«Бар яктан килгән иремне ташлап, балаларымны күрә алмаган ир янына чыгып киттем»

-- Алина

Чын мәхәббәткә киртәләр күп була, диләр. Үз башымнан үткәннәрне сезгә гыйбрәт итеп язарга уйладым. Кайчандыр мин кеше сүзенә карамый, әти-әни фикеренә колак салмый торган бик тәкәббер кыз бала идем. Яраткан кешемә кияүгә чыктым. Тормышым да, эшем дә кайберәүләрне көнләштерерлек булды.

Адәм баласы тәмугка да иялә­шә, ә менә рәхәткә чыдый алмый, диләр. Минем белән дә шулай булды. Берара иремне яратмыйм кебек тоела башлады. Бертөрле, салмак кына барган тормышымнан туеп киттем. Туймый ни, авырлык күрмәдем ич ул чакта! Балаларымны әти-әнием карады: бакчага йөрттеләр, соңыннан мәктәптән дә каршы алдылар. Мин, матур киенеп, эшкә генә йөрдем. Ирем көне-төне акча эшләде, гел командировкаларга йөрде. Ә миңа кү­ңел­сез иде. Күңелем каядыр ашкынды, гел ниндидер маҗаралар эзләде.

Ринат белән шундый көн­нәрнең берсендә танышып киттек. Икебез дә бер-беребезгә бер кү­рүдә гашыйк булдык. Ул аерылган иде. Ике айлап күрешеп йөргәннән соң: “Иреңнән кит, мин сиңа өй­ләнәм”, – диде. Ятсам да, тор­сам да аны гына уйладым. Хисләремә чик-­чама юк иде. Әнигә сөйләп бир­дем. Ул: “Үкенәчәксең әле син!” – дип сүкте. Иптәш кызга сөй­ләдем. Ул да аңламады: “Ир белән хатын арасыннан кара мәче үт­мичә тормый. Бераздан сүрелер­сең, никахыңны өзмә”, – диде. Кая инде ул! Минем бит яраткан кешем белән яшисем килде. Әти-әнинең ай-ваена карамыйча, ирем­нең үгетләүләрен тыңлап тормыйча (ә ул миңа нык ялынды, бик тә ялынды!) Ринат янына күченеп яши башладым.

Башта барысы да бик әйбәт иде. Әмма соңыннан мәхшәр башланды. Ул минем балаларымны үз итә алмады. Ә мин аның баласы янына барып йөрүеннән көнләш­тем. Шуның аркасында гел ызгыш-талаш китте. Мин балаларыма берәр кием алсам, ул да үзенекенә алып илтә. Бер көнне минекеләр белән кинога барсак, икенче көнне элеккеге хатыны янына барып, үз баласы белән кинога бара. Бер караганда, үз баласын ярату­ның начарлыгы юк инде. Тик ул моны минем балалардан көн­ләшеп эшләгән төсле килеп чыга бит! Шул чакта иремнең балаларны ничек яратуын искә төшерә башладым. Төннәрен торып өс­ләренә яба, сөеп, чәбәк­ләп уята. Командировкадан төнге ничәдә әйләнеп кайтса да, кызга – курчагы, малайга машинасы була торган иде. Яшәвемнең тагын мәгънәсе бетә башлады. Бары тик шул чакта гына мин иремне нык яратканлыгымны, нинди ялгыш адым ясаганлыгымны аңладым. Ринат белән дә аралар суына башлады. Ул да үткәннәргә үкенгән сыман төксе генә йөри башлады. Кыс­касы, аерылыштык.

Мин әти-әни йортына кайтып утырдым. Ә тагын ярты елдан беренче ирем белән янә кавыштык. Ул мине гафу итте-итүен, әмма күңелемдә әйтеп-аңлатып бетереп булмаслык хис калды: элек­кечә түгел шул инде хәзер. Әлбәттә, адәм баласының ялгышырга хакы бар анысы, әмма үз-үземне һаман да битәрләп яшим.

Бәйле