Баклажанлы соте

Кирәк булачак:
2 баклажан, 1 баш суган, 1 кишер, 2 татлы борыч, 2-3 помидор, көнбагыш мае, тоз, кара борыч, укроп, базилик, сарымсак.
Пешерү тәртибе:
Баклажаннарны шакмаклап турарга, тоз сибәргә һәм беразга калдырып торырга.

Борыч белән кишерне озынча турарга. Суганны ярымтүгәрәкләп кисергә.

Помидорларны угыч аша чыгарырга – аларның согы кирәк.

Баклажаннарны майлы табада кыздырып алырга, соңыннан башка яшелчәләрне дә кыздырырга.

Барысын да болгатырга һәм помидор согын кушарга. Яшелчәләрне тагын 20 минут салмак утта пешерергә.

Пешеп җитәр алдыннан тоз, борыч, тәмлеткечләр, укроп, базилик, вак итеп туралган сарымсак кушарга һәм 10 минутка калдырырга.

Әлеге ризык кайнар, салкын килеш тә бик тәмле була.

Фото: Вконтакте

Бәйле