Карабодай бәлеше рецепты

Камыр өчен: 1 йомырка, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, 200 г. сөт, 0,5 кашыгы тоз, 2 бал кашыгы шикәр, бераз чүпрә яисә разрыхлитель.

Бәлеш өчен камыр токмач камырыннан йомшаграк итеп басыла һәм беразга калдырыла.

Карабодайны кайнап торган суга салып бераз пешереп алабыз. Бер бәлешкә 3,5 стакан карабодай кирәк булыр. Суга кирәгенчә тоз, шикәр, бераз май да салабыз. Су карабодайдан 3 бармакка күтәрелеп торырга тиеш.

Эчлек әзер булгач, камырны ике элешкә бүләбез. Капкачка дигән элеше кечерәк булса яхшы.

Камырны табага җәйгәч майлыйбыз, бераз шикәр комы сибәбез. Шуннан соң карабодай салына. Тагын бераз май һәм шикәр комы эстәргә дә ярый. Соңыннан капкач каплап, камырны яхшылап ябыштырабыз һәм йомырка сарысы белән майлыйбыз.

Бәлеш духовкада 45 минут чамасы пешә.

 

Ашларыгыз тәмле булсын!

Бәйле