«Дустым сихер өйрәнә башлады. Күнегүне кабатлагач, өченче күзе ачылырга тиеш. Әмма ул төш күрә…»- Акчарлак

-- Лэйсирэ

Безнең һәр сүзебез, уебыз галәмгә китә һәм әйләнеп кире үзебезгә кайта, диләр. Шуңа күрә һәрвакыт изге нияттә йөрергә кирәк. Галәм чынлыкта да безгә тәэсир итәме? Аннан ниндидер көч-куәт киләме, космоэнергетика бармы? Болар хакында сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән сөйләштек.

– Исламда күктән көч алу дигән нәрсә юк. Шәригать галәмдә нәрсә бар һәм юк икәнен киштәләргә бүлеп аңлатып бирде. Беренчедән, Аллаһы Тәгаләнең туксан тугыз исем-сыйфатын өйрәнәбез, Аның кодрәт иясе икәнен, һәрнәрсәгә көче җиткәнен беләбез. Болар Исламның төп өлешен тәшкил итә. Раббыбыздан кала, Аңа буйсынган акыл ияләре – фәрештәләр, уттан яралган җеннәр бар. Шулардан кала галәмдә тагын ниндидер кодрәт иясе булуын белмибез. Адәм баласына көчне дә Аллаһы Тәгалә бирә, башка дөнья, энергия юк. Ул көчне фәрештә аша җибәрергә дә мөмкин. Кайвакыт ниндидер уй-теләк яки сәләт шайтан белән килеп ирешә. Монысында инде сак, игътибарлы булырга кирәк.

– Космоэнергетика белән шөгыль­ләнүчеләр “без үз көчебез белән түгел, ә галәмнән килгән энергия ярдәмендә дәвалыйбыз”, диләр. Аларга да көчне Аллаһы Тәгалә бирәме?

– Коръәни Кәримдә күп урында: “Җир йөзендә һәм күктә булган һәрнәрсә Аллаһы Тәгаләгә тәсбих әйтә”, – диелә. Раббыбыз тарафыннан чыккан, Ул белмәгән һәм күрмәгән бер генә кырмаска да, бөҗәк тә, башка җан иясе дә, көч тә юк. Әгәр өшкерү турында сөйләшсәк, төрле-төрле дәвалау ысуллары бар, алар дини кануннарга туры килергә дә, килмәскә дә мөмкин. Дини яктан өшкерү Коръәни Кәрим, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләренә таянган була. Без өшкерүченең эш итү ысулына түгел, ә үзенә карарга тиеш: намазлымы, дин юлындамы? Әйе, бүлмәсендә шәмаил эленеп тора, үзе бисмилласын әйтә, ди. Тик намаз укымый икән, эшне шундук туктату хәерле, чөнки эшчәнлегендә шик бар. Өшкерү ысулы диннән, Расүлебез сөннәтеннән ерагаерга тиеш түгел.

– Өшкергәндә кайбер кешенең кулыннан ниндидер җылы сизелә. Аңа энергия каян килә соң?

– Галәмгә энергия йә Аллаһы­дан, йә иблистән килә, башка төрле көч юк. Иблистән дә гел яман энергия генә килми бит. Без – дин әһелләре космоэнергетика белән шөгыльләнүчегә “бу эшең – шайтан гамәле” дип әйтсәк, ул безне “сез берни аңламыйсыз”, дип себерке белән куачак. Хакыйкатьтә шайтаннар адәм балаларына тәэсир итә. Коръәни Кәримдә бу хакта күп урында әйтелә. Борынгы заманнарда ук шайтан кешеләргә сихер гыйлемен, башкаларга тәэсир итү алымнарын өйрәткән. Моның тарихы Вавилон шәһәренә барып тоташа. Аллаһы Тәгаләнең сынавы буларак, Харуд белән Маруд исемле фәрештәләр халыкка сихер, башкаларга йогынты ясау алымнарын ачкан. Бу хакта “Бәкара” сүрәсенең 102 аятендә әйтелә. Фәрештәләр: “Без сынау өчен генә килдек, әлеге гыйлемне өйрәнеп, зыян салмагыз. Моны сез белеп торсын өчен җиткерәбез”, – диләр. Ягъни, бу гыйлем бар, Аллаһы Тәгалә аңа юлын ачкан. Коръәни Кәримдә Раббыбыз: “Нәрсәне яратасыз, сезне шуңа күндерермен”, – ди. Кеше космоэнергетика, сихер, парапсихология һ.б. өйрәнә икән, Аллаһы Тәгалә шушы кодрәтне бирә. Бер дустым берзаман кешеләргә тәэсир итү юлларын өйрәткән китаплар укырга кереште. Басмада язылганча, диварга кара нокта куясың, шуңа башта бер, аннары ике, биш, унбиш минут карап утырасың. Соңрак, утны сүндереп, кулны сузып бармак очларына карап торасың. Нур күрә башлаганчы күнегүне кабатлыйсың һәм шунда өченче күз ачылырга тиеш. Аннары урамда синнән алда барган кешенең муен тамырына карап, эчеңнән генә “миңа борыл” яки “сул яисә уң якка күч” дип әйтәсең, теге борылып карый. Менә шушы алымнарны өйрәнүче дус­тым төш күрә. Имеш, зур дамбадан барганда бөтен халык коелып төшә, ә ул бармаклары белән чак ябышып исән кала. Моннан аңлый: мин – мөселман, үз динемне өйрәнмичә, әллә кайларга кереп киттем, ди. Әлеге хәл аңа Исламны тирәннән өйрәнергә этәргеч бирде. Без Аллаһы Тәгаләнең хак юлын онытырга тиеш түгел. Ул мөселман кешесенә дә карамат дигән көч җибәрә. Ягъни иманлы бәндәгә күрү, сизү көче иңдерә. Алар авыруыңны әйтә, холкыңны тасвирлый, дәвалый ала башлый.

