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы Казанның Авиатөзелеш районында мәчет өчен җир кишәрлеге кануни рәвештә бирелгән диде.

Мәгълүмат һәм фото-видео чит ил агентлыгыннан

Запись Казанда яңа төзелүче мәчет кемнәрнең ачуын китерә? Эш судка кадәр барып җиткән [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Тетрәндергеч вакыйга: Йәмәндә мәчеттә 5 кешене атып үтергәннәр, 11 кеше яраланган
14 нче гыйнвар Йәмәннең көньягындагы Абьян провинциясендә урнашкан мәчеттә атыш булган. Кимендә биш кеше һәлак, тагын унбер кеше яраланган. Бу турыда Al Arabiya телеканалына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Телеканал мәгълүматы буенча, җинаятьче Ас-Сулаа авылындагы мәчеттә өйлә намазы вакытында ут ача. Һәлак булучылар арасында мәчет имамы һәм җинаятьченең әтисе дә бар. Яраланган кешеләрнең кайберләре авыр хәлдә.

Мәчеттәге кешеләргә аткан ир-ат психик авыру булган. Ул кешеләргә атканнан соң, качып киткән. Хәзерге вакытта җинаятьчене полиция эзли, диелә хәбәрдә.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
Фото: media.az

Запись Тетрәндергеч вакыйга: Йәмәндә мәчеттә 5 кешене атып үтергәннәр, 11 кеше яраланган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мәчеттән ике телевизор урлап чыккан егетне нишләтәчәкләр?
Татарстан башкаласында Казан нуры мәчетеннән ике телевизор урлаган егетне кулга алганнар.

Чыганак мәгълүматлары буенча, узган сишәмбе кичендә бер егет Әмирхан урамында урнашкан Казан нуры мәчетеннән ике телевизор урлап чыккан. Иман йортына килгән зыян 8 мең сум тәшкил иткән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, каракны «кайнар эз»дән кулга алганнар. Ул Казанда яшәүче 22 яшьлек егет булып чыккан. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: "Татар-информ"

Запись Мәчеттән ике телевизор урлап чыккан егетне нишләтәчәкләр? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Республика мәчетләре тирәсендә шау-шу тынмый…”
Мәңге бетмәс шау-шуларның берсе, ни кызганыч, республика мәчетләре тирәсендә. Югыйсә, адәм балалары сыенган Аллаһ йортында барысы да башкача булырга тиеш кебек. Юк шул… Мәчетләр тирәсендә никадәр күбрәк йөрим, шулкадәр күбрәк сораулар туа. Чөнки ничек кенә ямьсез яңгырамасын, монда да Ходай бәндәләре урын бүлешә. Абыстай белән мулла гомер бакый авылның йөзек кашы булган.

Әле дә шулай ул, аларсыз бер дини бәйрәм, бер аш та узмый. Ләкин бит аларның хезмәте аштан ашка йөрү генә түгел, ә зур җаваплылык, белем, тәрбия вә әхлак таләп итә.

“Мәчеткә кертмиләр”

Әлеге хат Чаллы шәһәрендә яшәүче Галия Сафинадан килгән. Ул тумышы белән Апас районының Дәвеш авылыннан. Инде хатка күз салыйк.

“Бабам кырык еллап шушы авылда имам булды. Инде бакыйлыкта. Шулай да, аны авыл халкы зур хөрмәт белән искә ала.

Атеизм заманы иде. Еш кына бабамны партия җыелышларына чакырып, динебезне тыярга өндәделәр. Ә ул: “Әйдәгез, җәмәгать, әйтәсе сүзегезне әйтеп бетерегез дә, китәсем бар, хәзер намаз вакыты җитә, һич кичектерергә ярамый”, – дия иде.

Әтием – партия кешесе! Аңа күп кисә­­түләр ясалса да, өйгә кайтып, үз гамәлен дәвам итте. Кайтып керүгә: “Аллаһы Тәгаләнең коммунистка да, комсомолга да бер зыяны да юк, дөреслеккә генә өнди динебез”, – дип, гел бер сүзне кабатлады.

Әниебез шушы авылда утыз еллар чамасы бик хөрмәтле абыстай булды. Ә мин – аларның кызы. Башта уңышлы гына мәдрәсә тәмамладым, соңыннан КФУда өстәмә рәвештә белемемне күтәрдем. Укытучым һәм авылдашларым дин буенча белем алып йөрүемне белгәч: “Әй, сеңлем, безне дә өйрәтмисеңме? Кулларыбызга Коръән алып укыйсыбыз килә”, – дигәч, үтенечләрен кире какмадым, ризалаштым.

Соңыннан һәрберсенә китаплар, дәреслекләр алып кайттым. Машинам юк, бер автобустан икенчесенә күчеп булса да, ташыдым. Бу эшне шатланып башкардым. Дәвеш авылында абыстай булып йөрүче Фәһимә апа да шул вакытта миннән белем алды. Ул аеруча диннән ерак иде, хәзер исә бөтенләй башка күренеш.

Узган елның декабрь аенда авылыма кайттым. Без өч кыз туган калдык. Өчебез дә, Аллага шөкер, дин юлында. Коръән укыйбыз, намазлы, гамәлле. Аллаһ риза булсын. Кабуллардан булсын! Декабрь аенда газиз әткәебез, әнкәебез бөтенләйгә китеп бардылар. Урыннары оҗмахта булсын. Аларны искә алып, Коръән ашы уздырдык. Бу ашта Фәһимә апа да бар иде. Ашка җыелган апалар мәчеткә килүемне үтенде, “хаталарыбыз күптер, гадәттәгечә, аерым-аерым аңлатырсың, син кайтканны ишетүгә күңел мәчеткә тартыла” диделәр. Теләп риза булдым. Фәһимә апага да бу турыда әйттем. Ул да риза булды. Өйләдән соң очрашырга сүз куештык. Икенче көнне иртән Фәһимә апа: “Сиңа мәчеткә килеп, халык җыеп, Коръән өйрәтергә ярамый, теләсә кем безнең мәчеттә укытырга тиеш түгел”, – дип шалтыратты. Аның сүзләрен авыл хәзрәте Фирдүс тә җөпләде: “Безнең мәчет теләсә кем өчен ачык түгел, килмә, безнең Фәһимә абыстай бар”, – диде.

Аптырашта калдым. Әле алар икесе дә хаталы укый. Фирдүс халыкка да кырыс. Чөнки ул элекке хәрби кеше. Ә бит дин әһелләре йөзләре, бигрәк тә сүзләре, киңәшләре, мәгънәле, матур сөйләүләре белән дә үрнәк, хөрмәткә лаек булырга тиешләр. Дин ул – ышану, гамәл, әхлак! Гомер-гомергә имам, хәзрәтне авыл халкы арасыннан сайлаганнар, абыстайны да. Алар шушы авылның тарихын, матур гореф-гадәтләрен сакларга, киләчәк буынга тапшырырга тиеш. Фирдүс яңа гына безнең авылга килеп яши башлады һәм үзенең чын асылын күрсәтте. Бу дөрес хәл түгел! Фәһимә апа да элекке рәис хатыны, шулай яшәп калучы гына. Әле шундый искәрмә дә бар икән: “Фәһимә апа урынына Коръән укучыларга 50 мең сум штраф!” Кем чыгарган бу законны?

Югыйсә, беренче укуларыбыз иске мәчеттә башланды. Башта аны җыеш­тырдык, юдык. Тәрәзәләргә яңа чел­тәрләр, мәчет залын икегә бүлерлек итеп кыйммәтле пәрдәләр элдек. Барысына да үз акчаларыбызны тоттык. Аларны үзем сатып алып, тегеп үк кайттым. Ул вакытта имам Хәлимҗан абый иде, рәхмәтләр әйтте, әле дә исән-сау ул, Аллага шөкер.

Ә мәчет – шәфкать туташы булып эш­ләгән, элекке рәис хатыны Наилә апаның балалары тарафыннан салынган “Әтиләр” мәчете. Фирдүс белән Фәһимә апаның анда бер өлеше дә юк.

Хәзер авыл имамының, абыстайның белемнәрен тикшереп торучылар бармы икән ул? Белемгә омтылган кешеләр өчен мәчет ишекләре ачык булырга тиештер бит? Кешедән курыккан хур булган, Аллаһтан курыккан зур булган! Әй, авылым халкы, күзләрегезне ачыгыз!” – дип хатына нокта куйган Галия апа.

Авторны да аңларга була. Чыннан да, ни өчен аны мәчеткә кертмиләр? Дин әһеле, гыйлем иясе, гомере буе дин юлында, мәдрәсә тәмамлаган, әле дә белемен күтәрә. Алай гына түгел, авылдашларын укыткан! Ата-анасының ашын уздырырга авылга кайткан, авылдашлары аны сагынып, хөрмәт белән каршы алган, мәчеттә җыелышырга сүз куешканнар, әмма икенче көнне иртән барысы да үзгәргән. Ни өчен? Аңлыйм, теләсә кем мәчеткә кереп вәгазь укырга тиеш түгел, хәер, укый алмый да, белми дә ул аны. Монда бит сүз, алда әйткәнемчә, мәчет өчен җан атып йөргән, шул авылдан чыккан кеше турында.

“Районнан шулай куштылар”

Дәвеш җирле үзидарәсенә өч авыл керә. Өч авылга ике мәчет. Чирү дигән авыл гына Аллаһ йортыннан мәхрүм, чөнки ул бик кечкенә.

Беренче эшем итеп хатның эчтәлеге белән җирле үзидарә рәисе Таһир Хөсәе­новны таныштырдым. Ул да бу хәл­ләр­дән хәбәрдар, ләкин нечкә­лекләренә ка­дәр белеп бетерми, чөнки бу вакытта авыл­да булмаган икән.

Фәһимә абыстайга исә 72 яшь. Тумышы белән Буа районының Түбән Наратбаш авылыннан. Дәвештә 42 ел яши. Аны хәзер бу авыл кешесе дисәң дә була. Чөнки монда туган, монда үскәннәрнең күбесе читтә гомер кичерә, ә ул биредә төпләнеп калган. Заманында ирен колхоз рәисе итеп Дәвешкә җибәргәннәр. Аңлавымча, балалары укымышлы, белемле. Һөнәре буенча Фәһимә апа – медицина хезмәткәре, шифаханәдә өлкән шәфкать туташы булып эшләгән.

– Галиянең әнисе исән вакытта ук аның белән ике ел абыстай булып, өйрәнәм дип йөрдем, – ди Фәһимә абыстай. – Чыннан да, дин сабакларына Галия өйрәтте. Ул группа җыйганнан соң бардым. Галиянең әнисе Дания абыстай: “Сиңа тапшырам”, – диде. 2010 елда җыелышта абыстай итеп сайладылар. Апаста “Мөслимәләр берлеге” эшли, атна саен диярлек шунда бардым, укуымны дәвам итеп, Каратун мәчетенә йөрдем.

– Галия апаны ник мәчеткә кертмә­де­гез? Моңа кадәр авылдашларына дин са­баклары биреп йөргән бит ул, – дим аңа.

– Чыннан да, моңа кадәр укытты. Ләкин район Нәзарияте аттестация үткәрде һәм рәсми рәвештә безне укытучылар итеп билгеләде. Бу инде теләсә кем мәчеттә укыта алмый дигән сүз.

– Бу кайчан билгеле булды соң? Алдагы көнне мәчеттә очрашырга сүз куешкансыз бит, – дим.

– Шулай сөйләшкән идек. Мәчеткә хәз­рәт хуҗа, миндә ачкыч та юк. Белемле кеше. Аның хатыны да ике ел Казанда дин буенча гыйлем ала. Ул – балаларны, мин олыларны укытам. Шуңа күрә: “Галия укытмаса да була”, – дигән фикерне җиткердем, ләкин аны берәү дә мәчеткә керүдән тыймады. Хатны ачуы килеп язгандыр. Районга да шалтыраткан. Моның сәбәбен дә беләм: Галиянең сеңлесе Наилә абыстай булмакчы. Чыннан да, алар укымышлы кешеләр. Галиягә карата ачуым да юк, хөрмәт итәм, рәхмәтле дә мин аңа. Ләкин алар хәзрәтнең хатыны Резидә укырга кергәч, авыл халкын безгә каршы котырта башладылар. Аннан, имамыбызны да кеше алдында хурлыйлар, кисәтүләр ясыйлар. Наилә имамга: “Син надан, берни белмисең”, – дип ябышты. Галия дә хурлады. Мәчетне, безне кимсетеп йөриләр, “без белемле” дип масаялар, тәкәбберләнәләр, – ди Фәһимә абыстай.

Фирдүс хәзрәт минем белән сөйлә­шергә теләмәде, әллә җае чыкмады… Хәер, ни әйтсен соң инде ул? Аның уры­нына, хатыны Резидә үз фикерен җиткерде.

– “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең икенче курсында укыйм. Тумышым белән Апас районыннан, Дәвеш җирле үзидарәсе белән берлектә эшләдем, башлангыч мәктәп укучыларын укыттым. Фирдүс хәзрәтне авыл халкы ярата, ул әти-әнисен карарга дип, Инта шәһәреннән кайтты. Кешегә җанын бирергә дә әзер. Казан мәдрәсәсен тәмамлады. Надан да, кырыс та түгел, олы яшьтәгеләргә ярдәм итә. Аларны мәҗлесләргә үз машинасы белән алып килә, илтеп куя. Кибеттән кайтканда берәрсен очратса да, утыртып, өенә кадәр кайтара, – диде ул Фирдүс хәзрәт турында.

Күптән “син абыстай бул” диләр!

Хат авторы Галия апаның бертуган сеңлесе Наилә Дәвеш авылында яши. Укытучы булып эшләгән, әтисе урын өстендә калгач, эшен ташлап, әтисен караган. Әлеге хәлләргә менә мондый аңлатма бирде ул:

– Фирдүс белән аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Ураза аенда Тәрәвих намазына йөри идем. Беркөнне – бер, икенче көнне ике кеше була. Ә мин күңелемне дингә биргән, кеше булса да, булмаса да, йөрим. Фирдүс ул – хәрби кеше, полковник.

Шәригать законнарын үзгәртмәкче була. “Үзгәртә алмыйсың, син яшь әле”, – дидем…

– Нинди законнар хакында сүз бара? Гореф-гадәтләр турында әйтәсезме? – дип сорыйм аннан.

– Мәсәлән, мәет чыканнан соң идәнне ишек төбеннән юа башларга кирәк. Аннан, мәетне алып чыккач, он белән тавык бирәләр. Он – ризыклары, тавык – маллары кимемәсен өчен. Аны бит кире хуҗасына кайтаралар, күңеле була, дога кылырга гына кирәк. Бездә төтен чыгару йоласы да бар. Фирдүс боларны бетерде.

– Сезне абыстай итеп күрергә телиләр, диләр. Бу дөрес мәгълүматмы?

– Мин Фәһимә апаның ярдәмчесе ке­бек: мәетләрне бергә юабыз, хә­бәр­­ләшеп торабыз, бер-беребезне бәй­рәмнәр белән котлыйбыз. Ләкин аннан башка мәҗлесне башлап җибәрсәң, тавыш чыгара. Бервакыт ул авырганда вәгазь укый башлаган идем, янә тавыш купты, “мин абыстай” ди. Ә мин алдыма зур максатлар куймыйм, ләкин халык чын­лап та минем абыстай булуымны тели.

“Фетнә чыгарырга кирәкми”

Апас районы Диния нәзарәтендә бу хакта ишетеп, борчылганнар. Мирхәт хәзрәт Җамалиев янына килеп, булганнарны бәян итеп тә киткәннәр.

– Беренчедән, Диния нәзарәтендә укыту бер системага салынды, – диде Мирхәт хәзрәт миңа. – Укытучыларның белемен карыйбыз. Буада, Апаста аттестация үткәрәбез. Бөтен укытучыларны рәсми рәвештә укытырга алдык. Алар органнарда хисапта, алар турында бөтен мәгълүмат бар, эшчәнлекләрен контрольдә тотабыз. Галия очрагында рөхсәтне башта остабикәдән сорарга кирәк. Фетнә чыгару матур түгел, килсеннәр, мөрәҗәгать итсеннәр, районда Мөхтәсибәт бар, җайга салырбыз. Аннан, авторитетыңны кулланып, “мәчетне яптырам” дип йөрү дә ямьсез күренеш. Һәр әйбернең тәртибе бар. Мәчет ишекләре һәркем өчен ачык. Ә Галия Казанга барсын, рөхсәт алсын, аннан соң безгә укыту программасын күрсәтсен, йә булмаса, халыкны өенә җыеп укытсын.

Соңгы сүз

Галия апа, ни өчен сезнең белән мондый хәл килеп чыкканын ачыкладык кебек. Ниш­­лисең бит, дин өлкәсендә дә яңа тәртипләр кертеп кенә торалар. Аннан, сезнең, туганнарыгызның, гомумән, нәсе­легезнең укымышлы, гыйлемле икә­нен авылдашларыгыз яхшы белә һәм хөр­мәт итә. Аларның бу хакта исләренә тө­шерергә дә кирәкми. Афәриннән башка сүз юк.

Монда бит сүз сезне мәчеткә кертмәү турында бармый. Бары укытырга ярамый гына диелә. Шулай булгач, теләсәгез, рөхсәт ала аласыз. Сезнең чын күңелдән халыкка ярдәм итәргә теләвегезне дә аңлыйм, шуңа күрә аларга кайда дин сабаклары бирсәң дә барыбер түгелмени?

Аннан, кайсы гына өлкәгә күз салма, тавыш-гауга, җавапсыз сораулар, аң­лаеш­сыз законнар… Тик дингә тимәскә иде. Бүген безне яктылыкка, иманга өндәүче, берләштерүче бердәнбер өлкә ул.

“Акчарлак” газетасы, 28 нче февраль № 8

Фото: Ватаным Татарстан архивыннан очраклы фото

Запись “Республика мәчетләре тирәсендә шау-шу тынмый…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Балтачта 20 миллионлык мәчет салырга, такси яллап та, 100 сум китерәләр
Балтач районында кырык дүртенче мәчет ачылды. Бүген, мәчет төзеп, берәүне дә шаккатырып булмый, дияргә ашыкмагыз. Бистәдә дүртенчесе булган затлы да, гүзәл дә бу бина барлы-юклы дүрт ел эчендә халыктан җыйналган сәдака акчасына төзелде. Шуның белән үзенчәлекле дә инде ул.

Бу мәчет бай эшмәкәр акчасына да, оешма-предприятиеләр акчасына да төзелмәгән… Май чүл­мәге тышыннан билгеле дигән­дәй, кимендә дистә миллион сум торучы мәчетне сәдака акчасына төзеп буламыни?

– Изге эшкә теләктәшләр табыла диләр бит. Бездә дә шулай. Мәчет төзергә рөхсәт сораганда ук район җитәкчеләре белән сөйләшү шундый булды. “Безгә төзергә, җир алырга рөхсәт кенә бирегез. Сезне дә, оешма-пред­прия­тие­ләрне дә ярдәм сорап борчымыйбыз. 26 йорт салганны тагын берне генә салабыз”, – дидек, ул чакта безнең яктан мәчет­кә йөрүче 26 яшь ир-егетне күздә тотып. Әле күбесенең йортлары да салынып бетмәгән иде, – дип искә ала мәчет имамы Илгиз хәзрәт Әхмәдуллин. – Аллаһ­ның рәх­мәте, 2014 елда безгә рөхсәт тә булды, җир дә алуга ирештек, бер елдан фундамент салдык. Икенче елны стенасын өйдек. Төзелешне туктатмаска тырыштык. Тагын шунысы да бар: бис­тәнең шушы өлешендә яшәүче яшьләр шулкадәр эшчән, шулка­дәр оста куллы булып чыктылар! Арабызда бөтен төрле һөнәр ияләре дә бар. Шуңа эш­челәр белән проблема булмады. Өстә­венә кайсы эшне ярты бәясенә, кайсын бөтенләй бушка эш­лә­деләр.

Мәчет төзелгән чорда гаҗәеп хәлләр бик күп булган. Тирә-юнебездә шулкадәр мәрхәмәтле кешеләр яшәвенә тагын бер кат инанган алар. Хәзрәт бу хакта сөенеп сөйли:

– Әйтик, җылылык кертәсе бар, проект эшләтергә кирәк. Казандагы бер егетнең номерын бирделәр. Шалтыраттым, сөй­ләш­тек. Шул көнне үк кайтып, бөтенесен карап, үлчәп китте, кичкә инде безгә әҗәткә 350 мең сумлык материаллар төятеп җи­бәрде. Әле үзенең “Татфонд­банк”­та, “Интехбанк”та бөтен акчалары “янган”, машиналарын сатып көн күрә башлаган иде. – Мәчет төзелешенә дип эшләгән шушы игелекле гамәленә күрә әҗерен дә күрде: бүген кабат аякка басып килә, машиналар сатып алды, эше уңышлы дәвам итә. Чират газ кертүгә җиткәч, безнең дә кулдан килми торган эшләр бар икән, нишләрбез, диештек. Район газ хуҗалыгы җи­тәкчесе Наил Сафин проект эш­ләтүдән алып, газ кертүгә кадәр бөтен эшләрне үз кон­тро­ленә алды, без газ миче генә алып бирдек, калган барысын шушы оешма эшләде. Ай ясатуда да проблема булмады, анысын якташыбыз Илшат Бәдыйков бик матур итеп эшләп бирде. Ә менә ай кую өчен зур кран табу хәл итеп булмаслык проблемага әйләнде. Бу юлы район полиция җитәкчесе Илдар Усманов ярдәм итте: кранын да тапты, кайтартты да, үзе каршылап, озатып та җи­бәрде.

Әле бит шунысы кызык: эш­лисең икән, ярдәм дә килә, эшне туктатасың, үз эшеңә чыгып китә­сең икән, ярдәм дә туктый. Мәчет төзелешендә авыр чаклар булмаган түгел, булган. Әҗәткә дә алырга туры килгән, әмма халыктан җыярга чыкмаганнар. “Берчакны әҗәткә алган 70 мең сумны түләргә өч көн вакыт калды, ә акча юк. Шунда егетләр белән сөйләшәбез, ничек кенә, кемнән генә табып бирергә икән дип. Бер яшь ир-ат үз акчасын биреп торды. Үзе йорт сала, үзе иске генә машинада йөри…” – ди хәзрәт.

Халыктан да ярдәм булган, әлбәттә. Кибетләргә унбер урынга әрҗәләр куйганнар. Авыл мә­четләре дә өлеш чыгарган, абыс­тайлар-имамнар кая гына барса да, мәчет төзелеше турында искә төшергән, халыкка аңлаткан. Бер белмәгән чит-ят төбәкләрдән дә ярдәм итүчеләр булган.

– Такси яллап, 100 сум сәдака китерүче апа да булды, киленем үлгән иде, аңа дога кылыгыз диеп, сәдака бирүче дә… Сөенече булган кеше сөенечтән, хәсрәте булган кеше хәсрәттән шушы төзе­лешкә үз өлешен керт­те. Мәс­кәүдән бер якташ абый шалтырата: “Хәлем авыр инде, ямаш шеш белән авырыйм, үзем ул мәчетне кайтып күрә алмам. Минем өчен 200 сум сәдака бир әле, мин синең телефоныңа акча салырмын…” Бис­тәбезнең бик тә хөрмәтле, өлкән укытучысы: “Саклык банкында җыелган акчам иде”, – дип, 40 мең сум акча бирде, икенче бер укытучым 25 мең сум өлеш кертте… Бер эшмәкәр 300 мең сумлык түбә калайлары һәм улаклар алып бирде. Өлкән яшьтәге бер апа: “Җиде туганым бар. Берсе дә намаз укымый. Шулар намазга бассын иде дип дога кылыгыз әле”, – дип, 100 мең сум сәдака бирде. “Сездә мәчет төзе­лә икән. Интернеттан күрдек”, – дип, Киров өлкәсенә баручы ике егет 22 мең сум акча биреп китте. Бу кешеләрнең берсе дә исем­нәрен күрсәтү яклы түгел, бу га­мәлләрен Аллаһ ризалыгы өчен эшләдек диделәр. Шөкер, андыйлар бик күп арабызда. Мең рәх­мәт, тәрә­зәләр ясатырга акча җитмәгәч, халыкка мөрәҗәгать иткән идек. Аңла­дылар, тамчылардан күл җый­нала дигәндәй, санаулы көн эчен­дә 300 мең сум акча җый­налды, – дип сөйли Илгиз хәзрәт.

Бер Балтачка дүртенче мәчет нәрсәгә кирәк инде? Аны нинди акчага төзиләр, кем бирә икән акча, дип хафаланучылар да булды. Халык акчасына төзелде дигәч, нигә халык акчасын әрәм итәләр, дигән сүз таралды. “Миңа калса, мәчет кирәкме, дигән сорау була алмый. Адым саен кибет ачыла, берәү дә нәрсәгә ул дими. Якынрак булган саен рәхәт дибез. Авылларыбыз көнләп түгел, сә­гатьләп үсә, зурая. Мәчет­ләре­без артканга, яшьләребезнең көн­нән-көн дингә ныграк тартылганына сөенергә генә кирәк. Беренче җомгага ук, шөкер, ил­легә якын кеше килде. Белем би­рү эшен дә башладык. Беренче көн­не укырга төрле төркем­нәргә 40лап кеше килде, әле бит алга таба бу саннар артачак. Халыктан җыйналган акчаны без мәчет төзелешенә генә тоттык. Утка, газга, суга алга таба да сә­дака акчасыннан түгел, үзебез берәр мең сум җыешып, түләргә диеп килештек, – ди хәзрәт. – Мәчет төзер идек, акча юк дип ике­ләнүчеләргә нинди киңәш биреп була? Иң мөһиме – ният кирәк. Кабатлану булса да әйтәм: изге эшкә теләк­тәшләр табыла”.

(Гөлсинә Хәбибуллина/“Ватаным Татарстан”, /№ 42, 22.03.2019/)

Запись Балтачта 20 миллионлык мәчет салырга, такси яллап та, 100 сум китерәләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ярдәм” мәчетендәге никах залы җимерелә [фото]
30 гыйнварда Казандагы “Ярдәм” мәчете мәйданында урнашкан Рамазан чатыры җимерелгән. Сәбәбе – түбәсендә җыелган җепшек кар. Чатырның тузган конструкцияләре мондый авыр карны күтәрә алмаган.

Мәчет имамы Илдар Баязитов җитәкчелекнең әлеге проблема турында алдан ук белүе турында сөйләгән, ләкин чатырның әле күпмедер вакыт хезмәт итәчәгенә өметләнгән.

Яңа чатырны бик тиз төзергә туры киләчәк, чөнки Уразага кадәр өч айдан аз гына артык вакыт калып килә. Имам сүзләренчә, төзелешкә 7 млн. сум акча җыярга кирәк.

Запись “Ярдәм” мәчетендәге никах залы җимерелә [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Арчада сәдака акчаларын урлый башлаганнар
Арчада, авылларда да мәчет янындагы тартмалардан сәдака акчаларына кадәр урлый башлаганнар. Бу хакта район газетасы  хәбәр итә.

Ватсаптагы Көнбатыш мәчете төркемендә шундый хәбәрләр барлыкка килде. Шул мәчет хуҗалары чаң суга башлды.

Бактың исә, якын-тирә авылларда да шул хәл икән.  Станция, Айван, Мөндеш, Шушмабаш, Сарай-Чокырчада да шундый хәл күзәтелгән, диелә хәбәрдә.

Запись Арчада сәдака акчаларын урлый башлаганнар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казансу ярындагы “Ирек” мәчетенең беренче кадрлары чыкты [фото-видео]
21 август Казанда Корбан гаете уңаеннан бер төркем мөселманнар Казансу ярындагы яңа ачылачак мәчеткә җыела. “Ирек” мәчетен карарга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин да килә. Аларга мәчетне шушы гыйбадәтханәне төзүче инвестор “Ядран Оил” оешмасы җитәкчесе, республиканың Дәүләт шурасы депутаты Ирек Салихов күрсәтә. Рәсми ачылыш 2 айдан соң булачак диләр.

http://president.tatar.ru/rus/pressa/videoreports/video/4202327.htm

Татарстан президенты төшкән фотолары рәсми сайттан алынды.

Запись Казансу ярындагы “Ирек” мәчетенең беренче кадрлары чыкты [фото-видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..