«Газзә һаман этлеген ташламады.Чоланга савып куйган сөтебезгә кискән тавык тәпиләре салып куйган»

-- Алина

Бер атнага дип кенә улына килгән Фәгыйлә туксан яшен тутырып җиткерә алмады.Нәкъ яңа ел төнендә ,телевизор карап утырган җиреннән  мәңгегә күзләрен йомып, тирән йокыга талды. Килененең яңа ел табыны инде әзер, тик  ун баладан берүзе исән калган улы Ринат кына тәмәке тартырга дип, урамга чыккан,нишләптер керми дә керми. Узган гомерләрен, яшьлеген сагынып утырган карчык балаларына “Бәхил” дип тә әйтергә өлгерә алмады. Күрәсең, Әҗәлетдин урындык артында гына саклап торгандыр,алды да китте.

Ә уйлары бик-бик ераклардан урап кайтты Фәгыйләнең.Яңа елга керергә бер сәгать калганда, әйтерсең лә, бөтен гомерен ,телевизордагы шикелле,кино итеп күрсәттеләр.

Яратмады ул үзе килен булып төшкән авылны, үз итә алмады.Югыйсә,Чишмәле авылы тирә-якта  тешне сындырырлык  салкын сулы чишмәләре белән дан тоткан бик матур авыл иде.Кул сузымында гына җиләккә,бөрлегәнгә,чикләвеккә  бай урманы, хуш исле чәчәкләр гөлләмәсенә күмелеп утырган  болын- тугайлары  да яраттыра алмады. Чишмәлегә ияләшә алмый теңкәсе корыды.

Үзләре Шәйхуллага күз атып йөргән кыз-кыркын  да Балыклыдан килен булып төшкән ут борчасыдай чая, уңган, судан чулпыларын чыңлатып, кара толымнарын тез астына кыйнатып кайтучы кечкенә дә төш кенә Фәгыйләгә көнләшеп карадылар.”Шәйхуллага бүген-иртәгә кияүгә чыгам “дип мактанып йөргән  Газзә исә Фәгыйләне үзенә көндәш санап ,ходайның һәр бирмеш көне берәр этлек эшләде.

 Дүрт тәрәзәле,салам түбәле өйнең тирә-ягында сәләмә такталардан җыештырган киртә,читән белән әйләндергән җил капка гына. Киртәнең ишеге ачылган саен  ашарга сораучы бер кәҗә,ике бәрәнле бер сарыктан гайре байлыгы юк иде кияүнең.Йорт кирәк –яракларын Фәгыйләнең әтисе төяп китерде.

  Фәгыйлә килен булып төшкәннең өченче көнендә , иртән кәҗәсен саварга чыкса, ни күрсен: җил капканың  тоткасына тизәккә батырган  иске чабата бәйләнгән,  читән казыкка  киченнән юып ,элеп калдырган  чүлмәккә  мәче үләксәсе эленгән иде..Яшь килен аптырап, ире янына йөгереп кермәде, капка тоткасын  ишек алдыннан йолкып алган  бер учлам әрем белән сөртте дә, мәче үләксәсе белән чабатаны  киртә артындагы  тиреслеккә илтеп күмде.Кәҗәне савып, сөтен чоланга кертеп куйгач, ире  болынга печән чабарга киткәнче,  иртәнге чәй кайнаганчы, тау астындагы чишмәгә суга төшеп китте.

Авыл яңа гына уянып килә.Анда-санда  әтәч кычкырган.сыер мөгрәгән,сарык-кәҗә тавышлары ишетелә.Чишмә буенда йокымсырап яткан бака  кызларын уятып, Фәгыйлә килен бүләге итеп алып килгән  яңа чиләкләрен чайкап ,су алды да, тау  буендагы сукмактан өскә күтәрелде.Тау башында ук аларның йортлары.Ире Шәйхулла да торган, тәрәзәләрне ачып җибәргән,ачык тәрәзәдән Фәгыйләнең чигүле сөлге башлары күренә иде.Читән бакча янында үсүче ялгыз  каен төбендә басып торучы Газзә киленне буш уздырмады:

-Әллә  тизәк исеннән йокы качтымы, таң тишегеннән су юлында йөрмәсәң!

