“Җирне тырмый-тырмый елаган чакларым булды” [гыйбрәт өчен]

Фәүзия ханым ялгызы яши. Гаиләбезнең күптәнге дусты булса да, 54 яшьлек бу ханымның үзе генә торуының сәбәбен сорарга гел кыймый йөри идем. Иске яраларын яңартырмын дип курыкканмындырмы, белмим. Үзе бик ачык кеше булса да, үткәне турында сирәк искә төшерә ул. Шулай да беркөн чәй артында гапләшә торгач, Фәүзия апа сер капчыгын үзе чиште. //Tatar-tadoy//

10 нчыны бетергәч тә авылдан Казанга юл тоткан ул, шунда төзелеш техникумына укырга кергән. Фәүзия сипкелле, кып-кызыл чәчле кыз була, башкалардан шулай аерылып торуы өчен үзен яратмый ул. “Шундый кызга кем карасын инде”, дип уйлый кыз, шуңа егетләр белән дә танышмый, клуб мазарларга да йөрми. Әмма язмыш дигәне бер-берсенә насыйп кешеләрне очраштыра бит ул.

Штукатур маляр һөнәрен үзләштергән Фәүзиягә тулай торактан бүлмә бирәләр. Булачак ире Рифатны да шул тулай торакта очрата ул. Күрше бүлмәдә яшәүчеләргә кунакка килгән була егет.  Тыйнак, артык сүз сөйләшми торган Фәүзияне Рифат шунда ук ошата. Моңарчы беркем белән дә аралашмаган кызга да сүзгә оста, көләч йөзле егет сөйкемле тоела. Яшьләр сөйләшеп китәләр.

Шул көннән Рифат Фәүзия артыннан калмый йөри башлый. Берәр сәбәп табып Казанга да барып кайта, кыз әнисе янына кайткан көннәрдә күрше авылдан килеп җитә торган була. Ярты ел тирәсе шулай очрашып йөри торгач, Рифат Фәүзиягә тәкъдим ясый. Матур итеп туйлар үткәрәләр.

“Кияүгә бәхетемне сынап карыйм дип чыктым.Чыктым да кире кайтып төштем”, дип сөйли Фәүзия ханым, ярым җитди, ярым шаярып. Очрашып йөргәндә сиздермәсә дә, Рифат бик нык эчә торган була. Егетнең бу начар гадәте турында кызга беркем бернәрсә әйтми.

Ярты ел тирәсе бергә яшәгәч, яшел елан белән дус булган Рифат кул белән дә уйный башлый. Сәбәбе – көнләшү. Хатынының ялваруларына “Җилсез яфрак селкенми”, дип, юк-бар гайбәткә ышанып, аңа көн күрсәтми башлый.  “Ул вакытта авырлы идем инде. Тибә-тибә кыйный иде. Чәчтән өстерәп йөрүләр дә калмады. Баламны саклыйм дип аркам белән борыла идем. Бөерләремә бик нык эләгә иде шул вакытларда”, дип искә ала Фәүзия ханым. Яшь хатын, бала тугач, ире үзгәрер дип өметләнә. Кайтып китсәң, чыкмас борын кайтып төште дип авыз чайкаучылар да була бит әле аның. Әмма сабырлыкның да бер чиге була. Шул чиккә җиткәч, Фәүзия ханым тәвәккәлли: улы Илназны ияртеп кире авылга, әти-әнисе янына кайтып китә.

Әмма туган йортта да күңеленә тынычлык таба алмый ул, чөнки монда да өйләнмәгән ике абыйсы аракы дигән афәт белән дус яши. “Аларга чыккан ачуын әни миннән алгандыр инде”, ди Фәүзия ханым. Ниләр әйткәнен, ниләр эшләткәнен сөйләмәде ул. Сорагач, “Мәрхүмнәр турында начар сөйләргә кушмыйлар, әмма үз әниең белән тору бик авыр икән. Күңелем тулганда бакча артындагы наратлыкка чыгып, җирне тырмый-тырмый елаган чакларым булды” дип кенә әйтеп куйды.

Туган йортка кайтып ун ел узгач, Фәүзия ханымның әтисе үлә. “Ул үлгәч бигрәк тә авыр булды. Бөтен йорт эше минем өстә калды. Бердәнбер яклаучым әти иде”, дип якын кешесен искә ала ханым. Ашларын уздырганда әнисе дә урын өстендә була. Бер ел узуга ул да дөнья куя. Ильяс исемле абыйсы өйләнеп башка йортка күчкәч, ханым улы Илназ һәм Илсур абыйсы белән бергә торып кала.
Фәүзия ханымны сорап килүчеләр дә күп була, әмма ул берәүгә дә ризалык бирми. Барыбер үз әтисе булмый инде ул, болай да авыру бала, каһәрләрләр дип уйлый ханым. Йөкле вакытта тынычлык булмагангадыр инде, күрәсең, Фәүзия ханым Илназ белән хастаханә юлларын еш таптый.

Әмма вакыт узу белән бала сәламәтләнә. Илназ мәктәпне тәмамлый, югары уку йортына керә. “Пәнҗешәмбе җитүгә куркып тора идем, чөнки улыма биреп җибәрергә акча юк. Хәтта өйдәге кирәк-яракларны да сатарга туры килә иде кайвакыт”, дип сөйли ана. Илназга да җиңел булмый: башкалар имтиханнарны акча төртеп җиңел генә биргән чакта, аңа теше-тырнагы белән дәреслегенә ябышырга туры килә.

Ә Рифат абый белән күрешә идегезме, дигән сорауга Фәүзия ханым тискәре җавап бирде. Бала кечерәк вакытта килгәләгән була ул, әмма бабай тиешле кеше аны “Тагын килеп күренсәң, антенна баганасына сылыйм”, дип куркыта. Шуннан бирле ирдән-хәбәр-хәтер булмый.

Ә язмыш Рифат әфәндене дә сыный. Кылганнары өчен түләү булгандырмы бу, бер Аллаһ кына белә, әмма ир ике аяксыз кала. Аерылышып, берничә ел узгач, була бу хәл. Кыш көне исерек килеш автобус тукталышында йоклап кала, шунда аякларын өшетә Рифат әфәнде. Башта шайтан сөягеннән, аннары тездән, соңрак бот төбеннән үк кисәләр аякларын. Рәнҗешегез төшкән дип уйламыйсызмы дип сорагач, Фәүзия апа: “Рәнҗедем дип әйтә алмыйм. Барыбер ярата идем мин аны. Хәзер дә күңелемнән гафу үтенәм”, дип җавап бирде.

Абыйсы Илсур моннан өч ел элек пенсиягә чыгарына бер ай кала дөнья куйды. Илназ инде үз гаиләсен корган, улы бар. Балалар атна саен диярлек кунакка кайталар. Ял көннәре шулай бала мәшәкате белән узса, алар киткәч, Фәүзия ханым кабат үзе генә кала. Шуңа да “Кара-каршы утырып чәй эчәрлек кенә кеше булса да, әйбәт булыр иде”, ди ул.

Фәйрүзә ханым кичергәннәрен кешегә сөйләргә яратмый, язарга рөхсәтне дә аннан авырлык белән алдым. Шуңа да язмада исемнәр үзгәртелде.

Раилә Вәлиуллина 

 

 

 

 

 

 

Бәйле