Биттәге җыерчыклардан һәм бетчәләрдән ничек котылырга? [киңәш]

-- Алина

Битне тарттыру, җыерчык һәм сыткылардан котылу, битнең төсен матурайту, ялкынсыну процессларын кисәтү өчен әлеге битлекне кулланырга була.

25 гр төссез кынага (хна буявы) 2 аш кашыгы зәйтүе мае салып, бертөрле масса хасил булганчы болгатыгыз. Биткә түгәрәк хәрәкәтләр белән сөртегез дә 10 минут көтегез. Аннары су белән юып төшерегез. Әлеге битлек 1-2 атнага җитә.

Банан да җыерчыклардан һәм бетчәләрдән котылырга  булышаӨч кенә ингредиенттан торган әлеге битлек тә биткә икенче сулыш бирә. Бик тиз эшләнә дә. Бер бананны изеп, 1 аш кашыгы каймак һәм йомырка сарысы кушып, әлеге катнашманы биткә сөртегез. Битлекне биттә 10-15 минут тотып, җылы су белән юыгыз.

Чыганак: Акчарлак газетасы сайты

Бәйле