Казанда «Түбәтәй» рестораннары арта, Салават та килде, чәйләрен мактый [видео]

-- Гузель

//Татар тудей//

Алдан хәбәр иткәнебезчә, 9 февральдә Казанның Бауман урамы 47 йортта икенче «Түбәтәй» татар милли тиз туклану ресторанының рәсми ачылышы узды. Биредә җыелган кунакларны тәмле ризыклар, күңелле бәйрәм рухы, җанлы аралашу берләштерде. Җырчы, продюсер Салават Миңнеханов та «Түбәтәй» ачылышында катнашып, Tatar Today’га аларның креатив, милли булуларын, тәмле татар чәйләрен эчеп туймавын сөйләде.

 

Бу көнне Түбәтәй рестораны

?771 заказ кабул иткән

?805 кыстыбургер әзерләгән

?350 кешене торт белән сыйлаган

?30 бала өчен бушлай кулинария мастер-классы үткәргән

?кунакларга 20дән артык бүләк биргән

Ачылыш көнендә форель балыгыннан кыстыбургер иң популяр ризык булган. Кичкә таба хәтта бу балык калмаган.

 

Түбәтәй һәр көнне эшли һәм үзенә кунакка чакыра
Дүшәмбедән чәршәмбегә кадәр 9.00-21.00
Җомга 9.00-22.00
Шимбә 10.00-22.00
Якшәмбе 10.00-21.00

Бәйле