Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрләрдәге аккаунталарын актив алып барса да, үзенең төркеме — RTGROUP турында артыгын сөйләми, язмый шикелле. Шуңа күрә төркемнең оешуы, андагы таләпләр, вазыйфалар турында җырчының үзеннән сорашырга булдык.
— Ришат, бүгенге көндә RTGROUPта ничә кеше эшли? Ничек җыелды бу төркем?
— RTGROUPта барысы 15 кеше эшли. Берсе дә очраклы кеше түгел, күбесе төркем барлыкка килгәннән бирле хезмәт куя. Мәсәлән, Илгиз Бәдретдинов минем белән беренче концерт сезоныннан. Баштагы елларда, ул Мәдәният институты студенты булган вакытта, биюче генә иде, хәзер исә администратор, концерт директоры вазифасын алып бара. Икенче биюче егетебез Марсель Самигуллин — минем якташым, Карамалы-Гобәй егете. Студент вакыттан ук сәхнәдә бергә эшлибез. Биюче кызларыбыз Ләйсән өченче сезон бии, Саба районы Лесхоз авылыннан, Әлфия быел гына килде, Чаллы кызы.
Өметле, яшь җырчы кызыбыз Алия Карачурина дүртенче ел эшли. Алып баручыларыбыз Рөстәм белән Сөмбелә дә, Казанга килеп, үз төркемемне булдырган көннәрдән бирле минем белән. Быелгы сезонда Сөмбелә алып баручы буларак сәхнәдә чыгыш ясамаса да, программа төзү, сценарий язуда ярдәм итте.
Җырчы өчен иң зур табыш — югары дәрәҗәдәге профессионал музыкантлар. Бу яклап та миңа уңыш елмайды. Баянчы Руслан Мөхәмәдиев Башкортстан егете, Тәтешле районыннан, әтисе дә данлыклы баянчы булган, әнисе дә баян укытучысы.
Гитарист егетебез Ринат Рысмәтов Иркутск шәһәрендә туып үскән, шулай да татар милли музыкасын үз итүче, татар җанлы егет.
Скрипкачыбыз әзербайҗан милләтеннән, Дашгын (Ташкын) Ибраһимхәлилов (Баку). Дашгынны төркемгә китерү бик җиңел булмады, бик озак үгетләдек, 3 елдан соң гына Рәсәйгә кайтып эшләргә ризалашты.
Саксофончы егетебез Вәсим Шәрапов Октябрьскийдан, музыка көллиятендә бер дәвердә укыдык. Менә шундый чын профессионаллар белән иҗат итү — үзе бер рәхәт.
— Төркемдә эшләүчеләгә нинди таләпләр куясың? Проблемаларны ничек хәл итәсез?
— Төркемдәгеләргә таләпләр гади — талант һәм тырышлык! Бәлки тырышлык беренчелрәк һәм мөһимрәктәдер минем өчен. Чөнки булган сәләтеңне үстерү өстендә эшләмисең икән — синең иҗади киләчәгең юк, дигән фикердә мин.
Төркемдә һәркем программа һәм аерым номерлар буенча үз фикерен җиткерә ала, иҗади инициативаны да хуплыйм. Концерт сезоны барышында җыелышлар үткәреп, теләк-тәкъдимнәр белән бүлешеп торабыз. Сезон ахырында зур җыелыш җыеп, нәтиҗәләр ясыйбыз. Тырыш, үзен яхшы яктан күрсәткәннәргә премияләр дә каралган.
Төркемдә һәркем үз вазыйфаларын төгәл белә, аларны үтәүне мин иң зур таләп итеп куям. Авырлыклар килеп туганда без аны бергә, уртага салып сөйләшәбез һәм чыгу юлын да бергәләп эзлибез.
Тамашачыга сәхнәдән бары матурлык күренергә тиеш, ә бу матурлыкны тудыру өчен башта аны машинадан бушатырга (экран, светомузыка, аппаратура), аннан соң сәхнәдә урнаштырырга, концерттан соң сак кына киредән җыеп тутырырга кирәк.
Кызларга нинди шартлар булуга карамастан тәмле итеп, өйдәгечә ашарга әзерләргә кирәк, чөнки төркемдә күпчелек егетләр. Кафеларда ашаудан күптән баш тарттык, чөнки төрле очраклар булды, сәламәтлек кадерлерәк. Кызларыбыз, аз булуларына карамастан, бу эшне бик яхшы башкаралар.
Төркемдә һәркем берничә вазыйфа башкара: кемдер парикмахер-стилист, костюмер, кемдер фотограф, пешекче, егетләр инде күбесе параллель рәвештә машина йөртүче дә. Төркемдә һәркем килешү нигезендә эшли һәм һәркайсының өстәмә акча эшләү мөмкинлеге бар. Хәзерге заманда бу бик мөһим дип уйлыйм. Тулаем алганда, төркемдә бик җылы мөнәсәбәтләр, без бер гаилә кебек.
Бәлки мин кайчакларда аларга артык таләпчән дә буламдыр, ләкин уртак эшебезгә тугрылыклары өчен һәрберсенә рәхмәтлемен!