Фәгыйләнең дә теленә шайтан төкергән:

-Кияү белән йокы кая да тәмле ул,качмый, тизәк исе генә түгел,өстеңдә аю йөрсә дә сизмисең!Син менә нишләп йокламыйсың,чүлмәккә элгән үләксәңне эзлисеңме әллә?

Газзәгә ут каптымыни, кызарды, бүртенде ,еш-еш атлап өенә кереп китте.Әтисе  герман сугышында үлгәч,әнисе дә озак тормады,сызлангалап бер атна йөрде дә, Газзәнең ялгызын калдырып, ире артыннан китеп барды.Газзәнең авылда туган –тумачасы юк ,бөтен күз текәп торган кешесе  күрше егете Шәйхулла иде. Егет  Газзә белән шаяртып сөйләшеп йөрсә дә, нишләптер аңа өйләнмичә ,унике чакрымдагы авылдан  кыз алып кайтты.Фәгыйләнең атасы тирә -якта бер ташчы иде, кияү әллә бабасының хәлле тормыш итүенә кызыкты,әллә кызның уңганлыгына сокланды-кем белсен.Газзә  Фәгыйлә шикелле чигү-тегү, пешерү кебек эшләрне бик яратмый иде шул.

Фәгыйлә иренә аны-моны сиздермәде, җиз самовардан иртәнге чәйне бергәләп эчтеләр дә,ирен  болынга озаткач,кул эшенә утырды.Әтисе узган ярминкәдән алып кайткан тамбур җепләрен сәкегә туздырып  салды.Зур җәймәнең чит читләренә  пар аккошлар төшерде.Бу ялда  Шәйхулла белән  Шоңгаты базарына чыгарлар, чигешле тастымаллар шәп үтә анда,аларны саткан акчага икесенә дә күлмәк –күнчек юнәтерләр.

Шәйхулласы әлепне таяк дип белмәсә дә ,төскә- биткә чибәр, кулы эшкә ятар ипле нәрсә күренә.Чем кара мыеклары бик килешеп тора үзенә.”Сиңайтәм “ дип  өзелеп тора әнә.

….Фәгыйләнең хәтере ачылганнан ачыла барды.Күзе телевизорда булса да, уйлары бик ерак китәргә өлгергән иде шул.

Газзә көн күрсәтми дип үртәлмәде ул,ел саен  тупырдап торган бер малай  таба торды.Бер кыз,тугыз малай тапты.Ни өчендер балаларының бишесе генә аякланды, кеше булды.Газзәнең этлекләре чамадан чыккан чакларда, әллә подсуд җибәртимме дип уйлаган минутлары да аз булмады.Шәйхулла аны куәтләп сүз катмагач,үз уйларыннан кире кайтты.Ире Газзәне кызгандымы, әллә күңелендә азрак якын итә идеме, утын –кура әзерләгәндә һәрчак булышты шуңа.

Газзә һаман этлеген ташламады.Чоланга савып куйган сөтенә кискән тавык тәпиләре салу дисеңме, сарай башында печәнлеккә түшәгән салам түшәккә ут төртүме, урманга утынга киткән Шәйхулланы  аланлыкта саклап торып, күлмәксез-нисез ирнең муенына асылынумы, бишектәге Миңзаһирны мич алдындагы саламга алып куюмы-берсе дә калмады.Түзде Фәгыйлә, хурланса хурланды,бу хакта ник бер кешегә әйтсен! Бу аның мин-минлегенә дә тия иде шул.

Колзозга беренчеләрдән булып кергәч,уракта да уңганлыгы өчен макталып, чәчәкле-чуклы шәл белән бүләкләнгәч, Фәгыйлә турында чыгарган гайбәтләренә адәм түгел,эт тә чыдамас иде Газзәнең.Шәйхулланы барыбер үзенеке итә алмагач, Газзә гомерлеккә күршесенә кан дошманы булып калды.

Бер ара  һич көтмәгәндә дуслашып та алдылар алар.Илдә Бөек Ватан сугыша барган  чак иде.Фәгыйлә башта ирен ,аннан өч улын бер-бер артлы сугышка озатты.Кул арасына керерлек ун яшьлек кызы,  ике яшен яңа тутырган һәм  биш айлык  уллары белән ялгызы торып калды  Фәгыйлә.Иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә дә чапты, йортны да тартты.Сугышка китеп өч ай да үтмәде, өченче улыннан кара пичәтле хат килде,хәбәрсез югалды балакай. Балалары арасында иң күндәме, иң тырышы,әрсезе , иң сабыры да шул Рифхәте иде .Кай җирләрдә генә ятып калгандыр инде башкае балакаеның? Бу хәсрәтен йотарга да өлгермәде, кырдан  кайткан төшенә биш айлык төпчеге дә җан биргән иде.Төнлә бигрәк үрсәләнеп елаган иде шул Миңзаһир.Бер- бер җире авырттымы икән нарасыйның,теле ачылмагач,каян беләсең. Сыгылды Фәгыйлә, бөтен җанын актарып ташладылармыни, ике баласын ике кочагына кысып, үксеп елап җибәрде.Шул чак ишек ачылып китте.Ишектән керүче Газзәнең бер кулында чирек икмәк, икенчесендә бер тустыган сөт иде.Кечкенә малай шунда ук Газзәгә таба тартылып куйды.Инде  ничә айлар сөт күргәннәре юк, сыерларын көтүдә бүре буган иде.Ул елны бүре дигәнең бигрәк әрсезләнде шул: көтүдәге малларны харап итә. Киртә башларының саламнарын казып төшеп, сарыкларны берәм-берәм буып,урманга ташый, урамнарда  эңгер-меңгер чакта ук килеп кешеләрне куркыта.Ир –атлар сугышка китеп беткән,авылда карт-коры,хатын-кыз,бала-чага гына калган.Авылларга бүреләр хуҗа булып алган иде шул.Фәгыйләнең дә күз текәп карап торган сыеры көтүдә җилененнән сөте ташып торган килеш җан биргән иде.Кечкенә улы Ринат Газзәнең итәгенә үк барып сарылды да, тустыгандагы сөткә карап тора башлады.Кызы Фатыйма да Газзә кулындагы икмәктән күзен алмый.

Фәгыйлә  казан астына йомычкалар өстәде , ничә еллар  дошманлашып яшәгән күршесен өстәл артына дәште. Ике хатын елаша-елаша , балалар белән бергәләп  сөтле чәй эчтеләр.Әйтерсең лә, алар арасында һичнинди дошманлык булмаган, гомер буе чүкердәшеп яшәгәннәр диярсең. Сугыш дигән ләгънәт ниләр генә эшләтмәде шул кешеләрне.Шул көннән башлап,Газзә  балаларга “күршәттә” булып китте,Фәгыйлә эштә чакларда күз-колак  булып, ике йортны бер итеп яшәргә өйрәнде.

Тупырдап торган таза бәдәнле Газзәгә сугыш елларында кул салырга теләүчеләр дә булды, тик гомерлеккә Шәйхулладан арыны ир дип санамаган хатын куенына  берәүне дә якын җибәрмәде.Фәгыйлә кызганып та куйды күршесен.Сугыштан бер кулсыз кайткан Зиннәт  күпме  йөрде  Газзә артыннан,юк, үз киресе кире хатынның.

Бер көнне  конюшняда үгез җигеп яткан Фәгыйлә янына Фатыймасы  йөгереп килде.Кызының сулышы капкан :

-Әнкәй,әнкәй,- әткәй кайтты,сугыш беткән !

Фәгыйләнең аяклары җиргә әллә тиде ,әллә тимәде,тиз кайтып җитте.Өй каршындагы каен төбендә  уллары Ринатны  күтәргән Газзәнең Шәйхулла кочагына атылуын шәйләп калды ул.Күз аллары караңгыланып китте.Телсез калды,аяклары атламас булды.Малай гына:

-Әнкәй,әнкәй,-дип Фәгыйләгә тартыла,атасыннан ятсына иде.Газзә исә берни булмагандай, малайны кулыннан төшерде дә, ике куллап Шәйхулланың муенына асылынды.Үзе такмаклый-такмаклый елый:

— Исән ,исән икәнсең,җаным, Ходайдан һәр бирмеш көнне  сорадым бит мин, минем хакка Шәйхугыма тимә, кайтар  аны,-дидем.Шәйхулла бу хәлгә исе китеп карап торган Фәгыйләгә ни әйтергә белмәде.Бераздан ,кыенсынып, Газзәнең кулларын муеныннан алды да,хатыны янына килде.

-Я сиңайтәм, хәлләрең ничек? Әйдә ,өйгә керик,-дип ,Фәгыйләне биленнән кочаклап алды.Җиңү шатлыгы,кабат сөеклесе белән күрешү шатлыгы бик тансык иде аңа.Елап күзләре кызарган Газзә күршеләрен кара көнләшү белән озатып калды.

Шәйхулла шул көннән башлап ике ут арасында яшәде:бер якта- кияүгә чыкмыйча ,үзен  Шәйхулла өчен генә саклаган Газзә, икенче якта –бөтен тормыш авырлыгын аның белән дә, ансыз да тарткан , аңа балалар,сөю бүләк иткән Фәгыйлә.Баштарак мәлне:

-Сугышта ике күзе генә утырып калган,аңа тазарырга,хәлләнергә кирәк,-дип,һәр иртә сөтен, ике көнгә бер күкәен күтәреп кергән Газзә, соңрак оятсызланып:

-Шәйхугым, минем дә синнән тупырдап торган бер малай табасым килә,-дип иргә чынлап  сылана башлады.Бер күрде Фәгыйлә-түзде,ике күрде- тешен кысып булса да кешегә чыгармады, өченчесендә Газзәнең яңагыннан утлар чыгарды, алыр кергән сөтен битенә сипте.Иренең гаебе юк икәнен белсә дә, уҗым бозавы булып утыруына ачуы чыкты.Үзе югында калдырып чыккан икмәген дә тавыкларга ашатты,белмәссең аны,әллә ниләр эшләр бу хатын.

     Олы улы Хәбир белән икенче малае Рахман  сугыш беткәч тә,өч-дүрт елдан соң гына авылга кайтып төштеләр.Хәбир сугышка киткәндә,”көтәм “дип  вәгъдә биреп калган  йөргән кызы  Хәят инде бригадир Садридан авырга узган иде. Бригадирның хатыны Хөснеруй биш баласы белән Хәятларның өенә килеп, анасына да,кызга да әйтмәгәнен калдырмаган , Хәятның урамга кеше күзенә чыгарлыгын калдырмаган иде.Хәбир дә кыз янына баруны кирәк санамады.Еллар авырлыгына карамады, кайтуына бер ай дигәндә, төп йортка килен төшерде.

       Газзә тагын арада бутала башлады: имеш, килен Маһинур  әнчек эт белән бер икән, тегенең белән дә йоклаган, моның кочагында да күргәннәр.Олы улы чибәр иде Фәгыйләнең.Муенына әле бер кыз,әле икенчесе асылынды,егет өйләнүен дә онытып үзе буш куймады. Өч ел дигәндә, өч тапкыр өйләнде, Шәйхулланы ыштансыз калдырды.Бу хәлләрдән иң тантана итүче Газзә булды.Фәгыйләгә кайгы килсә, Газзәнең шатлыгы йөзенә чыкты,матур киемнәрен  киенеп ,урамнан кермәде.Илленең өстендә булса да каш –күз сикертүен онытмады.Булса да булыр икән басыла алмас нәрсә, урманга алып барып, күлмәген күтәреп кырмыска оясына утыртыр нәрсә!

       Тора-бара тормышлар көрәеп китте.Фәгыйләләр менә дигән нарат бүрәнәләрдән яңа йорт өлгерттеләр.Икенче уллары да өйләнеп ,йорт алып аерылып чыкты.Матур гына ике кыз үстереп яталар әнә.Кызы да үзе кебек сабыр егеткә кияүгә чыгып,өч бала  тапты.Йорт дия-дия ,Шәйхулла ялны да онытты, кояш белән торды, кояш баегач кына эштән туктады.Тик яңа өйдә озак шатланып яшәргә насыйп булмаган икән.Икенче елны ук ирнең ике күзе дә искәрмәстән сукырайды.

Газзәнең шатлыгы тышка чыкты:

-Минем генә каргышым төште аңа. Гомерем ирсез,баласыз,ялгызым узды.Аңламады мине Шәйхук.  Син дигән дә тораташ каткан менә.Сине дә күрмәсен дип ,сихер койдырдым мин аңар, Фәгыйлә.Минем каргышым сезгә генә түгел,балаларыгызга да,оныкларыгызга да җитәчәк әле.Син дә нигезсез калачаксың,-дип чәчрәде.

Ышанмады Фәгыйлә бу сүзләргә.Яраткан кешеңне шулкадәр күралмаска мөмкинме икән?Гөнаһ бит бу,зур гөнаһ! Хәер, Газзә гөнаһны аңлаудан күптән узган иде шул.

…..Фәгыйләнең иңбашларына албасты бастымыни, авырайдылар,йөрәге туктыйм-туктыйм дип тибә,карасана. Телевизордагы шәүләләр бер якынаялар,бер ерагаялар.Аның күз алдына тагын Газзә килде.Тфү,мәлгунь, елан! Гомер буе җаныма тынычлык бирмәдең, юха!

-Каргыш,минем каргыш! –дип ысылдады елан  гәүдәле Газзә.Каргышына үзе дә буылып үлде  кара эч ! Җәхәннәмгә олакканына да биш былтыр бит инде.

Үлгәндә,авызына су салучы да булмаган үзенә,ничә көн яткандыр ястыгында  йорт барынча көл җыеп йөрүче мәктәп малайлары кермәсә, өендә сасып ятасы икән.Җеназасына да унлап кына кеше җыелган, шулай булмый,бөтен авылны каргап яшәде бит ул.

Фәгыйлә тагын күзләрен йомды.Иренә чынлап та Газзә каргышы төштеме икән әллә?Юк, юктыр!Рахманы аталарын Казан бүлнисенә ничә тапкыр алып барды, духтырлар “күз алмаларына салкын тигән” дигәннәр.Шулайдыр,шулай булмый ни,карты гел чишмә суы белән юына иде

Тау астындагы чишмәгә дә улакларны ничә мәртәбә үзе ясап куйды.Һәр иртә шунда төшеп битен юуу гадәткә кергән иде.Чишмә салкыннары гына тигәндер” сиңайтәмгә”.Сукыр килеш Шәйхулла  сигез ел гына яшәде.Рахманының кызлары Фәгыйләдә үстеләр.Дәү әткәләренә күз-колак та булдылар нарасыйлар.Килене Рәүфә дә ипле, тырыш кеше булып чыкты: каенатасын  я җитәкләп, я чанага утыртып, мунчасына алып бара, чәй-шикәрен, ярмасын китереп тора, һәр көн кайнар ипиен балалар артыннан җибәреп тора.Каенанасына кеше бәйләмәгән матур яулык,шәлләрне беренче шул икенче килене бәйләтте, өстенә каракүл якалы пәлтәне дә Фәгыйләгә беренче Рәүфә алып кигезде. Карчык һәр көн намазга утырган саен килененә теләк тели, ходайдан саулыклы гомер сорый аңа.

Тик менә аерылып чыккан олы  улы белән  олы килене генә,нәрсәгәдер үпкәләп,төп йортка аяк басмадылар.Фәгыйләнең бәгыре моңа бик телгәләнә,Хәбире арада бер яраткан малае-беренче шатлыгы иде бит. Улы урамда  очраганда әнкәсенең хәлен белешү түгел,сәлам дә бирмичә киткәндә,ананың  йөрәге туктаган сымак була, Газзә каргышына тагын бер кат ышана башлый.

Төчек улының да бәхете булмады әнә. Яратып йөргән кызына өйләнгән туй көнендә алты яшендәге кызын  ияртеп,бер хатын килеп керә дә: “Ринат-минем  ирем ул.Институтта укыганда, биш ел күлмәк-ыштанын юдым бит мин аның,-дип үзе белән алып чыгып китә.Шуннан-шул. Уҗым бозавы булды, закунный хатыны белән бу хатыннан кача-поса күрешеп йөри торгач, бер кызы,бер улы туды. Хәзер  әнә әлимент акчасын өйләренә илтеп .балаларын күреп кайта.Карт хатынның колы булып үтте гомеркәйләре,балакаемның.

Өч баласын калдырып,яп-яшь килеш  бер –ике ай гына авырды да,кияве дә гүр иясе булды.Олы улыннан туган беренче оныгы  Илфат унҗиде яшендә сабантуй көнне күпердән сикереп үлде.Яратып йөргән кызы:”Мине яратсаң, күпердән  буага сикереп күрсәт, яратуыңа ышанам аннары” ,дигәч, сикергән балакай, буада башы ташка бәрелеп, судан үле гәүдәсен генә алдылар.

Шәйхулла үлгәч, төп йортка  Кизилдән дүртенче улы гаиләсе белән кайтып төште.Хатыны  детдомда үскәнгәме ,эш рәте белмәсә дә , телгә бик ялганчы бер нәрсә иде. Малае аның сүзеннән чыкмады.Бер атна дигәндә, килен батыраеп, Фәгыйләне намазга тәһарәт яңартканда, идәнгә су тамызган өчен  чәченнән сөйрәп йөрде.Ястык –мендәрләрен ишек алдына чыгарып атты.Фәгыйләнең комганыннан суын түгеп куя, кешелеккә генә кия торган киемнәрен чоланга чыгарып бәрә иде.Фәгыйлә  гарьлегенә түзә алмыйча ,өзгәләнеп бер утырып елады да, гомер иткән нигезен ташлап, көзге көнне өстенә кигән бер кат күлмәктән икенче улына яшәргә төште. Газзәнең “Нигезсез каласың әле син!” дигәннәре раска чыкты.Каенанасын үз йортыннан куып чыгарган Хәбирә дә рәхәт күрмәде күрүен, ярты ел дигәндә, кул- аяклары кәкрәеп,йөри алмас хәлгә  килде. Улы исә үзе яккан мунчада төтенгә исереп үлде.”Әллә минем йөрәк  рәнҗешләрем төштеме икән?”-дип тә уйлады ана.Олы улының  иртән эшкә барган җирдә йөрәге кинәт туктады.Фәгыйләгә бик каты-каты сүзләр белән хат язган  оныгы уйламаганда гына авариягә очрап ,чак кына үлемнән калды. Әллә ничә тапкыр әпирәтсә ясадылар үзенә,тәненең текмәгән җирен калдырмадылар.Ике оныгы бала бәхете күрә алмый интекте.Дөрес, соңрак Ходай бала  багу бәхете бирде үзләренә, кылган изге гамәлләре күп җыелгандыр.балакайларымның.Бер оныгын эш урынында бандитлар чәнчеп үтерделәр…

Уйлый торгач, уйларының очы югалды, Фәгыйләнең тамагына төер утырды.Китми дә китми ул төер.Сулыш алырга ирек бирми.Иреннәре кипте карчыкның.Каргыш,Газзә каргышы гына бу!Никләр генә Шәйхулладан өлеш чыгармадым икән?Аның да бик бала табасы килгәндер шул!Менә хәзер барлык балаларыма,үземә,оныкларга каргышы җитте Газзәнең.И,Ходаем,үзең ярлыка! Бисмиллаһи….ир…рах…ма….Фәгыйләнең тыны кысылды,сүзләрен әйтеп бетерә алмады, урындыктан янтаеп  идәнгә ауды.

Ә тышта йомшак кына кар төшә.Сәгать  телләре уникегә якынлашып килә иде.Фәгыйлә Газзә каргышын да үзе белән алып китте.

Карчыкны авылга алып кайтып җирләделәр.Ходай кушуымы, язмыш шуклыгымы, ике күршенең зыярәттәге урыннары  да янәшә туры килде.

Шәйхулланың сул ягында – еллар узу белән  инде шактый сеңгән-тигезләнгән ,урталай сынган каенлы Газзә кабере, уң ягында-салкын кышкача  кызыл тәлгәшләре ут шикелле янып торучы пар миләшле Фәгыйлә кабере.Җилле –давыллы көннәрдә кабер өстендәге агачлар да нидер пышылдыйлар.сөйләшәләр кебек…

 

 

 

 

 

АЛТЫНБИКӘ  "Язмышмы? Ялгышмы?" сайты
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий