Балык пешерү өчен файдалы киңәшләр

Балык пешерү өчен файдалы киңәшләр:

  • Балыкның тәңкәсе яхшырак купсы өчен, тиз генә кайнар суга салып алалар
  • Балыкны чистартканда бармакны тозга тидереп алсың, балык кулдан шумый
  • Суган, лавр яфрагы, һәм борыч салгач, шулпаны озак кайнатмыйлар, чөнки балык тәмле булмый
  • Балык шулпасын ике-өч балыктан пешергәч тәмлерәк була
  • Балыкны пешергәндә тиресен — өскә, кыздырганда аска таба салалар
  • Селдь балыгын чәйгә яки сөткә салып торсаң, тәмлерәк була
  • Шулпа һәм балык тәмлерәк булсын өчен, шулпаны пешергә куйгач ук тоз салалар
  • Салкын ашлар өчен аз сөякле балыклар яхшы – сыла,чуртан, җәен.
  • Кыздыру өчен – сазан,җәен, кызылканат яхшы
  • Тозлы балыкның тозын чыгару өчен, аны 8-10 сәгать салкын суга салып тору кирәк.

(«Татар халык ашлары» китабыннан алынды)

Бәйле