Архивы яшүсмер - Tatar Today - татар яңалыклары.

Кукмара полицейскийлары ун смартфон һәм дүрт ноутбук урлаган яшүсмерне тоткарлый
21 ноябрь Кукмара полицейскийлары ун смартфон һәм дүрт ноутбук урлаган яшүсмерне тоткарлаган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

13 октябрьдә шәһәрдәге бер кибетнең администраторы полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул кемнеңдер кибеткә үтеп кереп, сәүдә залыннан 250 мең сумлык техника урлап чыгуы хакында белдергән.

Әлеге факт буенча «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Кичә  21 ноябрь хокук сакчылары 17 яшьлек үсмернең эзенә төшкән. Анда урланган техниканың бер өлешен табып алганнар.

Яшүсмер биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

"Татар-информ"

Запись Кукмара полицейскийлары ун смартфон һәм дүрт ноутбук урлаган яшүсмерне тоткарлый впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда укучылар бер-бер артлы асылына… [коточкыч]
28 сентябрь кичендә Казанда урнашкан Колсәет бистәсендә 15 яшьлек яшүсмернең үле гәүдәсен тапканнар. Ул асылынган. Шул ук көнне, асылынып үлгән тагын бер укучы булуы ачыкланган.

Укучы  кичке сәгать җиделәр тирәсендә Ромашковая урамында урнашкан фатирда, үз өендә була.  Инде шул вакытка аның берничә сәгать буе үле килеш ятканлыгы ачыклана. Асылынган яшүсмерләрнең төрле мәктәпләрдә укулары билгеле.

Чыганак: ProKazan.ru

Фото: pixabay.com

Запись Казанда укучылар бер-бер артлы асылына… [коточкыч] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Башка сыймаслык хәл: Казанда 17 яшьлек гарипне ир-ат берьюкка кыйный
Казанда “Яшьлек” метро станциясе янында Декабристлар урамында бер ир-ат 17 яшьлек гарипне кыйный. Яшүсмер ир-аттан үзенең кайда икәнлеген сорый. Шуңа кыйнаучы кызып китә.

17 сентябрьда яшүсмер дәресләреннән соң, Тукай метро станциясенә барырга тиеш булган. Ләкин ул кирәк тукталышын уздырган. Шуңа үтеп баручы ир-аттан аңа булышуын сораган. Бу ир-ат мәктәп укучысын  берьюктан кыйный башлаган. Видеорегистраторлар хәтта аның яшүсмерне аяклары белән дә типкәләгәнен яздырган.

Гарипне кибет сатучылары коткарган. Алар бичараны кибеткә алып кергән. Табиблар яшүсмернең бит сөякләре какшавын әйтә.

Тикшерү барышында, полиция хезмәткәрләре 43 яшьлек ир-атны тоталар. Аның сөйләуләре буенча, ул яшүсмергә талаш килеп чыгу сәбәпле, кул күтәргән.

Чыганак: ProKazan.ru

Фото: pixabay.com

Запись Башка сыймаслык хәл: Казанда 17 яшьлек гарипне ир-ат берьюкка кыйный впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Балам үзгәрде… Дөньядан качарга тели. Булышыгыз!” [тормыш мәшәкатьләре]
Еш кына әти-әниләр яшүсмер балалары белән уртак тел таба алмауларына зарланалар. Ни өчен һәр сүзеңне авызын ачып, кызыксынып тыңлаган, һәр кушкан эшеңне йөгереп эшләгән, һәр соравыңа җанланып җавап биргән нарасыең шулай тиз арада кирегә үзгәреп куя соң? Әлеге мәкаләдә без шул сорауга җавап бирергә һәм шундый вәзгыятьтән чыгу юлларын табарга тырышырбыз.

Балагызның 12-17 яшьләрдә бик нык үзгәрүен сизә башласагыз, түземлегегезне учыгызга җыегыз һәм үзегезнең яшүсмер чагыгызны искә төшереп карагыз. Сез мондый яшьтә ниндирәк идегез? Әти-әниегезнең сүзенә җен ачуларыгыз чыккан, дусларыгыз белән бөтен башыгызга килгән фикерне тормышка ашырырга ашыккан вакытларыгыз исегезгә төшсә, балагыз белән аралашуны җайлау күпкә җиңелрәк булыр.

Татар гаиләләренә хас булганча, баланың үзгәрүен акча эшләү белән мәшгуль әтиләр түгел, ә өйдәге  җылы учакны саклаучы әниләр тизрәк сизеп ала. Шуңа күрә алда әйтеләчәк киңәшләрне эшләү әниләр өчен, мөгаен, кулайрактыр.

Бала ни өчен шулай тиз үзгәрә? Дөресен генә әйткәндә, кызыгыз яки улыгыз алай ук тиз үзгәреш кичерми, ул аның акрынлап кына бара. Бары тик сез аны сизми калырга мөмкин.  Ныграк аның үзен тотышына игътибар итегез. Балагыз “хәзер” сүзенә караганда “юк” сүзен ешрак куллана башласа, аның кәеф үзгәрешләре яхшыдан-начарга бик тиз “сикерсә”, яки, киресенчә, соңгы арада ул бик моңсу, күңелсез йөрсә, димәк, аның организмында һәм күңелендә җитди үзгәрешләр бара.

Мондый алмашыну аның тән төзелешендәге үсү-үзгәрешләр, бит тиресенең бозылуыннан башлана. Алда санап үтелгәннәр еш кына аның кәеф начараюының сәбәбе дә булырга мөмкин. Шуңа да баланың йөреше авыраюында, дөньядан качарга теләп үз эченә бикләнүендә яшүсмер чорының авыр мизгелләрен тотып алырга кирәк.

Шулай итеп, сез улыгыз-кызыгызның яшүсмерлек чорына керүен аңладыгыз. Әле алай гына да түгел, аның сезгә карата мөнәсәбәте дә начар якка үзгәрде һәм бу бик яхшы сизелә башлады, ди. Инде нишләргә? Алда әйтүемчә, баштан үзегезнең яшь чагыгызны искә төшерегез. Бу сезгә хәлне аңларга да, бәлки, күпмедер дәрәҗәдә, аннан үзегезнең ничек котылуыгызны хәтерегездә яңартып, чыгу юлларын табарга да ярдәм итәр.

Һәрбер мөнәсәбәт сөйләшүдән башлана. Бу, билгеле инде, бала белән ата-ана мөнәсәбәтләренә дә кагыла. Шуңа күрә балагыз белән уртак тел табасыгыз килсә, сөйләшегез. Бу хәлне үзгәртерлек бердәнбер чара. Балагызның сезнең белән үзе турында, үзендәге физик һәм рухи үзгәрүләр турында сөйләшәсе килмәсә (ә моны сез сөйләшүнең беренче мизгеленнән үк аңлаячаксыз), аның белән үзегез турында сөйләшегез. Үзегезнең борчуларыгызны балагызга сөйләгез, аннан киңәш сорагыз. Бала – ул сезнең кебек үк зур кеше. Бары тик тәҗрибәсез. Аның киңәшләре мәгънәсез, файдасыз тоелса да, бу фикерегезне аңа сиздермәгез. Аның сезгә булышырга теләве – шулай ук зур нәрсә. Димәк ул битараф түгел. Киңәшләрне колак аша гына уздырып калмыйча, эшләп тә карагыз. Бер тапкыр гына булса да чәчегезне икегә үреп килүдән әллә ни булмас. Ләкин балагыз өчен бу мөһим күрсәткеч булачак, ул үзенең, үз фикеренең сезнең өчен мөһим булуын аңлар.

Шулай ук киләчәккә планнарыгыз белән дә уртаклашыгыз. Сез бит бер гаилә, димәк, бер-берегез өчен терәк, таяныч булырга тиешсез. Һәм сезнең киләчәктәге эшләрегез балагыз тормышына да тәэсир итә бит, димәк, бу аның өчен дә мөһим.

Улыгыз, кызыгыз белән нәниләрчә сөйләшмәгез, “әттә”/”әннә” чоры инде үткән. Сез олы кешеләр. Сөйләшкәндә алдаудан, кыланудан качыгыз. Ул моны һичшиксез сизеп алачак.

Икенче этап: баланың сезгә ышанып үзен борчыган әйберләр турында сезнең белән уртаклаша башлавы. Бу очракта да хаталар җибәрмәскә кирәк. “Синең шул булыр инде”, “Күршенең баласы бигрәк акыллы, ник син шулай гел уйламыйча эшлисең соң”, “И-и, бу да булдымы проблема, пүчтәк бит бу” ише җөмләләрне гомумән кулланмасагыз да була. Балагыз сезнең белән серен уртаклаша икән, аны кабул итегез. Чын йөрәктән киңәшләрегезне бирегез, ә моның өчен әлеге хәлләрне күңел аша үткәрергә кирәк. Балагызны сез аңламасагыз, ул тәмәке, спиртлы эчемлекләр һәм сәер дусларына гына ышана башлаячак, ә сезгә бу кирәкми? Улыгыз-кызыгыз белән дуслыгыгызны югалтмагыз.

Рухи терәк була алсагыз, бик әйбәт әлбәттә, ләкин физик яктан да яшүсмерегезгә булышсагыз, үсеп, формалашып җиткәч, ул сезгә “рәхмәт”тән башка сүз әйтмәс. Еш кына, үзенең тәнендәге үзгәрешләрдән оялып, кызлар аркаларын җыерып йөри, адымнары дорфалана төшә. Егетләрнең дә гәүдә-сыны үзгәрешләр кичерә. Балагыз белән ешрак аралашсагыз, аңа аркасын туры саклап калырга ярдәм итә алачаксыз. Шулай ук аркасына массаж ясасагыз, бөкрәйгән аркасын җиңел генә килеп төзәтеп куйсагыз, аңа файдага гына булачак. Массаждан, билгеле, бала башта оялырга мөмкин, чөнки сезнең тактиль “аралашу”ыгыз инде күптән онытылган. Ләкин матур гына сөйләшсәгез, юмаласагыз, бала артык карышып тормас. Шулай ук туры йөргәндә балагызга комплиментлар әйтеп куйсагыз, аңа рәхәт булыр, үзенә карата игътибарны сизгән бала сезне читкә тибәрмәс.

Шулай итеп, шактый катлаулы яшүсмерләр һәм ата-аналар мөнәсәбәтенә без кыскача гына күзәтү ясап чыктык. Һәрбер ситуациянең шәхси булуын онытмасак, түбәндәге гомуми киңәшне биреп булыр: балагыз белән яхшы мөнәсәбәтегезне саклап калырга теләсәгез, аның начар кешеләр белән бәйләнеп китүеннән курыксагыз, төрле төр ярамаган әйберләр куллануыннан сакланып калырга теләсәгез, аның белән ешрак аралашыгыз. Ә иң мөһиме балагызны яратыгыз,аңа игътибарыгызны кызганмагыз, ул һәрвакыт үзенең сезнең өчен бик мөһим кеше икәнлеген тоеп яшәргә тиеш. Бары шул очракта гына гаиләдә бәхетле тормыш булыр.

Автор: Алсу Сәлах

Чыганак: "Җайдак"

Фото: pixabay.com

Запись “Балам үзгәрде… Дөньядан качарга тели. Булышыгыз!” [тормыш мәшәкатьләре] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Эх, бала… Тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч, көйдерә” [тормыш]
Бала үстерү жиңел түгел. Тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч, көйдерә дип белми әйтмәгәннәр. Бала өчен дә, ата-ана өчен дә яшүсмер чак иң җаваплы чор.12-15 яшьләрдә кеше үз тормышындагы икенче этапка күчә башлый. Сез инде балагызга сабыйга караган кебек тә карый алмыйсыз, шул ук вакытта аның тулысынча мөстәкыйль була алмаганын да аңлыйсыз.

Яшүсмерлек чоры – балачак белән яшьлек арасындагы алтын урталык. Шуңа күрә балагыз белән аралашканда да бу урталыкны җуймаска тырышыгыз. Бер яктан, аны артык кысмагыз, ул үзе теләгән эшләрне эшләү мөмкинлегенә ия булырга тиеш, икенче яктан, аңа ирекне дә чамалап кына бирегез. Әйе, бу бик катлаулы. Бу яшьтә аның белән аралаша белү үзе бер осталык сорый. 12-15 яшьлек бала белән нинди темаларга сөйләшеп була соң? Аңа нинди сораулар бирсәң, әңгәмә ялганып китәр?

