Биектауда ике җиңел машина «маңгайга-маңгай» бәрелешкән: зыян күрүчеләр бар

4нче гыйнварда сәгать 10 тулып 5 минут узгач Биектау районында 112 кичектергесез хезмәт телефонына Казан – Малмыж машина юлының 30 нчы чакрымында транспорт һәлакәте булуы, анда кешеләр каза күрүе турында хәбәр килеп ирешкән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына шул хакта мәгълүмат килде. //Татар-информ//

Аерым алганда, Казан – Малмыж трассасының 30 нчы чакрымында “Лада Приора” белән “КИА” автомобильләре “маңгайга-маңгай” бәрелешкән. Нәтиҗәдә, дүрт кеше каза күргән, аларның икесе – балигълык яшенә җитмәгән ир бала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аларны ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырган, соңгысы тәне казаланганнарны Казанның 7 нче номерлы хастаханәсенә илткән.

Бәйле