Шәфәгать Са­лихов: «Әниләрен соңгы юлга озатканда малай кечкенә иде…» — Акчарлак

-- Лэйсирэ

Узган шимбәдә, 27 октябрь көнне татар сәнгате зур югалту кичерде. Легендар баянчы Шәфәгать Салихов юл һәлакәтенә очрап, фаҗигале төс­тә вафат булды. Әле августта гына 60 яшен тутырган Шәфәгать Са­лиховның гомере Казан – Чаллы трасса­сында өзелде. Якшәмбе көнне мәр­хүмне туган ягы – Азнакай районы Татшуган авылында җирләделәр. Аның вафатын ишетү күпләр өчен сизелмәгән һәм ышанмаслык авыр хәбәр булды.

Баянчыны якыннан белгән кешеләр бары бер сүзне кабатлый: “Эх, әйбәт кеше иде ул…” Менә ничә көн рәттән татар эстрадасы артистлары социаль челтәрдә Шәфәгать абый белән фотоларын куеп, аңа булган мөнәсәбәтләрен, хушлашу сүзләрен яза. Мин дә баянчыны якыннан белгән кешеләр белән аралашып, Шәфәгать Салихов турында хатирәләрне барладым.

“Шул көнне безнең белән барган булса…”

Шәфәгать Салихов – Татар­стан­ның халык артисты Салават Фәт­хет­диновның беренче гармунчысы. Соңгы елларда ул җырчы гаилә – Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдинов белән эшли. Шәфәгать Салиховның вафатын да беренче алар ишетә. Ильмирага бу кайгылы хәбәрне баянчының иң якын кешеләренә – гаиләсенә хәбәр итәргә туры килә.

– Шәфәгать абый безнең белән күптәннән инде, – дип башлады сүзен Ильмира. – Руслан белән ун елдан артык таныш, минем белән сигез еллап. Яхшы кеше иде, позитив, көләч йөзле, киң күңелле. Сигез ел эшләү дәверендә кычкырып эндәшкәне дә булмады. Гел безнең өчен, концертлар өчен кайгырып йөрде. Руслан белән мине үз балаларыдай күрде. Бөтен шатлыклы, кайгылы мизгелләрне бергә уртаклаштык. Шәфәгать абый безнең сәхнә әтиебез булды, шулкадәр якын идек. Соңгы тапкыр аның белән 25 октябрьдә Буада узган концертта эшләдек. Шимбә көнне көндез безнең Алпар авылында концерт иде, ләкин Шәфәгать абый безнең белән бармаска булды. Үпкәләп тә куйдым әле шунда аңа. Ансыз концертлар буш үтә безнең. “Шәфәгать абый, син безнең белән бармыйсыңмыни?” – дигәч, “Минем Казанда банкет чыкты әле, каршы килә алмыйм инде танышыма”, – диде. Менә шунда безнең белән барса, Шәфәгать абый хәзер исән булыр иде. Күрәчәге булгандыр инде… Шәфәгать абый Казанда банкетта чакта Руслан белән шалтыратышып та алды әле алар. Казанда эшләгәннән соң Чаллыда икенче бер банкетка чакырганнар үзен. Дус егете: “Кайтышлый кереп чыгарсың әле, хатынның юбилее иде”, – дигәч, Шәфәгать абый һәрвакыттагыча каршы килә белмәгән, ризалашкан. Акча өчен дә түгел ул, кешегә “юк” дия белми иде. Юлда ашыккан, күзе дә начар күрә иде. Җитмәсә, куркынычсызлык каешын да эләктермәгән булган, агач төягән йөк машинасының артына килеп кергән. Тормоз юлы 15 метр булган. Бәрелгәннән соң ике минут эчендә җан биргән.

Шул көнне кичен Руслан белән Ильмира Екатеринбургта солянка концертында катнашырга тиеш була. Поездга кереп барганда: “Шәфәгать абый авариягә очрады. Машина кирәк”, – дигән хәбәр килеп ирешә аларга. Бу вакытта әле кайгылы хәбәрне санаулы кешеләр генә белә. Һәлакәт булган җиргә бару өчен Руслан машина эзли башлый.

– Поездга утыргач, Руслан яныма килеп, көч-хәл белән: “Үлгән”, дип кенә әйтә алды, – дип яшь аралаш шул кайгылы көнне искә төшерә Ильмира. – Үземне кулга алып, хатыны Ларисага шалтыраттым. Ул телефонын алмагач, кызы Миләүшәгә. Ышанырлык түгел бит бу, барыбыз өчен шок булды. Мин елыйм да елыйм. Зур хыяллар белән яши иде Шәфәгать абый.

“Сине беркем алыштыра алмаячак, әти…”

Шәфәгать абыйның икенче никахтан ике баласы бар. Кызы Миләүшәгә – 15, улына – 18 яшь.

– Мин әти кызы идем, кечкенәдән аның белән булдым, – ди Миләүшә. – Мине әтинең “койрыгы” диләр иде. Кая барса да артыннан калмадым. Мәсәлән, кич белән: “Иртәгә иртән биштә эшләр буенча Башкортстанга барам”, – дисә, “Әти, мин дә синең белән”, – дия идем. Иртәнге өчме ул, дүртме, әти белән һәрвакыт бергә булырга әзер идем. Балачакта әти эштән кайткач, аның оекбашларын салдырып, аякларын үбә идем. Әнинең моны күреп, күзләре яшьләнә. Без гел бергә булдык. 7 яшьтән аның белән концертларга йөрдем. Чаллыда узган бер генә концертны да калдырмый идек. Кич белән янына килеп: “Әти, әйдә иртәгә концертка барабыз”, – дисәм, “Ярый, кызым”, – дия иде. Быел август ае онытылмаслык булды. Казанда Салават абый концертларында булдык. Онытылмаслык мизгелләр… Күпме фото, видеолар. Әни хәтта өстәмә куелган концертларга да барды. Бөтен артистлар мине белә. Әти телефонын алмаса, шунда ук миңа шалтыраталар иде. Әти белән аппаратура да ташый идем.

Әгәр мәктәпкә барасы булмаса, аның белән ул көнне дә барыр идем. Соңгы тапкыр әтием белән 27 октябрь көнне сәгать өченче яртыда сөйләштек. Телефоным яздырып бара һәм ул язма минем гомергә сакланып калачак. Әтинең соңгы сүзләре: “Әү, кызым. Әйе. Монда Салават абыең, Альфред, Илфат, Рафил абыйларың, Эльмира апаң да бар. Ярар, сәлам әйтермен”, – диде. Аннары әни белән сөйләште. Әтинең юклыгына хәзер дә ышанмыйбыз. Минем әти – иң-иң яхшысы. Ул безгә бер тапкыр да кычкырмады. Һәрвакыт йомшак булды, бөтен кешегә булышты. Әни өчен әти бар нәрсә иде. Балаларына әти дә, ир дә, дус та. Әнигә бик авыр, ләкин бирешмәскә кирәк. Абый белән без хәзер әни янында, аны саклыйбыз. Әти – гомергә безнең саклаучы фәрештәбез. Күңелдә мәңге калачак. Аны беркем дә алыштыра алмый. Андый кешеләр дөньяда сирәк туа, аның күңеле чиста иде… Әтием, төшләремә кер көн саен, зинһар…

2009 елда “Акчарлак” газетасының 29 санында басылган әңгәмәдән өзек:

– Шәфәгать абый, беренче хатыныгызны югалткач, егылмаска нәрсә ярдәм итте?

– Дуслар ныклы терәк булды. Алар үз-үземә бикләнергә ирек бирмәде, кеше арасына чыгарга сөйрәде. Ике-өч ай туган ягым – Азнакай районы Татшуган авылында тордым. Шул чагында көн саен кич Чаллыдан кем дә булса хәлемне белергә кайта иде. Хәзер шуны аңладым: авыр минутларда кешене ялгызын гына калдырырга ярамый икән.

Балаларыгыз икенче хатыныгыз Ларисаны ничек кабул итте?

– Ул вакытта аларга да җиңел булмады. Әниләрен соңгы юлга озатканда малай кечкенә иде. Күп нәрсәне аңлап та бетермәгәндер… Ларисаны исә җылы кабул иттеләр.

– Балаларыгыз нәрсә белән мәшгуль?

– Олы кызым Айгөл Түбән Камада яши. Киявем Рафис белән ике бала тәрбиялиләр. Рәзил улымны май аенда армиягә озаттык. Өченчесе – Рубин икенче сыйныфны тәмамлады. Музыка мәктәбенә йөри. Төпчегем Миләүшә алтынчы яше белән китте. Табигатем белән мин йомшак кеше. Шуңа балалар да миңа тартыла. Һәммәсе дә бөтен серләрен сөйли, үзара дус-тату яшиләр.

– Рубин исемен кем куйды?

– Лариса. Кияүгә чыкканчы ук: “Улым туса, Рубин исеме кушам”,–дигән булган. Аның теләгенә каршы килмәдем.

Хоббиегыз бармы?

– Компания белән ял итәргә яратам. Бәйрәмнәрдә дусларны җыеп, табигатькә алып барам. Шашлык пешереп, балалар белән туплы уйнап күңел ачабыз.

«Акчарлак» газетасының 43нче санында чыкты.
Автор: Румия Сәйфуллина

Бәйле