Архивы Рөстәм Асаев - Tatar Today - татар яңалыклары.

Рөстәм Асаев улына исемне кем хөрмәтенә кушкан?
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев дүртенче тапкыр әти булды!

Сабый 6 июльдә көндезге сәгать 2 ләрдә Казанның 1нче номерлы бала тудыру йортында туган. Рөстәмнең тормыш иптәше Айгөл ир бала тапкан.

“Улыбызның буе – 56 см, авырлыгы – 4510 грамм. Аллаһка шөкер, икесенең дә хәле яхшы. Балалар – тормышыбызның яме, киләчәге. Исән-сау һәм бездән дә бәхетле булсыннар”, – ди бәхетле әти.

Шулай итеп, Рөстәмнең хәзер ике кызы һәм ике улы бар! Гөлназ, Мөслим һәм Әминәнең энекәшләренә бик матур исем дә сайлаганнар. “Башта берничә исем уйлап куйган идек. Улыбыз баһадир булып тугач, татар милләтен бөтен дөньяга таныткан спорт остасы Хабил Бикташев хөрмәтенә улыбызга Хабил дигән исем сайладык”, – ди Рөстәм.

Төкле аягың белән, Хабил!

Чыганак: "Шәһри Казан"

Запись Рөстәм Асаев улына исемне кем хөрмәтенә кушкан? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Җырчы Рөстәм Асаев: “Кичерә белергә кирәк”
Әле яңа гына кияүле булган җырчы Рөстәм Асаев белән тормыш кагыйдәләре хакында сөйләштек Ул табигать тарафыннан тудырылган җырчы. Аның төс-кыяфәте дә сәхнә өчен коеп куйган. Тавышын әйтәсе дә юк.

Рөстәм Асаев концертта чыгыш ясый башласа, каз тәннәре чыга. Һәр сүз баш мие һәм йөрәк аша үтә. Кемне-кемне, әмма аны бер җырчы белән дә бутап булмый.

– Күптән түгел кызыгызны кияүгә бирдегез. Әти кеше буларак, авыр булдымы?

– Бу көтелә торган әйбер иде. Әле бүген түгел, иртәгә дә түгел кебек тоела. Кыз яшь әле, киләчәктә булыр, дип уйлыйсың. Кинәт кенә килеп җитә торган мизгел икән. Әти буларак, кыз бала вакытында урнашырга тиеш, дип саныйм. Әлбәттә инде үз тиңен тапкан очракта. Булачак кияүне күргәч тә, аның тормышка карашы, үз-үзен тотышына игътибар иттем. Дус булып йөргәндә дә алар бер-берсен тулыландырып тора иде. Тормышка карашлары, уйлары бер. Кызымның шундый шәп егеткә кияүгә чыгуына сөенәм. Шәп дип әйтәм, бүгенгә әле шулай, киләчәктә ни буласын Ходай күрсәтер. Җиң сызганып, тормыш юлына басканнарына бик шатмын. Җәмгыятькә файдалы, кирәкле кешеләр булып яшәсеннәр иде.

– Гөлназ бит әле бик яшь…

– Яшь дип, 22 яшь кыз бала өчен кияүгә чыга торган вакыт дип уйлыйм. Аннан сайлана башлыйлар: монысының борыны, тегесенең колагы ошамый башлый. Әгәр дә үз кешесен тапкан икән, нигә сузарга? Тормыш бик кыска, үтә дә китә. Шуңа да бу очракта кызым өчен шатмын.

– Үзегезнең язмышны кабатлар дип курыкмадыгызмы?

– Безнең язмыш икенчерәк. Заманы да икенчерәк иде. Бер кеше язмышын икенче кеше кабатлый алмый. Ул чакта миңа 19-20 яшь, студент идем бит.

– Андый егетләр белән йөрмә, мондыйларын сайла дип киңәш бирә идегезме?

– Кызым беркайчан да байлыкка, бай егетләр белән йөрергә кызыкмады. Моның белән горурланам. Шул ягы белән үземә охшаган ул. Үзе эшләп таба, үзе тырышып эшли. Тормышка тизрәк яраклашып, үзләре тормыш итә башлау яхшырак.

