Тавык итеннән йомшак һәм бик тәмле котлетлар рецепты

Кирәк булачак:

1 кг тавык ите, 3 пачка эретелгән сыр (плавленый), яшел суган, укроп, петрушка, 1 йомырка, сарымсак, 2 кашык каймак яки майонез, тәмләткечләр.

Пешерү тәртибе:

Ит, сыр, суган, сарымсак, укроп-петрушканы иттарткыч аша чыгартабыз. Фаршка йомырка, тоз, тәмләткечләр салып, яхшылап болгатабыз. Фарштан кечкенә котлетлар ясыйбыз да, кызган майлы табада пешереп алабыз. Теләгән кеше парда да пешерә ала.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Бәйле