– Безгә Ай да, Кояш та тәэсир итә. Әйтик, кояшлы көнне урамга чыксак, кәеф күтәрелә. Димәк, аларга да Аллаһы Тәгаләдән көч килә инде?

– Коръәни Кәримдә әйтелгәнчә, Ай, Кояш Аллаһы Тәгаләнең мәхлукатлары. “Рахман” сүрәсенә караганда алар да, йолдызлар да Раббыбызга сәҗдә кыла. Кояш һәм агачлар, йолдызлар һәм Ай – бөтенесе Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кыла. Ул аларга көч тә биргән. Ай тулган чорда кешеләрдә агрессия арта, тискәре фикерләр туа. Расүлебез ай тулган өч көндә, аларны ак көннәр дип тә йөртәләр, ураза тотарга кушкан. Шул рәвешле агрессиягә каршы торабыз, буш сүз сөйләү, кызып китү, гөнаһ-хаталардан үзебезне саклыйбыз. Кояш тотылганда да аның Җиргә тәэсире көчле. Пәйгамбәребез кояш, ай тотылганда Кусуф дигән махсус намаз укырга өнди. Чөнки бу вакытта төрле хәвеф-хәтәрләр, аварияләр булуы ихтимал.

– Кояш чыкканда, зәвәлгә җиткәндә һәм баеганда намаз укырга ярамый. Ни өчен?

– Кояш зәвәлгә, ягъни иң биек ноктага җиткәндә, аңа табынучылар гыйбадәт кыла. Кояш баеганда да, кояш чыкканда да шул хәл кабатлана. Менә шушы мәҗүсиләрдән аермалы буларак, Аллаһы Тәгалә мөселманнарны намаз укудан тыя. Кеше ничек тели, шулай яши, диләр. Дөрес итеп сайлый белергә кирәк. Ислам дине тәгълиматны нигездән аңлата.

– Гөнаһ кылмыйча, гыйбадәтләрен үтәп яшәгән кешеләр бар. Тик аларның кайбер юллары ябык: сәламәтлекләре юк, матди хәлләре начар, шәхси тормыш кора алмыйлар… Моны без, гадәттә, сынау дип әйтәбез. Ләкин бернинди сәбәпсез генә дә юллар ябык булмыйдыр бит?

– Беренчедән, бу – сынау. Икенчедән, ни кызганыч, Коръәни Кәримне аз беләбез. Ул – яшәү кодексы, дога кылу, мәҗлестә Коръән уку, гыйбадәт кылу гына түгел. Аны укып, үзеңне борчыган сорауларга җавап эзләп утырырга кирәк. Күп юллар адәм баласының кылган хаталары, тәүбә итмәгән гөнаһлары, рәнҗеткән кешеләре һ. б. сәбәпле, Аллаһы Тәгаләнең хөкемен үтәмәгәндә ябыла. Ул кайберәүләргә бик каты ачулана, “күрә алмыйм”, ди хәтта. “Саф” сүрәсенең икенче аятендә: “Әй, иманлы бәндәләр, ник сез эшләмәгән эшегезне сөйләп йөрисез”, – ди. Мөселманның сүзе – гамәленә һәм гамәле – сүзенә туры килми икән, Раббыбыз ачулана. “Эшләмәгән эшегезне сөйләп йөргәндә, Аллаһы Тәгаләнең сезгә карата явызлыгы арта”, – диелә изге китапта. Хакыйкатьтә дә, бездә бит вәгъдә, сүз бирү, өйрәтү, тыю һ.б. гына. Пәйгамбәребез дә Мигъраҗ кичәсендә күккә менгәндә иреннәрен сузып утлы кайчы белән кискән кавемне күрә. Җәбраилдән сорагач: “Болар синең өммәтеңнең мөселманнары. Коръән укыйлар, шуны гамәлдә үтәмиләр иде”, – ди. Әйткән сүздә нык торырга кирәк. Юкса, иманыңа зәгыйфьлек килә, юлларың ябыла.

