«Бакчачы» ашы рецепты

Җәй көннәрен күбрәк табигатьтә ял итеп үткәрәсе килә. Бакчалары булган кешеләр исә эшсез утырмый. Мондый вакытларда ашарга пешерергә бик аз вакыт калырга мөмкин. Әлеге рецепт тиз арада тәмле шулпа пешерергә ярдәм итәр. Шул ук вакытта ул бик файдалы, чөнки яшелчәләрдән генә тора. Икенче уңай ягы, «Бакчачы» ашын хәзерге вакытта күпләрдә булган мультиваркада да пешерергә мөмкин.

Безгә кирәк булачак: 1 уртача чөгендер, 1-2 бәрәңге, 1 кишер, 1 баш суган,  кабачки, тәмләткечләр, укроп, яшел суган.

Пешерү тәртибе: Иң элек. казанга яисә мультиваркага бераз сыек май салып, угычтан чыгарган кишер белән вак итеп туралган суганны кыздырып алабыз. Шулай ук угычтан чыгарган чөгендерне дә яшелчәләр янына кушабыз һәм бераз пешереп алабыз. Тоз, борыч, тәмләткечләр кушып болгатабыз. Бәрәңге белән кабачкины шакмаклап турап, яшелчәләр өстенә салабыз. Кайнаган су салып, пешәргә калдырабыз.

Ашны кайнар килеш, өстенә яшел суган белән укроп сибеп табынга бирәләр.

Бәйле