Лилия Мәхмүтовадан кышка салат рецепты

 Лилия Мәхмүтовадан шушы салатның тәмен татып караган кеше рецептын сорамый калмый икән. Сез дә әлеге салатны ясап карагыз әле.

Салат өчен кирәк булачак: 2 кг помидор, 2кг кыяр, 7 болгар борычы, 3 баш сарымсак, 2 аш кашыгы тоз, 250 гр шикәр комы, 150 гр үсемлек мае, 80 гр аш серкәсе кирәк.

Әзерләү тәртибе: Помидор, болгар борычы, сарымсакны турап, шуңа тоз, шикәр комы, үсемлек мае, аш серкәсе салып, 10 минут кайнатырга. Кыярны 1,5 см калынлыкта боҗралап турарга. Утка куйган яшелчәләр 10 минут кайнагач, кыярны салырга һәм 5 минуттан соң ук банкаларга тутырып куярга.

Шәһри Казан

Бәйле