2018 нәтиҗәләре: югалтулар да, табышлар да булды

-- Лэйсирэ

2018нче елның да санаулы гына көннәре калып бара. Әле кайчан гына башланган кебек иде, инде бу ел да үтеп киткән. Декабрь азагында үткән елга нәтиҗә ясый, нинди вакыйгалар булганын искә төшерә торган гадәтебез бар. Быел да шушы гадәткә тугры калып, 2018нче елны башыннан ук хәтердә яңартырга булдык.

Быел югалтулар да, табышлар да булды. Ләкин язманы яхшы вакыйгалардан башлыйсы килә. Табышлар дигәннән, Марста су таптылар әнә. Безнекеләр түгел – Италия галимнәре. Әлеге планетада 1,5 км тирәнлектә җир асты күле бар икән. Димәк, Җирдән туеп, Марска яшәргә китәргә уйлаучыларга (ә бу хакта сөйләшүләр бара инде) суны Җирдән алып китәсе булмаячак. Дөрес, Марста башта суны нефть чыгарган кебек чыгарырга туры киләчәк әле. Ләкин галимнәр анысының гына чарасын уйлап тапмый калмас.

Безгә әллә кайдагы Марстан бигрәк, үзебезнең Татарстан вакыйгалары кызыклырак, билгеле. Сөт җитештерү буенча Русиядә беренче урында барабыз икән. Яхшы хәбәр бит! Беренчелек белән мактанырга яратабыз без. Республика ил күләмендәге сөтнең 7,7 процентын җитештерә икән. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң күп табыш та сөттән керә, ди. Хуҗалыклардан сөт сатып алу бәясен генә һаман да җайга сала алмыйлар. Бик арзаннан алалар, дигән эчтәлектә зарлар күп килә редакциябезгә.

Татарстанның тагын бер табышы бар. 4нче декабрьдә татар токымлы атларга рәсми таныклык бирелгән. Моңарчы татар атларын Лениногорск, Әлки, Теләче, Саба районнарында үрчеттеләр, ләкин малларның паспорты юк иде. Хәзер менә паспортлы булуларына сөенсәк була. Татар теле мәктәпләрдә кыскартылды, инде хәзер дәүләт теле статусы да кыл өстендә калып бара – ичмасам, «татар» сүзе ат токымнарында калыр, дип үз-үзебезне юатырга мөмкин.

Авыл хуҗалыгыннан тыш, спорт өлкәсендә дә уңышларыбыз шактый булды. Быел февральдә Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә кышкы Олимпиада узды. Допинг низаглары аркасында Русия спортчыларына Уеннарга юл ябылды, барырга рөхсәт ителгәннәре дә Русия әләме астында түгел, нейтраль әләм астында чыгыш ясарга тиеш булды. Безнекеләр ике генә алтын медаль яулады: хоккей командасы һәм фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова. Алинә өчен үзебез алтын алгандай сөендек инде – үзебезнең татар кызы бит! Татарстан өчен чыгыш ясаган фигуралы шуучы Евгения Тарасова парлы шууда – көмеш, чаңгычы Андрей Ларьков көмеш һәм бронза медальләр яулады. Әле тагын шушы уңышларга чаңгычы Марта Зәйнуллинаның Паралимпия уеннарында көмеш һәм ике тапкыр бронза медаль яулавын, «Ак Барс» хоккей командасының КХЛда чемпион булуын, «Зенит-Казан» волейбол клубының уңышларын да өстәсәң, саллы гына исемлек килеп чыга. Республика спортчылары халыкара беренчелекләрдә һәм чемпионатларда җәмгысы 310 медаль яулаган!

Җәй көне Русиядә футбол буенча Дөнья чемпионаты узды. Русия командасы, начар фаразларга карамастан, әйбәт кенә чыгыш ясады, уенчылар да, тренер да геройларга әйләнделәр. Матчлар Казанда да узды. Шул уңайдан юлларны, стадионнарны төзекләндерделәр, рәхмәт яугырлары. Президент Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, чемпионат вакытында стадионда сыра сатып, 89 млн сум акча эшләгәнбез. Менә тагын казаныш, менә тагын сөенеч!

Мәдәният өлкәсенә килсәк, 3нче май көнне Татарстанның мәдәният министры алышынды. Айрат Сибагатуллин урынына Ирада Әюпова килде. Ирада ханымның быел эшләгән эшләреннән яшьләр белән элемтә булдыра башлавы һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанигә урысча һәйкәл куйдыруы гына истә калган. Президент шелтә белдергәннән соң, Мәрҗани һәйкәленең арткы ягына татар телендә дә шигъри юллар өстәп куйдылар. Ә һәйкәл үзе «Марджани» булып калды.

Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрының исеме еш ишетелә башлады. Монда да директор алышынды – җитәкче кәнәфиенә Гүзәл Сәгыйтова утырды. Матур итеп театрның 30 еллык юбилеен да билгеләп үттеләр. Шушы театрда хореограф булып эшләүче Нурбәк Батулла һәм урыс ТЮЗы режиссеры Туфан Имаметдиновның бергәләп әзерләгән «Әлиф» дигән спектакле мәртәбәле «Алтын битлек» премиясенә лаек булды. Мәскәүлеләр татар әлифбасының, ә димәк татар теленең дә үлеме турындагы спектакльне шундый дәрәҗәле премия белән бүләкләде.

Хәтерлисез микән, быел 18нче мартта Русия Президентын сайладык бит әле! Хәер, хәтерләмәсәгез дә аптырарлык түгел. Бу сайлауга фәлән миллион акча тотылса, әллә нинди интригалар куертылса да, нәтиҗә барыбер үзгәрешсез: Владимир Путин тагын 6 елга президент булып калды.

Сәясәттә тагын нәрсәләр булды соң? Әллә ни яңалык булмады кебек. Санкцияләр йомшармады. Русиянең бердәнбер алюминий заводы «Русал» да санкциягә эләкте. Заводны коткару өчен, депутатлар алюминий банкада сыраны күпләп чыгара башларга киңәш итте һәм халыкны алюминий кашыктан ашый башларга өндәде.

Пенсиягә чыгу яшен арттырып куйдылар. Хәер, монысы әле онытылырлык булмады да. Укучыларыбызның күпчелеге ел вакыйгасы дип, әнә шул пенсия яшен арттыруны атаган.

Бөтен илне тетрәндергән фаҗигаләр дә булмады түгел. 11нче февральдә Мәскәү янында «Саратов һава юллары» ширкәте самолеты һәлакәткә юлыгып, 71 кешенең гомере өзелде. 25нче мартта Кемерово шәһәрендә «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә янгын чыгып, 60 кеше, шул исәптән 41 бала һәлак булды. Шуннан соң бөтен ил буенча тикшерүләр китте. Бөтен сәүдә үзәкләрен, җәмәгать туклану урыннарын прокуратура вәкилләре белән йөреп тикшереп чыктылар.

17нче октябрьдә Кырымның Керчь шәһәрендәге политехник көллияттә һөҗүм нәтиҗәсендә 21 кеше һәлак булды. 18 яшьлек студент егет башта 20 кешене үтерде, аннан үзе дә атылып үлде. Бу хәлдән соң тагын тикшерүләр узды. Хәтта, уку йортлары ишек төбенә Росгвардия кешеләрен бастырырга кирәк, дигән тәкъдим дә ишетелде.

Болар быел булган бөтен вакыйгалар да түгел, әлбәттә. Саный китсәң, бик озак санарга булыр иде. Ә киләсе 2019нчы елда безне нәрсә көтә – анысын яңа елның беренче санында язып чыгарбыз.

ЮГАЛТУЛАР
Ни кызганыч, быел да бик күп милләттәшләребезне югалттык. Алар арасында танылган артистлар, язучылар, галимнәр, милли хәрәкәт активистлары бар.

1нче гыйнвар – Австралиядә татар мохитен тудыручыларның берсе Сәгыйть Садри;

9нчы март – Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Әнәс Галиуллин;

11нче июнь – «Азатлык» радиосы журналисты Наил Алан;

14нче июнь – күренекле татар шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәт Саттар;

18нче июнь – галим, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, 1990нчы елларда Милли университет булдыруны башлап йөргән Илдус Әмирхан;

26нчы июль – драматург, режиссер Гафур Каюмов;

31нче июль – күренекле шагыйрә, тәрҗемәче Флера Тарханова;

17нче сентябрь – татар теле өлкәсендә дистәләгән фәнни хезмәт авторы, филология фәннәре докторы, профессор Фәһимә Хисамова;

13нче октябрь – Тинчурин театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Тәслимә Хәләф (Фәйзуллина);

27нче октябрь – танылган баянчы Шәфәгать Салихов;

15нче ноябрь – Камал театры артисткасы, Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова;

16нчы ноябрь – Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева;

2нче декабрь – шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Рөстәм Зәкуан.

Чыганак: «Азатлык» радиосы

2018нче ЕЛ – САННАРДА
– быел Татарстанда тулаем төбәк продукты күләме (ВРП) 2 трлн 420 млрд сумнан артып китәр дип көтелә;

– республика бюджетына 228,5 млрд сум акча кергән;

– физик һәм юридик затларның кеременә салымнардан казнага 99,5 млрд сум кергән;

– Татарстанның берләштерелгән бюджеты чыгымнары 329 млрд сумга җитәчәк;

– быел юл тармагын финанслауга 27,4 млрд сум тотылган, шуның 25,1 млрд сумы – республика бюджетыннан, 2,3 млрд сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелгән;

– республика эчендә барлыгы 420 км юл, 19 күпер төзелгән һәм яңартылган, торак пунктларда барлыгы 380 км озынлыкта 700 урам төзекләндерелгән;

– 531 торак пункт һаман да каты өслекле юл белән тоташтырылмаган;

– Татарстанда 1 845 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу – 2017нче елгы белән чагыштырганда 22 мең тоннага артыграк;

– республикада буш ята торган 43 мең гектар авыл хуҗалыгы җире бар;

– 28 авыл клубы, 44 ФАП, 11 модульле табиб амбулаториясе, 96 универсаль спорт мәйданчыгы, блоклы модуль 16 чаңгы базасы, 8 бассейн һәм 5 универсаль спорт залы төзелгән;

– 21нче декабрьгә республикада 2 млн 246,3 мең кв. м торак кулланылышка тапшырылган. Бу – еллык планның 93,5 проценты;

– быел янгыннар саны, узган ел белән чагыштырганда, 2,1 процентка кимегән, ләкин аларда үлүчеләр саны 5,3 процентка арткан;

– 96 кеше батып үлгән.

Безнең гәҗит

Фото: https://pixabay.com

Бәйле