– Ул юлларны ничек ачарга?

– “Кайсы ягымда хата бар, шуны миңа ач әле”, дип Раббыбызга ялварырга, Аның белән сөйләшергә кирәк. Ул бит безнең муен тамырыннан да якын, бөтен әйткәнне ишетә һәм сорауның җавабын күңелгә салмый калмый. Әгәр Аллаһы Тәгалә ниндидер юлны ачмый икән, бу – Аның тарафыннан куелган билге. Димәк, син аны үтә алмаячаксың. Бервакыт Пәйгамбәребез янына эпилепсия белән авырый торган ханым килә һәм дога кылуны сорый. Расүлебез: “Дога кылам, терелерсең. Әмма шушы авыру белән калсаң, син җәннәтле. Кайсын сайлыйсың?” – ди. Хатын җәннәтне сайлый һәм: “Егылгач, гаурәтем ачыла. Гаурәтем ачылмасын өчен дога кылыгыз алайса”, – ди. Расүлебез шулай эшли. Шулай ук Пәйгамбәребез: “Мин дөньяда өч әйберне яраттым: ислемайны, хатын-кызларны һәм туйганчы ашауны. Аллаһы Тәгалә икесен бирде, берсен юк”, – ди. Аңа ислемайларны алып кайтып торалар, янында никахлы хатыннары була. Ә менә бервакытта да туйганчы ашамый. Пәйгамбәребезнең дә тормышы түгәрәк түгел. Яшәешнең хәерле ягы күбрәк. Юл ачылмау да омтылышка этәргеч булып тора.

– Уй белән дә галәмгә мәгълүмат җибәрәбез, диләр. Бу шулаймы?

– Уйлар чынга ашучан, шуңа да гел изге нияттә булырга кирәк. Начар фикер – йортыгыз каршыннан үтеп барган таныш түгел кеше. Эндәшсәң, туктый, кем син дип сорасаң, әйтә, ә инде алга таба кызыксынсаң, яныңа килә. Тискәре фикер дә башка керә, аннан максатка әйләнә, гамәлгә күчә, гөнаһка илтә. Динебез уй-фикерне дөресләргә өйрәтә һәм һәрнәрсәне хәерлегә юрарга кирәк. Расүлебез: “Нинди генә хәлдә булсагыз да, әлхәмдүлиллаһ”, – дип әйтегез дигән. Бер кыйсса да искә төште әле. Патшаның акыллы вәзире була һәм ул һәрвакыт “әлхәмдүлиллаһ” ди икән. Бервакыт болар ауга чыга һәм шунда патша пычак белән кулын кисә. Вәзир “әлхәмдүлиллаһ” дигәч, патша ачуланып, моны зинданга ябарга боера. Вәзир янә “әлхәдүлиллаһ” ди. Ауда йөргәндә вәхшиләр килеп чыга да, иң симезе дип, патшаны тотып корбанга алып китәләр. Карасалар, кулында – яра. Мондый хәлдә корбанга бармый, үтерергә дә ярамый дип, җибәрәләр. Патша зиндандагы вәзире янына чабып килә дә котылып калуын әйтә. “Тик синең зинданга эләккәч “әлхәмдүлилләһ” дигәнеңне генә аңламадым”, ди. Вәзир: “Син корбанга ярамагач, икенче урында мин була идем. Зинданда котылып калдым”, – ди. Шуңа да гел “әлхәмдүлилләһ” дип әйтергә кирәк.

– Догаң кабул булсын дисәң, башкаларга да шуны теләргә кирәк, диләр…

– Фәрештәләр амин дигәндә дога кабул була. Ә инде берәү икенче берәүгә дога кылса, фәрештәләр һичшиксез амин ди һәм үзеңә дә шул булсын дип телиләр. Бу хакта Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә әйтелә. Шуңа да башкаларга да хәерлесен генә теләргә кирәк. Начарын теләсәң, үзеңә әйләнеп кайтмый калмый.

Автор: Энҗе Басыйрова

Акчарак

Фото: https://pixabay.com

Бәйле