Архивы татар яшьләре - Tatar Today - татар яңалыклары.

Татар яшьләре форумчыларын гаиләле, гаиләсез булуларын чүгәләтеп карадылар [фото]
Татар яшьләре дөньясында мөһим вакыйга – күптән көтелгән  VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы бүген, ягъни 4 августта, башланып китте. Әлбәттә, аның беренче сәгатьләре теркәлүдән башланды. Форумның катнашучылары –  Татарстанның район-шәһәрләреннән, Русия төбәкләреннән һәм чит ил кунаклары.

Быелгы форум эшчәнлегендә беренче тапкыр Русиянең 7 өлкәсеннән, чит илләрдән: Австрия, Венгрия, Голландия, Грузия һәм Молдова вәкилләре дә бар.

Казан кунаклары  эшлекле уеннарда катнашырга, танышулар үткәрергә дә өлгерде инде. Алар әлеге чаралар барышында үзләрен актив күрсәттеләр.  Тәбрис Яруллин Форумның командасы, эшчәнлеге турында сөйләде, бер-береңне якыннанрак белү өчен уеннар тәкъдим итте. Танышу барышында, иң зур делегация Башкортостаннан икәне ачыкланды. Анда барлыгы 48 кеше икән.

Катнашучыларның 55 % кызлар, ә 45 % егетләр тәшкил итә. Аларның күбесе өйләнмәгән һәм кияүдә булмаган студентлар.

Килгән кунаклар һәм катнашучылар игътибарына, көн дәвамында төрле чаралар тәкъдим ителәчәк.

Запись Татар яшьләре форумчыларын гаиләле, гаиләсез булуларын чүгәләтеп карадылар [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанга бөтен дөньядан татар яшьләре җыела
4 – 7 август көннәрендә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан,  Казанда Бөтендөнья  татар яшьләре форумы уздырылачак.  Анда 30 чит илдән, Русия Федерациясенең 60 регионы һәм Татарстан районнарыннан 900дән артык делегат катнашачак.

Форум үз эченә “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе форматында узучы 5 юнәлештәге пленар һәм  секцион утырышларны ала. Алар арасында – “Тарих һәм туризм”, “Тәрбия һәм белем”, “Этномәдәнияти проектлар менеджменты”, “Tatweb 2.0” (Татар теле һәм интернет), “PR һәм журналистика”. “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе лекторлары – татар дөньясының алдынгы спикерлары һәм экспертлары. Проектлар кысаларында тренинглар, семинарлар, дискуссияләр узачак.

Форумның рәисе Тәбрис Яруллин белдергәнчә,  әлеге чарада халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак.

Запись Казанга бөтен дөньядан татар яшьләре җыела впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Тамашага корылган туйлар, кыз алу йоласы модадан чыгачак”- ди белгечләр. Берничә елдан татар туйлар нинди булыр?
Чын татар туен әти-әниләре кулыннан язылган дога тегелгән түбәтәй, калфак кигән яшь пардан, самовар һәм чәй табыныннан башка күз алдына китереп булмый. Бу хакта Татар яшьләре көннәре делегатларына “XIX гасыр татар туе” проекты режиссеры Лира Шәйхетдинова сөйләде.

Ул бу юнәлеш белән бер ел элек шөгыльләнә башлаган. Әлеге тема белән кызыксынып киткәч, интернетта да, китапларда да борынгы татар туйларының ничек үткәрелгәнлеге хакында мәгълүматның аз булуы ачыкланган. ТР Милли музеенда гына Лира Шәйхетдинова күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның татар туен тасвирлаган язмаларына тап булган. Аннары Каюм Насыйриның Казандагы музей-йортына барып, аның халкыбызның гореф-гадәтләренә, милли йолаларына багышланган башка хезмәтләре белән танышкан.

“Хәзерге вакытта без XIX гасырда Казан татарлары үткәргән туйларны популярлаштырабыз, шул чордагы мөһим туй элементларын заманчалаштырабыз. Бүген Казанда чын татар туйлары оештыру белән шөгыльләнүчеләр юк дәрәҗәсендә. Бу юнәлешне тирәнтен өйрәнеп, борынгы йолаларыбызны халыкка кире кайтарасыбыз килә”, – дип билгеләп үтте Лира Шәйхетдинова. Аның сүзләренчә, татар гаиләләре өчен туй элек-электән тормыштагы иң мөһим вакыйгаларның берсе булган.

“Элек татар туйларында ир-егетләр түбәтәй кигән. Аның эченә дога теккәннәр. Доганы бәхетле пар – аларның әти-әниләре яки абый-апалары, әби-бабайлары язган. Калфакларга да дога тегү гадәте булган. Шул рәвешле, гаиләне күз тиюдән саклаганнар”, – дип сөйләде Лира Шәйхетдинова.

Татар кызлары туйда бервакытта да баштанаяк төренмәгән, нәфислеген ассызыклап торган, халкыбызның нечкә зәвыгын чагылдырган күлмәк кигән, андагы һәр элемент билгеле бер мәгънә аңлаткан, еш кына күлмәк яшел төстә булган. Милли калфак кызның йөзенә башкалардан аерылып торырлык гүзәллек өстәгән. Чулпылар, колак алкалары да күз тиюдән саклауга хезмәт иткән. Татар туе үзенә хас купшылыгы белән аерылып торган. Ул милли уеннар, сандык кертү, чәй эчерү кебек йолалар, җырлар, биюләр белән үрелеп барган.

Лира Шәйхетдинова заманча туйда шарлар, синтетик тукымаларга һәм ясалма чәчәкләргә урын булмаска тиешлеген билгеләп үтте, кыр чәчәкләре, башак ише табигать байлыкларына өстенлек бирергә киңәш итте. Тамаша, шоуга корылган туйларның берничә елдан модадан чыгачагын фаразлады. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенгәчә сакланып калган кыз алу йоласы – беркемгә дә кирәкми торган фольклор элементы. Аны уздырып торуның мәгънәсе юк. Күп еллар дәвамында туйлар оештырган Лира Шәйхетдинова тәҗрибәсенә таянып, кызларга җомга көне кияүгә чыгарга киңәш итте.

Татар-информ

Запись “Тамашага корылган туйлар, кыз алу йоласы модадан чыгачак”- ди белгечләр. Берничә елдан татар туйлар нинди булыр? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Лаеш районында Татар яшьләре көннәрен рәсми ачу тантанасы булып узды
12 июльдә Лаеш районындагы “Идел” яшьләр үзәгендә Татар яшьләре көннәрен рәсми ачу тантанасы уздырылды. Тантанада Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова, “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина һ.б.лар катнашты.

Иң элек чара кунакларын социаль челтәрләрдә шактый популярлык казанган 3 яшьлек Арслан Сибгатуллин сәламләде. Ул Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен сәнгатьле сөйләп шаккаттырды.

Рөстәм Гарифуллин Татарстанга ерак араларны якын итеп килгән делегатларга рәхмәт әйтте. Ул чара кысаларында оештырылган мастер-классларның алар өчен файдага булачагына өмет белдерде. “Бу белемнәрне сеңдереп, кайткач, яңа мәгълүмат белән төбәкләрегездәге башка яшьтәшләрегез белән дә уртаклашыгыз”, – дип киңәш итте. Тантанада Татарстаннан читтә яшәүче иң актив татар яшьләре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Миләүшә Шәрәпова билгеләп үткәнчә, Татар яшьләре көннәре 26 ел дәвамында актив татар яшьләренең аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып хезмәт итә. Чараның төп нәтиҗәсе – Россия төбәкләрендә милли юнәлешле проектларның даими гамәлгә ашырылуы.

Ләйсән Сафина сүзләренә караганда, туган телне белмәү – татар яшьләренең иң зур проблемаларыннан берсе. Шуңа аларга телне өйрәтү юнәлешендә дә эш алып барыла. Яшьләр үзләре дә балаларны милли рухта тәрбияләүгә өлеш кертә. Әйтик, соңгы елларда алар тырышлыгы белән төбәкләрдә Татар балалары лидерлары мәктәпләре оештырыла башлаган.

“Татар яшьләре җыр-биюгә, уен-көлкегә, күңел ачуга корылган проектлар белән генә шөгыльләнә дип әйтүчеләр бар. Бу алай түгел. Аларны сәясәт тә, фән һәм мәгариф тә, башка өлкәләр дә кызыксындыра. Чит төбәктәге яшьләр Татарстанга йөз тотып эшли, шуңа алар бездәге сәяси вакыйгаларга бик сизгер”, – дип сөйләде “Идел” яшьләр үзәге директоры.

Чарада Татар яшьләре көннәре әләмен күтәрделәр. Бу хокук “Идел” яшьләр үзәге уздыра торган чараларда актив катнашкан Марий Эл егете Денис Садыйковка бирелде.

Тантана Илгәрәй, Рамил Закиров һәм делегатларның чыгышлары белән үрелеп барды. Чара ахырында кунаклар күмәкләшеп фотога төште, татар халкының милли сые чәк-чәк белән чәй эчте.

Искәртеп үтик: 1990 елдан бирле үткәрелә торган бу җыенда быел Төркиядән, шулай ук Россия төбәкләреннән – Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия, Коми республикаларыннан, Мәскәү, Әстерхан, Оренбург, Новосибирск, Киров, Самара, Саратов, Свердловск, Төмән, Тула, Иваново, Владимир өлкәләреннән, Пермь, Красноярск крайларыннан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән 150 ләп егет һәм кыз катнашуы көтелә. Милли җанлы яшьләрне берләштерүне күздә тоткан традицион чараны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге оештыра. Максаты – Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен барлау, төбәкләр арасында эшлекле һәм мәдәни багланышларны киңәйтү, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният һәм мәгърифәт өлкәләрендә мәгълүмат алмашу, тәҗрибә уртаклашу.

Иваново шәһәреннән Динара Абдуллованың Татар яшьләре көннәренә беренче мәртәбә килүе. “Бу чарага, иң беренче чиратта, башка татар яшьтәшләрем белән танышып аралашу, башка төбәкләрдә татар милли-мәдәни автономияләренең ничек үсеш алуын белү өчен килдем. Татар яшьләре көннәрендә катнашу үзебездә шундый төр җыеннар, очрашулар үткәрүдә тәҗрибә туплау мөмкинлеге дә бирә”, – дип сөйләде ул.

Иваново өлкәсеннән 3 кешедән торган делегация килгән. Алар да үзләренең проектларын тәкъдим итәчәк. Көзен өлкәдә яшәүче татарларны җыеп, үзенчәлекле концерт оештыру ниятләнә. Динара сөйләвенчә, Иваново татар яшьләре шәһәрдәге Милләтләр йортында җомга саен очраша. Биредә милли мәдәният, әдәбият белән таныштыруны күздә тоткан чаралар оештырыла. Әйтик, күптән түгел “Кулинар көрәш” үткәрелгән. Ике пар милли ризыкларны әзерләүдә көч сынашкан. Алар халык ашларының 4 төрен пешергән. Кунаклар бу сыйлардан авыз итә алган.

Динарадан аермалы буларак, Пермь егете Рөстәм Галимов Татар яшьләре көннәрендә инде бишенче тапкыр катнаша. Ул Пермь краеның “Чәк-чәк” татар яшьләре иҗтимагый оешмасын җитәкли. Чарага күпләп – 7 кешелек делегация белән килгәннәр. “Татар яшьләре көннәрендә яңа дуслар табу, башка оешмалар белән тәҗрибә уртаклашу, татар дөньясындагы актуаль темалар, яңа юнәлешләр турында мәгълүмат алу, үзебезнең тәҗрибәне күрсәтү өчен катнашам”, – дип билгеләп үтте Рөстәм. Быел язын Пермьдә үзләренең Татар яшьләре көннәрен үткәргәннәр. Бу чарада крайның үзеннән, шулай ук Татарстаннан, Свердловск, Төмән өлкәләреннән 40лап делегат катнашкан.

Аның кысаларында күренекле татар шәхесләре – шагыйрьләре, тарихчылары, археологлары катнашында мастер-класслар оештырылган. Программада мәдәни чаралар, төрле юнәлешләр буенча тренинглар каралган булган. Чара крайның татар милли-мәдәни автономиясе, Пермь крае мөселманнарының Диния нәзарәте һәм “Идел” яшьләр үзәге ярдәме белән үткәрелгән.

Рөстәм Галимов Татарстаннан читтә яшәүче татар яшьләренең төп проблемасы дип аларга туган телләрен, мәдәниятләрен өйрәнүгә мөмкинлекләр булмауны атады.

“Мин Пермь шәһәрендә туып үстем. Рус мәктәбендә белем алдым, тулысынча рус мохитендә формалаштым. Татар дөньясы белән 5 ел элек – Татар яшьләре көннәрендә катнашканнан соң, таныша башладым. Хәзер исә татар яшьләрен берләштергән оешма туган телне, милли мәдәниятне өйрәнү мәйданчыгы булып хезмәт итә”, – дип билгеләп үтте ул.

Татар-информ

Запись Лаеш районында Татар яшьләре көннәрен рәсми ачу тантанасы булып узды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Акыл фабрикасы” кемгә файда китерә?
Бөтендөнья татар яшьләре форумының “Акыл Фабрикасы” проекты март башында Әстерхан шәһәрендә үтә. Көньяк федераль округы татар яшьләре лидерлары өчен интенсив мәктәп бу. Беренче икесе Казан шәһәрендә үткән иде. Алар “Тарих һәм туризм”, “Бала үсеше һәм тәрбия” кебек темаларга багышланган булса, өченче сезон “Этномәдәни проектларның менеджменты” темасын яктыртты.

Катнашучылар Саратов шәһәре, Волгоград, Волжск, Армавир шәһәре, Ростов, Краснодар шәһәрләре, Дагестан республикасы, Атырау шәһәре (Казакъстан), Карачай-Чиркәс Республикасыннан килгәннәр. Татарстан гына түгел, ә башка чит төбәкләрдән дә, татар телендә проектлар төзергә, аралашырга, белем тупларга килүчеләрнең саны шактый күп булуы сөендерә, әлбәттә.

Белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбенең модераторлары Тәбрис Яруллин һәм Айрат Фәйзрахманов “Акыл Фабрикасын” Казанда үткән әлеге мәктәп турында һәм башка татар яшьләре өчен кызыклы булган, аларны җәлеп иткән чаралар турында сөйләүләр белән башлап җибәрделәр.

Спикерларга килгәндә, беренче булып Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин  чыгыш ясады. Дөньяда 100дән артык татар яшьләре оешмалары бар икән. Ул әлеге оешмаларны, үз чыгышында, җентекләп анализлады, һәркайсысына объектив бәя бирде.

Динара Мәҗитова – Әстерхан шәһәренең татар мәдәни җәмгыяте рәисе урынбасары. Аның фикеренчә, проектны тормышка ашыруда иң төп нәрсә ул – команда. Үз чыгышында Динара проектны ничек башлап җибәрергә, әлеге төп функцияне үтәүче команданы ничек тупларга һәм әлбәттә проектның финанс һәм башка якларын ничек карарга кирәклеге турында сөйләде.

Реналь Ихсанов, Саратов шәһәрендәге “Сарытау” татар яшьләре оешмасы рәисе үз төбәгендә татарча проектларны ничек үткәрүләре турында сөйләде. Билгеле инде, Саратов шәһәре татарча сөйләшүчеләр белән әлегә мактана алмый. Ләкин, моңа да карамастан, татар яшьләре оешмасы татарча чаралардан читтә калмый, ә киресенчә  тирә-юньдәгеләрне үзенә җәлеп итәрдәй саф татар телендә бара торган чаралар оештыралар.

Музыкант, “KZN.Собака.ru” журналының баш редакторы Рәдиф Кашапов : “Иҗат кешесен гадәти мөһиттән чыгаручы һәм яңа чынбарлыкны аңларга өндәүче мәдәни проектлар бар. Мәсәлән, арт-резиденцияләр – берәр нинди гадәти булмаган җирдә урнашкан, иҗади шәхесләр җыела торган студия яки йорт. Алар анда тирә-як белән илһамланалар һәм җирле мәдәни кодларны үзләштерәләр. Һәр шәһәргә, Петербургта кебек, үз Достоевскийлары һәм Довлатовлары кирәк”, ди ул. Әлеге гадәти булмаган тема кысаларында ул Ауропаның барлык серләрен ул ачып бирергә тырышты.

“Аргамак” Алмания татар яшьләре оешмасының рәисе Ильяс Ямбаев белән онлайн скайп-конференция булды. Алманиядә үтә торган татарча проектлар турында сөйләде ул. Андый проектлар Алманиядә еш үткәрелә икән. Башта 6-7 кеше генә җыелган булса, хәзер аларның саны шактый арткан. Чыннан да, җирдә яткан ташны кеше кузгатмаса, ул үзе берничектә урыныннан күчми. Урыслаша башлаган кешеләр белән шул ук хәл, бары бер этәргеч кирәк.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы пресс-сәркатибе Гүзәлия Гыйниятуллина ничек аудиоторияне дөрес җәлеп итү ысуллары турында серләрен ачты.

“Без чараларны яктыртканда төп 4 аспекттан чыгып эш итәбез. Алар: социаль челтәрләр, вируслы маркетинг, реклама, ММЧ белән элемтә. Чара уңышлы узсын өчен аларның һәрберсенең үзенчәлекләрен белеп эшләргә кирәк. Әгәр син пиарның уңышы зур булуын телисәң, мәгълүматны үзең өчен генә түгел, ә син эшләгән аудиториягә дә кызыклы булырлык итеп тәкъдим итәргә кирәк, ди Гүзәлия.

“Акыл фабрикасы” мәктәбен без Татарстанда һәм башка регионнарда да оештырачакбыз. Минем фикеремчә, бөтен татар проектлары да югары сыйфатлы булырга тиеш, бары шул чакта гына аудиториягә мәгълуматне интенсив рәвештә җиткереп булачак”, дип Тәбрис Яруллин ике көн дәвам иткән белем бирү һәм проектлар мәктәбен тәмамлады.

Запись “Акыл фабрикасы” кемгә файда китерә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Сәләт”нең беренче “Сәмрух” бүләкләрен кемнәр алды?
“Сәмрух” – сәләтле яшьләрнең бүләкләү тантанасын Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Сәләт” яшьләр оешмасы үткәрде. “Сәләт” клубы президенты Айгөл Габдрахманова сүзләренчә, әлеге премия быел беренче тапкыр уздырыла.

“Чараның максаты – еллык нәтиҗәләр ясау, сәләтле яшьләр белән эшләүдә, гомумән, республиканы үстерүгә зур өлеш керткән сәлкешләрне барлау, туплау, шулай ук проектлар оештыручыларга һәм партнерларга рәхмәт сүзләрен белгертү.

“Сәмрух” премиясендә катнашучылар – барысы да “Сәләт”кә нинди дә булса катнашы булган егет-кызлар. Кемдер – сәлкеш, кемдер – әйдаман. Яшьләр барысы да сәләтле, шунлыктан конкурентлык көчле булды. Жюри әгъзаларына эш шактый күп иде һәм иң-иңнәрен сайлап алырга җиңел булмады”, диде Айгөл. Аның сүзләренчә, “Сәмрух” бәйгесенә 100гә якын гариза кабул ителгән. Сайлап алу этаплары биш ай – октябрьдән башлап февральгә кадәр барган. Барлыгы биш номинация билгеләнгән.

Бүләкләү тантанасында җиңүчеләргә махсус статуэткаларны Татарстанның хакимият вәкилләре, спорт һәм иҗат әһелләре тапшырды, аларның күбесе сайлап алу турларында жюри әгъзалары булган.

“Сәмрух”ның “Ел әйдаманы” җиңүчесе Игорь Смирнов – “Сәләт-Раушан” әйдаманы. Бәйгедә җиңүен ул  алты ел буе “Сәләт” оешмасында тырышып эшләвенең нәтиҗәсе дип саный.

“Ел сәлкеше” номинациясендә җиңгән Камилә Гыйлметдинова бу бәйгедә катнашу өчен бик озак әзерләнүен әйтте.

“Чын сәлкеш – ул “Сәләт” дөньясы белән яши торган кеше. Аның күңелендә һәрчак яхшылык, матурлык. Ул бу мохит белән янып яшәргә тиеш”, ди Камилә.

Тантанада Татарстан президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткереп “Ел аланы” номинациясендә җиңгән “Сәләт-Раушан”аланын атады. Әлеге аланны Надир Курамшин һәм Илсөяр Хисмәтова тәкъдим итте. Надир “Сәләт-Раушан”да ун елдан артык: иң элек ул ял итүче бала буларак тәрбияләнгән, соңрак әйдаман һәм җитәкче дәрәҗәсенә җиткән. Илсөяр белән Надирдан “Сәләт-Раушан” ул сезнең өчен нәрсә, дип сорагач, алар бертавыштан “Йортыбыз!” дип җавап бирде.

“Ел башҗитәге” (баш җитәкчесе) номинациясендә “Сәләт-Рухият” аланы мөдире – Венера Галимова, “Сәләт җырлый” номинациясендә “Изге чишмә” аланы, “Ел проекты” номинациясендә “Безнең фикер” татар телендә дебатлар лигасы җиңде.

Яшьләр тантанасы элекке сәлкеш, әйдаман, хәзер инде популяр автор-башкаручы Илназ Сафиуллинның “Изге юлларда” дигән җыры белән тәмамланды. “Сәләт” вәкилләре белдергәнчә, алга таба “Сәмрух” премиясен тапшыру ел саен уздыралачак.

Запись “Сәләт”нең беренче “Сәмрух” бүләкләрен кемнәр алды? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..