Бик тәмле бәрәңге рецепты

Кирәк булачак: көнбагыш мае, 800 г бәрәңге.

Соус өчен: 220 г 25% каймак, сарымсак, тоз, борыч, укроп.

Пешерү тәртибе:

  1. Бәрәңгене чистартырга, һәм телемләп турарга.
  2. Табага көнбагыш маен салып бераз кыздырып алырга, соңыннан бәрәңгене салырга һәм капкач белән капларга. Тоз салмыйбыз һәм 25-30 минут дәвамында ачмыйча пешерәбез.
  3. Бәрәңге пешкән арада соус әзерлибез: укропны вак итеп турыйбыз, сарымсакны угыч аша чыгартабыз һәм тоз, борыч, каймак салып яхшылап болгатабыз.
  4. Әзер булган бәрәңгене соус белән табынга бирергә.

Бәйле