Яңа ел табынына форель балыгы

Кирәк булачак:

Форель балыгы, сарымсак, бәрәңге, каймак, он, кишер, суган, көнбагыш мае, атлан май, тәмләткечләр.

Пешерү тәртибе:

Соус әзерлибез: майны салмак утта эретергә, майга вак итеп туралган сарымсак салырга, 1 аш кашыгы кыздырылган он, каймак салып яхшылап болгатырга. Соус куергач бераз су, тәмлеткечләр салып тагын бераз утта тотарга.

Угыч аша чыгарткан кишерне, туралган суганны майда кыздырып алабыз. Бәрәңгене түгәрәкләп, балыкны телемләп турыйбыз.

Майланган табага катлам-катлам бәрәңге, тоз-борыч, балык, кыздырылган яшелчәләр, соус салабыз һәм 180 градус кызулыкта 40-45 минут духовкада пешерәбез.

 

Бәйле