“Әйе” яки “юк”, “яхшы” йә “начар” дип кенә җавап бирерлек сораулардан качыгыз. Шуңа күрә “Көнең ничек үтте?” (бу сорауга “әйбәт” дип кенә җавап биреп була) яки “хәлең ничек?” дип сорамагыз. Иң яхшысы, аерым бер теманы башлап җибәреп, аны бала белән бергә шәрехләп, үзегезнең эмоцияләрне күрсәтү, фикерләрегез белән уртаклашу. Ләкин монда да чаманы белергә кирәк, сөйләшү баланы орышуга кайтып калмасын.

Яшүсмер белән нинди темаларга сөйләшеп була соң?

Гашыйк булу;

Экстремаль яки зыянлы шөгыльләр;

Дуслар белән мөнәсәбәтләр;

Үзләре (ягъни кызыгыз, улыгыз) турында;

Фанатизм;

Социаль челтәрләр.

Бу темаларның һәрберсен аерым карап үтик. Гашыйк булу турында сөйләшү  бик үк җиңел түгел. Әлеге темага кагылганчы башка вак-төяк өлкәләрне “әйләнеп чыгарга” кирәк. Араларыгыз якынаеп киткәч, кызыгыздан/улыгыздан сыйныфташлары турында сораштыра башлагыз. Кем нәрсә белән шөгыльләнә, нәрсә белән кызыксына икән? Гадәттә, кызлар һәм егетләр үзләрен кызыксындырган кеше турында озаклап һәм тәфсилләп сөйлиләр. Барлык иптәшләреннән берсенең аерылып торуын сизеп алсагыз, әкрен генә теманы шул кеше ноктасына кадәр тарайтыгыз. Ачылып киткән очракта, яшүсмерләр үзләренең гыйшыклары хакында бик яратып сөйлиләр. Экстремаль яки зыянлы шөгыльләр турында сөйләшү күбрәк сезнең тынычлыгыгыз өчен кирәк. Балагыз наркотикларга, аракы, тәмәкегә кызыкмыймы? Урлап карыйсы килгәне юкмы? Бу турыда шулай ук сүзне иптәшләреннән башлап җибәрә аласыз. Ләкин улыгызның тәмәке тартып карыйсы килгәнен белгәч, пошамана төшмәгез. “Никотинның бер тамчысы атны үтерергә мөмкин” темасына лекцияләр дә уздырмагыз. Бәлки сезнең үзегезнең тәмәке белән бәйле тарихыгыз бардыр? Шул турыда сөйләгез. Әти-әниләрегезнең сезне ничек сүгүләре, беренче тартудан алган кичерешләрегезне дә яшермәгез. Күпчелек яшьләр компания өчен тарта башлыйлар. Моның акыллы гамәл  түгеллеген аңлатып карагыз. Мисаллар китерсәгез, тагын да яхшырак. Һәм, әлбәттә, авызыгызда тәмәке булган килеш балага аның зыяны турында сөйләп булмый, шуңа күрә, тарткан очракта, бу шөгыльдән котылырга тырышыгыз. Сез балагызга һәрвакыт үрнәк.

Иптәшләр һәм дуслар темасы бу яшьтә аеруча актуаль. Еш кына бу чорда үсмернең  яшьтәшләре белән аралары киеренке булуы да ихтимал. Дуслары турында һәрдаим сөйләшеп торсагыз, аның нәрсә белән кызыксынганын,  яшьтәшләренеке белән чагыштырып карасагыз, күп сорауларыгызга җавап табарсыз.

Һәркем үзе турында сөйләшергә ярата. Шуңа күрә, балагыз үзеннән оялмаса, аның турында,  кичереш-хисләре турында гәпләшә аласыз. Ул нинди музыка  ярата, нинди  сериаллар карый, нәрсә турында хыяллана. Шул хакта сөйләшергә тырышыгыз.

