«Өйдә кайнана хуҗа иде. Нәрсә эшләсәң дә кайнанадан рөхсәт сорарга кирәк»

-- Алина

Беренче мәхәббәтемне мин университетта очраттым. Икебез дә законнар өйрәнәбез. Ул миннән бер курска алдарак укый иде. Бер күрүдә гашыйк итте дә куйды үзенә. Кайсы яклардан икәнен дә, кем булуын да сораганым да, үзенең сөйләгәне дә булмады. Үз-үзен тотышы, сөйләшүе килешле булгач, төшеп калганнардан түгелдер әле дип кенә уйладым. Бер ел очрашкач кына чит бер шәһәрдән килгән бай кешенең улы икәнен белдем. Байлыгына карап чат ябышкан дип уйларга ашыкмагыз. Мин үзем дә бик җитеш, күренекле гаиләдән. Әти-әниемнең гел матур сыйфатларын гына күреп, аларга охшарга тырышып үстем. Байлыкка да артык исем китмәде, чөнки теләгән әйберемнең барысы да булды.

Әмир белән биш ел йөргәннән соң өйләнештек. Матур итеп зурлап туй ясадылар. Әмирне чын ярату белән яраттым. Аннан башка тормыш юк сыман тоела иде. Бераз вакыт узгач аның әти-әнисе дә Казанга безнең янга күчеп кайттылар. Шулай итеп, кайнана, кайната белән бергә яши башладык. Байлыкларының чикчамасы юк. Тик бөтен нәрсә исәптә. Тегендә утырма, монда барма. Нәрсә эшләсәң дә кайнанадан рөхсәт сорарга кирәк. Ашарга пешерә башласам йә күп саласың, йә әз пешергәнсең дип гаеп табарга гына тора. Җае чыккан саен кемнәргә, нинди затлы кешеләргә килен булып төшкәнемне искәртеп тора. Кайнананың законы буенча ир төнлә ничәдә эштән кайтса да, аны ишектән каршылап, ашатып, юындырып яткырмыйча мин аяк өстендә йөрергә тиеш идем. Мине өлкәннәр талашырга, бәхәсләшергә өйрәтеп үстермәделәр. Ярар инде, аныңча булсын дип, барысын да эшләргә тырыштым.

Яши-яши иремнең дә кем икәнен аңлый башладым. Мин үземне бу гаиләдә ят кеше итеп тоя идем. Әмир дә әнисенең сүзеннән чыкмады. Ирнең акчасын да күргән юк, тора-бара миңа кул да күтәрә башлады. “Чын татар ире шулай булырга тиеш инде ул. Хатын-кызны урынына утыртып тормасаң, шаша ул”, – дип, кайнана улына көч бирә торды. Биш ел егет белән кыз булып йөргәндә мин аның кем икәнен бөтенләй белмәгәнменме, әллә күзем томаланган булды микән?!

Бер елдан артык шулай газапланып яшәдем. Әти-әнигә әйтәсем килмәде. Бәлкем, авырга узсам бөтенесе дә яхшы якка үзгәрер әле дип өметләнеп, үз-үземне юата килдем. Вакыт уза, ә бәби юк. Ир дигән кеше үз-үзен тотышы, ямьсез гамәлләре белән күземә шайтан булып күренә башлады. Яңадан белдем: үзенә сөяркә тапкан булган икән. Әти белән әни минем хәлемне белергә килгән вакытта Әмир бер кыз белән өйгә кайтып керде. “Бергә эшлибез”, – дип таныштырды да, берни булмагандай, теге оятсызы да өстен салып, өстәл янына килеп утырды. Минекеләр бер-берсенә карашып сүзсез генә аңлашып утырдылар да, киемнәремне җыеп, мине алып кайтып киттеләр. Яңадан байлык бүлеп, судлашып йөрмәдем. Котылганым хәерлерәк булыр дип уйладым. Тора-бара тормышым җайланыр әле дип гел өметләнеп яшәдем. Әллә кайгырып, әллә инде теге байлар нервыларымны бетергәннәр – каты авырып сырхаунәгә эләктем. Табиблар: “Сиңа бала табарга кирәк, алайса операциядән соң булмаска мөмкин”, – дип утка салдылар. Бераз дәваланганнан соң эшкә чыктым. Син көткән чагында бәхет дигәнең киләмени әле ул. Нишләргә дә белгән юк. Колак төбендә врачларның сүзләре яңгырап тора. Вакыт дигәнең уза. Матур, сәламәт балалар алып кайтырлык ышанычлы ирне кайдан табарга? Шул сорау белән йокларга ятам, шул уй белән уянам.

Беркөнне мәктәп елларында бергә дус булып йөргән сабакташым чылтыратты. Минем ялгыз икәнемне белгәч, кинога чакырды. Шул көннән соң мин аның белән очраша башладым. Тормышымда ниләр булганын барысын да түкми-чәчми сөйләп биргәч, бераз сүзсез торды да: “Язылышмыйча гына бергә яши башласак ничек булыр икән?” – дип минем ризалыгымны сорады. Хатын-кызларны җәлеп итәрлек яклары күп булса да, мин аңа гашыйк булмадым. Беренче иремнән соң минем күңелемдә бушлык иде. Шулай да тагын бер кат бәхетемне сынап карарга булдым.

Ярты ел бергә яшәгәч, мин авырга уздым. Миңа шул гына кирәк тә иде инде. Арслан белән бүтән яшисем килмәде. Үзе дә сүз әйтмәде. Дусларча гына аерылыштык. Шуннан бирле аны күргәнем дә, аралашканым да булмады. Мин аннан тупырдап торган малай таптым. Бөтен куанычым улым булды. Сабыем бераз үсә төшкәч, операция ясаттым. Бөтен тормышымны улым Тимерҗанга багышладым. Бик акыллы, сөйкемле бала булып үсте ул. Чираттагы ялымда гел аның белән ял итәргә чит илгә бара идем. Инде ялгыз яшәвемә риза булган идем. Эшем дәрәҗәле, хезмәт хакым әйбәт, үземә фатир, машина алдым. Янымда балам бар. Тагын нәрсә кирәк инде миңа дип, гел үз-үземне тынычландырып яшәдем. Яңадан кияүгә чыгу турында уйлаганым да булмады, чөнки табиблар операциядән соң миңа бүтән бала таба алмыйсың дигән иделәр.

Тормыш дигәнең син уйлаганча гына бармый икән ул. Беркөнне йомышы төшеп, университетта бергә укып йөргән танышым минем эшемә килеп керде. Сүз ара сүз чыгып, тормышыбыз хакында да сөйләшеп алдык. Аннан соң бер хәбәре дә булмады. Бер елдан кабат очраштык һәм ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Бөтен яктан килгән ир-егет булса да, муенына асылынып ризалыгымны бирмәдем. “Син бик яхшы кеше, минем улыма әйбәт әти дә булырсың. Безгә җил-яңгыр тидермичә дә яшәтерсең, ләкин мин бит башка бала алып кайта алмыйм. Тора-бара син дә үз сабыең булуын теләрсең. Юк, мин сине бәхетсез итә алмыйм”, – дип җавап бирәсемне ул, бәлкем, көтмәгән дә булгандыр. Сүзсез калып бераз боегып басып торды да: “Әйдә, алайса дуслар булып кына очрашып йөрик”, – диде. Ләкин бу дуслыгыбыз тора-бара чын мәхәббәткә әйләнер дип кем уйлаган? Мин аннан авырга уздым. Бу сөенечтән икебез дә нишләргә дә белмәдек. Тиздән ЗАГСта язылышып та кайттык. Уртак куанычыбыз булып улыбыз туды. Олы улыбыз Тимерҗан да энесе туганга бик шатланды. Шул көннән башлап минем катлаулы тормышым йөз процентка үзгәрде. Гомәрем белән генә яши башлагач хатын-кыз бәхетен тойдым. Аның көчле иңсәләренә сыенып яшәве ни тора! Көн саен күземне ачу белән миңа шундый бәхет биргәне өчен Ходай Тәгаләгә мең рәхмәтләремне укыйм. Хәзер минем иртәгә буласы көнем өчен күңелем тыныч. Балалар белән минем язмыш ышанычлы кулларда. Бу мәхәббәт дигәнең әллә нинди көчләргә ия икән. Югыйсә табиблар миңа күптәннән хөкем чыгарган иделәр инде. Без хәзер өченче балабызны көтәбез. Өметләре югалган хатын-кызларга үземнеке кебек бәхет телим.

 

 

 

 

Татарстан яшьләре
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий