Без – мәет юучылар, мәетне юып, ахирәткә озатабыз. Элеккеге вакыттан калган бер йола бар – мәет өстендә тастар тоту дип атала ул. Ягъни, зур бер простыняның дүрт башыннан дүрт кеше тотып, мәетнең өстен каплап тора, ә артта ике кеше юа, бер кеше су салып тора. Безнең сорау мондый: бу йола элек-электән килә.

Элек ни өчен болай эшләүләре аңлашыла да: йортлар бик кечкенә иде, 16 квадрат метр тирәсе генә. Анда аның зур миче бар, аның артында бәрәне, бозавы, бөтен нәрсә шунда. Ә хәзер бит аерым бүлмәдә юабыз, чит кеше керми дә, күрми дә. Шулай булгач, монда шул дүрт кешенең мәет өстендә җәймә тотып торуы кирәк микән? Без алардан башка да башкарып чыгабыз мәет юуны, алар болай чүпрәк тотып тормасалар да. Бу әйберне хәзер дә эшләү кирәкме икән? Дин ягыннан каралган, кушып калдырылган әйберме бу, йола гынамы икән?

Люция МИНГАЗОВА

Мөслим районы, Тойгилде авылы

Сезнең соравыгызга җавап табу өчен, Казан шәһәренең «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга шалтыраттык.

– Аңларга һәм белергә тиешбез – гаурәт мәсьәләсе бар. Гаурәт, ягъни чит кеше аны күрмәскә тиеш. Мәсәлән, хатыны вафат булса, аны хәтта ире юа алмый, чөнки вафат булгач, хатынының бөтен тәне аңа гаурәт кебек. Аңа карарга, тияргә рөхсәте юк. Мәет юганда дүрт почмактан җәймә тотып тору шуннан килә – кешеләр мәетнең гаурәт җирен күрмәсен, күзләре төшмәсен… Бу – рәсүлебез галәйһиссәламнең әмерен үтәү өчен эшләнә торган эш.

«Бүлмәдә чит кеше булмаса да…», – дигәндә, шуны исәпкә алыгыз – ул юучы кешеләр дә мәрхүмгә чит кешеләр бит инде?

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Фото: https://pixabay.com

Бәйле