Бу яшьтә егетләрнең күбесе спорт белән кызыксына. Аларның яраткан футбол, хоккей командалары, яраткан уенчылары барлыкка килә. Кызлар исә музыкага мөкиббән китә. Төрле төркемнәр, җырчылар турында мәгълүмат туплый, аларның тормышы белән кызыксына. Шул темага әкрен генә кереп китеп, “Кумирыңны очратсаң, аңа нәрсә әйтер идең?” дигән кебек сораулар биреп, хыялланып алсагыз да була.

Балаң  белән сөйләшкәндә тикшерүче кебек бер-бер артлы сорау яудырып  утыру дөрес булмас. Үз фикерегезне әйтегез, шул ук вакытта аның сезнең белән килешергә дә, каршы төшәргә дә мөмкин булуын исегездән чыгармагыз. Бала белән күзгә-күз карап сөйләшергә генә ярый дигән фикер инде искерде. Виртуаль аралашудан курыкмагыз. Еш кына кеше күзгә-күз әйтә алмаганын кат-кат уйлап, кичереп, смс итеп язарга ярата. Бәлки балагызга шулай аңлашу җиңелрәктер. Соңгы елларда ата-аналарның күбесенчә эштә булуын исәпкә алсаң, виртуаль аралашу иң яхшы ярдәмчегә әйләнергә мөмкин.

Шулай ук төрле социаль челтәрләргә теркәлегез. Балагыз блогерлык белән шөгыльләнергә тели икән, аңа булышырга теләвегезне әйтегез. Нинди темаларга видеороликлар төшерергә теләве белән кызыксыныгыз. Аның идеяләре сезгә ошамаса, ниндирәк темаларга алынып булуы турында сөйләшегез. Ләкин артык каты бәрелмәгез. Балаларның күңеле пыяла, шуны онытмагыз.

Автор: Алсу Сәлах

Чыганак: "Җайдак"

Фото: pixabay.com

Запись “Эх, бала… Тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч, көйдерә” [тормыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Без сине тотарга өлгердек. Тик соң инде…” [видео]
Социаль челтәрләрдә Казанның бер мәктәбе укучыларының вакытсыз араларыннан киткән сыйныфташлары истәлегенә төшерелгән видеолары таралды.

Күп катлы йортның түбәсеннән сикереп үлгән 17 яшьлек егеткә багышланган роликны бүгенге көндә 105 меңнән артык кеше караган. Ул “Без сине тотарга өлгердек. Тик соң инде” дип атала.

Дуслары егетнең фотографиясе ябыштырылган зур катыргы кәгазьне биектән аска ташлыйлар. Аста исә фотографияне сыйныфташлары тотып ала. Дуслары егетнең ни өчен шундый адымга баруын һаман да аңлый алмыйлар.

Запись “Без сине тотарга өлгердек. Тик соң инде…” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кызны ирексезләп чишендерәләр, эшлисе кабахәтлекләрен эшләгәч, егет әле пычак чыгара…” [булган хәл]
Бөтен тирә-якны тетрәндергән җан өшеткеч вакыйга да кайчан да бер онытылыр. Тик менә бу хәлләрнең корбаны булган 14 яшьлек кыз бала өчен генә ул гомерлек фаҗига булып калыр. //Сөембикә//

Узган елның кара көзендә аларның кызлары, дәү әнисенә киткән җиреннән, юкка чыга. Башта баланы телефоннан эзлиләр. Әтисе­нең шалтыратмаган танышы калмый. Инде нишләр­гә? Төн уртасы җитеп килә, ә бала юк та юк. Кая булыр, кемгә керер? Бер дә алай итми торган иде үзе. Гел әйтеп йөри торган, тыңлаучан бала. Мондый яңгырлы, шыксыз төндә кайда, нишләп йөрер икән ул?

Их-х, белсәләр икән шул чагында кызларының кайдалыгын? Хәер, беләләр соңыннан. Тик эш инде узган була. Күптән узган була. Авылдашлары соңыннан: «Ниндидер машинадан төртеп төшереп калдырдылар», – дип сөйли. Йөзе-чырае китеп, тәмам бетеренеп кайтып кергән баланы кочып алган әнисе бер генә сорау бирә: «Син исәнме?» Бала аны ярты сүзеннән аңлый: «Юк, – ди ул, – мин исән түгел, мине үтерделәр…» Ана шунда гына ни булганын, гаиләгә гомерлек ачы хәсрәт, олы кайгы килүен аңлап ала.

– Кырык көн, кырык төн еладык, – ди ул каһәрле төндә булган вакыйгаларны күңеленнән тергезә башлап. – Сораштыра башлыйбыз, үксеп елый башлый, туктата алмыйбыз. Мондый хәлнең инде беренче генә булмавын ишеткәч, дөньядан китәселәр килде. Ничек сизмәдек, ничек белмәдек, дип әле хәзер дә үземне битәрләүдән туктамыйм.

– Ничек сизмәдең соң? – дим, соравын кабатлап.

Ул югалып-каушап китә. Күрәсең, аңа инде моның ише сорауларны күп биргәннәр.

– Судта да шулай диделәр, – ди ул, үзен гаепле тоюын яшермичә. – Әмма мин, чыннан да, берни сизмәдем. Ул вакытында кайта, гел миңа булыша, әле пәрәмәч пешерә, әле өй җыештыра. Кәефе дә начар күренми. Күрсәтмәде бит бер дә, йөзенә дә чыгармады. Шуңа башыма да китереп карамадым. Соңгысында, озак кайтмый торгач кына, дөнья куптарып эзли башлагач кына ачылды чынбарлык.

Кыз – укуда. «Аның өйдә булмавы хәерлерәк тә әле, – ди әнисе көрсенеп. – Суд белән дә тилмертеп бетерделәр баланы. Чакыралар да, шул пычракны кат-кат чыгарып селкергә, сөйләргә мәҗбүр итәләр. Узган сөйләгәннәрдән бер сүзне төшереп калдырса, яңадан сөйләтәләр. Аннары: «Ятлап килгән ич бу, һаман бер сүзне кабатлый», – дип теңкәгә тияләр.

– Бөтен бәхетсезлекнең башы – шул егеттә, – ди ханым, җөмләне урта бер җирдән башлап. – Кызымның бер әйткәне дә бар: «Ар­тым­нан йөри, яратам, дип әйтә…» Шул чагында кисәттем дә әле: «Иртә сиңа егетләр белән йөрергә, җилкәңә кулын да салдырма, ярамый», – дидем. Ул шундук минем белән ризалашты. Кая инде, 14 яшьтә… бала гына ич әле. Кызыбыз гел яныбызда булды, сорамыйча әллә кая чыгып-китеп йөрмәде. Ул – безнең күз алдында. Әнә… йә күршеләрнең капка төбендә, эскәмиядә кызлар белән көлешә-көлешә сөйләшеп утыра, йә әниләргә кич утырырга бара. Теле­фон, ул-бу була калса, кесәсендә… Әйтәм ич, тикшереп торыгыз дигән булалар, аннан гына тормый икән ул. Күрәчәгең булмасын…

Ә кызның күрәчәген үзенә дә әле 16 яшь кенә тулган егет кисәге инде күптән хәл итеп куйган була. Судта алты очрак – алты эпизод карала. «Әтиеңне үтерәбез, өегезне яндырабыз», – дип, кызны әледән-әле, мәктәптән кайткандамы, урам буйлап баргандамы, машинага өстерәп кертәләр дә, каядыр алып китәләр. Беренчесендә егет үзе генә була. Соңгысында аңа ике дусты да килеп кушыла.

2015 елның октябрь урталары… Кызның мәктәптән кайтканын сагалап тора да, күрше авылга гына барып кайтабыз дип, егет аны машинага төртеп кертә. Барып җиткәч, танышларына алып керә, арттан аның ике дусты иярә. Өйгә кергәч тә кызга чишенергә боера. «Мин сезне әтигә әйтәм», – ди бала, соңгы өметенә ябышкандай елый башлап. Кызны ирексезләп чишендерәләр, эшлисе кабахәтлекләрен эшләгәч, егет әйтә: «Әйдә, үтерәбез, әтигә әйтәм ди бит», – ди. Каяндыр пычак тартып чыгара. Шул чагында арадан берсе туктатып калмаса, ул имансыз көчләү генә түгел, ә бәлки кеше үтерүгә дә барып җитәр иде. Куркыныч яшьләр үсә. Кайчак шул хакта уйлана башлыйсың да, ис-акыл китә. Бер караганда, 16 яшь – бала дисәң, бала түгел, олы кеше дисәң, олы кеше түгел, шундый вакыт… юләр чак. Психологлар әйтүенчә, мондый чорда балага гел күз-колак булырга, ата-ана аннан кул сузымында торырга тиеш! Чөнки үсеш-күчеш чоры балага бик авырдан бирелә. Аның киләчәге – кайсы юлга борылыш ясавы хәл ителә торган чор. Кызганыч, бу хакта күпләр оныта. Нәтиҗәдә, менә шундый хәлләр.

Бәлкем, район җирлекләрендәге балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе әгъзалары кеше арасында күбрәк йөрерләр, балалар белән аралашырлар.

– Чишендергәч, тәрәзәдән ташланмакчы булган, тотып калганнар, – дип сөйли күз яшьләренә буылабуыла әни кеше. – Күпме стресс, кичереш бер балага.  Ә суд һаман дәвам итә.

Шулай… Бер генә түгел, берничә мәртәбә кабатланган бу вәхшилекне оныту җиңел булмас аңа. Кыз баланың әле башланып кына килгән тормышы алга таба ничек булыр, язмышы ничек язылыр? Күп нәрсә хәзер әти-әнидән, якын туганнарыннан, әлеге дә баягы авылдашларыннан да тора. Мөселман гаиләләрендә гомер-гомергә кыз баланы: «Намусыңны сакла!» – дип үстерәләр. Әгәр дә Чечня, Дагстан якларында шушындый хәл килеп чыкса, кызны яклауга бөтен дөнья, бөтен туган-тумача күтәрелер иде. Бер генә мисал: мөселман егетенең яраткан кызына радио аша җыр тапшыруын тыңлаганнан соң, кызның әтисе кызын үтерүе турында ишеткәч, хәйраннар калган идем. Ни өчен үтерә? Радиодан кызның исемен дөньяга хәбәр итеп, аның намусына тап төшергәннәр. Бусы, әлбәттә, кыргыйлык. Әмма сүз кыз баланың намусы хакында бара. Һәркайсыбыз тирәнтен уйланырга, мондый тетрәндергеч хәлләргә битараф калмаска, бернәрсә булмаган кыяфәт чыгарып йөрмәскә тиеш, дип әйтүем.

Запись “Кызны ирексезләп чишендерәләр, эшлисе кабахәтлекләрен эшләгәч, егет әле пычак чыгара…”  [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

16 яше тулган яшүсмерләргә машина йөртергә ярыячакмы?
Бүген Татарстан Дәүләт Советының 23 утырышында республика парламенты вәкилләре “Россия Федерациясенең аерым закон актларына 16 яшькә җиткән затларга “В” категориясендәге транспорт чаралары белән идарә итү хокукын бирү өлешенә үзгәрешләр кертү турында” 1169791-6 нчы номерлы федераль закон проектын (“яшүсмерләрнең машина йөртү хокуклары” турында) кире какты.

Парламентның законлылык һәм хокук тәртибе рәисе Шакир Яһудин билгеләп үткәнчә, закон проектына карата Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсеннән, республиканың Юстиция министрлыгыннан тискәре бәя бирелгән. “Автомобиль – зур куркыныч тудыручы чыганак. Транспорт чаралары белән гражданнар 18 яше тулгач кына идарә итә ала. 16 яшьтән алып 18 яшькә кадәр яшүсмерләргә йөртергә хокук бирү, янәшәләрендә транспорт йөртергә хокуклы кешеләр булган очракта да, юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры килми”, – диде Шакир Яһудин. Аның тәкъдимен депутатлар хуплады.

Татар-информ

Запись 16 яше тулган яшүсмерләргә машина йөртергә ярыячакмы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..