«Ул бит авыру, сиңа пар түгел» — дуслары Гөлияне Илдарга кияүгә чыкмаска өнди

-- Лэйсирэ

Авылда туганнары булган шәһәр баласы җәйге каникулларын шунда үткәрергә тырыша. Моңа әти-әниләре дә каршы түгел, балаларына һәрвакыт күз-колак бар.

Гөлия дә җәйләрне Олы Елга авылында яшәүче дәү әнисе һәм дәү әтисе янында уздыра. Бала вакыттан авыл һавасын сулап, челтерәп аккан чишмә суларын эчеп, сылу кыз булып үсеп җитә. Авыл җирендә кыз балага эш бетәмени, кулыннан килгәнчә дәү әнисенә булышып, авыл тормышын яшьтән үк күреп, эшләп үсә. Көннәрен дәү әнисенә булышса, кичләрен иптәш кызлары белән клубка кинога, концертларга йөри башлый.

Көтмәгәндә-уйламаганда шушы авылда туып-үскән чибәр егет Илдар белән танышалар. Егетнең күзе чибәр, чая кызга бер күрүдә үк төшә. Оялып кына булса да биергә чакыра. Клубтан яшьләр таралгач, Гөлияне озатып куя. Кыз үзенчә каршы килеп караса да, егетнең үҗәтлеге җиңә. Шул көннән алар арасында мәхәббәт уты кабынып китә. Икесе дә 10нчы сыйныфны тәмамлыйлар. Гөлия техникумга укырга керә. Илдар да шәһәргә укырга китәм дип йөргәндә мотоцикл белән юл һәлакәтенә очрап, бик каты яралана. Озак кына хастаханәләрдә дәваланырга туры килә, сынган сөякләре тиз генә ялганмый. Гөлия сөйгән егетен шул хәлдә дә ташламый. Вакыты булган саен янына килеп йөри, савыгуга өметен өздерми.

Сынган сөякләре ялганып, яралары төзәлгәч, Илдар Казанга килеп «Автотранспорт» техникумына читтән торып укырга керә, эшкә урнаша. 5 ел дәвамында очрашып, берсен-берсе яратышып йөргән яшьләр 2008нче елда тормыш корып җибәрә. Әле аларның кавышуга ниятләре барын ишеткән кайбер дуслары Гөлияне Илдарга кияүгә чыкмаска өндиләр. Ул бит авыру, бик озак хастаханәләрдә ятты, сиңа пар түгел, дип әйтүчеләре дә булмады түгел.

Гөлия ниндидер эчке сиземлек, олы йөрәге белән бәхетле киләчәген сиземләп, сөйгәне Илдарга кияүгә чыга. Шәһәрдә берникадәр вакыт яшәгәч, Олы Елгага күченәләр. Илдарның әти-әниләре Илгизәр һәм Сөембикә, кечкенә кызлары Азалия белән бер гаилә булып матур гына гомер итәләр. Гөлия «ООО Камо Агро» фермасына хисапчы булып эшкә урнаша. Кечкенәдән авыл тормышына күнегеп үскәнгәдер инде, үзенең эшкә уңганлыгын, эшнең бар нечкәлекләренә дә төшенеп эшләвен күрсәтә. Озак та үтми аны шул ук фермага мөдир итеп билгелиләр.

Фермада мөдир булып эшләве хатын-кызга түгел, ир-атка да җиңел түгелдер. Иртә таңнан торып, сыер савучылар белән бергә анда булырга, көн әйләнәсендә сөтен тапшыру, эшчеләрнең мәнфәгатен кайгырту, фермада булган техниканың, корылмаларның төзеклеген барлау…

Бер сүз белән генә әйткәндә, кырыкмаса-кырык эшне эшләп өлгерү барысы да мөдир өстендә. Илдары да шул ук фермада, нинди техникада эшләргә кирәк булса – шунысында эшли. Хатынына кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Бер сүздә булып эшләү, тормыш итү алларына килгән авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Мин бу язмамны Гыймаевлар гаиләсен мактау өчен язмадым. Хәзерге заманда күп яшьләр әниләре-әтиләре яныннан китү җаен карый. Олыларны карап, аларга булышып торасылары килми. Бигрәк тә кызлар, әти- әниеңне карарга булса, сиңа кияүгә чыкмыйм, дигән сүзләрне әйткәлиләр.

Яратып түгел, баерак егетләргә кияүгә чыгып, бераз торгач фатирларының яртысын бүлеп алырга йөрүчеләре дә юк түгел. Яшь буынны әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез кебек гаилә учагын сакларга өйрәтсәк иде, дигән теләктә калам. Үз бәхетебез-үзебезнең кулда. Аны саклый белергә генә кирәк. Бәхет ул бар кешегә дә тигез бирелми. Булган бәхетеңне саклый белү үзе бәхет түгелмени?

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре, Безнең гәҗит

Бәйле