Шоколадлы пирожный рецепты

Кирәк булачак: 

1 ст. шикәр комы, 1 ст. он, 1 ст. сөт, 0,5 ст. көнбагыш мае, 2 йомырка, 5 аш кашыгы какао-порошок, ванилин, 1 бал кашыгы разрыхлитель.

Пешерү тәртибе:

Шикәр комын, сөт, какао, көнбагыш маен бергә кушып, миксер ярдәмендә яхшылап болгатырга.

Килеп чыккан массаны икегә бүлергә.

Массаның бер өлешенә йомырка, он, разрыхлитель, ванилин салып тагын бер кат миксер ярдәмендә күпертеп алырга.

Камырны майланган табага бушатып,  175 градус кызулыкта 30 минут дәвамында пешерергә.

Камыр әзер булгач, духовкадан алырга һәм берничә минуттан  калган шоколадлы массаны өстенә салырга.

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий