Архивы әни - Tatar Today - татар яңалыклары.

Тагын бер җырчы әни булуы хакында хәбәр итте
Җырчы, автор-башкаручы Индива әни булган! Бу хакта җырчы социаль челтәрдә хәбәр итте.

Сабый 1 февраль көнне дөньяга килгән. Җырчы ир бала тапкан.

Индиваның гаиләсе ишәюе белән без дә тәбрик итәбез! Сәламәт, иманлы, бәхетле бала булып үсүен теләп калабыз!

Запись Тагын бер җырчы әни булуы хакында хәбәр итте впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әнвәр Нургалиев: “Әти бераз биреште” [видео]
//Татар Тудей// Татар Бүген//

Җырчы Әнвәр Нургалиев үзенең Инстаграм битенә әтисенең елап җырлаганын видеога төшереп салган.

“Әтине йортыбызга алып кайттым.

Әти бераз биреште. Без ир-атлар шәп чагыбызда гына күкрәк киереп йөрибез шул. Яныбызда яраткан кеше булмаса, шунда ук ятимгә әйләнәбез .Әтиемнең чәй эчеп утырган җиреннән куңеле тулып китте, узе җырлый, кузенлә яшь тамчылары ялтырый. 60 ел бер-берсенә терәк булып мәхәббәттә яшәделәр”, – дип яза җырчы.

“И, бабай, сагына инде. Түземлелек кенә телисе килә. Матур җырлый, моңлы тавышлы. Молодец, озын-озак еллар, тазалык телибез!!”

“Дөрес эшләгәнсең, Әнвәр! Әтиеңне олыласаң,үзеңне Аллаһы Тәгалә олылар! Күңелен күрергә күп кирәкми бит! Кайнар аш, тәмле сүз, якты чырай бик җитә!” – дип язалар инстачылар.

Чыганак: Әнвәр Нургалиевның инстаграмыннан

Запись Әнвәр Нургалиев: “Әти бераз биреште” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Улларына һаман әйтә алмый…
Төнлә Уфада коточкыч җинаять кылына. Черниковка бистәсендә 38 яшьлек Дмитрий Камарницкий үтерелә. Ирнең хатыны һәм алты яшьлек игезәк уллары калган.

Ул көнне Дмитрий дустының туган көнендә була. Шимбә төнендә алар тәүлек буе эшли торган кибеткә керә, фаҗигале вакыйгалар шунда теркәлгән.

Кибеткә башта өч яшь егет, аннары ирем белән иптәше кергән. Күпмедер вакыттан ике төркем арасында ызгыш чыга, нидер бүлешә алмыйлар. Тегеләре минем иремә тышка чыгып «сөйләшергә» тәкъдим итә башлый. Иптәше кассада кала, ирем алар белән чыга. Кибет коридорында ниндидер таяклар торган, анда ремонт барган, аларның берсе шуны алган. Иремне өч кеше кыйнаган, аннары алар таксига утырып киткән, – дип сөйләгән «КП-Уфа»га мәрхүмнең тол хатыны Ксения.

Вакыйга урынына килгән ашыгыч ярдәм ирнең үлемен теркәгән.

Ксения алты яшьлек улларына әтиләренең үлеме турында һаман әйтә алмый.

Әлеге җинаятьтә шикле ике кеше тотылган.

Чыганак: Кызыл Таң

Запись Улларына һаман әйтә алмый… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Сабыйны полиэтилен пакетка салып контейнерга ташлап китәләр. Аның әнисен…
Мәскәүнең чүп эшкәртү заводында яңа туган бала гәүдәсе табылган. Сабыйны полиэтилен пакетка салып, контейнерларның берсенә ташлап киткәннәр.

Ул пакет күпме вакыт ятуы һәм калдырып киткәндә малай исән булганмы, юкмы, ансы билгеле түгел. Тулы контейнерларны махсус чүп машинасына төяп, эшкәртү заводына илткәч, хезмәткәрләр яңа туган бала гәүдәсенә тап булалар.

Сабыйның үлгәненә бер тәүлек чамасы, мәетен моргка җибәрделәр, дип әйткәннәр хокук саклау органнарында. Кендеге һәм “чүбе” белән ята иде, 20-23 атналык бардыр,  дигәннәр. Хәзер полиция баланың әнисен эзли. Поликлиникалардагы хатын-кыз консультацияләреннән, бала табу йортларыннан мәгълүмат алалар. Кәккүк ана баласын тудырганнан соң, бәлки табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндер, дип яза “Өмет” газетасы.

Чыганак: Шәһри Казан

Запись Сабыйны полиэтилен пакетка салып контейнерга ташлап китәләр. Аның әнисен… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Əлмəттə ир-атны үз анасын үтерергә нәрсә этәрә?
Әлмәт районының Сөләй авылында 84 яшьлек пенсионерның үле гәүдәсе табыла. Тикшерү барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге белән элек хөкем ителгән 59 яшьлек хатын-кызның улы тоткарланган.

Сорау алган вакытта ир аның белән әнисе арасында ызгыш булганын сөйли. Улы әнисенә суга һәм өйдән китә, дип Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хатын күкрәк читлегенең ябык җәрәхәтеннән һәм травматик шоктан үлгән.

Үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: ALTAPRESS. RU

Чыганак: БИЗНЕС ONLINE

Запись Əлмəттə ир-атны үз анасын үтерергә нәрсә этәрә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кы­зымның янына һәр көнне барам. Аның тилмерүен күреп йөрәгем өзгәләнә”
Мәдинә

Игезәк кызлары туасын әйткәч, Казанда яшәүче Фирзия һәм Рамил Ша­һи­тов­лардан да бәхетле кеше булмый.  Тик Фирзия йөклелек чорын авыр кичерә. Берни ашый алмый. Карынындагы сабыйларның  үсмәгәнен күреп алган табиб­лар 7 айдан бәби таптыра.

– 2015 елның 14 декабрендә ике кызым дөньяга килде. Мә­динә 1 килограммнан артык, Мә­ли­кә 900 грамм гына иде. Аларны шундук Республика балалар хас­таханәсенең реанимация бүле­генә күчерделәр. Башка әниләр кебек, сабыйларымны кулыма алып сөя дә алмадым, – дип искә ала Фирзия.

Шаһитовлар гаиләсе көн саен хастаханә юлын таптый башлый. Нәни кызларның икесен дә кислород аппаратына тоташтыралар. Мәдинәне 1 яшь тулып киткәч ке­нә өйгә алып чыгалар. Бала махсус аппарат аша сулый. Аннары өй һавасына да ияләшә. Әнисе аны тернәкләндерү үзәк­лә­ренә йөртә. Кызга массаж да ясаталар, ЛФК курслары да үткәрәләр.

– Кая гына йөрсәк тә, кызым­ның хәлләре мактанырлык түгел. Дүрт яшенә нибары 6-7 сүз белә. Нигәдер күзләре начар күрә башлады. Табиблар, тугач та кислородка тоташтырган сабыйлар шулай була, ди. Шушы көннәрдә башын тикшертәчәкбез. Тагын ни диярләр инде, – дип борчыла Фирзия.

Мәликә

Ә менә Мәликә инде дүртенче елын хастаханәдә дәвалана.

– Быел февраль аенда, Аллага тапшырып, Мәликәне дә өйгә алып чыккан идек. Тик бер атна да тора алмады, сулыш алуы авырлашты, хәле начарланды. Шуннан соң тизрәк табиблар чакыртып, яңадан хастаханәгә салдык, – дип сөйли Фирзия. – Кы­зымның янына һәр көнне барам. Аның тилмерүен күреп йөрәгем өзгәләнә. Зонд аша гына ашаталар. Үпкәләре бик начар эшли. Табиблар бер генә дә җылы сүз әйтми. Мәскәү профессоры да ярдәм итә алмаячагын, мондый хәлдәге баланы беренче тапкыр күрүен әйтте. Әмма, бераз булса да, күңелдә өмет уятты. Мәли­кә­неке кебек авыруларны дәвалый торган клиника табып булмасмы, дип чит илдәге хез­мәттәшләре белән сөйләшергә вәгъдә бирде. Кызыма үпкә кү­че­реп утыртырга мөмкиннәр. Аннан соң донор йөрәге дә кирәк булачак.

Берьюлы ике авыру бала өчен җаны телгәләнгән әти-әни­гә тормыш алып бару җиңел түгел.

– Үз әти-әнием моннан алты ел элек бакыйлыкка күчте. Ирем ягы таянычым да, терәгем дә булды. Бергә яшибез. Алар булмаса, нишләр идек. – ди Фирзия. – Социаль челтәрләрдә халыкка үте­не­чемне җиткереп хат язган идем. Шөкер, ярдәм итүчеләр бар. Туганнарыбыз, дусларыбыз, бергә эшләгән хезмәттәш­ләребез ярдәм итеп тора. Аларга чиксез рәхмәт­лебез. Әмма дәвалану өчен акча күп кирәк. Шуңа да мәрхәмәтле ке­ше­ләрдән ярдәм сорарга булдык.

Булышырга теләүчеләр өчен Шаһитова Фирзия Илдус кызы исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4276620044942880

Ватаным Татар газетысы// автор Гөлгенә Шиһапова

Фото Ватаным Татарстаннан алынды

Запись “Кы­зымның янына һәр көнне барам. Аның тилмерүен күреп йөрәгем өзгәләнә” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мине кияү агулады! Мине үтерәсе килде!” [гыйбрәтле язмыш]
Әниебез сеңлекәшләрдә яши, олы яшьтә инде. Соңгы араларда бигрәк әллә нишләде. “Сез мине үтерергә телисез!” – дип, теңкәләренә тия. Аларга артык бәйләнә, күзенә юк-бар күренәме шунда, белмим. Бездә чакта алай ук түгел ул, ә менә сеңлекәшләргә кайтуы була, бөтенләй елый башлый. Туксан белән баручы олы кешенең авызыннан нинди сүз чыкмас та, акылы ничекләр генә төрләнмәс! Ләкин әни үтә камил акыллы кеше бит безнең. Аны саташкан карчык дип берәү дә әйтмәс.

Берүзе алты бала үстергән ул, әнинең мин-минлеге дә көчле – шунысы да бар. Сеңлекәшләр аның дөньясына, нигезенә кайтып, өй салганнар иде. Минем дөнья дип, әнинең үзенең нигезенә кайтасы да килә, сеңлекәшләргә дә тынычлап яшәргә ирек бирми. Аларның һәр адымына бәйләнә. Моңарчы әйбәт иде әле ул, азакы елларда шулай була башлады. Сеңлекәшләрне чыгарып җибәрмәкче буламы, киявен яратмый инде. Киявен чыгарып җибәрсен дип әйтә.

Шуңа күрә әнине өшкертеп караргамы дип торам әле. Мине кияү сихерләде дип бара әни. Берәр белә торган мулла өшкерсә, тынычланмас микән дим. Әни үзе дә шулай ди, мулла өшкерсә, сихерне чыгарыр иде ди. Әни бик ныклы әле безнең, бар җирен дә тикшерттек, Аллага шөкер, күз тимәсен! Анализлары да яхшы. Бер вакыты җитсә, нидер котыртып ала аны. Көне-төне намазын да укый ул. Шул күп укудан да башы китми микән дип шикләнәм инде. Бүлмәсеннән чыкмыйча укый да укый ул. Мунчага чишмә суларын алып кайтартып, ул суларны да өшкерә-өшкерә укый. Үзебездә дә Төркиядән килгән мулланы әйбәт өшкерә дип мактыйлар иде. Ул кайтып киткән икән хәзер.

Әтиебез үлгәч, әни алты бала белән ялгызы калып, безне үзе генә үстергән. Утыз өч яшендә тол калган. Әле бик әйбәт иде әниебез. Әле беребездә, әле икенчебездә кадер-хөрмәттә генә яши. Бездә кыш чыкты менә. Авылда сеңлекәшләр дә яхшы карыйлар аны. Бөтен баласына да кунак булып йөри, шатланып кына торырлык. Ләкин нәрсәдер эчтән тынычлык бирми аңа, әни үзен-үзе кимерә. Без аның кырыенда биеп кенә торабыз. Сеңлекәшләр дә шулай. Кайчан кирәк, больницасына алып баралар. Ләкин әни үз киресенә каткан. “Кияү минем нигездән чыгып китсен! Аның монда кирәге юк”, – дип, тәк киреләнеп тора. Мин әйтәм, сеңлекәшнең берүзен калдырасың килә мени дим. “Мин берүзем генә алты баланы үстердем әле, ул да яшәр, үлмәс!” – ди. Менә шундый кешене нишләтәсең инде?

Менә хәзер кыш чыктык, әни авылга кайтам ди. Сеңлекәшләрнең коты очып тора инде, бу юлы нишләр инде дип борчылалар. Әни берничә көн түзә дә, аннары нервылана башлый, нервыланып тәне кычытырга тотына. Аннары акырына башлый, өйдә тормалы түгел була башлый. Колагы да ишетә, күзе дә күрә, юынуын да үзе юына, ашый. Югыйсә, сеңлекәшләр авылда зур өй салдылар, әнинең аерым иркен тыныч бүлмәсе дә бар. Мин үзем әнинең эченә җеннәр кермәде микән дим, элек андый түгел иде бит ул. “Кияү мине агулады!” – дип әйтүе бер вакыйгадан соң киткән аның. Бер елны авылда кизү чыккан. Бөтен кеше дә эче китеп, косып чирләгәннәр. Бер әби, күтәрелә алмыйча, үлеп тә киткән. Безнең әни дә шулай чирләгән, ләкин моны үзенчә борып: “Мине кияү агулады! Мине үтерәсе килде”, – дигән тамга салган.

Шул көннән башлап сеңлекәшләргә җүнле сүз юк. Сеңлекәш өчен борчылам – аны бетерә инде дим. Яше барганын да аңлыйбыз да соң, ләкин Ходай биргән гомерне тынычлап яшәсен иде дигән теләктә идек. Берәр оста мулла өшкереп, әниебезнең күңеленә тынычлык иңдерер дигән өметтә мин үзем. Әни ышана безнең аның ишегә.

Язмыш кочагы

Запись “Мине кияү агулады! Мине үтерәсе килде!” [гыйбрәтле язмыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ах, бу әтиләрне! Үз йөрәгеңне ярып саласыңмени инде аларга?!” [тормыш хәле]
– Мин гомер буе башлангыч классларны укыткан укытучы. Яшем яшь түгел, әмма ул кадәр карт та түгел әле. Хәзер бигрәк тә. Пенсиягә чыгулар тагын да кичектерелде бит. Йөрәгем янганга шалтыратуым, кызлар. Әйтәсе сүземне мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә җиткерәсем килә, шуңа дип газетага шалтыратам. Исемемне дә, кайдан икәнлегемне дә берүк яза күрмәгез. Әмма сүзләремне дөрес аңлап, бастырып чыгарсагыз иде.

Башлангыч укытучылары белә: без үзебезнең һәрбер балабыз өчен өчен кайгырып яшибез. Тәртибе, билгеләре өчен генә түгел, тормышы өчен борчыласың. Балаларның кемнең кем икәнлеге, ничегрәк яшәгәннәрен тәнәфестә нәрсә ашап алуларыннан да белеп була. Тулысынча түгел, билгеле. Әмма барыбер күзаллап куясың.

Әле менә кичәдән бирле үземә урын таба алмыйм. Бер кызым өчен борчылам. Әйбәт укучы ул, тырыш бала. Сәнгать мәктәбенә дә йөри иде. Күптән түгел шунда йөрүеннән туктавын белдем. Урамда укытучысы күреп әйтте. “Балаларның өй эшләре күп инде, шуңа йөрми башлагандыр”, – ди. Әле анда да әлләни шикләнмәдем. Бала-чага шулай бит инде ул: яратып йөри башлый да, аннан йөрми, сызыла. Әмма ул кыз мәктәптә дә бераз аксый башлады. Йокымсырап та утырган төсле. Берничә атна күзәттем дә, кичә әнисенә шалтыраттым.

Бик озак сөйләштек. Баксаң, болар ире белән аерылышканнар икән. Әти кеше башка хатынга чыгып киткән. Бергә алган кредитлар да хатынга өелеп калган, җитмәсә ипотека да бар ди. Ир шуларның берсен дә түләми икән. Бу әни кеше документлар җыеп, суд юлында йөри. Әҗәтләрне аңа да бүлеп бирергә кирәк бит инде. Ә анысын суд кына эшли. Тормыш булгач, аерылышулар да булганын мин үзем дә бик әйбәт беләм. Ирем белән бераз гына яшәп аерылышкан идек. Бердәнбер кызымны үзем генә үстердем, иремнән шулай ук бер тиен ярдәм булмады. Авыр булды инде. Әмма без яшь чакта ипотекасы, банк кредитлары юк иде бит. Бер хезмәт хакыннан икенчесенә яшәдек. Яки яшәргә тырыштык. Ә хәзер башка заман бит. Хәзер бөтен ата-анада кредит өстенә кредит, ирле-хатынлы бер-берсенә шул яклап та бәйле.

Гаиләләрен ташлап киткән аталар белән ярты ил тулган. Укытучы буларак, миңа балалар кызганыч. Бергә алган кредитлар булгач, инде аерылып башка хатынга китсәң дә, ник шул бурычларны түләп бармаска инде ир кешегә? Балалар бит мәктәпкә нидер ашап, нидер киеп тә китәргә тиешләр. Бу әтиләр шуны бер дә уйламыйлар микәнни соң? Менә хәзер салкыннар җитте. Аягына кияргә ни бар аның кызының, тәнәфестә ашарга дип рюкзагына салып китәргә өйдә ризык бармы анда, юкмы – бер дә шуны уйламый микәнни соң? Бергә яшәгәндә тормышка күпме киткәнен белгән бит инде ул әти кеше. Ә хәзер ни үзгәргән соң?

Әтиләре чыгып китте дип, бала ашаудан да, үсүдән дә туктамый ләбаса. Бала-чага бер-берсеннән кызыгып та ашый бит әле ул. Күзләре күрә бит, аларның да кеше ашаганны ашыйсы килә. Кемдер үзенекен бүлеп бирергә мөмкин, кемдер – юк. Төрле бала була, берсен дә мәҗбүр иттереп булмый. Сәнгать мәктәбеннән дә артык акча булмаудан сызылган булып чыкты ул бала. Ашауга да тартып-сузып кына җиткергәндә, җырлап-биеп йөрисе килмидер шул.

Аңа кәеф тә, гәүдәне күтәреп йөрергә хәл дә кирәк бит. Үсә торган чорлары. Бүген иртән торуга, беренче эш итеп, әти кешенең дә номерен җыеп караган идем. Телефон номерын үзгәрткән, күрәсең, сөйләшеп булмады. Укытучы буларак, минем аңа баласы турында әйтергә хакым бар бит. Әмма сөйләшеп кенә булмады шул, бик кызганыч. Ах, бу әтиләрне! Үз йөрәгеңне ярып саласыңмени инде аларга?! Минем шуны әйтәсем килә: аерылышмагыз! Инде дә бергә яшәп булмыйча, китәсез икән, зинһар, балаларыгызны акчага тилмертмәгез. Акчага тилмерү – ачка тилмерү дигән сүз бит ул. Совет чорында мәктәп балаларга бушка ипи тарата иде. Хәзер бушка бер кисәк ипи дә юк бит.

Язмыш кочагы

Запись “Ах, бу әтиләрне! Үз йөрәгеңне ярып саласыңмени инде аларга?!” [тормыш хәле] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мин алай итеп әнине, энемне елатып кияүгә чыкмыйм…” [тормыш хәле]
Түбәләрдән март кояшы елмаеп карый, сөңге бозлардан тамчы тама. Бу яз башы көндез күзләрне чагылдырып, кыекта кызынып ятучы мәчеләрне иркәләсә, кичкә катырып, туннарны киярлек итә дә куя. Ә шулай да рәхәт, язга чыгабыз бит.

Мәктәптә укулар кызып барган чак, кемнәрдер сынауга әзерләнә, ә кемнәрдер дәрестән кача. Язга таба укулары да туйдыра башлады, Рәсүлә белән «физ-ра» дәресләреннән шыпырт кына шыла идек тә, аларның өйләренә кереп, кырын ятып телевизор карый идек. Ә мин ул көнне дәрестән качмадым, түзеп утырдым да, тәнәфес булуга өйгә йөгердем. Әни әйткәндәй, Ушмының уртасыннан Күчтем башына ярты көн кайтырга кирәк, ә мин аны ун минутта сыпырттым. Тиз генә мәктәп киемнәрен борган саен чыелдый торган агач җилкәчәгә элдем дә, ипигә маргарин сылап, өстенә вәринҗә ягып, баскан җирдән генә чәй чөмердем дә, лапаска чыгып йөгердем.

Кушкан эшләрне эшләмәсәм, әни ике аягымның берсен дә атлатмый бит фермага, үзе шулай диде. Ә сарайда нәрсә инде: түбәгә менеп, сыер белән сарыкларга печән аттым, тавыкларга бодай сиптем, кар базына төшеп аерткан сөтне алып мендем дә инде, бозауга утырттым. Аның ак маңгаеннан кашып эчертмәсәң, тиз генә эчми дә әле ул, кашып торсаң гына эчә, башын күтәреп, маңгаеның ак җирен кашыганымны көтеп тора. Өйдә эшләр беткәч, тыныч күңел белән әни янына түбән фермага бозаулар карарга төшәм.

И, тизрәк укып бетереп эшлисе килә минем, әнә бит апай тиз генә сигезне бетерде дә эшкә – сыерлар саварга фермага төште. Ул көннәр буе башын аска иеп, дәрес хәзерләп утырмый, кая теләсә шунда бара, кич белән егетләр котыртырга да чыга Әминә белән. Нигә котырталардыр аларны? Мин котыртып тормыйм, ачуны китерсәләр, урындык белән алам да томырам. Бер көнне физика кабинеты кырыенда телләнеп торган Мидигә ару эләкте, аксаклый-аксаклый йөгерде, шулай итсәң кабат якын килмиләр алар. Беркем дә өйрәтмәде мине, үзем беләм, ну элегрәк әти әзрәк әйткәли торган иде. Хәзер әти юк инде. Эх, минем әти шәп кеше иде ул, Гамилә апай әйткәндәй, үлеп кенә харап булды.

Апай турында иде бит әле сүзем: әйе, кая теләсә шунда бара, минем дә тизрәк мәктәпне бетереп, эшлисе килә. Ярты төнгә кадәр, дәрес хәзерлим дип, башны аска иеп, акыллы баш булып уйланып утырасы юк. Син дәрес хәзерлисеңме, юкмы, тик дәфтәргә текәлеп озак итеп утырсаң, әни риза – димәк, мин дәрес хәзерлим. Әллә нигә бер тапкыр әни: «Кая, нәрсә өйрәтәләр?» – дип, дәфтәргә күз салса, бетте баш! Минем әни яшь чагында суд утырышчысы булып йөргән, аның башы мясорубка кебек әйбәт эшли, сыңар күзе белән бер караса, эшнең нидә икәнен бик тиз төшенә дә, яудыра инде аннары сорауларын. Ярый әле китап укырга яратам, әдәбият дәресендә генә түгел, математикада да кызык әйберләр язалар, укып утырам, аны чишәргә баш кына эшләми.

Мәсәлән: А пунктыннан Сәлим сәпит белән унбиш чакрым барган, ә Хәлим шуның яртысын үткән. Кызык бит: Хәлим слабый икән, мин булсаммы, шул Сәлимне узмасам, йөрмим дә. Ну, менә шуларны укыгач, әзрәк тәртибен беләм дә, әнигә сөйлим, ә әни миңа дөресләп сөйли дә чишеп тә бирә, мин, мәктәпкә барып, шуны бик белдекле кыяфәт белән сөйләп, әнинең «дүртле»сен алып кайтып күрсәтәм. Шәп бит!

И-и! Мин үзем турында түгел, апай турында сөйлисе идем, кызып китеп, үзем турында мактанып киткәнмен.

Минем апай эшли, әни эшли торган фермада сыерлар сава, әле миңа эшләргә ерак: мәктәп формасының җиңнәре тузмаган әле, алар тузып сәлперәйсә, мин дә фермага төшәм – эшкә!

Әйткәнемчә, март тамчылары саран гына тамганда, мин әни янына фермага юл тоттым. Минем апайга ашыгыч хәбәр җиткерәсем бар, чөнки бүген мәктәптән кайтканда клуб Камиле: «Әй, кызый, апаеңны сакла, бүген урлыйбыз без аны!» – дип, күңелгә шом салды. Һе! Аннары мин апайсыз каламмы? Белмим әле, кем урлаттырып торыр икән соң аңа?!

Шулай сулуларыма кабып, әни янына да кермичә, апайлар чәй эчә торган «Кызыл почмак» дип язылган өйгә атылып килеп кердем:

– Апай, мәйтәм, сине бүген урлыйлар җизнигә! – дим, шәрран ярып. Ә ул, әйтәсе сүзен дә әйтә алмыйча, эче катып көлә башлады. Минем ачу чыкты. Мин аңа важный хәбәр әйтәм, ә ул юләр – көлә. Әни әйткәндәй, кисәкәй бит мин, артсыз урындыкны идәнгә тотып бәрдем дә, чыктым да киттем урамга. Апай арттан күз яшьләрен сөртә-сөртә чыгып: «Әйдә, җаным, качу планы төзибез», – дигәч кенә ачуым басылды. Апай бу хәбәрне белә икән инде, кич белән җизни әйткән бит. Ә мин! Ну, күңел үртәләнде инде үртәләнүен, шулай да бик шәпләп качу планы төзедек.

Апайга иптәш кызы Разыяның киемнәрен кидерттек, ә Разыя апайныкын киде дә урлау вакыты җиткәч, апай сыерлары янында кайнашырга тиеш булды. Апайны түбәгә печәнлеккә качырдык. Менә эзләп тапсыннар хәзер тегеләр, апай дип белеп, Разыясын урласыннар! Әй көтәбез тегеләрне, үзебез эчтән генә көләбез! Төшмиләрме, диеп, утарга чыгып карасам, атка төялешкәннәр дә гармуннар уйнап безгә таба якынлашалар, мин сиңайтим, йөрәгем «жу» итеп китте. Сарай эченә чаптым да: «Киләләр, киләләр!» – дип сөрән салдым. Бу сарайда дүрт кенә кыз эшли, икесе әле килеп җитмәгәннәр. Апай киемнәрен кигән Разыя, имеш, апай, сыерлар ашатып, чистартып «мәш» килә. Тегеләр бишәүләп килеп керделәр, үзләре сызгыралар, «һәй, килен кая, килен?» – дип кычкыралар, гармун уйныйлар, җәй көне сабантуйга яулык җыючылар диярсең.

Җизни буласы абыйны мин таный идем инде, ул безгә бервакыт олы гына карбыз алып килде, өйгә кереп җитә алмады, кулыннан төшереп челпәрәмә китерде, шуның өчен апай аңа ике карбыз китертте. Әй, тәмле иде ул. Шул абый миңа килде дә: «Балдыз, апаң кайда?» – дип ыржаеп тора. «Әнә бит!» – дип, Разыяга таба төртеп күрсәттем. Ул кире якка таба борылуга, мин, «шалт», сыерлар арасына кереп чүгәләдем. Вәйт шунда башланды инде «сабантуйлары!»

Җизни абый: «Җегетләр! Качкан бит ул!» – дип кычкыруга, йөгерешә-йөгерешә, бөтен җирне айкап, апайны эзли башладылар, гармуннары да тынды, сызгырмыйлар да. Разыя апайны, качмасын дип, берсе кочаклап тора, икенчесе мине эләктереп алды, тагын берсе түбәгә таба менә башлагач, мин әче итеп сызгырдым да: «Апай, кач, түбәгә менәләр!» – дип ярып салдым. Шунда мине дә, Разыя апайны да ташлап, түбәгә ыргылдылар. Эх мин ачык авызны, апайны үзем саттым булып чыкты бит. Апай түбә буйлап чабып барганда аягы ялгыш такта арасына туры килеп төшеп киткән. Бу аякны клуб Камиле күреп, тотып алган да, ычкындырмый, айтлап-майтлап үзе янына җизни абыйны чакыра. Ул йөгереп килүгә, берсе аны күтәреп торды, ә җизни абый түшәмнән чыгып торган галушлы аякны кочаклап елый башлады.

«Җаным, әйдә бергә булыйк, мин бит сине яратам!» – ди. Клуб Камиле, аягын тартып алмасын диптер инде, галушы белән носкиын салдыра башлады, ә теге җылагы, аякны үбә-үбә, җылый да җылый. Калганнарга: «Түбәгә менегез!» – диеп кычкыргач, апайны алып төшәргә дип чаптылар. Апайны, җиргә дә төшермичә, бер аягы яланаяк килеш күтәреп алып килделәр дә җизни абыйның кочагына салдылар. Апай белән теге җылак бик озак кына талашып торганнан соң, клуб Камиле белән башкалары да килеп ризалашырга үгетли башладылар. Кич белән күрешергә ризалык алгач, сарай ишек төбендә икесен сакка калдырып, ат белән кайтып киттеләр. Сакчының берсе, качмасын диптер инде, гел апай янында бөтерелде. Аннары берсе апайны, икенчесе мине саклап, арттан да калмыйча, өйгә кадәр озаттылар.

Җизни абый барыбер алып кайтты ул апайны, урламыйча гына. Әнидән, миннән, энемнән сорарга килделәр. Әле унсигезе дә тулмаган апайны энем белән икәүләшеп елашып озаттык без. Мин елыйм апай китә дип, энем елый мин елаганга, әни, бала гына бит әле, яше дә җитмәгән, дип елый. Яше җитү ничек буладыр инде ул, өчәүләшеп еладык. Без елый дип тормады апай, барыбер җизни абыйга ияреп өйдән чыгып китте.

Мин алай итеп әнине, энемне елатып кияүгә чыкмыйм, менә күрерсез, яшем җиткәч чыгам. Әнине бик тә яратам шул мин, аны елатасым килми.

Гөлнур ВАСЫЙЛОВА
Мамадыш шәһәре
"Безнең гәҗит" архивыннан алынды
Март, 2017 ел

Запись “Мин алай итеп әнине, энемне елатып кияүгә чыкмыйм…” [тормыш хәле] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Беренче тапкыр кызымны имезгәндә, елап шашам дип торам. Үземне тапкан әнием ничек­ләр ташлады икән?”
Тиздән 70 яшен тутыручы Нәсимә апа үзен дөньяга китергән әнисен әле дә гафу итә алмый. Аңа бер яшь булганда, ул аны чит бер хатынга асрамага бирә. Әмма өйгә алып кайткач, әлеге хатынның кызы чит бала карарга каршы төшә. Сабыйны ятимнәр йортына озатырга дигән уйга киләләр.

– Мин бит ул чакларны хәтерләмим. Кеше сөйләве буенча гына беләм. Үз әнием ире төрмәдә вакытта чит кешедән бала таба. Озак та үтми, ире кайтып төшә. Идәндә мүкәләп йөргәнемне күргәч, әнигә шарт куя. “Йә бу баланы юкка чыгарасың, йә мин синнән чыгып китәм”, – ди. Әни ире хакына миннән баш тарта. Әмма ул ир дүрт елдан барыбер әнине ташлап китә. Тик әни барыбер мине кире эзләп килми, – дип сөйли Нәсимә апа. – Мине асрамага биргән авылда баласыз гаилә була. Шунда бер авылдашлары, аларга йөге­реп барып: “Анда бер баланы асрамага бирәләр, алмасагыз, ятимнәр йортына китә”, – дип әйтә.

Ул чакта Фәрит әтием урманда була. Өйдә Фәридә әнием генә икән. Ул бу хәбәрне ишетүгә йөгереп килеп җитә. Ә мин өстемә бер кат күлмәк кигән килеш сә­кедә йоклап ятканмын. Фә­ридә әнием мине күтәреп алып кайтып китә. Кич белән әти кайтуга матур күлмәк кидереп, чәчемә бант тагып куялар. Әти, курчактыр бу, дип гаҗәпләнә. Әмма бу гаиләдә рәхәтләнеп озак яши алмадым. Миңа ун яшь тулганда әти авырып китте. Аны Казан хастаханәсенә яткырдылар. Әни дә шунда иде. Кешедән кешегә йөр­дем. Әти-әнисез дүрт ай яшәдем. Шулчак бетләп бет­кән идем. Бер күршем, мине кызганып, мунчага чакырды. Әллә нәрсә сөртеп, беттән коткарды.

Нәсимә апага тигез гаи­ләдә яшәргә насыйп булмый. Әтисендә яман шеш икәне ачыклана. Озак та тормый, ул бакыйлыкка күчә. Шуннан соң Фәридә әнисе үз авылларындагы бер кешегә кияүгә чыга. Буй җиткән кыз әлеге ир-атка әти дип әйтергә тиеш була. Тик Нәсимә моны булдыра алмый. Ике елдан бу ир дә вафат була. Фәридә апа тагын кияүгә чыга. Бу юлы башка авылга. Кызын да үзе белән чакыра. Нәсимәгә бу вакытта 15 яшь була. Әмма кыз әнисенең ирдән иргә йөрүен хупламый. Икенче үги әти­сенең улы белән яшәп кала. Озак та үтми, абыйсы өйләнә. Йортка килен килгәч, Нә­симәгә көн бетә. Ул чарасыздан әнисе янына китә. Бәхеткә, Фәридә апаның өченче ире бик кешелекле булып чыга. Кызга сүз әйтми. Ә менә тирә-яктагылар аңа әллә ниләр җиткерәләр.

– Мин бит үземнең кем баласы икәнемне дә беләм.  Кая барсам да, исемемне әйтүем була, шундук пыш-пыш килеп мине сөйли башлыйлар иде. Мәктәптә укыганда да, кызлар, зинадан туган дип, күзне ачтырмадылар. Ә мин үземне якларга өйрәндем. Усал идем. Кирәк икән, кызлар белән чәчне йолкып сугышам. Шуңа да күбрәк егетләрне якын иттем. Үз-үземне яклап, кыю булып үстем. Кешегә дә туры бәреп әйтергә өйрәндем, – ди ул. – Фәридә әнием белән яшәгәндә тапкан анам ике тапкыр килде. Әмма мин аны кабул итә алмадым. Еллар үтте. Казанга китеп, заводка эшкә урнаштым. Авылда яратып йөргән егетем калды.

Нәсимә апа Рәүф исемле егеткә кияүгә чыга. Бер йортта каенанасы, каенатасы, сеңел­ләре була. Үз бәхетем­не, үз оямны таптым дип, якын итеп Нәсимә апа язмышы хакында барысын да сөйләп бирә. Әмма аның ул сүзләрен үзенә 45 ел буе җае чыккан саен кире әйтеп торалар.

– Ирем начар булмагач, түздем инде. Башта кызым туды. Аны бик авыр таптым. Биш көн буе имезергә бир­мәделәр. Шәфкать туташларын аптыратып бетердем. Алтынчы көнне генә күрсәт­теләр. Беренче тапкыр кызымны имезгәндә, елап шашам дип торам. Үземне тапкан әниемне уйлыйм. Ничек­ләр ташладың син мине, әни, дим. Йөрәгем өзгәләнде. Икенче баламны да көтеп алдым. Анысы да кадерле булды, – ди Нәсимә апа. – Фәридә әнием 105 яшькә җитеп үлде. Балалар, җәй җитүгә, аның янында иде. Мин аңа бик рәхмәтле булдым. Кечкенә вакытымда кемнәрдер, си­нең әниең түгел ул, дип әйтеп кайтаргач, мин әле әшәке­ләнеп тә алдым. Әнигә эн­дәшмим, әйберләрне ватам, кычкырам. Ә ул бер сүз әйтмәде. Мине аңлаган бит ул! Олыгая башлагач, үз әниемне күрәсем килде. Иремә, әни янына кайтам, дидем. “Бергә кайттык. Иң элек миннән соң туган сеңлемә, энемә кердек. Алар башта танымады. “Әни янына алып бар әле”, – дигәнемә сеңлем, ел ашы булды бит инде, әни исән түгел, диде. Димәк, минем теге вакытта әни үлгәч кенә кайтам, дигәнем Аллаһы Тәгаләнең амин дигән вакытына туры килгән. Шул көннән без үз әниемнең балалары белән дуслашып яши башладык. Әти тиешле кеше­нең балалары да миңа карата җылы мөнәсәбәттә иде. Тик мин генә аларны якын китермәдем.

Нәсимә апа үз әнисенең күрше авылда гына яшәве, ире ташлап киткәч тә, кире килеп алмавын әле дә аңлый алмый. –  Яшь  вакытта кемнең­дер хаталанганына балалар җавап бирергә тиеш түгел. Балачактагы авыр көннәрне онытып булмый. Искә төшкән саен утырып елыйм. Ятим балалар турында укый да алмыйм, телевизордан тапшыру күрсәт­сәләр, сүндереп куям. Ятим хәлен үксез генә аңлый шул, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан.
Фото: Матроны.ру

Запись “Беренче тапкыр кызымны имезгәндә, елап шашам дип торам. Үземне тапкан әнием ничек­ләр ташлады икән?” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..