– Гөлназда ул үҗәтлек, тырышлык кемнән килгән?

– Әнисеннән дә, миннән дә килгәндер инде. Үзем 12 яшьтән колхозда комбайнда эшли башладым. Мине куып кайтаралар иде, чөнки 14 яшьтән генә эшләргә ярый бит. Мин барыбер басуга барып, эшли идем. Әнисе дә бәләкәйдән эшләп үскән.

– Гөлназ ике әти белән үстем дип, икегез белән дә горурлана (Гөлназның әнисе Лилия ханым Рөстәм әфәнде белән аерылышканнан соң Фәдис Ганиевка кияүгә чыга). Балада ике гаиләгә дә карата шундый хөрмәт уятуга ничек ирештегез?

– Кызым тумыштан шулай дип әйтеп булмый. Бу аның тәрбиясеннән тора. Гөлназга биш-алты яшь вакытта аерылышырга туры килде. Аңа бик авыр булды. Үземнең дә үзәкләр өзелгән чаклар була иде. Иң мөһиме – кеше булып калырга кирәк. Талашып, ызгышып кына булмый. Булды инде алары да. Таш атсалар да, аш ат, дигән мәкаль бар бит. Шулай эшләргә тырыштым. Кызыма килгәндә, аннан бервакытта да читләшмәдем. Чәчләрен үреп, мәктәпләргә алып бара идем. Аерылдык та, оныттым түгел. Каникул саен ул минем әти-әни янына кайтты. Аралашып, кулдан килгәнчә ярдәм итеп, бергә үстердек. Фәдисне дә бервакытта да ул шундый-мондый димәдем. Алар да миңа карата ул әтиең, аны хөрмәт итәргә кирәк, дип үстерде.

– Әти кеше буларак, балаларыгызга бирә торган киңәшләр, тормыш кагыйдәләре бармы?

– Беренчедән алдашмагыз дип өйрәтәм. Урлашмагыз, тырыш булыгыз, дим. Иң яратмаган әйбер – алдашу. Фальшны бик тиз сизәм.

– Гөлназдан соң икенче никахтан туган улыгыз Мөслим һәм Әминә үсә. Кыз бала белән ир бала тәрбияләү арасында аерма бармы?

– Әллә ни аерма юк. Мөслимне физик яктан ныграк тотам. Гитарада уйнарга өйрәнә. Ялкауланса, аны режимда тотарга тырышам. Геннарны беркая итеп булмый. Үзем кечкенәдән гитарада уйнарга хыялландым. Әмма булмады, гармунда уйнарга өйрәндем. Үземнең чынга ашмаган хыялымны улымда чынга ашырам дияргә дә була. Әминәгә килсәк, аңардагы тавыш! Опера җырчысы булыр ул! Тавышы көчле. Табигатьтән бирелгән материалны файдалансаң гына үсеш була бит. Үсә төшкәч үзе нәрсә хәл итәр.

– Тормыш иптәшегез Айгөлгә шуның кадәр сәләтле кешеләр арасында яшәү авырмы икән?

– Тормыш иптәшемә мин бик рәхмәтле. Ул барысын да бик нык аңлый. Гөлназны да бик яратты. Айгөлне Гөлназ үзе сайлап алды. Без әле Айгөл белән очрашып кына йөргәндә, Гөлназ: “Әти өйлән инде”, – дип, “добро” бирде. Айгөл белән алар бик дуслар.

– Арагызда көнләшү бармы?

– Бөтенләй көнләшми дигән сүз дөрес булмас. Алдау булыр иде. Бу сәламәт көнләшү. Үзеңне тонуста тотар өчен. Ә авыру көнләшү арабызда юк. Ул кемгә кияүгә чыкканын алдан ук белде. Мин гел кеше арасында, янда кызлар да була, яшьләр дә, картлар да дигәндәй… Минем яктан да көнләшү чама белән генә. Үз-үзенә ышанмаган кешеләр генә көнләшәдер ул. Көнләшү – ул чир. Аңардан башка да дөнья проблемалары җитәрлек. Үзеңнең, тормыш иптәшеңнең нерваларын бетерү нәрсәгә кирәк?

– Ә нәрсә нервагызны кузгатырга мөмкин?

– Нахак сүз. Дөрес булмаган әйбергә, нахак сүзгә бик ачу килә. Тыйнак булсам да, мин бик кызу канлы. Шундый начар ягым бар. Дөреслекне яратам. Эштә дә булгалый. Аннан үзем үкенәм. Әмма гафу да үтенә беләм. Кеше белән талашып, үпкәләшеп озак йөрү ярамый. Гафу үтенә, кичерә белергә кирәк.

– Гайбәтләрне, нахак сүзләрне еш ишетәсезме?

– Бөтен сөйләгәннәре шул кызым, балалар турында инде. Кызың тегеңә кияүгә чыккан икән. Тегеләй иткән икән, болай иткән икән… Хәзер инде бәлки андый сүзләр дә бетәр. Халык хәзер бик усал. Аның социаль ягы, акчасы булмау, әйберләрнең кыйммәт булуы кешеләргә бик нык тәэсир итә. Психологик яктан кеше берсен-берсе күрә алмый башлый. Бөтен нәрсә хәзер акчага гына корылган. Ә алай гына булмый бит. Акча булган җирдә – начарлык, пычраклык. Акчасыз да яшәп булмый. Әмма күп акча – ул инде чир. Аз акчалы кеше ничек тә җиткерергә тырыша. Ә күп акчасы булганның гел җитми. Җырчы, музыкант, гомумән, иҗат кешесе акча турында уйларга тиеш түгел. Ул иҗат итәргә тиеш. Ә матди якны дәүләт кайгыртырга тиеш.

– Башкортстанда формалашкан артист булганнан соң Татарстанга күченгәнсез. Казанны яулау авыр булмадымы?

– Беренче килгәч тә, Казанга гашыйк булдым. Юк, авыр булмады. Мин һәрвакыт әйтәм: Татарстан – әтием, Башкортстан – әнием. Мин ике республиканың уртак баласы. Бездән киттең, безне ташладың дигән сүзләр дөрес түгел. Мин бит чит илгә күченеп китмәдем. Ике республикама, үз халкыма хезмәт итүем белән бәхетле. Башкортстанга да еш кайтып йөрим.

– Чит илгә күчү мөмкинлегегез булса, китәр идегезме?

Анда берничә көнгә барып килергә генә була. Казанга кайтып төшәсең – рәхәт! Минем Казан белән Мәскәү арасында сайлау булды. Мәскәүгә китсәм, чит илгә дә чыга ала идем. Әмма хәзер вакыты узган инде. Үз илемдә яшим, халкыма хезмәт итәм.

– Башкортстанда таланлы артистларның күп булуын нәрсә белән аңлатыр идегез?

– Татарстан халкы күбрәк сәүдә, мәгърифәтчелек белән шөгыльләнгән. Башкортстанда исә таулар, урманнар… Анда нишлисең? Җырлыйсың, әлбәттә. Башкортстан халкы, миңа калса, табигать белән ныграк элемтәдә. Сәбәбе шул гына.

– Татарстан артистлары Башкортстанны гастрольләр белән аркылыга-буйга йөри. Ә күрше республика җырчылары Казанга чыгыш ясарга еш килми, гәрчә безнең тамашачы башкорт артистларын бик яратса да. Сәбәбе нидә икән? Куркалармы әллә?

Без Башкортстан татары булсак та – татар. Ә башкортларның менталитет икенчерәк. Алар чын башкорт халык җырларын җиренә җиткереп җырлый. Килүчеләр бик аз шул. Казанда башкортларны бик яраталар. Бу турыда уйлаганым да булмады. Бәлки башкортлар татарлар кабул итмәс дип уйлыйдыр. Аларда фольклор бик көчле. Башкортны башка милләт белән бутап булмый. Ә хәзерге татар җырларын русчага тәрҗемә итсәң – русчага, чит телгә тәрҗемә итсәң, чит телгә әйләнә. Фольклор исә кешене бер вакытта да кешене битараф калдырмый.

Лилия ЛОКМАНОВА

Чыганак: Шәһри Казан

Запись Җырчы Рөстәм Асаев: “Кичерә белергә кирәк” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әтисе Гөлназ Асаева турында: “Әле ярый аңа беренче урын бирмәдегез”
//Tatar today//

Ваһапов фестиваленең Татарстан Мәдәният миинистрлыгында үткән матбугат конференциясендә Рөстәм Асаев кызы Гөлназның фестивальдә катнашкан вакытта җиңмәвенә шат булуын әйтте.

2006 елда әлеге фестивальдә үзе дә катнашып, лауреат исеме алган булган. “Соңрак кызым да катнашты. Әле ярый аңа беренче урын бирмәдегез” ди Рөстәм Асаев.

“Артистларның балалары катнашып, беренчелекне яулагач, халыкта тискәре фикер туа, тикшеренә башлый,”- дип аңлатып китте ул үз фикерен. Шулай итеп, Рөстәм Асаев һәм Гөлназ Асаева фестивальнең торле еллардагы лауреатлары. Алар кунак буларак, юбилей концертында катнашачаклар.

Ваһапов фонды рәисе Рифат Фаттахов хәбәр итүенчә Ваһапов фестиваленең гала-концертында антракт ифтар сәгатенә туры китереп ясалачак. Фестивальнең 15 еллыгына багышланган гала-концерт 15 майда С.Сәйдәшев исемендәге Дәуләт зур концертлар залында узачак. Юбилей концерты Рамазан аена туры киләчәк һәм оештыручылар моңа игьтибар итмичә кала алмыйлар. Рифат Фәттахов әйтүе буенча, концерт көнне Зур концертлар залында намаз бүлмәсе дә әзерләнәчәк. “Буфетта исерткеч эчемлекләр дә булмаячак дип сөйләштек”, – диде ул.

Фото: Татар-информ

Запись Әтисе Гөлназ Асаева турында: “Әле ярый аңа беренче урын бирмәдегез” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рөстәм Асаев: “Битендә мин салган буй-буй тырнак эзләре әле дә бар…” [әңгәмә]
Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаевның быел Казанга күченеп килгәненә унөч ел була икән. Башкортстан республикасы Благовар районы, Балышлы авылы егетенең язмышын Казан белән бәйләгәндә очраклылык сәбәпче булса да, Рөстәм аңа һич үкенми.

Бердән, тормыштагы бер очраклылык та – очраклылык түгел, икенчедән – җырчы: «Казан ул – күпме карасам да, карап туймыйм, диярлек бәхет башкаласы», – дип елмая…

«Әле белте кыный, әле белте…»

Рөстәм кечкенә чагын аеруча бер җылылык, ярату белән искә ала. Үзгәртеп кору, талон чорларына туры килсә дә – әбиле-бабайлы булып үскән балачак, әтисе белән әнисенең иркә төпчекәе булган елларга рәхмәттән ары тагын ни әйтеп була ди?

– Иркә идем, иркә, – дип көлә-көлә искә ала ул кечкенә вакытын. – Әти белән әни ничек түзгәндер ул шыңшуларга – әмма алай да эләктереп алганнарын хәтерләмим. Хәер, берсендә әнидән кул учы белән тиеп китү булган икән – ә болай иртән мәктәпкә уятканда да, «бәйләнер» сәбәп таба идем (көлә). Янәсе, менә, биш минутка иртәрәк уяткан булсаң, мин соңга калмас идем… Мәктәпкә кергәнче, өч-дүрт яшьлек чагымда бәрәңге алуны хәтерлим – әтинең апалары алышкан чак, мин араларында буталып йөрим бит инде. Чиләк-чиләк бәрәңге ташыган апаларның берсе бер якка этеп куя мине, икенчесе икенче җиргә алып бастыра. Шунда «р» хәрефен әйтә белмәгән сакау Рөстәм мыгырданырга тотынган да: «Әле белте кыйный, әле белте кыйный» (әле берсе кыйный, әле – берсе) янәмәсе.

– Көй чүлмәге булгач, уз апаң яратмагандыр әле.

– Бертуган апам Ләйсән белән туйганчы сугыша идек. Сәбәбен хәтерләмим, әмма бәдрәфкә кереп китсә дә, кача күрмәсен, дип саклап торган истә. Битендә мин салган буй-буй тырнак эзләре әле дә бар – син миңа пластик операция хакын түләргә тиешле бәндә, дип әле дә көлеп йөри.

– Бөтен эшне аңа аударып калдырырга тырышкансыңдыр да инде…

– Ә юууук! Эштән качкан булмады анысы! Бердәнбер эшләргә яратмаганым – бакча чүбе утау булгандыр. Калган бөтен нәрсәгә – җиң сызганып. Әтием Мәҗит авылда шофер булып эшләде – аның бөтен нәрсәдә уң кулы булдым – олавы-олавы белән, исенә- чүбенә бата-чума утын кисү-яру дисеңме, мал-туар караумы, бакча казумы… Әнием Рәмзилә исә авылда гомер буе завсклад булып эшләгән кеше. Аның эше – амбарда да шактый вакытны уздыра идем. Чәчү, урып-җыю вакытларында амбар алдыннан да рәхәтрәк, күңеллерәк җир юк бит ул – авыл шау килеп гөрләп тора, аннан әбәд тирәләрендә тезелешеп утырып, апалар пешереп алып килгән пирог-кекслар белән чәй эчү дисеңме, шул амбар янындагы асфальтта сәпиттә җилдерүләр булсынмы…

– Авыл институтының кадерле хатирәләре…

– Дөрес әйттең менә! Кешеләр әйбәт иде ул вакытта – гадәти тормыштан тәм-ямь табып яшәүчеләр вакыты. Беләсеңме, нинди хатирә кереп калган күңелгә? Әни белән Уфага мәктәп формасы алырга бардык та, кибеткә кердек. Талон чоры бит инде. Ә мин, иркүш-төпчек, колбаса яратам. Ә бу кибет киштәсендә колбасалар ята. Әнкәйдән и сорыйм инде колбаса, «улым, кайлардан алыйм, безнең талон юк бит», – ди әнкәй. Шунда сатучы апа безгә тулы бер палка колбаса сатып җибәрмәсенме! Андагы бәхет! Баланы бәхетле итүдән теге апаның бәхетле йөзе! Авылда да шулай – өйдән-өйгә үз кеше булып йөри идек без, үгиләр, читләр юк иде… Хәзерге төсле өен генә түгел, капкасына кадәр йозак аскан чорда үсмәдек, шөкер.

– Авылларның гөрләп торган вакытына туры килгән чор, име?

– Әйе шул. Безнең авыл әкәмәт зур иде ул. Болганчыграк елларда үссәк тә, тамак тук, күңел көр иде. Җимертеп эшли дә белдек, өлкәннәрдән тормыш зирәклегенә дә өйрәндек, киң карашлы булып үстек тә.

– Моның өчен әйбәт укырга да кирәк булгандыр.

– Әйбәт укыдым мин – өчле-дүртлегә генә (үлә-бетә көләбез)! Әмма мәктәптә бер дә юкка гел миңа эләгә иде. Сугышып яткан малайлар төркеменә килеп кенә кушылам – шундук укытучы апа да килеп чыга, иң гаеплесе булып мин калам. Туп тибешеп уйныйбыз – тәрәз ватучы булып мин танылам… Юкса, беркемнән артык та, ким дә җирем дә юк иде инде. Әмма укуга бик илтифат иттем дип алдашасым килми – бөтен хыял, үсеп җитеп, фермер булып эшли башлау, мал-туар үрчетү иде. Ә билгеләрне алырга партадаш малай ярдәм итте – иртән-иртүк моңа 20 тиенне шудырып куям да, өй эшен дә күчертә, дәрестә дә күз аның дәфтәрендә була. Апа көлә-көлә сөйли иде инде минем турында: мәктәптән кайтышка сумкасын ташлый да, иртән шул ачылмаган да букчасын тотып мәктәпкә китә иде, дип.

«Кеше әнә өч көндә алып кайтты»

– Фермерлык чынга ашмаган хыял булып калган, аңлавымча?

– Чынга аша башлаган иде ул. Иң башта – 14 яшьтә, мин үзем, күрше әбисеннән акча алып торып, күрше авылдан нәселле бозау – тана алып кайттым. Ул вакытта заманы өчен кыйбат та булгандыр инде, авылда шофер булып эшләгән туганны ризалатып, кузовка көч-хәл белән күтәреп, юлда үзем тотып кайттым мин аны. Әти белән әни ләм-мим бер сүз әйтмәде, акчасын күрше әбисенә бирделәр – үстердек без аны. Майя дип исем куштым, чыннан да нәселле, әйбәт булды ул. Аннан, үземне тулаем шушы өлкә кешесе итеп тоя башлагач, тугызынчы класстан соң, документларымны Чишмә бистәсендәге СПТУ-48гә илтеп тапшырдым. Фермер булам имеш. Әмма өч көннән, бөтенләй минеке булмавын аңлап, ташладым да, авылга кайтып киттем. Әти белән әни анда да сүз әйтмәде – документларны кире унынчы класска илтеп тапшырдым. Ул вакытта, уку тәмамласаң, ромбик формасында күкрәк тамгасы тапшыралар иде бит инде. Хәтерлим, ике малае дүртешәр ел училищеда укып, шул тамга алып кайткан күрше абыйсы ул вакытта минем турында: «Сез йөрисез инде дүртешәр ел ыштан туздырып, кеше әнә өч көндә ромбик алып кайтты», – дип шаярткан иде.

– Аның урынына фермерлыкны сәнгать кысрыклап чыгарган, име?

– Әйе, биш яшьтән аккардеонда уйнаган Рөстәмне кунакка килгән туган абзый Уфа сәнгать училищесына юнәлтте дә куйды шул. Менә анысы инде – чып-чын минем тәлинкә иде…

«Авантюрист булганмын»

– Кайда фермерлык та, кайда сәнгать дип бутап алыйммы соң шунда…

– Мин хәзер дә үземне сәнәк сабына сөялеп басып торган фермер итеп күз алдына китерәм! (көлешәбез) Ул канга сеңгән нәрсәләрдән котылып булмый икән ул. Сәнгать – ул күңел халәтенең икенче канаты. Җыр-моңнан читтә калган гаилә түгел иде без – әти ягыннан да, әни ягыннан да бар андый талант. Авантюристлыгым да булгандыр – мин җаным тарткан нәрсәне чынга ашырып карарга тырышам. Авыл хуҗалыгыннан да ерак дип әйтә алмыйм, җыр сәнгате дә бөтереп кенә йөртте.

– Анысын ташлап кайтасы килмәде инде?

– Юк. Башта училище тәмамладым бит инде, аннан консерваториягә укырга кердем – аларында су кебек йөздем. Уку тәмамлауга авылга кайтып урнашам, кебек уйлар, җилдә тарала килде.

– Монда иртә корылган гаилә, бала туулар да үз эшен эшләгәндер, дип гоманлыйм.

– Әйе, Лилия белән яшь, нәрсәнең-нәрсә икәнен дә чамаламаган вакытта гаилә кордык. 1998 елда кызыбыз Гөлназ туды. Консерваториянең бишенче курсын тәмамлаган елда юллар аерылышты…

– Бу темага сөйләргә яратмаганыңны белсәм дә, сорыйм әле – әгәр артык яшь булмасагыз, гаилә соңрак корылган булса – никахны саклап калып булыр идеме икән?

– Юктыр. Без икебез дә кызу, компромиссларга авыр бара торган кеше идек. Барыбер яшәп бетереп булмас иде. 6-7 еллык уртак тарихтан соң да ушка килер өчен шактый вакыт кирәк булды – җилкәдән авыр йөк төштемени… Кемнеңдер яхшы, кемнеңдер начар булудан да түгел ул – бер-беребезгә гаилә өчен туры килмәгән пар булганбыз. Аны аңларга яшьлек кенә комачау иткән. Әмма, шөкер, матур мөнәсәбәтләрдә калдык – кызыбыз Гөлназ безне сөендереп үсте.

– Кечкенә баладан чыгып китүе – иң авыры булгандыр?

– Гөлназны аны яшь тә өч аеннан минем әти-әни алып калып тәрбияләде. Укырга кергәнче диярлек ул авылда үсте, авылдагы балалар бакчасына йөрде. Ул яктан әнкәйнең өченче баласы белән бер инде ул Гөлназ – Алланың рәхмәте яусын әнигә! Әтисе төсле үк көй чүлмәген кочып-сөеп кенә үстерештеләр. Әни һаман көлеп искә ала әле: пырылдап кайткан бу бакчадан, табын тулы, суыткыч тулы җаның ни тели, шул ашарга бар бит инде. Бу, «берни дә юк» дип зарланып йөри икән. Әбисе, нәрсә кирәк соң сиңа, нәрсә җитми, кызым, дигәч, суыткычны шапылдатып: хет сагыз-мазар булсын иде инде, ди икән кечкенә Рөстәмовна.

«Тагын да әйбәтрәге булыр»

– Бу вакытта әле булачак хатының – ун яшькә кече Башкортстан кызы Айгөл хыялда да булмагандыр?

– Ул вакытта язмыш ишарәсе Айгөлгә үзенә күрә бер ым биргән булган. Әле әнисе исән вакытлар. Минем булачак әби туган тиешле апалары белән телевизордан минем аерылышу тарихын ишеткәннәр дә, жәлләп куйганнар. Әби: «Ярар, бар да әйбәт булыр әле, тагын да әйбәтрәге очрар юлында», – ди икән.

– Юраганы юш килгән?

– Әйе, әмма, кызганыч, үзе генә ул вакытны күрә алмады – бик иртә арабыздан китеп барды… Мин исә Айгөл белән кеше буларак формалашып җиткәч, ир-ат буларак аягымда басып торганда таныштым. Инде гаилә мөнәсәбәтләренә әзер чор иде димме… 2006 елда миңа Казанга килү тәкъдиме булды, Казан филармониясенә эшкә урнашкан вакытлар иде. 2007 елда Айгөл әнисез калды (әтисе дә бик яшьли үлеп киткән), 2008 елда, чираттагы ялга кайткан җирдән мин аны Казан күрергә килергә өндәдем. Шул килүдән җибәрмәдем дә – мәчеткә барып никах укыттык та, ул минем белән Казанда торып калды.

– Яратам, дип әйтү, икенче җитди адымга бару Рөстәмгә җиңел бирелдеме?

– «Яратам» дигән сүзне мин әйтә дә алмыйм, бәлки, ул сүзне аңлап та җиткермимдер әле… Нәрсә соң ул ярату – химия дәрәҗәсендәге бер-береңә тартылумы, ул баш әйләндергеч халәттән соң килгән бер-береңә тартылу, бер-береңнең булуыннан күңелдәге рәхәт халәтме, бергәләп авырлыклар-шатлыклар бүлешүме? Мин романтик та түгел, матур сүзләр дә әйтә белмим кебек инде, әмма Айгөлсез үземне күз алдыма китерә алмыйм. Ул искиткеч хуҗабикә, зирәк кеше, акыллы хатын-кыз… Юләр хатынын мактар ди.

– Рөстәмнең нинди икәненә килеп җиттекме? (Рәхәтләнеп көлешәбез)

– Шулай-шулай. Иҗат кешесе хыялый була инде ул. Шуңа аның белән яшәве дә ансат түгел. Айгөл ул яктан минем һөнәрне, аның «побочка»ларын аңлап кабул итте. Тавыш-гауга булганы юк, өйгә кайтасым килеп кайтам – кемнәр аңлар, шул аңлар…

«Без популяр түгел, әмма кирәкле дә»

– Безнең беренче әңгәмәбез моннан ун ел элек булган икән – ул вакытта малаең Мөслим туган гына иде. Син анда, Магомаев хөрмәтенә исем кушуың турында сөйләдең. Бүген инде син тагын бер матур кызчыкның әтисе булырга да өлгергәнсең.

– Әйе, улым Мөслимгә ун яшь тулып китте, ә инде көй чүлмәгем, ике тамчы су төсле төскә-биткә дә, холкы белән дә миң охшаган кызым – Әминәмә 5 яшь тулды. Балалар бакчасына рәхмәт әйтеп туймыйбыз инде – әле дә бакча бар!

– Биш минутка алданрак уятмаганга ярап булмыймы әллә?

– Шулайрак! (Көлә) Шул инде, шул – гел үзем. Балаларымның өчесе дә үземә охшаган. Кайвакытта шаяртып та куям инде – хатын да алыштырып карыйм юкса, барыбер минем клоннар туа. Айгөлгә дә кечесе белән ансат булмады – елак булды, аеруча әнисенә «каты төште», тулаем балалар карамагында бөтерелде. Хәзер кечесе дә итәктән төшеп килә – үзеңне кара инде, дим хатынга. Без хәзер кабат җитәкләшеп кенә йөрерлек егет белән кыз булып яши башларга тиеш…

– Гаиләдә бәхетле булуың күренеп тора, күз тимәсен, Рөстәм. Иҗатта да бәхетлеме син?

– Үзем теләгәнчә үк түгел шул. Кем әйтмешли, хәзер заллар тоткан, үз кагыйдәләрен алдан сөрүче кайбер җырчылар төсле үк популярлык юк – әмма кирәксез дә түгелмен. Аншлаг-аншлаг концертлар куям дип мактана алмыйм – минем формат бик эстрадага да туры килеп бетмидер. Халыкка югары сыйфаттагы иҗади продукт кирәкми дип, күңел төшкәләгән вакытлар да булгалый. Әмма алай да – оркестрлар белән эшләү, зур-зур дәрәҗәле чараларда катнашулар бер урында гына таптанмаска, эзләнергә этәрә.

– Популяр булмауда сезнең гаеп тә юк түгел инде – җырларыгыз сирәк ишетелә, килеп туган вәзгыять белән әллә ни көрәшергә теләк белдерүчеләр дә юк дәрәҗәсендә…

– Җырлар яздыруга килсәк, мин теләгән, күзаллаган аранжировкалар да эшләтеп булмый – нәтиҗәдә мин теләгән форматта җыр килеп чыкмый, ә ул чиле-пышлы җырны ротациягә бирү гомумән рациональ адым булмый… Сүзеңдә дөреслек тә бар, киртәләр дә җитәрлек.

– Күңелеңдә кояшмы синең, күләгәләр ешракмы?

– Үземне бәхетле кеше дип саныйм. Мин күзаллаган тормыш – аннан ничек зарлана алыйм ди? Балаларым өчәү, өчесе дә җитеш, матур тормышта яши. Мине аңлаучы, рәхәтләнеп иҗат итәр өчен бөтен шартны тудырырлык кешем – янәшәмдә. Иҗатым бара – зур-зур оркестрлар белән дәрәҗәле әсәрләр башкара алам, хөрмәт итүче тамашачым бар. Эшлисе эшләрем, омтылыр биеклекләрем дә бар. Алары белән дә бәхетле мин – алар мине үзгәрешкә, биеккә өнди…

Гөлнара Җәлилова
Шәһри Казан

Запись Рөстәм Асаев: “Битендә мин салган буй-буй тырнак эзләре әле дә бар…” [әңгәмә] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рөстәм Асаев кабат гашыйк булган?! [видео]
Рөстәм Асаев ике көн дәвамында бер туташ хакында уйлап, гел аны күз аллап йөргән. «Ә барысы да ТМТV production коллективы аркасында»,- дип көлде җырчы. //ТМТВ//

Баксаң моның сәбәбе “Җиде юл чатында” клибының съемкалары икән. “Җырымны тулысынча ачып, аңа ятышлы сценарий язылды. Сценарий буенча мин гашыйк булган кызым белән очырашам. Һәм анда безгә хисләрне күз аша гына күрсәтергә кирәк иде. Артык тырышып ташлаганмындыр инде, актрисаны оныта алмый йөрдем. Ике көн күз алдым да торды,” – дип сөйләде Рөстәм абый.

ТМТV production коллективы белдерүенчә — клип инде әзер, һәм тиздән зәңгәр экраннарга да чыгачак. Ә без исә әлегә аның кыскартылган вариантын cезгә тәкъдим итәбез!

Запись Рөстәм Асаев кабат гашыйк булган?! [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..